ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Әле кичә генә җир җимертеп йөргән иде әти. Бүген өйлә вакытында: «Кызыл яр чишмәсенең салкын суын эчәсем килә, улым!» – дип, күзгә карап ятты да, чишмә суы алып кайтып биргәч, бер генә йотып куйды, аннары күзләрен йомды һәм: «Бишек җыруы ишетәм, кем җырлый икән аны?» – дип сорады. Бу аның соңгы сүзләре булды.
Көтү
Бу арада Солтан үзе дә очынып йөри, аңа үзе беренче булып Бану
шалтыратты, күрешергә тәкъдим ясады. Моңарчы Русинны, Баһадурны
аякка бастырам дип көн-төн чапканда да, ниндидер робот кебек йөрде
ул, ал димәде, ял димәде, аруның ни икәнлеген дә белмәде. Инде булды
дигәндә генә «Аюлар» мафиясе, «түбә» булам дип, шактый акчалар таләп
итә генә түгел, талый ук башлагач (Баһадур фермасындагы җиде баш
үгезне көпә-көндез килеп төяп киттеләр!), эшләр хөртиләнде, тик Солтан
барыбер чигенмәде. Баш «Аю» белән очрашуга да ялгызы барырга булды.
Югыйсә Рәимов каты гына кисәткән, «омон» бирәм дигән иде. Солтанның
исә зурдан кубып, тавыш-гауга чыгарып йөрисе килмәде. Йөз илле
килограммлы гәүдәсе өчен «Аю» кушаматы алган Ермолай аны урманга
чакырды. Солтан моны да ишетеп белә: урманда алар шактый эшкуарның
башына җитеп, бизнесларына хуҗа булдылар. Хөкемгә тартып карасалар
да, бандослар шартлы срок белән генә котылалар иде. Әүвәл бик геройланса
да, «стрелка»га берәр сәгать вакыт калгач, Солтан никтер югалып калды,
моңарчы бик сирәк кенә исенә төшергән Бану килде күз алдына (әллә
телефоннан сүз алышу сәбәпче булды инде?); йөрәге дөп-дөп тибәргә
кереште, шулчак ул үзенең кызны бик тә юксынуын аңлады. Менә нинди
тойгы йөргән булган икән йөрәгенең иң тирән бер почмагында, шул аны
хәрәкәтләндергән, зур эшләргә өндәгән, кыскасы, көч биреп торган! Әгәр
урманда аның башына җитсәләр! Бу хакта ишеткәч, беренче чиратта, Бану
кара кайгыга калыр кебек тоелды аңа... Кызык инде, күптән аралашмаган да,
күрмәгән дә килеш, әллә кайчангы хатын-кыз, имеш, нәкъ менә хәзер генә
аны уйлап, янып яши, ди, сиңа! Сәер хис иде бу. Ләкин шулай да Солтанга
яңа көч өстәде ул... Әллә икесе арасында теге чактан серле биотоклар
урнашып калып, шулар кымырҗый башладымы? Солтан беренче мәртәбә
Бануны бик нык сагынуын тойды, бик тә, бик тә кыз белән күрешәсе килеп
китте аның.
– Кан! – диде Чуракан, бу хакта ишеткәч.
«Үзен аклый инде бу ләгънәт Миутын!» дип уйлап куйды Солтан.
Белми иде әле ул Чураканның нигә юлыкканын… «Сине дә кан тарттымы
безнең киленгә?!» – дип, әүвәл пыр туздырмакчы иде, әмма күптән түгел
генә ишетте, аерылышу Зөләйха апа фикере булган икән. Хәер, яраткан
укытучысын яклавын яклый да ул, тик анысы да Гафиятнең абыйсы белән
кушылырга йөри, ди, түгелме соң?! Мулланур хатынын аерган да хәзер
Зөләйха белән бергә булырга ниятли икән... Чыннан да, каннандыр бу
бәлки? Мәхәббәт дигәннәре дә шул ук кан хикмәте микәнни? Бануга булган
хисләре аның да әүвәл канында кайнагандыр әле?!
Бануны эзләп табарга да, күрешергә дә вакыт юк иде! Вакыт бөтенләй
юк иде... Солтан, машинасына ике граната һәм бер «калаш» салып, үзе
генә рульгә утырды. Югыйсә, шофёры: «Мин дә барам, каршы килсәгез,
артыгыздан яшеренеп булса да иярәм», – дип, алдан ук әйтеп куйган иде.
Аннан да качу җаен тапты Солтан. Шофёр егетнең күптән түгел генә
баласы туган иде, аның харап булуын теләмәде. Ә үзе «үлем кочагына»
атлыгып тора! Күңеленә ник бер тамчы курку хисе килсен! Мондый сәер халәт үзенә дә аңлашылмый, хәер, ул аны аңларга теләмәде дә, ул хакта
уйлап та кармады. Һәр ир-егетнең үз гомерендә бер мәртәбә булса да, үлем
турында да уйламыйча, батырлык кыласы килә торгандыр инде ул... Бигрәк
тә матурлыкка сусаган чагында. Батырлык бары тик Матурлык хакына
гына кылына ала...
Яшьтәшләренең оныклары бар инде, ә ул һаман ялгыз ата каз кебек
каңгырап йөри. Бәлки, Ходай моны алдан махсус шулай ниятләгәндер, бу
җүләр баш ялгызы урманга «стрелка»га баргач, барыбер һәлак булачак, нигә
гаиләне кайгыга салырга дип, мәсәлән?! Солтан бу уйларыннан үзе дә көлеп
куйды һәм моңа кадәр җанында булган киеренкелекне йомшартып җибәрде,
ул тагын битараф бер «утын агачы»на әйләнеп калды. «Аю» белән барыбер
күрешәсе инде, чөнки шунсыз монда бернинди якты киләчәк күрәсе юк. Ә
ул Рәимовка гына түгел, Ак кирмәндә утырган зур түрә абзыйга да монда
үрнәк хуҗалыклар, яңа бистәләр булдырабыз дип вәгъдә итте. Өстәвенә
мәчетне тергезергә рөхсәт бирәселәр, татар мәктәпләре ачарга рәсми
ризалыкны алды инде. Ханкалада да туган телдә укыта торган гимназияләр
йөздән артып китәчәк дип Үзе әйтте ләбаса...
Җиһанда 1997 елның ямьле язы, алда әле зур эшләр тора. Шуңа күрә
ниндидер «бандослар» кулыннан һәлак булып, чебен гөмбәләре арасында
башыңны салу – үзе хурлык!
Пал Палыч пейджерына, «ашыгыч күрешәсе бар» дигән хәбәр салган.
Ләкин Солтанның вакыты юк иде; әлбәттә, чамалый, сизенә ул: Пал Палыч
монда күптән яшәгәнлектән, «бандос»ларны белә дип ишеттергәннәр дә
иде. Мондый хәбәрне юкка гына җибәрмәгәндер? «Соң инде, алданрак
кирәк иде, Пал Палыч», – дип көрсенеп куйды ул. «Стрелка»га барасын
Рәимов белә, шул җиткән дигән уй тынычландырды аны. Бик ялгышты
Солтан, Пал Палыч белән күрешәсе калган икән. Икеле-сикеле йөргән
немец галиме, бәлки, аның белән киңәшмәкче булгандыр. Үзенең уйлары
хакында уртаклашырга теләгәндер? Шуннан соң, тарихи документларның
бик кыйммәтлеләрен үзе белән алып, суга төшкәндәй юкка чыкты Пауль
Вольфганг – Пал Палыч...
Әлбәттә, чын дөресен Солтан белми иде. Сарби, яшь попка ияреп,
Ташкалга ягына китеп баргач, үзенә урын таба алмады Пал Палыч. Сарби
үзенә хыянәт итә дип уйлады. Көнчелеге күкрәк читлеген җимерә язды, ни
кылганын үзе белмәде. Чиркәү астыннан килеп чыккан табылдыкларның
бер өлешен алып, Башкалага китте. Төркиягә очучы беренче самолётка
билет алды. Солтан пейджерына шуннан хәбәр салуы иде немец галименең.
Сарби, яшь попка ияреп, аның атасының туган якларына кайтып киткәч,
Пал Палыч өй түбәсеннән сикерә язды! Хурлык, көнчелектән генә түгел бу,
бу ачыш иде!.. Пал Палыч Сарбины ярата икән бит ләбаса! Белми йөргән,
ияләнгән, күнеккән.
Инде асыл максатларга ирештек (төрки-татар турындагы тарихи
документларның беришесе табылу) дигәндә генә, шуңа таянып язылган
гыйльми эше белән остазы Френкны шаккатырабыз дип хыялланганда
гына!.. Каян килеп чыкты соң әле бу майлы күзле, селәгәе агып торган поп
кисәге?! Теге чакта Рудольф бабасының татарлардан коты алынып торган,
хәзер аны бер рус попы җиңдеме?
...Ермолай урманның кеше-кара йөрми торган аулак җирен сайлаган.
Монда сәвит заманында Башкаланың ярдәмче совхозы булган, экологик
чиста ит, сөт һәм башка азык-төлекне Кирмән ашханәсенә туп-туры
шушыннан озата торган булганнар. Партия таралу белән элеккеге зур совхоз
да хәрабә хәленә килгән. Солтан анда Баһадурдагы ун мең баш чучканы,
биш йөз «Лимузинская» токымлы ит үгезләрен күчерергә дип хыяллана.
Бер ел элек күп итеп атлар үрчетә башлаганнар иде.
Тик нишләп Ермолай бу урынны сайлаган соң әле? Мөгаен, монда ат
фермасы барлыгын ишетмәгән булгандыр әле? Белеп эшлиме, күз алдында
атларын төяп, аны мыскыл итәргә ниятлиме бу бандослар?! Шундый уйлар
белән Солтан урман авызына килеп җитте. Зур урман түгел бу, аның аргы
ягында иде очрашуга билгеләнгән җир дә, элеккеге элит-совхоз хәрабәләре
дә күренеп тора. Урманга кергәч, агачлар арасында аерым-аерым торган
берничә кара джипка күзе төште: «Аю» үзем генә булам дип алдаган.
Солтан, бардачоктан гранталарны алып, алгы утыргычка салды.
Чыннан да, ауган наратта Ермолай ялгыз гына утырып тора иде.
Ул, Солтанны күрүгә, киң тешләрен күрсәтеп ыржайды һәм ике кулын
югары күтәргән булды. Ул коралсыз, янәсе. Тик көн шактый кызу булуга
карамастан, Ермолай нигәдер кыска балтырлы күнитек кигән, балтырында
пычагы барлыгын әллә кайдан сизеп алды Солтан. Аның пычак белән оста
эш итүен ишеткәне бар иде. Ул гранаталарның берсен, иелеп, агач төбенә
куйды, «калаш»ны чирәмгә ташлады.
– Син дә пычагыңны ташла, Ермолай! – дип кычкырды аңа Солтан.
Тегесе әүвәл аңламаганга салышып торды һәм аннан соң, янә киң тешләрен
ыржайтып, елмайган кыяфәт чыгарды һәм итек балтырыннан суырып алган
пычагын чирәмгә ташлаган кебек булды. Ташламады, бик оста хәрәкәт
белән җиң очына шудырды, мәлгунь! Тик сатулашып торырга ара юк,
Солтан да «чирмеш ыштаны» кимәгән, хәстәрен алдан күрде; менә аның
каршысына ук диярлек килеп җитте, арада ун-унбиш метр ара калгандыр.
Җиң очындагы граната сизелмәсен дип, ул «Аю» кебек кулларын күтәреп
тормады. Ермолай, арты белән борылып, күлмәген күтәреп күрсәтергә
кушты. Аның белән бергә диярлек үзе дә шулай эшләде: имеш, алар икесе
дә коралсыз.
– Тебя спасло только одно, морда, что ты – татарин. А у меня на зоне
татарин был лучшим другом. Память о нём я храню вечно, поэтому решил
с тобой сам встретиться. – Ермолай шулай диде дә шаркылдап көләргә
кереште һәм: – Память о тебе я тоже вечно хранить буду! – дип, агач башына
ымлады. Анда, мылтыгын Солтанга төбәп, Ермолай снайперы утыра иде.
– Ты, Медведь, не мужчина! Это не честно! – дип кычкырды Солтан.
Тик соң, бик соң иде. Ул, алданганына гарьләнеп, тешләрен кысты. Шулчак
Ермолай сискәнеп китте: Солтан артында ук шарт-шорт берничә мәртәбә
мылтыктан аттылар. Солтан үзе дә борылып карады, чыннан да, аның
артында, агачлар артында кемнәрдер бар. Тик кемнәр булыр икән? Ул
ялгызы килде ләбаса? Агачлар артыннан әлеге кешеләр үзләре күренми.
Ермолайның ыржаюлы кыяфәте шунда ук курку алды.
– Ты тоже не лыком шит, оказывается, татарин! – дип кычкырды. Ул гына
да түгел, Аксу елгасы ягында шарт-шорт ботаклар сынган, җир дөпелдәгән тавышлар ишетелде. Бер генә ботак түгел, берьюлы йөз, мең ботак шартлап
сынды бугай. Шуның артыннан ук үкергән, ухылдаган авазлар ишетелергә
кереште. Әйтерсең Касыйм хан үз кавемен якларга бар гаскәрен туплап
килә иде!..
Баһадурдан бүген Хәтмулла таң белән монда күчергән һәркайсы берәр
тонналы биш йөз баш үгез көтүе булып чыкты ул! Шәкерт моны белеп
эшләде. Мәгълүм ки, хайваннар, кошлар гыйбадәт тә кыла. Коръәни
Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Һәр мәхлук Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла,
тәсбих әйтә. Тик сез аларның тәсбихларын аңламыйсыз гына», – ди.
Берсендә Сөләйман галәйһиссәлам вакытында яңгыр яумый. Халык кырга
чыгып намаз укырга тели. Шулчак Сөләйман галәйһиссәлам: «Булды, укып
тормагыз. Бер кырмыска чыгып, ике кулын күтәреп, сезнең өчен яңгыр
сорады. Аллаһы Тәгалә аның догасына җавап кайтарды. Тиздән яңгыр
явачак», – ди.
Ул да булмады, аланга йөз, мең, юк, тагын да күбрәк хайваннар чабышып
чыкты да, кая барырга белмичә, төрлесе-төрле якка таралышты, алан,
урман җан ияләре белән тулды. Снайпер куркуыннан агач башыннан
егылып төште. Әлбәттә, ул аларның гади йорт хайваннары икәнлеген
аңларлык хәлдә түгел иде. Шулчак Солтан Ермолай кулында нидер ялтырап
киткәнен күрде, ләкин сакланырга соң иде инде, тегесе пычакны аңа таба
атты. Мизгел эчендә ике арада ак каен агачы кебек Бану «үсеп» чыкты,
пычак аңа килеп тиде. Бу вакытта үгез көтүе, агач артына яшерелгән
машиналарны сытып-изеп, аланга җитеп килә иде... Ермолай, башын ике
кулы белән каплап, җиргә сузылып ятты һәм ямьсез тавыш белән акыра-
бакыра, кычкыра башлады:
– Сдаюсь, сдаюсь! Остановите их!
Аланга «ОМОН» вертолёты төшеп утырды. Вертолёт тавышыннан
өркеп, кире якка чабыша башлаган көтүләрне Хәтмулла тиз генә җыярга
кереште. Аңа каяндыр пәйда булган Гафият белән Тукаш булыштылар...
– Көтү, бер купса, нәкъ ташкын кебек. Аңа бернинди көч каршы
тора алмый: сарык көтүеме ул, халык көтүеме – мөһим түгел! – дип тел
шартлатты Тукаш, Гафият ягына карап. Тегесе бу сүзләрнең мәгънәсен
аңлап бетермәде бугай: аптырап, сыйныфташына карады. Ләкин Тукаш
шәрехләп тормады, бары эчтән: «Һәр тимерчегә һәм һәрбер игенчегә моны
аңлау мәҗбүри түгел. Әмма күрү, белү зарур!» – дип куйды.
Таң ата да кич була, шатлык белән кайгы чиратлашып килә тора...
Хәтмулла шәкерт Русин чиркәве нигезеннән табылган тарих-шәҗәрә
турындагы язмалар белән бергә кемнеңдер иренмичә, кулдан төпләнгән
дәфтәрләргә ихластан язып куйган сүзләрен дә бик бирелеп укыды. Ни
өчен язган, тормышның иң ачы мизгелләрен ни сәбәпле теркәп барган бу
адәм? Күрәсең, билгесез бер әдип булгандыр. Кол Гали, Мөхәммәдъяр һәм
тагын берничә каләм иясеннән ары тагы кемне беләбез соң без? Югалган
бит алар!.. Хәер, Тукай әйтмешли, халык – үзе әдип ул. Чынлап та, һәрберсе
бер китаплык. Күңелгә тияләр, туп-туры җанга барып кадала сүзләре: «Өч
көнлек дөньяда яшибез икән, Ходаем! Әле кичә генә җир җимертеп йөргән
иде әти. Бүген өйлә вакытында: «Кызыл яр чишмәсенең салкын суын эчәсем килә, улым!» – дип, күзгә карап ятты да, чишмә суы алып кайтып
биргәч, бер генә йотып куйды, аннары күзләрен йомды һәм: «Бишек җыруы
ишетәм, кем җырлый икән аны?» – дип сорады. Бу аның соңгы сүзләре
булды. Йөзендә чишмә суы эчкән чагында чыккан рәхәтлектән балкыган
шатлыгы ниндидер бер нур, яктылык булып катып калды. И әти, әти, әле
моннан бер атна элек кенә, бәрәңге алганда, күрше Габдулның буразнасында
сибелеп яткан тавык күкәе хәтле бәрәңгеләрен күреп сөенгән идең. Безнеке,
әнә, һәрберсе чәйнек кадәрле бар дип шатланган идең. Шул чәйнек чаклы
бәрәңгеңне дә тәгам итә алмыйсың инде хәзер. Бер йотым чишмә суы
да җитте сиңа. Әйтерсең кеше гомере буе атыла-бәрелә яши, бер-берсен
уздырырга тырыша, көнләшә, кеше уңышын күреп, кара яна, хөсетлек
утында көя, ә үзе гомеренең соңгы минутларында бер йотым чишмә суы
йотып кую өчен яшәгән кебек кенә килеп чыга? Һәм дөньяга килгәндәге
кебек шул ук бишек җыры көенә мәңгелек йокыга тала...»
«Йа Алла! Моннан ничәмә ничә гасыр элек язылган сүзләр бит болар!» –
дип шаккатты шәкерт.
Хәтмулла икенче кәгазьне кулына ала һәм тузаннарын сөрткәләп укырга
азаплана, бу язманың хәрефләре начар таныла, күрәсең, читтә яшәгән берәр
галим кебек кеше язгандыр. Баштагы өлешен исә бөтенләй укырлык түгел,
хәрефләр вакыт узу белән агарып, җуелып беткән. Шулай да нидер аңлап
була кебек: «...Тора-бара бу җирләрне, Ханкала белән янәшә генә булса да,
«Бөек Ту биләмәләре» дип атаганнар. Бөек ханның Туы, ягъни Байрагы
шушы биләмәләрдәге ныгытмада баһадир ирләр тарафыннан күз карасыдай
сакланган. Мәңге таркалмас имән сандыкларда бу як асаба халкының, шул
исәптән Туксаба – Тугыз абыз нәселеннән килгән татар халкының шәҗәрәсе
дә акка кара белән теркәлгән...»
Бөек Ту... Бөек байрак... Бөек Тау.... Биектау... Кайчакта сүз-атаманың
этимологиясе өстә генә ярылып ята, кайвакыт нык яшеренгән була ул.
Туксаба атамасының асылы исә бөтенләй шаклар катарлык. Хәер, наданга,
алар кебек үз тарихын белмичә интеккәннәргә шулайдыр. Туксабалар,
ягъни тугызынчы гасыр ахырында яшәгән Кимәк ханлыгы вакытындагы
татар (!) кабиләләре монда борын-борыннан хәят иткән! Болгар ханлыгының
асылын да шул татарлар тәшкил иткән! Менә сиңа без татар түгел, без
болгар дип йөр син!..
Туксаба – бары «тугыз абыз»дан кыскарган сүзтезмә...
«Күлтәк» дигәне «Күл Тәгин»нән кыскарган, бу хакта Орхон-Енисей
язмаларында да бар: Кул Тәгин. Бүгенге күл исеме дә шуннан килә. Мөгаен,
чыганакларда хата киткәндер; Кул Тәгин түгел, Кол Тәгин булгандыр чын
дөресе. Кол Шәриф һәм шуның ише башка исемнәр тулып ашкан бит
төрки-татарда?.. Алла колы дигәнне аңлата ул. «Тәген» төркиләрнең хан
малайлары исемнәренә өстәлгән…
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев