Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Рәхимов җиңгәнгә сөенгән әткәй инаугурациядә һичшиксез чыгыш ясарга уйлый. Уйлый гына түгел, Президент та сорый аның чыгыш ясавын. Чыгыш язганда килеп чыккан кызык ялгышы турында әткәй рус телендә болай дип язган...
Башкортстанга эндәшү
«Башкортстан! Сине яратам дип сөрән салып та үзләрен генә
яратучыларга ышанма. Җиләнеңнең ике чабуын ике якка тартып, ике
иңеңне ике якка аерып ертырга тырышучыларга карата сак бул. Төрле-
төрле дебетләрдән (мамык) тукылган бизәкле тукыма син. Берәүләр шушы
тукыманың буйлыгын, икенчеләре аркылысын суырып сүтәргә омтылалар,
уяу бул!
Син минеке, мин синеке, Башкортстан! Минем өчен Дим дә, Агыйдел дә,
Сакмар да, Җаек та, Танып та, Ык та – зәмзәм чишмәләреннән изгерәк сулар.
Урал сандугачлары минем өчен Келәш басуларындагы сабан тургайларына
кушылып сайрый. Башкорт моңына, башкорт сүзенә татар моңы, татар сүзе
иш килде, икесе бергә куш булды. Йөзәр ел буенча рус, украин, чуваш, мари,
мордва, удмурт моңы колакларыбызга ятты, рухларыбызга иңде. Рус теле
аша дөнья белән аралашабыз, уй-фикерләребезне кешелеккә җиткерәбез, Башкортстан! Җитмеш елдан артык синең мөкатдәс туфрагыңа басып
йөримен. Сәгате суккач, синең куеныңа сыенырга насыйп булсын дип
теләкләр телим үземә. Сине яклаучы яугирең дә, сине данлаучы җырчың
да булдым. Яраның (якының) булдым, тик ялагаең булмадым.
Калганы барысы да – ыгы-зыгы. Син генә төп асылыбыз, Башкортстан!
Илгә яу ябырылганда, туган төяккә бәла-каза килгәндә, үзара бәхәсне
онытып, кешеләр, ырулар, милләтләр бер булганнар. Заман яудан да,
бәлаләрдән дә яманрак сынаулар китерә. Һәммәбез бергә булыйк, бергә
укмашыйк дим мин. Башкортстанның ышанычлы, мәрхәмәтле канаты
астында. Сине эчтән кимерүчеләргә ышанма, Башкортстан! Алардан сак
бул!»
Әткәй сөйләгәннәрдән
«Милләттәшләрем кайсы вакыт минем билгеле бер ырудан булмавыма
ишарә ясаштыра. (Элегрәк язганымча, хәтта күренекле бер әдип миңа:
«Синең нәрсәң бар? Минем халкым бар!» – дип битәрләде.) Әллә ни
искитәрлек нәрсә түгел инде бу. Халыкның миңа булган яхшы мөнәсәбәтен
нык аңлыйм һәм шуңа бик куанам.
Перестройка башында хәтта бер рус журналисты, төрттермәкче булып,
миннән сорый: «Вы кто – башкир или татарин?» «Я – Мустай Карим. Это
вас устраивает?» – дидем. Эндәшмәде.
Сүзем икенче нәрсә турындарак. Әгәр дә берәүнең миңа йомышы төшсә,
сүз уңаенда әнисенең яки килененең, киявенең татар икәнен белдереп үтә.
Ә бу минем кәефне кыра. Әйтерсең мин шуңа карап эш кылырга тиеш.
Аның әнисе, хатыны, килене, кияве кем булуына карамастан, кулдан килгән
ярдәмне күрсәтергә әзермен. Кызык инде. Атаклы бер җырчыбыз Салават
премиясенә тәкъдим ителгән икән. Урамда очрашып сөйләшеп торганда,
миннән ярдәм өмет итүен аңлатты, бер уңайдан хатынының Чишмә типтәре,
киявенең шәп татар булуын да белдерде. Үзе бик ихлас күңелле, милләт
аермый торган зат».
Мостай әйткән: «Төрле йөзле дөреслек – ул ялган»
Көндәлекләрдән
25.04.93. Чын шагыйрьне даһи дип әйтәләр. Даһилык – ул могҗиза.
Могҗиза булмаса, шагыйрь дә булмас иде. Минем ике шагыйрьнең
сөйләшүен ишеткәнем бар. Берсе әйтә: «Бер кечкенә даһига ярдәм итәсе
иде. Талантларга ярдәм итәргә кирәк, талантсызлар болай да әрсез!» – ди.
Кечкенә даһины кайгыртучы олы шагыйрь анда могҗиза күреп алган. Әткәй
дә шундый даһиларны тиз күреп ала иде.
Каенатайга сәясәт тә чит нәрсә түгел. Иҗади хезмәт белән бергә 20 ел
буе депутатлык хезмәте дә бар. Аның вакытындагы депутатлар нәрсә булса
да эшли иде. «Перестройка» чорында әткәйне Югары Советка сайланырга
никадәр кыстасалар да, ул ризалашмады, баш тартты, вакытында китә
белде. Чөнки аның заманы узды. Ул аның өчен чит булган заманда хәтта үзе
белгән сәяси эш белән дә шөгыльләнәсе килмәде. Ләкин ул сәясәттән китте
дигән сүз түгел. Әткәй илдәге хәлләрне гади кеше булып кына түгел, шәхес буларак йөрәге аша кичерде. Ельцинны сайларга чакырган референдум
турында Мостай Кәрим болай ди:
«Референдум узды. Хәерлегә булсын. Ельцин күп тавыш алыр сыман.
Чөнки халык моннан да яманрак көннәр килүдән курка. Илнең бөлүе
турында уйламый да. Хәер, элек-электән иле, халкы нинди – башлыгы
шундый.
Бу референдум халыкның күпчелеге өметсез рәвештә ахмакка калганын
күрсәтте. Бу куркыныч. Референдум алдыннан телевизордан кыска гына бер
әңгәмә күрсәттеләр. Кыяфәтсез чырайлы берәү – башкача әйтеп тә булмый –
бик җитди итеп: «Мин Ельцинны яклап тавыш бирәчәкмен. Ул – үзебезнеке.
Салырга ярата», – диде. Менә рус кешесенә, рус халкына, рус патшасына
нинди сыйфат иң мөһиме икән. Сизелеп тора, телевидение кешеләре бу
җавапка шат. Бөтен рус булганны түбәнсетеп, яманга сөенәләр».
Сайлаулар мәшәкате
12.12.93. «Кичә сайлаулар үтте. Россиягә депутатлар һәм үзебезгә
Президент сайладык. Кичә көн буе шомланып, борчылып йөрелде. Төнен
рәтле йокы булмады. Чөнки Кадыйров халыкның башын нык бутап өлгерде.
Рәхимовка күп пычраклар ташлады, бөтенләй шашынып, алга омтылды.
Пычрак чаралар белән эш итеп, адәмнәрне ышандырырга тырышты.
Сәгать сигездә Рәхимовка шалтыраттым. Шөкер, бөтенесе дә әйбәт.
Президентны котладым, ул миңа рәхмәт әйтте: «Ярдәмегез зур булды», –
диде. Башкортстан халкы үзен аңсыз итеп күрсәтмәде. Әгәр дүрт миллион
халыкның күпчелеге шул шаукымлы тиле банкир артыннан иярсә, халык
шагыйре булып яшәвемнең мәгънәсе кимер иде. Мин андый халыктан бизәр
идем. Мин халык турында: «Син сарык көтүенә охшап, теләсә кемгә, теләсә
нинди әйдәүгә буйсынып китмәссеңме икән?» дип борчыла башлаган идем.
Шушы уем өчен кичерегез мине, туфракташларым.
Шулай да бер мәл хәвефлегә әйләнде. Безнең бөтенебезнең дә
гамьсезлегеннән файдаланып, Кадыйров, әйткәнемчә, әллә нинди
явызлыклар эшләүгә барып җитте. Хәтта җыен әтрәк-әләмне яллап, көчле
микрофоннар аша урамнарда акыртып йөретте: «Кадыйров – нам родной
отец, голосуйте за него!» – дип кычкырдылар. Шуларның да тәэсире булды.
Бәгъзе адәми затларның шундый йомшак ягы бар: дөреслек белән изгелеккә
ышанмыйлар, ялган белән явызлыкка ышанып баралар. Кадыйров әнә шул
икенче чараны сайлады.
Рәхимов җиңде, шатлыгыбыз зур. Әгәр дә икенче төрлерәк булса,
Башкортстанның асты өскә килер иде, милләтара ыгы-зыгы китәр иде, илдә
кот бетәр иде. Экономика гына түгел, әдәбият, сәнгать, гомумән, мәдәният
һәм мәгариф авыр хәлдә калыр иде».
Рәхимов җиңгәнгә сөенгән әткәй инаугурациядә һичшиксез чыгыш
ясарга уйлый. Уйлый гына түгел, Президент та сорый аның чыгыш ясавын.
Чыгыш язганда килеп чыккан кызык ялгышы турында әткәй рус телендә
болай дип язган:
23.12.93. «Когда переписывал текст своего выступления на инаугурации
Президента, я в слове «корыстолюбие» нечаянно пропустил букву «С» и получилось «корытолюбие». (В тексте речь идет о том, что в окружении
Президента не должно быть корыстолюбия, угодничества и т.д.) Вдруг
понял: смысл-то один – «корыстолюбие» и есть «корытолюбие», любовь
к корыте, кормушке».
Сайлаулардан соң
21.03.95. «Бүген Башкортстан халык Корылтаеның беренче сессиясе
үтте. Мине дә чакырдылар. Өйләгә чаклы булдым. Рәхимов чыгыш
ясады. Тәнәфес вакытында аның янына котларга дип килдем. Ул – минем
Президент. Мин беренче булып аның янына килергә тиеш. Ул үзенең югары
властьле кулын үтә һавалылык белән миңа сузды. Анысына да рәхмәт.
Менә шулай.
Ә менә бер ел элек, әле Президент булмаганда, булырга бик теләгән
чагында, мине өстәл артыннан чыгып, кабинетының уртасында каршылый
иде, Мостай агай дип, чәй эчертә иде. Ә хәзер мин – «Мустафа Сафич».
Бер елда агай булудан туктадым.
Әле бит 13.12.1993 тә иртән шалтыратып, сайлануы белән котлагач,
«Сезнең ярдәм белән» дигән иде. Күрәсең, аның кандидатурасын яклап,
бер сәгатьтән артык телевидениедән сөйләвемне, аның өчен тавыш
бирәчәкмен дигән башка чыгышларымны күз алдында тотып әйткәндер
инде. Мин аның өчен Салаватта, Туймазыда агитация ясадым. Аннан
соң миңа гел таныш булмаган гади халыктан: «Сезнең аның өчен тавыш
бирүегез безнеке дә булды», – дигән сүзләрне ишеттем. Ә хәзер минем
аның яклы булуымның әһәмияте юк. Юкка шулай итенә. Әгәр дә мин
бер тапкыр аңа теләктәшлек белдергәнмен икән, алга таба да аннан баш
тартмаячакмын. Кайчан да булса тәлинкә тотучылары аңар ташлана
икән, мин ул вакытта да аның яклы булачакмын. Мин 1987 елда Обком
пленумында ялагайлары таптый башлаган Мидхәт Шакировтан да баш
тартмадым. Ул миңа мөнәсәбәтендә бик ягымлы булмаса да, минем фикер
белән исәпләшә иде.
Менә бүген шундый моңсу тәэссоратлар кичердем әле мин».
Каенатай шатлыгын да, кайгысын да, үпкәсен дә, әйтергә теләп тә әйтми
калдырган сүз-фикерләрен дә көндәлегенә теркәгән. Чираттагы язмасы
1995 елның 15 маенда язылган:
«Бу арада күп вакыйгалар булды. Җиңүнең 50 еллыгын билгеләдек. Бик
күп очрашуларга бардым. Шулай да бәйрәм шатлыгы күңелгә ургылып
тулмады. Без бит мондый көннәрне күрер өчен сугышып җиңмәдек. Ельцин
Указы белән мине «За заслуги перед Отечеством III степени» ордены белән
бүләкләделәр. Куанычы шулай ук әллә ни булмады. Нинди Ватан? Кайсы
Ватан алдында? Шулай да мин аны Ельцин бүләге итеп түгел, ә Рәсәй
бүләге, Туган ил бүләге, Башкортстан бүләге дип кабул кылдым. Алтын
Йолдыз да Брежнев бүләге, Ленин премиясе дә – Черненко рәхиме түгел,
ә хезмәтемә бәһа.
Кичә Тимербулат шалтыратты. Экзаменнарын әйбәт биргән, бер айга
эшкә кала икән. Бар акыл-зиһенен саклап, шулай камилләштерә барса
иде. Иң зур куанычым: Рауза арулана. Алтмыш еллык иҗади гомеремдә кулдан килгәне эшләнде бугай. Калган гомеремне Раузаны тәрбияләп тотуга
багышласам да, заяга булмас. Ул миңа ирек бирде, рухымны бумады. Күңел
азатлыгы белән иҗат иттем. Йөрер җирләремә йөрдем, күрер нәрсәләрне
күрдем. Көнләшеп тә, ваклашып та җанга тимәде. Әмма өйрәтте инде.
Мәсәлән, Мәскәүгә киткәндә әйтә торды: «Син анда марҗалар белән чуалып
йөрмә», – диде. «Ярар, йөрмәм», – дисең инде, антлар итмәсәң дә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев