Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Дәвамлы булды. Нәкъ 8 елдан, бу юлы инде 5 апрельдә улыбыз туды. Без озак кына исем таба алмадык. Әткәй тәкъдим итте. «Нияз дип куйсагыз, ничек булыр?» – дип сорады. Без ризалаштык.
Солженицын
27.10.93. Әткәйнең көндәлекләреннән алынган бу язма утыз ел элек
язылган булса да, бүген дә актуаль дип уйлыйм. Ул безнең милләтләргә
кагыла. Ул рус телендә язылган, аны татарчага тәрҗемә итеп бирәм:
«Кичә телевизордан Солженицын белән әңгәмә күрсәттеләр. Ул милли
республикаларны бетереп, алардан губерния ясарга дигән өндәү белән
чыкты. Ул халыкларны – аларның мәдәниятен саклап калырга, ләкин
шул ук вакытта аларны икътисади һәм территориаль мөстәкыйльлектән
мәхрүм итәргә чакыра. Бу – ялган, халыкларны резервацияләргә куып
кертеп, утарларга ябып кую – бу империячел теләк. Имеш, шулай итеп,
аларга рухи азатлык бирәләр! Резервация – азатлык бишеге! Очланган
шовинист Солженицын беркайчан да, беркем турында да, шул исәптән
халыклар хакында яхшы сүз әйткән кеше түгел. Халыкларның тормышы
турында нәрсә белә соң ул? Аның аңына шундый фикер салганнар: РФ
республикаларында (Башкортстанда, Татарстанда ) туземецлар (титул
милләт ) башка халыклар белән командалык итмәкче?! Халык белән халык
командалык итми, халык белән кешеләр җитәкчелек итә. Әгәр дә алар лаек
булырдай кешеләр икән – бу бәхет. Әлбәттә, җитәкче кадрлар мәсьәләсендә
чама һәм төпле баланс сакланырга тиеш.
Солженицын турында тагы шуны әйтәм: «Иван Денисовичның бер
көне» дигән әсәрен Ленин премиясенә тәкъдим иткәч, күпчелек булмасак
та, мин комитетта аның кандидатурасына теләктәшлек белдерүче әгъзалар
арасында идем. Солженицын илдән куып чыгарылганда, күп кенә язучылар
аның артыннан матбугат, телевидение аша каһәрле сүзләре кычкырды.
«Правда» корреспонденты бу хәлгә минем бәя бирүемне дә бик үтенеп
сораган иде. Мин бирмәдем. Мин аларга: «Миңа аның әсәрләрен бирегез,
укып чыккач, үз фикеремне әйтеп, газетагызга мәкалә язармын. Болай гына
язучыны гаепли алмыйм», – дидем. Әлбәттә, язмаганыма үкенмим. Мин
үзем аңлаганча эшләдем. Кызганыч, аннан гуманист язучы чыкмады».
***
«Урак белән кылыч гомер бакый
Алышканнар. Каннар түгелгән.
Алмас кылыч бер чак шартлап сынган,
Тимер урак бары бөгелгән».
***
«Әйе, булды: вак-вак язык кылдым –
Үкенергә хәзер сәбәбе бар.
Ә шулай да тәүбә итүләрнең
Иманлы бер изге сәгате бар».
Көндәш, айдаш, елдаш
Әткәй үзенең ике әнисе булганын, олыинәй белән кечеинәй дип
сөйләгәндә, «көндәш» дигән сүзгә бик кызыклы аңлатма биргән иде.
– «Көндәш» дигән сүздә бик тирән мәгънә ятканын беләсезме? – дип
сорады ул бервакыт. – Ул бит «уртак көн» күрүчеләр дигән сүз. Көндәш,
айдаш, елдаш. Чөнки аның әниләре 19 ел бергә көндәш булып яшәгән.
Әткәй әйтә: «Үземнең күзәтүем, кечеинәйнең сөйләвенә караганда, алар
бит көндәш, гомердәш кенә түгел, җандаш, рухташ та булганнар. Бу үзе бер
могҗиза бит! «Көндәш» дигән трагик сүз эчендә нинди илаһи бөек мәгънә
ята. Тик ул илаһи җаннар өчен генә. Мин ике инәемнең мөнәсәбәтләренә
әйләнеп кайта-кайта хәйран калам.
Әткәй шулай дип сөйләгән иде: «1928 елның кышында олыинәем белән
атаемнең уртак балалары булган Мортаза агай кәләш алды. Җиңгәбез Серсә
урамының Томанай очындагы Камалетдин кызы иде. Үз улының туена
олыинәем бармады, үзе урынына кечеинәемне җибәрде: «Син, Вазифа, яшьсең,
чибәрсең. Туйны ямьләп йөрерсең. Аталарын үзем күндерермен». Моны инәем
миңа картайгач кына әйтте. Мин дә яхшы хәтерлим ул туйны. Туйга атаем
кечеинәем белән барды, ике яшьлек энем Ильясны да үзләре белән алдылар.
Салисә сеңлем, мин, олыинәй белән калдык. Йола саклаптыр инде, алар атнага
якын кунак булдылар. Бер урамда торсак та, өйгә кайтып күренмәделәр. Мал-
туарны Салих абыем карады. Ул – кечеинәемнең артыннан килгән улы».
Йортның, ыруның үз йолаларын, үз гадәтләрен, кагыйдәләрен белә
башлагач, аны үзеңнеке итеп кабул иткәч кенә, үзеңне, чынлап та, шул гаилә
кешесе итеп тоя башлыйсың икән. Җиде буынга барып җитмәсәм дә, бу
гаилә миңа рухташ та, җандаш та, фикердәш тә булды – гомумән алганда,
үземнеке. Тик шунысын да әйтим: минем яктан көнчелек дигән нәрсә
булмады. Көнчелек читләр өчен хас. Ә мин бу гаиләдә чит булмадым. Әткәй
әйтмешли, өйгә генә кермәдем, ул гаиләнең күңел түрләренә кереп утырдым.
Мостай әйткән: «Үземчә бер күзәтү: мин болай табигатем буенча алдакчы
түгелмен. Кулыма каләм алып, әсәр яза башласам, алдакчы булам да китәм».
«Кайгысын яшерә белгән кешене яратам, шатлыгын яшергән кешедән
куркам».
Көндәлекләрдән
«Язып утырам. Бик әйбәт образ күз алдыма, тапкыр сүз тел очыма
килде. Шуны кәгазьгә төшерергә куркам. Шуның тәмен озаграк тоясым
килә. Бала чакта кулга тәмле нәрсә эләксә (прәннек, алма, өрек), ашарга
кызганып йөрисең бит. Әле дә шулайрак менә».
Телефонның күзе юк
Әткәйнең каядыр барырга җыенганын күреп, каенсеңлем Әлфия:
– Әткәй, кая җыендың? Кичә генә тын бетүдән азапландың бит! – ди.
– Министр белән очрашырга сөйләшкән идек. Машина җибәрәм диде.
Бер якташым гозере хакында сөйләшим дигән идем. Ул әйбәт кеше, эшендә
таләпчән, гаиләсендә дә тәртип.
– Сиңа бит шалтыратырга гына кушканнар иде. Телефоннан барысын
да әйтер идең! – дигән Әлфия.
– Телефонның күзе дә, җаны да юк. Әгәр дә мин сорап барам икән, мин
аның күзләрен күрергә тиеш, йә булмаса инде бернәрсә дә сорамаска, –
дигән әткәй.
Хәзер инде Әлфия үзе берәр кеше өчен сорарга кирәк булса, әткәйнең
шул сүзләрен исемә төшерәм ди.
Преферанс
Мостай Кәримнең преферанс уйнарга яратканын күпләр белә. Әткәй
әле яшь чагында ук Достоевскийның «Игрок» әсәрен укып бик тетрәнгән.
Күңеленә уелып калган. Шушы әсәрне укыганнан соң әткәй преферанс
уйнарга өйрәнеп ала. Уфада преферанс сөючеләрнең клуб шикелле
нәрсәләре була. Ул уенга галимнәр, инженерлар, укытучылар, гомумән,
интеллигенция йөри. Соңыннан инде аларга язучылардан да берәү –
Мостай Кәрим дә килеп кушыла. Бигрәк тә 80-90нчы елларда бу «оешма»
еш җыела торган була, Уфада чакта әткәй бу очрашуларны калдырмаска
тырыша. Әткәйнең бу мавыгуына әнкәйнең бик исе китми. Бервакытны
Әлфия әткәйдән:
– Әткәй, сез нәрсә, ул клубыгызда әллә акчага уйныйсызмы? – дип
сораган.
– Шырпыга түгел бит инде! – дип җавап биргән әткәй.
Пенсия
Әткәй пенсиягә чыгыуын бик авыр кичерде. Хәтта пенсия таныкламасын
алырга да яше җитеп бер ел узгач кына барды. Ул болай дип сөйләгән иде:
«Кичә пенсия книжкамны алып кайттым. Авыр кичерәм шушы хәлне.
Әйтерсең үземә картлык хөкеме чыгардым. Менә миңа да 61 яшь тулды.
Барысы да чагыштырмача килеп чыга. Күз төбәп торган нәрсәм – шушы
170 сум акчам булса, ташламаларын да кушсаң, шатлык чиктән ашар иде.
«Калган гомерне тыныч кына яшәп бетерәсе калды», – дияр идем. Әллә
туеп сикерәм инде... Ләкин бөтен нәрсәгә ачыграк карарга тырышам. Алайга
китсә, хәзер картлыкны яшәп бетерәсе калды...
...Ике көннән оныгым Тимербулатка 6 яшь тула. Арабызда 55 ел гомер
ята. Ул – мине бу дөнья белән бәйләп торучы җепләрнең берсе. Аның белән
тагы күпме гомер яшисе калды икән. Бәлки биш елдыр, бәлки 15 елдыр.
Уйлап карасаң, уелып китәрлек. Тимербулаттан сорыйм:
– Тагы синең белән күпме яшәрбез икән?
– Күп эшләсәң, тиз үлмәссең! – дип юата мине бәләкәй философ».
Күпме гомерем калды икән, күпме яшәрмен икән дигән сорауны әткәй еш
бирә иде. Ничә тапкыр үлем алдында калган кешегә аның шулай озак яшәве
үзенә дә гаҗәп тоелгандыр, мөгаен. Тимербулат белән шушы сөйләшүдән
соң, әле ул 24 ел яшәде. Тимербулатны өйләндереп кенә калмады, аның
балаларын да күрде. Ул яктан әткәйнең күңеле тыныч булгандыр дип
уйлыйм.
***
Әткәйнең фәлсәфи кичерешләрен китерәсем килә. «Курку белән иҗат
үзара сыешмый, – ди торган иде әткәй. – Куркакның иҗат кешесе булырга
хакы юк. Ул эпигон – иярчен булырга мөмкин. Көнкүреш авырлыкларыннан,
бөлүдән, төрле сырхау-авырулардан, хакимият башында торучыларның
кырын карашыннан, усалларның гайбәтеннән, хатынының үпкәләвеннән
курка икән – димәк, бу хәл иҗат энергиясен зәгыйфьләндерүгә, параличка
китерәчәк. Мин герой түгел. Үземнең бәйсезлегемне күрсәтеп йөрмәдем.
Ләкин ул бәйсезлек миндә бар иде. Мин нәрсәне булса да югалтырмын
дип, беркайчан да калтырап төшмәдем. Шулай булса, бернәрсә дә эшли
алмаган булыр идем».
Молотов белән очрашу
1966 елның язында КПССның XXIII съезды була. Бу съездга ике шагыйрь –
Мостай Кәрим белән Рәсүл Гамзатов делегат итеп сайланганнар. Иртәгә
съезд башланасы көнне Гамзатов дустына ул замандагы хакимияткә
яраксыз дигән ярлык сугылган Молотовның хәлен белеп кайтырга тәкъдим
итә. Алдан шалтыратып-нитеп тормый, ике шагыйрь СССРның элекке
җитәкчелегендә икенче кеше булган Молотовның фатирына юнәлә. Бу
фатирда Рәсүл Гамзатов булгаласа да, әткәйнең беренче тапкыр килүе икән.
Һәм ул фатирның бик тыйнак җиһазлануына игътибар итә. Хуҗабикә өстәл
кора, табынга шәраб та, коньяк та куела. Сөйләшә башлыйлар. Молотов
сүзгә саран, бик ачылып китми. Артык сүз ычкындырмаска тырыша.
Ләкин шагыйрьләр чишелеп, шапырынып китәләр, берсен-берсе уздырып
«беренче номерлы ленинчы» Молотовка багышлап, тостлар әйтәләр.
...Ә инде иртәгесен иртән Мостай янына Обкомның беренче секретаре
Зыя Нуриев килә дә пешерә генә моны:
– Менә Хуҗа Насретдиннар! Утыралар, кем ленинчы номер бер, кем
ленинчы номер биш дип, сүз куерталар. Кич белән бөтен делегацияне
җыеп, сезнең тәртипне тикшерергә кирәк булачак.
Шагыйрьләр булачак күңелсез хәлләргә әзерләнәләр. Ләкин кичкә чаклы
аларның баш очындагы кара болытлар Брежневның катнашуы аркасында
тарала да китә. Ул вакыттагы КГБ җитәкчесенең рапортыннан бу хәл
турында белгәч, Брежнев Семичастныйга:
– Әллә, чынлап та, шул ике шагыйрьнең кунакта булуын тикшерүдән
дә мөһимрәк эшләрең юкмы синең?! – ди.
Төреп бир!
Әткәй Кабарда-Балкарда Кайсын Кулиевта кунакта була. Дусты аны
Чегем шарлавыгын күрсәтергә тауларга алып бара.
– Мостай! Мин сиңа шушы шарлавыкны, шушы матурлыкны бүләк
итәм! – ди, Кайсын шагыйрьләрчә ике кулын колачлап җәеп.
Мостай Кәрим елмая да шул ук рухта үзенекен әйтә:
– Төреп бир!
Дон Кихот
Әткәйнең эш өстәлендә өстәл лампасы янында бронзадан ясалган Дон
Кихотның кечкенә генә сыны бар иде. Әткәй ярата иде Сервантесның ул
героен.
Бервакыт аннан: «Язучылар китап укыйлармы, аларның укулары башка
китап укучыларныкына охшамаган дип әйтәләр, бу дөресме?» – дип
сораганнар.
– Хәтта әтәчләр дә бер-берсен көнләшеп тыңлый. Бер генә җырчы да
бу хисләрдән азат түгел. Минем укуым – профессиональ уку. Мин – бик
беркатлы укучы. Язылган бар нәрсәгә дә ышанам. Минем өчен иң дөрес
китап – «Дон Кихот». Тик акыл белән уйлап карасаң, анда бер генә дә дөрес
нәрсә юк. Ләкин безнең һәрберебездә дә, әз генә булса да, Дон Кихот утыра.
Монысы инде чын дөресе.
Айгөл иле
Кызыбыз Айгөл, әткәйнең беренче оныгы, 1971 елның 5 маенда туды.
Әткәй ул вакытта Украинада иде. Аның «Айгөл иле» исемле пьесасын,
Львовта дип хәтерлим, Леся Украинка исемендәге театрда куйганнар,
ул премьерага киткән иде. Әткәй премьераны карап, Мәскәүгә кайткан
вакытта мин әле бала тудыру йортында идем. Алар Илгиз белән икесе хәл
белергә килгәннәр, мин алар белән ачык тәрәзә аша сөйләштем. Көннәр
җылы иде инде. Алар миңа карап, нәрсә әйтергә белми торалар. Беренче
булып, мин сүз куштым:
– Әткәй, премьера ничек узды?
– Әйбәт, – диде ул. – Миңа ошады.
– Минем дә премьера әйбәт булды, – дидем мин. – Айгөл исемле бер
онык алып кайттым үзегезгә!
– Безне сөендердең! – диде әткәй, елмаеп. – Дәвамлы булсын!
Дәвамлы булды. Нәкъ 8 елдан, бу юлы инде 5 апрельдә улыбыз туды. Без
озак кына исем таба алмадык. Әткәй тәкъдим итте. «Нияз дип куйсагыз,
ничек булыр?» – дип сорады. Без ризалаштык. Менә шулай.
Айгөл тугач, безгә миңа ярдәм итәргә дип каенанай Мәскәүгә килгән
иде. Баланы коендырырга ярдәм итте, биләргә өйрәтте. Нияз тугач та
килде, калдырмады. Шунда әнкәй миңа: «Бездә ир бала тапкан хатынны
уңган хатын диләр, ә инде кыз бала тапкын хатынны изге хатын диләр. Син
безнең уңган да, изге дә булып чыктың бит әле!» – дигән иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев