Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
24.10.92. «Кичә театрда сезон ачылды. «Ай тотылган төндә»не күрсәттеләр. Халык ифрат күп иде. Гомум кәеф тә югары булды. Исрафилов башта минем сүз әйтүемне сорады. Мин театрның Октябрь җимеше икәнлеген, рухи дөньябызның җимешләре ишле икәнлеген халыкның хәтеренә төшердем. Без – тарих балалары, без – Ватан-әни балалары.
Көндәлекләрдән
20.10.99. Әткәйгә 80 яшь тулган көн. Мин аның ул юбилеенда була
алмадым. Чит илдә командировкада идем. Әткәйне котларга соңрак
кайттым. Ул туган көне турында көндәлекләрендә язма калдырган.
«Менә айдан артык инде ыгы-зыгылы яшим. Октябрьнең 22сендә
тантаналы җыелыш. Ә Рауза реанимациядә ята. Күңелдә бәйрәм юк. Радио,
телевидение, гәҗитләр шаулый. Нык шаулый. Әйтерсең лә минем белән
хушлашырга ашыгалар. Бу эшләр ихлас күңелдән эшләнәдер дим. Әмма
мондый шау-шулар, кешеләрнең колакларын тондырып, миннән биздереп
куймагае дип куркам. Ходай да (мөселман Ходае) тораташка әйләнсә, бәсен
югалтыр иде».
5.11.99. «Больницага яттым. Рауза янында булыйм дидем. Ул әле һаман
реанимациядә. Җаныма урын таба алмаудан «История древней Греции»
дигән китапны укый башладым. Аристофанның шундый юлларына тап
булдым:
«Ведь демогогом быть – не дело грамотных,
Не дело граждан честных и порядочных,
Но неучей, негодных».
Без ничәмә дистә еллар бәйрәм иткән Бөек Октябрь бәйрәме көне. Ләкин
бу бәйрәм юк инде. Әткәй үзенең көндәлекләрендә бу көнне билгеләми
китмәгән. Алар әле һаман больницада.
7.11.99. «Бу көннең нинди бөек, нинди тарихи икәнен хәзер акыл гына
бәяли, ә күпме генә теләсәм дә, әүвәлгечә рухи канатландыручы, җанны
ямьләндерүче яктылык, җылылык тоя алмыйм. Бәйрәмне урладылар,
бәйрәмне талап алдылар явызлар.
Рауза икенче катта. Сәгать саен янына төшәм, кулларыннан тотам.
Тынычлана, хәтта куана. Ул сабый шикелле, беспомощная. Фикере нык
бутала. Күңелдә борчу гына түгел, газап. Ни көтә безне?»
Көнчелек турында
2002 елның 10 мартында көндәлегенә кергән сүзләрен әткәйнең үз
авызыннан ишеткәнем бар иде. Биредә миңа сөйләгәннәрдән азрак кына
аермалы җирләре дә бар икән. Шуңа күрә көндәлек мәгълүматларын да
алдым бераз. Көндәлекләргә ул рус телендә кергән, мин тәрҗемәдә бирәм:
«Озын гына гомеремдә үземне көнчелек белән җәфалаганымны
хәтерләмим. Ак көнчелекме ул, кара көнчелекме. Шулай килеп чыкты
инде, соңгы 50 елда – мин аны хәйләсез, ялган тыйнаклыксыз әйтә алам –
безнең, гомумән алганда, ярыйсы гына әйбәт булган әдәби мохиттә, миңа
җитди көнләшерлек берәү дә юк иде. Мин инде үземне табигатьтән шундый
беркатлы кеше дип санамыйм, ләкин бу тарафтан үземне андый сынаулар
алдына куярлык сәбәпләр булмады.
Мин искиткеч язучылар арасында булдым, ләкин безнең башкорт
нормалары буенча алар миннән өстен түгел иде.
Инде көнкүрешнең матди якларыннан карасак, бу тарафтан безнең
беребез дә көнчелек объекты була алмады. Бик бай яшәмәсәк тә, хәерче
дә булмадык.
Ләкин минем хәтеремдә гомергә калган бер очрак булды.
Мин сугыштан үпкә чире белән кайттым, йөткергән саен кан төкерә
идем. Бу чир балага йокмасын дип, Илгизне тәүлекле балалар бакчасында
тоттык. Рауза кайчагында мине кулымнан тотып, урамга йөрергә алып чыга.
Социалистическая урамы буйлап барабыз (без Социалистическая белән
белән Достоевский урамнары киселешендәге йортта Раузаның апасында
яшәдек.)
Бер өй янында туктап калдык. Ул йорт әле һаман да тора, исән. Без
аякларбызга тиеп торган тәрәзәдән, подвалдагы фатирда гаҗәеп матур
тормыш күрдек. Өстәл тора. Өстәлдә самавыр, чынаяклар куелган, стена
кырыенда карават (тимер!), караватта чигелгән чәчәкле мендәрләр. Карават
үзе корама юрган белән ябылган. Ә почмакта кулъюгыч эленеп тора. Аның
астында – тазыяк. Карап торсаң, санап китәрлек әйберләр күп иде анда.
Яшиләр бит кешеләр!
Үзләренең караваты, үзләренең өстәле, үзләренең урындыклары,
үзләренең кулъюгычлары! Барысы да үзләренеке. «Менә шулай итеп яшәргә
иде!» дип көнләшеп уйладым мин шул чакта.
Көннән-көнгә боегамын һаман
Сүнә барам.
Кызганычка каршы, сүнүемә
Күнә барам,
Күнә барам».
Заманча тәрбия
20.02.05. Әткәйнең вафатына әле җиде ай вакыт бар. Аның гаме –
тормышта, борчылуларында – милләт язмышы. Ул аларны күңеленнән
көндәлекләренә күчергән. Мине гаҗәпләндергәне: соңгы еллардагы
язмаларының күбесе рус телендә. Көндәлекләр булып басылганда, алар
шулай калыр да. Ә монда минем аларны татар телендә бирәсем килә.
Бүгенге көн белән бу язма арасында 19 ел вакыт узган. Үзгәрешләр бармы
дип сорыйсы килә.
Әткәйнең җан ачысы: «Телевизордан тапшыру булды: «Тәрбия советлар
вакытында әйбәт булганмы, әллә хәзерме?» дигән сорауга тавыш бирәләр.
52 процент кеше элек дип тавыш биргән. Ләкин тапшыруны алып
баручы Швыдкой бәхәсләшә: советлар заманындагы казённый тәрбия –
октябрёнек, пионер, комсомоллар, аның фикеренчә, бик начар. Тик менә
үзе хәзерге вакытта яшьләргә нинди тәрбия бирергә кирәклеге хакында
әйтмәде. Дискотекаларда, подъездларда, урам фонарьлары астында тәрбия
алалармыни? Эх, Михаил Ефимович, хәйләлисең син! Театрга мөнәсәбәтле
кеше буларак, син минем иптәшем идең. Хәзер алдашасың! «Яхшы укуның
кирәге юк! Менә Наполеон да, Эйнштейн да мәктәптә начар укыган», –
дисең. Син шул рәвешле наполеоннарны, эйнштейннарны тәрбияләргә
тәкъдим итәсеңме? Шундый эшкә алынгансың, дөресрәге, халыкны наданлатыр өчен нәзек коралга тотынгансың. Бу сиңа теләгән җимешләрне
бирә торгандыр инде.
Илдә мәдәният белән җитәкчелек итә торган кеше шундый хәлгә барып
җитсен әле! Менә күрербез әле, берничә елдан ул илне ташлап чыгып
китәчәк. Тик Израильгә түгел, АКШка. Аның бүгенге көндәге хезмәте
Американың безгә мөнәсәбәтле таләпләренә туры килә.
Туракларга икән, туракларга Россияне. Соңгы җебенә кадәр
чишендерергә.
Нигә мин бу турыда кычкырмыйммы? Файдасыз! Мине беркем дә
ишетмәячәк. Әле адәм көлкесенә калдырачаклар. Бар иде заманнар, үзәк
матбугат чараларында сүзем үтә иде.
Үзәк телевидениедән еш кына бизнестагы уңышлары белән караклар,
жуликлар, проституткалар мактана. Бигрәк тә проституткалар».
22.02.05.
Яз хәбәре
«Тәүге тамчы тамды түбәдән...
Ә Жир шары шундый түгәрәк,
Уңда океан, уңда диңгезләр,
Таулар биек, чүлләр тигезләр.
Бөркет оча ашып кыяны,
Кояш тора күккә таянып,
Тик ерак бу тирә-әйләнәм,
Күзем күрә, күңелем шәйләми.
Тәүге тамчы тамды түбәдән,
Канат какты тик бер күбәләк.
...Ә Җир шары ерак – түгәрәк...»
Дачада яңа өй
Мин Уфадагы дача турында байтак кына яздым. Дачага кайтырга
ярата идек. Җәй көннәрендә балаларның да иң яраткан урыны иде дача.
Ике катлы кирпеч йорт иде ул. Яшьрәк чакта бик зур булып күренгән
йорт соңгы кайтканымда бик кечкенә тоелды. Сутыйлары чама белән
16 тирәсе иде бугай. Берничә төп карлыган белән чия агачын санамаганда,
калганнары каен иде. Шунысын да әйтергә кирәк: дача уртасында биек,
мәһабәт имән агачы бар иде. Без кайткан 70-80нче елларда ул каеннар әле
яшь, бәләкәй булып, дачаны бизәп тора иделәр. Бизәп дигәннән, әнкәй
өйгә керә торган баскыч төбенә ике яклап чәчәкләр утырта иде. Җәй буе
хуш ис таратып торган флоксларны, әнкәй төсе дип, хәзер инде авылда үз
бакчамда үстерәм. Әнкәйнең яз башында лаләләре белән ирислары чәчәк
ата иде. Алар бетүгә сукмакларның ике ягында зур-зур ап-ак ромашкалар
үсеп чыга иде. Җиләге дә, кыяр-помидорлары да үсә иде әнкәйнең. Җәй
көне чәйне һәрвакыт карлыган яфрагы белән эчә идек. Әнкәй агачка зыян
китерми генә, ул яфракларны ничек өзәргә кирәклекне дә өйрәтә иде. Чөнки
аның һәр җирендә тәртип булырга тиеш, хәтта агач яфракларында да.
Ничәнче еллар булды икән, соңгы елларда инде, шушы ике катлы кирпеч
өй янында бәләкәй генә мич ягып җылытыла торган агач өй дә барлыкка
килде. Яздан килеп, олы өйне җылытканчы, әткәйгә эшләргә урын булсын дип салганнар иде ул өйне. Анда бары тик бер бүлмә. Шул бүлмәдә бер
карават, эш өстәле, өй уртасында мич – шулар гына сыйды да инде анда.
Бәлки кулъюгыч, аның астында тазыягы да булгандыр. Аларын хәтерләмим.
Әле әткәй белән әнкәй өйләнгәч тә, кеше тәрәзәсеннән күреп кызыккан
фатирның күчермәсе булмады микән ул йорт дип уйлыйм хәзер. Хыялны
тормышка ашырулары шул булгандыр, бәлки.
Бу кечкенә дачаның идән такталары шомартылмыйча гына салынган
иде. Әткәй төзүчеләрне кызганып, мәшәкатьләндерәсе килмәгәнме, әллә
дачага ярамаган тагы дип уйлаганмы, белмим. Бүрәнәләрне такта итеп
ярганнар да, струклап-нитеп тормыйча җәеп тә куйганнар. Эшчеләр эшләп
бетергәнче, ул идәннең карар җирен дә калдырмый пычратып бетергәннәр.
Һаман да исемдә, без ике килен, әнкәйнең энесе Фуат абый хатыны Рәүфә
апа белән ничә юкә мунчаланы чүбеккә әйләндергәнче шул идәннәрне юып,
эш иткән идек. Әнкәй дә ул вакытта әткәйне битәрләп алды: «Нигә инде
ул такталарны шомартмыйча салдырдың?» – диде. Мин шунда: «Ике тиле
эшчән килен булганда, нигә шомартырга? Без әткәй хакына аларны тешебез
белән тигезләп чыгарга да риза!» – дигәч, әткәй елмаеп: «Сезнең уңганлык
бар инде, ну, телең тешеңә караганда да үткен синең!» – дип көлгән иде.
Харап инде, телем үткен булсамы? Юк, юк әткәй монда ялгышкан!
Бик матур ул йорт дачада һаман тора әле. Ә инде иң гаҗәбе: йөзьяшәр,
берничә колачка сыярлык имән агачы да тора! Аның янына озын өстәл,
имән тирәли арка терәп утырырлык утыргычлар да ясалган. Әткәй килгән
саен ул имән белән кул биреп исәнләшә, ягъни сыйпап үтә иде. Җәйләрен
көн матур булса, өйлә ашын имән янында ашасак, иртәнге ашка махсус аш
бүлмәсендә йә булмаса верандада утыра идек.
Йоматау – дача урыны
3.09.92. Әткәй сөйләде: «Нәкъ 28 ел элек шушы йортта яши башладык.
Башта Рауза белән килеп урынын сайладык. Бәләкәй генә алан уртасында
матур түгәрәк имән. Аланның тирә-ягында 4-5 метр биеклегендә генә
яшь каеннар. Бу җирдән Акманай күле, Кызлар тавы, Чагыл тавы, Бурсык
тавы, Чытырлы, Бүләк, Юкәле күл урманнары күренә. Авылга (Келәшкә)
иң якыны – Юкәле күл. Бала чакта йөгереп кенә шунда бара торган идек.
Бу җирдән Келәш үзе күренми. Акманай авылының бер очы күзгә чак
кына эләгеп кала. Өй каршындагы каеннар биек булып үсте. Яшь вакытта
алар мине сокландыра иде, хәзер мине туган ягымнан аердылар. Шундый
хәлләр килеп чыкты. Мин бит бу урында һәр көн саен туган кырларымны,
тауларымны, урманнарымны – кыскасы, мине тирбәткән бишегемне күреп,
намусымның чисталыгын, уй-фигыльләремнең, язган язмаларымның
дөреслеген барлармын дип уйлаган идем. Шулай булыр дип ихлас инанган
идем.
Имән дә исән. Әмма былтыр нык авырды, җәй уртасында кабыгы
ярылып, суты ага башлады, түбәнге ботаклары саргаеп корыды. Киявем
Олег аның ярасын сылап дәвалады. Байтак еллар әүвәл имәнгә әйткән идем:
«Нык бул, дус, әгәр сиңа яшен кагылса яки каты суыклар туңдырса, мин дә
имгәнеп һәлак булырмын. Бирешмә, картлач! Мин дә яшәргә телим бит», – дигән идем. Хәер, кайсы чакта уйлап та куям шунда: «Вакыт җиткәч, бер
яшен икебезне дә яндырсын иде», – дим. Әйткәндәй, бер тапкыр язгы яшен
бераз шаяртып алды. Ләкин егарлык сукмады.
Менә шундый хәлләр. Бу йортка беренче тапкыр кергәч, мин күп
нәрсәләр турында уйладым. Тик менә бу каеннар шулай биек, куе булып
үсәрләр дә туган төягемне миннән ышыкларлар дип башыма да килмәде».
Имән әле һаман да исән. Әткәй белән әнкәй, Илгиз генә юк. Әгәр дә бу
имән телгә килсә, күпме истәлекләр сөйләр иде…
Имән
Өй алдымда минем имәнем бар –
Йөз яшәгән имән.
Чирек гасыр бергә көн итәбез,
Имән, синең белән.
Тәүге күрешүдә икебез дә
Ир-егетләр идек.
Картлык яки әҗәл уебызга
Чыкмады да иңеп.
Мин шатландым: һәр яз сыерчыклар
Синдә оя корды.
Син куандың, күләгәңдә тату
Табын гөрләп торды.
Синең белән мине заманалар
Әмма аямады.
Без нәрсә ул?! Ишелеп төште күпме
Дөнья кыялары.
Агач башына төшкән бәлаләрне
Азмы син үткәрдең,
Адәм башына төшкән казаларны
Күпме мин үткәрдем.
Мин әрнесәм, синең яфракларга
Кара кайгы кунды,
Күңелемне минем сындырсалар,
Ботакларың сынды.
Бер чак сиңа яшен сугылып китте,
Мин төбеңдә идем,
Без янмадык: «Болай булгач әле,
Без яшибез...» – дидем.
Ә шулай да безнең затларыбыз
Бик сабырдан бугай.
Синең белән, имән, икәвебез
Бер тамырдан бугай.
Менә икәү калдык. Табын тынды,
Китте сыерчыклар.
Икебезнең йөздә күпме бирчә,
Күпме җыерчыклар.
Мин китәрмен. Мине яндырырлар
Әүвәл(е)рәк синнән,
Дөнья бит ул, төрле чак булгандыр,
Рәнҗеп калма, имән».
Банкир сыйлый
1.05.92. «26 апрельдә бөтен фронтовикларны, янә берничә язучыны
банкир Кадыйров «Башкирия» ресторанына алып кереп сыйлаган. Бишәр мең сум акча да биргән. Шакир Янбаев миңа да чакыруны җиткергән иде,
биш мең сум турында да хәбәр салган иде. Ә минем тәннәрем чымырдап
китте. Димәк, президентлыкка төбәп йөргән банкир язучылардан команда
төзергә маташа. Безнең язучылар шул тиклем дә вак, мескен микәнни?
Бөтенесе дә ачыктан-ачык күренеп тора бит! Сатып алалар боларны.
Нишләп шуны аңламыйлар «каләм осталары»? Рамазан Өметбаев белән
алдан күрешкән идек. Бармаска булган иде – барган! Ничава шәхесләр!
Афәрин!
Кызганыч, минем дустым Муса да катнашкан. Наҗар Нәҗми, Хәким
Гыйләҗев, Равил Бикбаев бармаган».
Спектакль
24.10.92. «Кичә театрда сезон ачылды. «Ай тотылган төндә»не
күрсәттеләр. Халык ифрат күп иде. Гомум кәеф тә югары булды. Исрафилов
башта минем сүз әйтүемне сорады. Мин театрның Октябрь җимеше
икәнлеген, рухи дөньябызның җимешләре ишле икәнлеген халыкның
хәтеренә төшердем. Без – тарих балалары, без – Ватан-әни балалары.
Әнинең балаларын иркәләгән чагы да, каккан-суккан чагы да була.
Имансыз, вөҗдансыз балалар әнкәйнең рәнҗеткән чагын гына хәтерләр,
игелекле, иманлы, намуслы балалар әниләренең яраткан, иркәләгән,
җылыткан чакларын истә тоталар. Без дә Ватаныбызга карата иманлы,
рәхимле, рәхмәтле булыйк. Бу очракта аңар явызлар таш ата дип таш
атмыйк. Гөнаһка батмыйк. Менә шуларны әйттем. Тамашачы дәррәү кул
чапты».
2.12.93
Беренче кар
«– Бу дөньяда ниләр бар?
– Күктә болыт, җирдә кар.
– Ниләр бар бу дөньяда?
– Бүген дөнья йон яза».
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев