Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Үз гомерләрендә кешеләр бер-берсенә күп нәрсәне әйтергә өлгерми калалар. Йә тартыналар, йә шартлары туры килми. Шуларның иң үкенечлесе: әйтелмәгән рәхмәт белән әйтелмәгән мәхәббәт».
Прометей
1978 елда Башкортстанның курчак театрында Мостай Кәримнең
«Ташлама утны, Прометей!» дигән пьесасын театрның баш режиссёры, танылган Владимир Штейн сәхнәләштергән иде. Шунысы кызыклы:
авторны да гаҗәпләндереп, бу пьесаны сәхнәгә куяр өчен байтак вакыт юл
бирмәделәр. Әткәй үзе дә аптыраган иде бу хәлгә. Чөнки аның һәр язган
әйберен күтәреп алалар иде. Спектакль, пьесаларын көтеп торалар. Ә монда
цензорлар сәяси проблема күргән. Имеш, Зевс персонажында ул заманда
хакимияттә утыручы җитәкче белән охшашлык бар дип тапканнар, куярга
ярамый дигәннәр. Ниһаять, курчак театрына рөхсәт бирелгән. Курчаклар
гына бит, әйдә, уйнасыннар! Ләкин бу спектакльдә Зевсны да, Прометейны
да курчаклар түгел, тере артистлар башкарган.
Ул көнне театрда аншлаг. Антик дәвер персонажлары әйткән сүзләрдә
бүгенге заманның проблемалары яңгыраганны тамашачылар аңлый.
Тамашачылар арасында Обкомның идеология буенча өченче секретаре
Таһир Ахунҗанов та була. Ул бик бирелеп, бер сүзне дә игътибарыннан
читкә җибәрми карый спектакльне.
Спектакль тәмамлангач, тамашачы артистларны аягүрә басып алкышлый.
Бу алкышларга Ахунҗановның да кушылмый чарасы юк.
Ул әткәй янына килеп, аның кулын кыса һәм болай ди:
– Рисковый кеше дә инде үзең! Курыкмыйсың!
– Таһир Исмагилович! Бу алкышларга кушылып, син дә батырлык
күрсәттең бит әле! – дигән Мостай Кәрим.
Казан кунаклары шагыйрь янында
Горбачёвның эчкечелеккә каршы кампаниясенең иң кызган вакытында,
искерткеч эчемлекләр бик тыелган заманда, Уфага Татарстан кунаклары
килеп төшә. Ул Башкортстанда Татарстан көннәре белән бәйле чара булуы
белән дә истә калган. Делегация башында Обкомның беренче секретаре
Гомәр Усманов, шулай ук хөкүмәт рәисе Минтимер Шәймиев та була.
Килгән-килгән, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән
очрашырга телиләр. Икесе дә хәләл җефетләре белән, делегациядә шулай
ук язучылар да була.
Әлбәттә, Мостай Кәрим гаиләсендә бу дәрәҗәле кунакларның килүе
турында беләләр, әзерләнәләр. Бер генә сорауга җавап таба алмыйлар.
Өстәлгә исерткеч эчемлекләр куяргамы, юкмы? Куйсаң да – ярамый,
куймасаң да – уңайсыз. Кунаклар килгәнче бу мәсьәлә чишелмичә кала...
...Кунаклар килгәннәр, күрешкәннәр, кочаклашканнар. Алар әле табынга
утырганчы, әткәйнең эш бүлмәсенә – кабинетка кергәннәр. Кунакларны
кабинетның бәләкәй булуы гаҗәпләндергән.
– Мостафа Сафич, – дигән Шәймиев. – Сезнең эш бүлмәгез бигрәк
бәләкәй икән бит. Минем шагыйрьләр шигырьләрен язганчы, өстәл
тирәсендә байтак кына әйләнеп йөриләр, шуннан соң гына шигырьләре
туа дип ишеткәнем бар иде.
– Андый язучылар да бардыр, юк димим. Кемгәдер зур заллар кирәктер.
Мине шушы кечкенә кабинетым тулысы белән канәгатьләндерә. Мин бит
шигырьне республика буенча йөргәндә язам. Ә безнең республика бик зур,
Швейцариядән өч тапкыр зуррак дип әйтәләр, матурлыгы турында әйтеп
тә торасы юк! – дигән әткәй.
Язучының кабинетын караганнан соң кунакларны табынга чакырганнар.
Өстәл тулы ризык, ни генә юк! Безнең әнкәй аш-суга бик оста иде.
Андый чакта ярдәмчеләре дә була торган иде аның. Ризык – җаның ни
тели, ләкин сөйләшү һич җанланып китә алмый икән, чөнки партия кушуы
буенча табында «коры закон». Шунда Минтимер Шәрипович түзмәгән,
торып баскан да:
– Сез мине гафу итегез, хөрмәтле җәмәгать, дуслар! Бу болай булмый
инде. Мин 600 чакрым юлны үтеп, Мостай Кәрим янына килгәнмен икән,
аның сәламәтлеге, гаиләсенең иминлеге өчен тост әйтми китә алмыйм
инде, – дигән.
Ул әйтеп бетерергә дә өлгермәгән, биш йолдызлы әрмән коньягын
күтәреп, горур адымнар белән әнкәй килеп кергән.
Бу тәкъдимгә бик сөенгән әткәй, коньякны бокалларга койган да:
– Минтимер, синең тәвәккәл йөрәкле кеше булуыңны белә идем. Син
би-и-ик кыю кеше дә булып чыктың бит әле! – дигән.
Башкортстан күге
Бервакытны әткәйне Мәскәүгә партиянең Үзәк Комитетына чакыралар.
Ул азрак каушап, билгеләнгән сәгатькә КПССның ҮК секретаре Николай
Петрович Поспелов янына килеп җитә. Исәнләшәләр, күрешәләр. Андый
чакларда әйтелә торган сүзләр әйтелә. Партия начальнигы Башкортстан
язучылары арасындагы иҗади атмосфера белән дә кызыксынып ала. Аннан
соң инде турыдан-туры үзенең планнарын ачып сала.
– Җитәкчелектә сезне Мәскәүгә эшкә чакырып, РСФСР Язучылар
берлеге секретаре итеп кую нияте бар. Фатир мәсьәләсе хәл ителәчәк, сез
моңа ничек карыйсыз? – дигән.
– Ә сез Башкортстан күген Мәскәүгә күчерә аласызмы? Шигырьләрем
тусын өчен мин көн дә күккә карыйм бит! – дигән Мостай Кәрим.
Поспеловның әйтер сүзе калмаган. Шулай саубуллашканнар.
Автограф
Әткәй китап кибетләрен ярата иде. Иске китаплар сатыла торган
букинист кибетләрендә дә булгалый иде. Бервакыт Уфада Ленин урамы
белән Коммунистическая урамы кисешкән йорттагы иске китаплар
кибетендә әткәй үзенең китабын күреп ала. Ачып караса, автографы да
бар. Мостай Кәрим бүләк иткән китап.
Ул бу китапны сатып ала да, өйгә кайткач, танышларына шалтыратып,
бу китапны бүләк итеп биргән кешенең адресын эзләтә. Адресны табып
бирәләр. Әткәй адрес буенча китапны хуҗасына җибәрергә ниятли.
Өйдәгеләр каршы килә: уңайсыз бит инде, ул синең китапны кибеткә
сатарга куйган, ә син аны кире җибәрәсең диешкәннәр.
Әткәй бу карарында катгый була.
– Кеше турында алай начар уйламагыз әле. Бәлки аның хәле
мөшкелләнгәндер, тиз генә акча кирәк булгандыр. Ул китапның үземә
туры килүенә мин бик шат, димәк, мин аны хуҗасына тапшырырга тиеш.
Мин моны, беренче тапкыр автограф белән биргән вакыттагы кебек, чын
күңелемнән эшлим, – дигән әткәй.
Шөкер ит
– Бик озак еллар күзәтүдән соң, шуны ачыкладым, – диде әткәй
беркөнне. – Рәхмәтсез кеше, ягъни рәхмәт әйтә белмәгән кеше, барыбер
игелек күрми. Игелек күргән чагында да, ул шөкер итә белмәве аркасында,
ризасызлык күрсәтә, үзенә кагылган һәр нәрсәнең тик кире ягын уйлый.
Мәсәлән, йөз сумлык файда күргәндә дә, моңа кадәр биш сумлык зыян
күргәнен онытмый, шуны уйлап, зар елый. Икенче бер кеше йөз сумлык
зыян күргәндә дә: «И-и, нигә пошынырга, әнә теге көнне ун сум файда
алган идем бит», – ди. Мин икенчеләр исәбендә. Шөкер, әлегәчә бөлеп
калмадым.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Әткәй көндәлекләренә еш мөрәҗәгать итәм. Биредә аның кәефе дә,
фикере дә, вакыйгаларга мөнәсәбәте дә бар. Әйтерсең ул тере, ул үзе минем
белән бу хакта сөйләшә, бәхәсләшә, минем сүзгә дә колак сала кебек. Ул
тыңлый белә торган кеше иде. Мин дә аннан тыңларга өйрәндем, ләкин
сабырсызлыгым аркасында зирәклек миннән һаман читтә йөри. Шуңа күрә
бәхәсләрдә аның фикере һәрвакыт җиңеп чыга.
Көндәлекләрдән
19.09.96. «Икенче көн инде чирләп ятам, – дип яза әткәй. Температурам
38гә җитте. Чирләү алама, әлбәттә. Ләкин адәм баласына чирләп алырга
кирәк кайчагында. Дөньяның кадерен белер өчен бик кирәк эш. Иң
хәерлесе, мөгаен, ике чир белән алмаш-тилмәш чирләүдер.
Шаяруын шаярам да, чирем озаккарак китте. Ә миңа иртәгә Мәскәүгә
китәргә кирәк. Тәвәккәлләргә туры килә инде. Иң начары – күңел
төшенкелеге. Менә бу җырдагы шикелле:
«Күтәрелми күңелләрем
Томанлы көннәр кебек».
Шулай да китәргә булдым. Мәскәүдә шәбәермен дип уйладым. Әле
хәтеремә килеп төште. Миңа 6-7 яшьләр булгандыр. Әллә кызамык чыгарам
инде, байтак кына чирләп яттым. Бер көнне атаем Чишмәгә барырга җыена.
Мине киендерергә кушты.
– Чирли бит әле, – диде олыинәем, – өзлегүе бар.
– Өзлекмәс, юлда терелер генә. Кеше юлда авырмый ул, – диде атаем.
Кичкә әйләнеп кайтуга тәмам савыктым. Чишмә станциясендә атаем
паровоз кранын ачып су алды. Шуңа шаккаттым. Моңарчы җир тетрәтеп
узып киткән паровозларны гына күргәнем бар иде.
...Ә менә бу юлы үзем берсен дә тыңламадым, тискәреләнеп юлга
чыктым. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәрәкәт итәргә кирәк. Югыйсә өч нәрсәгә
килеп төртелдем: дару, кан басымын үлчи торган аппарат, градусник. Атаем
сүзенә таяндым: юлда терелермен әле.
Мәскәүгә килдем килүем, тик чирләүдән туктамадым. 12 көн буе чирләп
яткач кына кайтып киттем Уфага. Җиде яшьлек бала юлда терелсә дә, 77 яшьлек карт савыкмады. Торуым Илгизләрдә булды. Нәзифә өйдә юк,
Чехиядә командировкада иде. Илгиз Динора Гаяновнага шалтыратты.
Мин Илгизгә әйтәм: «Улым, – дим, – миңа кырынырга әзерлә әле. Үлеп
китсәм, болай килешмәс, адәм алдында оят».
(Бәлки Динора Гаяновнага кырынмыйча күренәсе килмәгәндер. Әткәй
һәрвакыт егет кеше булып кала белде. Динора Гаяновна – гаилә дусты.
Заманында СССР Мәдәният министрлыгында театрлар бүлеген җитәкләгән.
Аның бабасы – Гатаулла Баязитов, Петербургта татар телендә басылган
беренче вакытлы матбугат – «Нур» газетасын чыгаручы, татар матбугатына
нигез салучы шәхес буларак билгеле. Динора Гаяновна дарулар китергән. –
Н.К.)
«Бүген (9.12.96) озак көттергән кар яуды, – дип язган әткәй. – Дөнья
яктырып киткәндәй булды.
Илгиз миңа әйтә: «Әткәй, үзеңне сакла, йөрәгеңне кызган», – ди.
«Курыкма, улым. Мин үлгәч, минем йөрәгем өч көн тибеп ятар әле», – дим
аңар».
Әткәйнең җорлыгы беркайчан да югалмады. Бигрәк тә аның шаяртуын
аңлаганнар янында. Шаяртуны аңламаучылар да бар бит ул.
Мостай әйткән: «Үз гомерләрендә кешеләр бер-берсенә күп нәрсәне
әйтергә өлгерми калалар. Йә тартыналар, йә шартлары туры килми.
Шуларның иң үкенечлесе: әйтелмәгән рәхмәт белән әйтелмәгән мәхәббәт».
«Ниндидер бер яман, явыз закончалык. 20-30нчы елларда иң куркыныч
дәһриләр (сугышчан Алласызлар) мулла балалары иде. Хәзер кичә генә ата
коммунист булып йөргәннәр хаҗга баралар, мәчет юлын таптыйлар, мулла
булырга да хыялланалар».
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев