Шигърият
Тормыш дәресләре
Тормыш дәресләрен үткән чакта Горур тот та башың син атла, Беркемнән дә күчерү юк анда, Көн дә яңа кагыйдә ятла!
Тормыш дәресләрен үткән чакта
Горур тот та башың син атла,
Беркемнән дә күчерү юк анда,
Көн дә яңа кагыйдә ятла!
Киңәш сорап бара аласың дуска,
Дошманыңнан өйрән һич юкта,
Остазыңны бик җентекләп сайла,
Туры юлдан чыкмаска чатка!
Каралама юк бу дәресләрдә,
Һәр мизгелең акка языла,
Хата кылсаң тормыш дәфтәреңдә,
Шул хәл кабат килә каршыңа.
Һәр очраган кеше – укытучы,
Билге куючысы – син үзең,
Гомер азагында имтиханда
Кызармасын бары тик йөзең!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев