БҮЛӘККӘ – ӘТИ (хикәя)
Сәлим быел Яңа ел бәйрәмен каршыларга ныклап әзерләнде. Аңа инде биш яшь тулды, һәм ул хәзер Яңа елның, Кыш бабайның мавыктыргыч әкият кенә түгеллеген бик яхшы аңлый. «Каян белә соң ул, каян барысын да аңлый, аның әтисе юк бит?» – дисезме? Белә шул. Бүген һушлы, зиһенле бала булып үсү өчен әтиең булу мәҗбүри түгел. Әниең бик җиткән. Әтиләр урынына акыллы аппаратлар, компьютерлар уйлап тапканнар.
Сәлим быел Яңа ел бәйрәмен каршыларга ныклап әзерләнде. Аңа инде
биш яшь тулды, һәм ул хәзер Яңа елның, Кыш бабайның мавыктыргыч
әкият кенә түгеллеген бик яхшы аңлый.
«Каян белә соң ул, каян барысын да аңлый, аның әтисе юк бит?» –
дисезме? Белә шул. Бүген һушлы, зиһенле бала булып үсү өчен әтиең булу
мәҗбүри түгел. Әниең бик җиткән. Әтиләр урынына акыллы аппаратлар,
компьютерлар уйлап тапканнар. Сәлим дә өч яшеннән компьютерда утыра,
«Интернет» дигән җирдә яши. Дөрес, аның әнисе бар, ләкин ул «бизнес»
дигән бик җитди эштә эшли, улы белән аралашырга вакыты да калмый.
Балалар бакчасына барганда-кайтканда гына рәхәтләнеп сөйләшеп,
уйнашып, көлешеп алалар...
Яңа елга керәсе кичне Сәлим әнисе янына бәйрәм табынына җыйналган
кунаклардан сөйдереп чыкты да, үз бүлмәсенә кереп, йомшак түшәгенә
чумды, аннары, алдан ук уйлап куйган теләкләрен тели башлады...
«Кыш бабай, әйбәт бабай, беләм, синең тылсымың бар, миңа әтиемне
табып бирсәң иде... Бүтән бер бүләк тә сорамыйм, нәрсә теләсәм – әнием
шуны алып бирә... Ә менә әтиемне табып бирә алмый. «Әтиең еракта, дөнья
читендә үк», – ди... Менә шушы фотосын гына саклап тота... Беләм, әнием
дә оныта алмый аны, кайчакта елап та ала... Әтиемне сагынып елый ул. Мин
дә сагынам, күргәнем булмаса да, сагынам... Табып бир миңа әтиемне, ә?»
Иртән Сәлимне әнисенең ягымлы тавышы уятты.
– Яңа ел котлы булсын, улым, бәрәкәт, бәхет алып килсен!.. Тор, әйдә,
тор, бәйрәм коймаклары җитеште...
Гел шулай: Яңа ел бәйрәменнән соң әнисе коймак пешерә. Бөтен
танышлары пилмән пешергән була, ә менә аның әнисе коймак белән
сыйлый. Өйләрендә коймак пешмәсә, бәйрәм кебек тә түгел аларда... Әнә
инде тәмле исләр зал ягына чакырып тора…
Тик Сәлимнең торасы килми. Йокысы да туйган инде югыйсә... Әйе,
аның үзе генә белгән серле уйларын уйлап куясы бар. Әтисе хакындагы
уйлар ул. Сәлим инде белә: Кыш бабай гына кайтара алмаячак аның әтисен.
Андый тылсым әле уйлап табылмаган... Ләкин барыбер рәхәт. Яңа ел
алдыннан әтисе хакында уйлау, матур теләкләр теләү аның кечкенә йөрәгенә
җылылык биреп тора. Хәтта бераз гына бәхетле дә итә...
Әтисе бар бит аның! Дөнья читендә булса да, әтисе бар. Әйбәттер
ул – әйбәт булмаса, әнисе елап та тормас иде... Иң мөһиме – бар бит ул.
Ә булгач, кайчан да булса кайтачак. Азрак үссен генә Сәлим. Кыш бабай
эшли алмаганны эшләячәк ул – үзе барып табачак әтисен. «Әйдә, кайтыйк
инде, өйдә әни көтә», – дип әйтәчәк...
– Улым!.. Чыгасыңмы инде?.. Коймак суына...
Бу юлы да тиз генә торып китә алмады Сәлим. Татлы уйларыннан
бүленәсе килмәде аның... Әтисе турындагы уй-хыялларыннан...
«Бар, улым, бар, әниеңне көттермә... Ул анда, бер тәгам ризык та
капмыйча, сине өзелеп көтеп тора...»
Әллә каян, ерак-ерактан колагына килеп ирешкән яңгыравык тавышка
баштарак игътибар итмәде Сәлим. Бу таныш түгел ирләр тавышы аның
күреп онытылган төшеннән дә, күрше-күләннәрдән төн буе яңгырап торган
музыка аһәңе булып ирешергә дә мөмкин иде... Тик... «улым» диде бит
ул! Матур итеп әйтте, ягымлы итеп эндәште... Чын әниләр кебек, юк ла,
әтиләр кебек итеп...
«Улым, әниең көтә... Ул инде сиңа әйтер теләкләрен дә, Яңа ел бүләкләрен
дә әзерләп куйды...»
– Син кем? Әй!.. – Бу юлы Сәлим каушап тормады, торып ук утырды,
тирә-ягына карана-карана, баягы серле тавышның иясен эзләде. Аның
карашы өстәлдә торган компьютерга төште. Әллә ул сүндерелмәгән килеш
калганмы? Юк...
– Әй, дим... Син кем?.. – Бу юлы Сәлим сагаеп, пышылдап кына сорады.
«Улым... Бу мин... Синең әтиең...»
– Әтием? Ничек инде – әтием?.. Мин сине күрмим... Кайда соң син?
«Мин монда. Синең янда. Тик син мине күрмисең...»
– Ә син мине күрәсеңме?
«Күрәм. Син миңа охшагансың...»
– Әни дә шулай ди... Тик син бит еракта, дөнья читендә. Кайчан кайттың?
Ник безгә кермисең?
«Бүген кайттым. Мине синең янга Кыш бабай дәшеп алды. «Бик зирәк
улың бар, нишләп йөрисең җир читендә?» – диде».
– Алайса, ул минем теләкне җиткерде?
«Яңа елда барлык теләкләр дә кабул була, улым...»
– Рәхмәт Кыш бабайга, сиңа да рәхмәт... Син... Син...
«Нәрсә, улым?»
– Син – җенме?
«Белмим... Юктыр... Җен түгелдер, мин күбрәк җандыр...»
– Исемең ничек?
«Җан. Исемем дә Җан...»
– Матур исем... Чит илдә сине Джон диярләр иде.
«Ә син миңа «Җан» дип дәш. Без бит татарлар...»
– Җан... «Әти-җан» буласыңмы?
«Әйе, шулай булып чыга... Ә син әниең хакында бөтенләй оныттың әле,
аның коймаклары суына бит...»
– Чыгармын әле, минем синең белән сөйләшәсем килә...
«Юк, алай ярамый. Бар, әниең янына чык. Мин бит беркая китмим. Ә
син бар, әниеңне үпкәләтмә...»
– Ярый, мин тиз генә урап киләм... Тик син беркая да югалма, яме. Юкса
мин сине ачуланырмын...
«Минем сиңа бер үтенечем бар, улым. Син минем хакта әниеңә әйтми
тор, вакыты җиткәч, ул үзе белер...»
– Ярар, әйтмәм... Бик әйтәсе килә дә...
«Син вәгъдә бирдең. Егет сүзе бер була, шулаймы?»
– Аңладым бит инде... Әйтмим дигәч, әйтмим... Син үзең дә сүз бирдең...
«Вәгъдә – иман!»
Сәлим, бәхет кошы тоткан кебек куанычыннан сикергәли-сикергәли,
залга чыгып китте. Чыга-чыгышка табын янында басып торучы әнисен
кочаклап алды.
– Әнием!
– Бәйрәм белән, Яңа ел белән, улым!..
– Яңа ел белән, әнием!
– Әйдә, улым, бүләкләр карыйбыз. Кыш бабай нәрсә алып килде икән
быел?
– Әнием, Кыш бабай миңа бүләк бирде инде... Ой!
– Нинди бүләк ул, улым?
– Нинди дип... – Сәлим, әтисенә биргән вәгъдәсен боза язып калуын
чамалап, шундук сүзне икенчегә борды. – Менә сине бирде ул, аннары...
коймакларны...
– Ярый, шулай да булсын ди... Сер саклый беләсең тагы... Бер әйтмәсәң,
бер әйтерсең әле, яме?
– Ярый... Тик бүген түгел, әнием, ярыймы?
Алар озак кына бүләк карадылар. Сәлим махсус санап чыкты: кичәге
кунаклардан дүрт машина, өч «конструктор», ике барабан калган иде.
Әнисе кесә телефоны бүләк итте. Чып-чын телефон! Ике генә төймәсе
бар. Берсе – әнисенә шалтыратыр өчен, икенчесе... Икенчесенә басып,
кемгә шалтыратачагын да белә Сәлим. Тик бу хакта әлегә әнисенә әйтергә
ярамый...
Тәмләп чәй эчтеләр. Чәй табыны артында Сәлим уйчан иде. Юк ла,
уйчан буласы килми аның. Әнисе белән шаярып-көлеп сөйләшәсе килә. Тик
берни дә эшли алмый. Ниндидер хикмәт белән пәйда булган әтисенең күк
катыннан яңгырап торган тавышы исенә килә дә төшә... Җитмәсә, әнисе гел
сорап интектерә: «Нәрсә булды, улым, бу кадәр ни уйлыйсың син?» – ди.
Ниһаять, Сәлим җаен тапты. Бүләкләр карауны сәбәп итеп, ялтыравык
кәгазьләргә төрелгән эреле-ваклы капларны кочагына җыйды да үз
бүлмәсенә кереп китте.
– Алло! Син кайда?.. Әти-җан!..
«Мин монда... Мин дә синең белән чыгып кердем. Сез чәй эчкәндә, мин дә шунда идем... Әниең һаман шулай матур килеш... Мин гашыйк
булгандагы кебек... Күз читләрендәге ике бөртек җыерчык кына бераз
өлкәнәйтеп тора...»
– Әнием матур шул минем. Мин аны бик яратам. Ул да мине бик-бик
ярата!.. Ә син аны яратасыңмы?
«Белмим... Алты ел үткән бит инде безнең аерылышуыбызга...»
– Юк... Син әйт: яратасыңмы? Әйтмәсәң, мин синең белән дус булмыйм...
«Яратамдыр... Чөнки мин аны бервакытта да онытмадым... Бу бит ярату,
шулаймы?»
– Яратудыр, мин дә бит аны бервакытта да онытмыйм... Тәртип бозасы
килгәндә дә, бозмый калам, әни искә төшә... Ә син мине яратасыңмы?
«Белмим... Мин бит сине бөтенләй белмим... Мин синең якты дөньяга
туганыңны да, матур, зирәк малай булып үсеп килүеңне дә белмәдем... Кыш
бабай булмаса, белмәс тә идем... Бу яклап мин синең алда бик гаепле...»
– Ничек инде – гаепле?..
«Шулай, гаепле... Мин сине белергә тиеш идем... Әниеңне югалтмаска
тиеш идем... Сине без икәү бергәләп үстерергә тиеш идек... Аңладыңмы?»
– Хәзер аңладым. Тик... Гаепле булсаң да, минем сиңа бер ачуым килми.
Син миңа ошыйсың... Миңа ошагач, әниемә дә ошаячаксың... Менә күрерсең
дә торырсың...
«Ошатыр дисеңме? Ул мине оныткандыр инде...»
– Юк-юк, онытмады! Ул синең сурәтеңне гел үзе белән йөртә, кич
йокларга ятканда сыйпап та ала әле... Ә менә кичә кич югалткандыр, чөнки
мин сине үзем белән алган идем. Кыш бабайга күрсәтергә... Шул сурәтеңә
карап таныгандыр да әле ул сине...
– Улым, нишлисең син?
Ишектән кинәт килеп кергән әнисе алдында Сәлим тәмам каушап төште.
Алдап-хәйләләп тотырга вакыт юк иде.
– Мин... Сөйләшәм...
– Кем белән сөйләшәсең? Беркем дә юк бит монда...
– Бар.
– Кайда? Кем?
– Ул күренми, әнием...
– Кем – ул?
– Әтием... Әти-җан...
– Әтиең?..
– Әйе, мин аны ишетәм.
– И-и балам, шулкадәр хыялый булмасаң!.. Бөтенләй башың әйләнгән
ләса синең!.. Әйләнер дә. Күптән сөйләшкәнебез юк шул әтиең турында.
Бик беләсең киләмени соң?
– Әйе, бик-бик!
– Нәрсә сөйлим соң?
– Нинди иде ул? Матурмы? Батырмы?
– Анысын кем белә инде. Яраткач, матурлыгын да, батырлыгын да карап
тормыйсың икән... Бик яраттым мин аны. Ул да яратты...
– Ул әле дә ярата сине, әнием...
– Шулай дисеңме? Синең барлыгыңны белсә, тагын да ныграк яратыр
иде, әйе бит?
– Ул мине белә...
– Ә? Карале, син, чынлап та, хыялга бирелгәнсең бит, балам... Бу хыялың
шаукымлы гына булмасын иде берүк...
– Әнием, нигә без монда, ә ул... еракта?
– Себергә нефть чыгарырга киткән җиреннән кайтмады әтиең... Чакырып
та караган иде, бармадым... Мин бит сине каршы алырга хәзерләнә идем
ул вакытта. «Үзең кайт» дип яздым. Ул тагын чакырды, тагын, тагын...
Мин җавап бирмәдем. Артык горур булдыммы шунда... Яшьлек галәмәте
булдымы?.. Шулай арабыз өзелде. Мәхәббәтебезнең татлы җимеше булып
син калдың... Матур хатирәләр калды, матур хисләр калды... Беләсеңме,
улым, мин аны яшәгән саен ныграк яратам кебек. Шулай да була икән бу
тормышта...
Әнисенең күңеле тулды. Әллә каян гына пәйда булган кулъяулык, ак
канат булып, аның йөз читендә кагынып тора башлады... Менә ул Сәлимне
куенына алып сөйде дә, күз яшьләреннән юылган йөзен читкә алып, зал
ягына чыгып китте. Малай бүлмә уртасында тагын япа-ялгызы торып
калды...
– Әй! Син мондамы?
Таныш тавыш җавап бирмәде.
– Үпкәләдеңме? Әнигә синең хакта әйткәнгә ачуландыңмы?
«Юк, ачуланмадым.»
– Алдыйсың... Үпкәләдең... Сөйләшмисең бит...
«Әниеңнең сүзләреннән күңелем тулды, хәтта елыйсым килде...»
– Егетләр елый димени?!
«Елый, улым, елый... Кеше үзенең мәхәббәтеннән, сөенеченнән дә елый
ала...»
– Ә син ничек елыйсың, син бит тавыш кына?
«Юк, мин тавыш кына түгел. Мин – җан... Җан! Ә җаннар елый,
беләсеңме шуны?.. Кеше үзе еламый, аның җаны елый...
– Ә син елама, кайт монда, бергә яшәрбез...
«Бик кайтыр идем дә... Иң элек тәнемә, җисмемә кайтып, аны терелтәсе,
ышандырасы бар. Ә ул... ай-һай, тискәре, киребеткән минем... »
– Ышандыр син аны, яме.
«Ышандырам. Ходай язган булса, озакламый кайтып та җитәрбез – мин
сиңа сүз бирәм!»
– Кайтсаң... каян табарга сине?
Тавыш Сәлимнең соңгы соравына көттереп кенә җавап бирде.
«Бу шәһәрдә хәзер минем беркемем дә юк... Сезгә каршы чатта гына,
биек тупыл янында ике катлы йорт бар. Әнә шул йортның икенче катында
тордык без. Хәзер анда беркем дә яшәми. Әни үлгәч, күршеләр күз-колак
булып тора аңа... Кайтсам – шунда кайтам. – Бераз тын калып торганнан
соң, тавыш дәвам итте: – Хәзер миңа юлга җыена башларга кирәк. Ә син
әниең янына кер. Аның сиңа әйтер сүзе бар...»
Белә Сәлим ул йортны, бик яхшы белә. Балалар бакчасының тәрәзәсеннән
аермачык булып күренеп тора ул. Моннан соң Сәлим ул йорт яныннан узып
йөриячәк, тукталып, күзәтеп тә торачак әле... Чынлап та, әтисе кайтып
керсә? Аны эзләп йөрсә?.. Әтисеннән эзләткәнче, иң шәбе – үзе барып
табачак…
Күпме чакырып караса да, бүлмәдә әтисенең тавышы бүтән ишетелмәде.
Сәлимгә шундук ямансу булып китте. Шулкадәр моңсу-ямансу иде, хәтта
коймак пешереп көтеп утырган әнисе янына да керергә теләмәде. Кабат
түшәгенә барып ятты да дымлана башлаган күзләрен йомды...
Сәлим бөтен көченә әтисен күзалларга тырышып карады. Әмма берни дә
килеп чыкмады. Һәм ул, әтисенең тоныклана башлаган сурәтен күкрәгенә
кысып, юрганын баш очына тартты...
***
– Яңа ел котлы булсын, улым, бәрәкәт, бәхет алып килсен! Тор, улым,
тор, бәйрәм коймаклары җитеште...
Гел шулай: Яңа ел бәйрәменнән соң Сәлимнең әнисе коймак пешерә.
Өйләрендә коймак пешмәсә, бәйрәм кебек тә түгел аларда.
Тик Сәлимнең торасы килми. Йоклап та туйган инде югыйсә... Ә торырга
кирәк, әтисенең тавышы да сагындырды...
Тукта! Бу бер булды бит инде! Әнисе уятты... Әтисе белән сөйләште...
Сәлим ничек сикереп торганын сизми дә калды. Атылып-бәрелеп, залга –
әнисе янына чыкты.
– Әнием, ни бу?
– Улым, нигә алай дисең?.. Ни булды? Йөзләрең чытылган димме?..
– Әнием, без бүген коймак ашадык бит инде...
– Кайчан? Табын артына утырабыз гына ласа...
– Оныттыңмыни? Без күптән уяндык бит инде... – Бераз тын калып
торганнан соң, тотлыга-тотлыга сорап куйды: – Ә-ә... Әтиебез кайда?
– Улым, нишләп әтиең хакында сорыйсың әле?
– Ул бит әле генә монда иде...
– Юкны сөйләмә, улым, ул бик еракта – Себердә яши.
– Үзен әйтмим лә мин, аның тавышы монда иде... Җаны... Күрмәдеңме?
Әй лә... Ишетмәдеңме?
– Юк, балакаем, бер тавыш та ишетмәдем... Нәрсә булды соң сиңа,
авырмагансыңдыр бит?.. Әйдәле, температураңны үлчибез...
– Юк, авырмыйм мин! Әтине генә югалттым...
– И бала, бала... Төшеңә кергәндер ул Хода бәндәсе... Төшеңдә
эндәшкәндер... – Ана кеше, ах-ух килеп, бермәл урынында таптанып торды
да үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстәл хәстәрләргә кереште: – Йөрәге тоеп,
күңеле сизеп, бер кайтып килсә, ни була инде анысына да?!
Шул көнне үк Сәлим әтисе әйткән йорт янына барып килде. Яңа елны
каршы алган шәһәр тирән йокыда иде. Берән-сәрән генә кешеләр узып
тора. Сәлимдә аларның кайгысы юк. Аларның әтиләре бардыр шул. Шулай
да бүген Сәлим алар белән баш күтәреп сөйләшә ала: ул үз әтисен тапты,
аның белән сөйләште, хәтта аңлашты да инде... Очрашасы гына калды...
Ләкин калын пәрдәләр белән томаланган тәрәзә өлгеләре артында җан
әсәре сизелмәде. Бу минутта Сәлимнең күңелендә озын гомер яшәгән
өлкәннәр йөрәгендә генә була торган олы сагыш туып килә иде. Әтисе
белән төштә генә очрашты дисәң, менә ул йорт, нәкъ әтисе әйткәнчә, үз
урынында. Тупыл агачы да шунда ук. Моңаеп хуҗасын көтә... Анысы шулай
шулаен, тик кайда соң ул үзе – әтисе? Юк ул, юк! Татлы төш булып кына калды. Төштә нәрсә булмас!.. Әнә – өске катка алып менә торган баскыч
ишегендә олы йозак эленеп тора... Менә монысы төш түгел инде, чып-чын
өн. Малайларның әтиле булуларына каршы булган язмыш өне...
Бу йорт хакында әнисенә әйтергә теләмәде Сәлим. Көләчәк кенә.
Өстәвенә... нык борчылачак. Теге вакытта әйткәч тә көне буе күзен
сөрткәләп йөрде...
Кичләрен бик үтенеп, ялварып чакырып караса да, Сәлим әтисенең
тавышын бүтән ишетмәде. Төнлә уянып та, иртән торгач та, «әтисе» белән
сөйләшергә тырышып карады ул, ләкин Яңа ел бәйрәмендә пәйда булган
серле аһәң аның бүлмәсендә кабат яңгырамады...
Кышкы ялдан соң балалар бакчасына йөри башлагач, иртә-кичен Сәлим
әтисенең җансыз йортына карый-карый уза торган булды. Бакчада чакта
да, тәрәзә янына килеп, сәгатьләр буе шушы моңсу йортны күзәтте. Әтисе
күренмәсә дә, шушы йортка, бигрәк тә аның өске каттагы тәрәзәләренә
карап торган чаклар Сәлимгә рәхәтлек бирә иде. Гүя әтисе бар аның, шушы
йортта яши, тик... әлегә ул эшенә китеп барган, озакламый кайтып җитәчәк
кебек... Кайтыр да балалар бакчасына улын алырга килер...
Ә беркөнне Сәлим «әтисе йорты»ның икенче катындагы тәрәзәләрдән
калын пәрдәләрнең алып ташланганын күрде. Иртән әнисе белән бакчага
барганда искә алды бу үзгәрешне. Ләкин тукталып торырга һич вакытлары
юк иде. Ана кеше каерыла-каерыла чит-ят йортка карап барган малаен
җилтерәтеп бакча капкасына алып кереп китте.
– Атлыйсыңмы, юкмы инде син, ә? Эшкә соңга калам бит, малай
актыгы!.. – Аннары өстәп куйды. – Тәртип бозып йөрмә анда, яме. Тәрәзә
төбенә дә менмә! Кара аны!..
Менмәсәң, күренми шул... Тәрбиячеләр сизмәгәндә, бүген дә менеп
төшкәләде Сәлим тәрәзә төбенә. Һаман шул йортны күзәтте. Бер караганда,
өске каттагы тәрәзәләр ачык иде. Менә аларны кемнеңдер куллары килеп
япты, аннары тәрәзә төбенә кар кебек ап-ак чәчәкле гөл урнаштырды...
Шулвакыт Сәлимнең нәни генә йөрәге кысылып куйды, аның бик тә, бик
тә шушы кулларның, шушы гөлләрнең иясен күрәсе килде!
Озаклап уйланып торырга вакыты юк иде аның. Малае табылмаса, әтисе
үзенең Себеренә кире китеп баруы бар бит... Аннары инде ул, Сәлимгә
үпкәләп, бөтенләй дә кайтмаячак...
Бу минутта Сәлимнең башында бер шәп план өлгереп җиткән иде.
Балалар бакчасына «йокы сәгате» керүгә Сәлим, тәрбиячеләрнең күрше
бүлмәгә чәй эчәргә кереп китүен генә көтеп торды да, җылы юрган астыннан
чыгып, кием шкафлары тезелеп киткән ян бүлмәгә чыкты. Тиз генә киенде,
аннары аяк очларына гына басып, беренче катка төште, тышкы коридорга
чыкты...
Урамда беркем дә юк иде. Берән-сәрән генә кар бөртекләре оча. Ап-ак
тынлык. Гүя бөтен дөнья, табигать Сәлим яклы иде бүген. Аның уе, теләге,
хыялы яклы иде.
Таныш йортка барып җиткәнче аңа беркем дә очрамады, хәтта, бакча
капкасыннан чыкканда, малайлардан тәм-том өмет итеп утыручы Акбай
да әллә кая китеп югалган иде.
Әтисенең ике катлы йорты янында да кеше-мазар күренмәде. Мондый
тынлык бераздан Сәлимне сагайтып җибәрде. Әмма ул сер бирмәскә тырышты. Кышкы тынлыкта моңга, шомга күмелеп утырган йорт буенда
арлы-бирле йөренергә кереште. Шулай шактый вакыт таптанып торды ул.
Бу минутта аның кечкенә йөрәгендә зур давыл уянып килә иде...
Бая күренеп киткән кеше кем булды соң? Әтисеме? «Кайтам!» – диде
бит ул. «Юлга җыенам», – диде. Әнә, тәрәзәләрдәге пәрдәләр дә ачып
куелган. Ишек төбендәге кар көрәлгән... Хәтта йортның бу ягы яктырып,
җылынып киткән кебек...
Өске катка алып менә торган баскычка аяк баскач та, Сәлим бераз
тукталып, уйланып торды. Нәрсә дип әйтер соң ул әтисенә? «Бу мин –
синең малаең», – диярме? Аңламый торса: «Нигә, Яңа елда төшеңдә күргән
малай... Безне Кыш бабай очраштырган иде», – дип әйтер.
Әтисе аны таныса ярый ла... Ә оныткан булса?.. Төш тиз онытыла бит
ул, Сәлим моны үз төшләреннән белә... Алай дисәң... Әтисен бер минутка
да онытмады бит ул...
Ул арада өске катта ишек ачылган тавыш ишетелде. Сәлим, берничә
баскыч күтәрелгән килеш, тукталып калды, аннары сикереп, кабат карлы
җиргә төште. Каршыдагы тупыл агачының артына качарга теләгән иде дә,
ниндидер көч аны чабуыннан тарткан кебек тотып калды. Бу көчнең исеме
әтисен күрү, әтиле булырга теләү тойгысы иде...
Ишектән килеп чыккан кеше Сәлимнең әтисенә бөтенләй дә охшамаган
булып чыкты. Гади генә киенгән, ирен читләренә, күз тирәләренә җыерчык
куна башлаган ир затын Сәлимнең күңеле баштарак ятсынып кабул итте.
Күзләре!.. Карашлары!.. Ә менә күз карашлары Сәлимгә шундук ошады.
Аларда ниндидер мөлаемлык, җылылык, ягымлылык, туганлык нурлары
чагыла иде. Аннары тавышы... Яңа ел төненнән үк колагында яңгырап
торган бу моңлы тавыш таныш иде...
– Син... мине көтәсеңме?
– Юк-юк... Әйе...
– Туктале... Кая-кая... Таныйм бит мин сине. Яңа ел кичендә минем
төшемә кереп йөргән зирәк малай бит син, шулаймы? Син идең бит ул?
Мин ул вакытта бик каты авырып, саташып ята идем. Каты буран чыгып,
ерак буровойда ике атнага бүленеп калдык, вертолёт та очып керә алмады...
Менә шунда салкын тидергәнмен. Яңа елда төшемә кереп, сөйләштермәгән
булсаң, теге дөньяга ычкына идем, билләһи газыйм... Рәхмәт сиңа... кем...
Исемең ничек әле? Мин Җан булам. Исемем шундый...
Әтисе булырга тиеш кешенең аның алдына тезләнеп, исем сорап торуына
малайның кечкенә йөрәге түзмәде, ул тын гына елап җибәрде...
– Сәли-и-им...
– Чү-чү, егеткәй... Алайса, хәзер мин дә елап җибәрәм. Әйдә, еламыйк...
Менә бит – очраштык... Хыялларыбызны Кыш бабай, ә бәлки Аллаһы
Тәгаләдер, тормышка ашырды... Тик... әниең беләме соң монда икәнеңне?
Исеме Камилә бит?
– Әйе-е-е...
– Камилә... Матур исем... Камилә... Ул үзе дә матур, әйеме? Мин аны
белгәндә, бик матур иде. Хәзер дә матурмы?
– Мату-у-ур...
Сәлим һаман әле елавыннан туктый алмый тора иде. Ләкин йөрәге
тынычланып өлгергән иде инде.
– Яле, күзләреңне сөртик... Менә шулай... Сәлим... Сәлим Җанович...
Җанович бит?
– Әйе-е-е...
Сәлим күңеленнән генә үртәлеп тә куйды. Нигә сорап торган була инде
ул? Болай да аңлашыла бит – әтисенең исеме Җан булганга аны «Җанович»
дип йөртәләр...
– Ну, нишлибез инде, ә, Сәлим Җанович?
– Белмим... Син дә белмисеңме?
– Беләм, ник белмәскә?! Иң элек туганнарча күрешәбез. Бир әле бишне...
Менә шулай... Аннары кочаклашабыз... Кил әле монда...
Сәлим карышмады, шундук әтисенең кочагына менеп кунаклады. Әтисе
булырга тиеш кеше аның күзләрендәге яшь бөртекләрен сөрткәләде. Шунда
Сәлим тагын бер мәртәбә күрде – бик матур иде аның әтисе, бигрәк тә
күзләре яратып, якын итеп карыйлар иде...
Әтисенең сүзе бетмәгән икән әле.
– Ә хәзер әниеңне эзләп китәбез. Син аның кайда икәнен беләсеңме?
Тукта-тукта... Син нишләп үзең генә урамда йөрисең әле? Әниең беләме
бу хакта?
– Юк... – Сәлимгә алдап-хәйләләп торырга мөмкинлек калмаган иде.
Аннары... әтисе белән беренче очрашуда ук ялганлыйсы килмәде аның. –
Мин детсадтан качтым...
– Менә сиңа мә! Ник качтың?
– Синең янга. Күрәсе килде... Иртән садикка барганда ук синең
кайтканыңны белдем бит мин...
– Әниеңә әйттеңме соң?
– Юк, әйтмәдем. Әйтсәң, тирги ул. Бик усал минем әни... Тик... әйбәт
усал...
– Менә хәзер безгә, чынлап та, эләгәчәк, мин әйтте диярсең...
– Эләкмәячәк.
– Каян беләсең?
– Мин бит сине таптым. Әни моңа сөенәчәк...
– Шулай дисеңме?
– Әйе.
– Мин бит озак еллар сездән читтә яшәдем, синең барлыгыңны да
белмәдем... Ярдәм дә итә алмадым...
– Безгә берни дә кирәкми, бездә барысы да бар... Әти генә юк. Юк иде...
– Хәзер бар инде...
– Хәзер бар. – Сәлим, үзе дә сизмәстән, әтисенең көчле, кытыршы
кулларына кагылды.
– Бар... Ходайның рәхмәте белән... бар...
Әти-Җан үзе еламсырап сөйләшә башлады түгелме? Күңеле тулып
киттеме шунда... Аны бала-Сәлим шундук тынычландырырга кереште:
– Курыкма, әни сине тиргәмәячәк. Мин аны беләм. Ул үзе генә калса,
рәсемеңә карап, синең белән сөйләшеп йөри... Бер дә тиргәми, сөйләшә
дә сөйләшә...
– И улым, рәсем бер нәрсә, тормыш бөтенләй икенче нәрсә шул...
Әйдә, тизрәк әниеңне эзләп табабыз, юкса минем йөрәгем хәзер урталай
ярыла, билләһи!..
– Йөрәгең ярылса, үләсеңме?
– Йөрәк дигәннәре бәхеттән дә ярылырга мөмкин икән ул... Хәзер
белдем инде...
Нәкъ шул минутта шатлыкларын кая куярга белмичә торган ата белән
ул каршында ике хатын пәйда булды. Аларның берсе балалар бакчасында
тәрбияче булып эшләүче Сания Әхтәмовна булса, икенчесе Камилә иде.
Иң беренче булып Камилә һушына килде:
– Җан?
– Камилә?
– Син каян?
– Менә кайттым... Сәлим чакырып кайтарды...
– Сәлим? Ә син, малай актыгы, ник качтың садиктан? Бөтен шәһәрне
аякка бастырдың бит!..
– Әнием, мин әтием янына килдем... Мин аны Яңа елдан бирле көтәм...
Малайның җавабы Камиләне тәмам телсез калдырды. Ул, хәтта, тупыл
агачына сөялеп, күзләрен йомды...
Җан да тупыл агачына килеп сөялде. Аннары балаларча акланган кебек
сүз башлады:
– Камилә, барысы да тәртиптә... Мин улыбыз белән Яңа ел кичендә,
авырып, саташып яткан чагымда, төшемдә таныштым. Аякка басып
йөри башлауга юлга чыктым. Бик күрәсе килде үзегезне... Үткәннәр өчен
ачуланма... Мин берни дә белмәдем...
Әнисенең һаман да дәшми торуын күреп, Сәлим әтисен якларга кереште:
– Әнием, мин аны беләм – әйбәт ул, әйдә, таныштырам...
Камилә, керфекләрен күтәреп, бер Җанга, бер Сәлимгә карады. Аннары,
улы янына чүгәләп, аны кочагына алды.
– Улым, без күптән таныш инде... Шулкадәр таныш, шулкадәр таныш...
Ансыз яшәү минем җан-бәгырьләремә үтте... Рәхмәт сиңа...
Шунда Сәлим үз җилкәсендә кемнеңдер көчле, әмма бик тә назлы
кулларын тойды. Колакларын әтисенең җылы тыны иркәләде:
– Рәхмәт сиңа, улым...
Сәлим бер-берсенә сыенышып торган әтисе белән әнисенә күтәрелеп
карады, аннары карашларын күк йөзенә күчерде. Ниндидер тылсым белән
чистарынып калган аяз күктә йөзгән болытларның берсен Кыш бабайга
охшатты ул. Һәм, беркемнән кыенсынмыйча, курыкмыйча, шул сихри
болытка карап:
– Рәхмәт сиңа... Әтиемне биргән өчен рәхмәт, – дип пышылдады.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев