И!..
Мин бүген кошларын тыңладым Җиһанның Беренче ишеткән шикелле... И юләр!
Мин бүген кошларын тыңладым
Җиһанның
Беренче ишеткән шикелле... И юләр!
Җим сиптем.
Һәм үптем туфракны – өч аршин...
Син анда юклыкны белсәм дә
Төп-төгәл.
Зәп-зәңгәр Күк барын абайлап,
Елмайдым.
(«Син еллар буена кая соң югалдың?!»)
Һәм искә төшердем күкрәгең сөтенме?
Күкрәгем сөтенме?
...Оялдым!
Җилләрнең җитенен
Тарадым уч белән.
Сыйпадым каеннар ярасын.
Пышылдап:
«Терелеп торды бит...
Ул безне...
Инде бар хәтәрдән аясын!!!
Һәм тамчы каргышы ятмасын.
Беркемнең.
Беркемгә. Беркайчан. Беркайда».
Ирендә – күшеккән туфрагы ачысы.
Илемнең.
Әле Ил бугай ла…
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев