Равиль Фәйзуллинга Сибгат Хәким хатлары
Равил! Вагонда музыка тавышы... Сәер үзе. Әгәр, дим, мине шушы Бөек Ватан сугышыннан соң тынып калган Европа кырларына күзләремне бәйләп кертеп җибәрсәләр, үз җиремне табармынмы? Табармын. Идел буйларына мин барыбер Сәйдәш моңнары буенча барып чыгар идем.
27 май, 1969 ел.
Равил туган!
Мәскәүдә булдым. Секретариат үтте. Татарстан Язучылар союзында яңадан биш
язучы артты. Ренатны котларга мөмкин. Арада иң яше. Яшьләр аз. Мәскәүдә дә шул
хәл икән.
Сезнең кулъязманы «Советский писатель» нәшриятына тапшырдым. Моннан
соң Регистан Гарольд Габриэльевич белән эш итәсез. Поэзия бүлегенең башында ул.
Хәзергә хат язуның кирәге юк. Алар башта берничә рецензия аша үткәрә, аннан гына
фикерләрен әйтәләр.
РСФСР съезды октябрь-ноябрь тирәләрендә булырга тиеш. Шунда баргач,
Регистан белән таныштырырмын. Әйбәт егет ул. Милли әдәбиятларга яхшы карый.
Иң әһәмиятлесе: шигырьне әйбәт аңлый. Ярый, укый торсыннар...
Секретариат булды. Мине Горький премиясенә безнең Союз тәкъдим итеп йөргән
иде бит. Җиренә җиткермәгәннәр. Башка республикалар (Хузангай, Рытхэу, Әбүбәкер)
үз кешеләрен яклауны үтенеп, РСФСР секретариатына мөрәҗәгать тә иткәннәр. Бездән
бернәрсә дә юк. Менә шулай бездә. Бар да күз буяу өчен, бар да формально. Тар ул
татар. Зур дөньяга чыгу турында акыл саталар, конкрет эшкә килгәч, бар да туктала.
Минем Мәскәүдә алып кайткан хәбәрләр шулар. Нәтиҗәсе шул: барысына да төкер
дә шыпырт кына яз. Исәнбәт шикелле баш күтәрми яз...
Кулъязмага адрес язмагансыз. Татарстан Язучлар союзын күрсәттем. Кирәк булса,
табарлар.
Өчегезгә дә күп сәлам белән, Сибгат Хәким.
11 ноябрь, 1972 ел.
Равил!
Барыгызга да бездән күп сәлам.
Мин әле сугыштан калган аякларда һаман йөрим. Тагын берәрсенә күрсәтәләр.
Керермен, бер керермен. Кергәнче әзрәк язасы да килә. КамАЗ да тарта, нидер бар,
сизәм, тоям, ачкычын табалмыйм. Кечкенә чакта минем агач зәңгәр тартмам бар иде.
КамАЗ шул тартма кебек, эчендә шигырь юллары көмеш ачкычлар күк чылтырый,
ачкычы юк. Сез философларча әйтсәк, нокта, фәлсәфәгә бер нокта кирәк. Көчләп
булмый. Вак-төяген яза торам. Чаллыда җәен булдым. Көз һәм кыш айларында барып
карарга исәп. Минем үз хыялым, настроением шуный сорый. Шагыйрь әллә нинди
тиле җан ул.
Безнең Нурия Әлмәттә кияүгә чыккан, 24 ноябрьдә туе. Аяклар авыртмаса, көннәр
кояшлы, аяз булса, самолётлар очса, барсаң да ярар иде. Бәлки шуннан Чаллыга
китәрмен. Алабугада Тәлгат Галиуллин кичә оештыра. Уйлыйк, бәлки бергә барырбыз?
Планнар шундый.
«Кандалый» бик нык үзгәреп бара диләр иптәшләр, зарланалар. Хәтта Гомәр абый
да аптырап калган. Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтне Союзга керүне ул сузып йөртә
икән. Кандалый: «Алар үзләре теләмиләр», – ди. Мөдәррис, Зөлфәт: «Безгә әйткән
кеше юк», – дип җавап бирәләр. Сәер. Хәзердән үк андый юлга басса, кеше киләчәктә
начальник юлыннан китәр. Талантың бар икән – ярыш, әйбәт әсәрләр язып ярыш.
Мондый юл белән түгел. Сезнең буын да шушылай үзара талаша башласа, ваклана
башласа, ерак бара алмас, кыйналып бетәр. Кайбер кешеләргә ул бик файдалы. Шулай
итеп, күңел сүрелә, күңел кайта, җан бизә бара. Киләләр, постка менеп утыру белән
икенче кешегә әйләнәләр. Җитмәсә икесен дә үзем тәкъдим иттем. Иптәшләр хәзер
миңа үпкәлиләр.
Күпне күргән безнең әдәбият, З.Нуридан әллә рәхәтме? Уйламастан үзем тәкъдим
итеп, мин китердем Сиңа афәтне...
Керәм-керәм дип йөрдегез, кермәдегез. Әле Әлмәттә буласызмы?
Сәлам белән, Сибгат Хәким.
7 декабрь, 1972 ел.
Равил!
«Советский писатель» нәшриятына кердем. Фәйзуллин шигырьләре әйбәт дип,
шундагы кызлар елмаеп каршы алдылар. Миңа да әйбәт булып китте. Ике рецензия –
икесе дә яхшы. Редакциядә укылган. Редподготовкага тәкъдим ителгән, планда. Сиңа
хәтле ләкин рәис үзе, К.Латыйп, М.Садри чыгачак. Алар инде кайсы производствода,
кайсы редакцияләнеп ята. Рәис белән М.Садри «Россия»да бар. Дәүлинең башына
сукканнар. Ялагайлана белмәсәң, шулай була ул. Үзенә хат салдым.
Мин нәшриятларда йөрим, вакыт бар, 12дә генә китәм. Бабаҗаннан бөтен Мәскәү
көлә, премияне шулай алырга Ходай язмасын. Рәшидов басым ясаган, ди. Аннан
Трибичев, Сурков, Тихонов...
Бездә яшьләр яхшырак: Дудин, А.Югов, Я.Ухсай. Әле әйтергә ярамый, иртә. Өчесе
буенча да чыгыш ясадым, фикеремне әйттем.
Иптәшеңә, үзеңә күп сәлам белән, Сибгат Хәким.
29 октябрь, 1975 ел.
Равил!
Мин китәм. Шигырьләреңне укыдым, синеңчә язылган шигырьләр, бары синеңчә.
Әйбәтләр. Басыла торсыннар.
Кабул итү комиссиясендә Азат Ганиевне алдык. Шамил Маннапов, Әхмәт Рәшитов,
Мәгъсүм Хуҗин үтмәде. Калганнарын – съезд узгач.
Рөстәм (Сибгат Хәкимнең улы. – ред.) минем Мәскәүдәге җыентыкка яңа
шигырьләрнең подстрочникларын ясаган иде. Заявление калдырдым сезгә. Ул малайга
мин югында теләсә кайда йөрмәсен өчен тагын берәр авыррак эш табылмасмы? Хәзер
ул элеккедән рәтлерәк, эшләсә, кулыннан килә. Минем подстрочникларны бик яхшы
эшләгән. Үз тәрҗемәләре дә әйбәт. Кыскасы, җигәсе иде. Бераз сабак укысаң да, ярый.
Ул Синнән курка, хөрмәт итә.
Сәлам белән, Сибгат Хәким.
1980 ел
Равил!
Вагонда музыка тавышы... Сәер үзе. Әгәр, дим, мине шушы Бөек Ватан сугышыннан
соң тынып калган Европа кырларына күзләремне бәйләп кертеп җибәрсәләр, үз
җиремне табармынмы? Табармын. Идел буйларына мин барыбер Сәйдәш моңнары
буенча барып чыгар идем.
Равил! Менә шушы юллар. Башкача кыса алмадым. Син кыскартып кара, бәлки
башкачарак әйтерсең?
Сәлам белән, Сибгат Хәким.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев