Шигърият
Кыш сафлыгы
Оча карлар, күбәләктәй ап-ак карлар, Дөньядагы бар афәттән алар пакьләр.
Оча карлар, күбәләктәй ап-ак карлар,
Дөньядагы бар афәттән алар пакьләр.
Оча, куна, сафлык белән төрә алар,
Бар җиһанны явызлыктан саклар алар.
Могҗизалар көтеп яши Җир-Анабыз,
Кыш бабайлар, Кар кызлары, бармы соң сез?
Пакьлек белән алыштырып борчуларны,
Ап-ак карлар, явыгыз соң, явыгыз сез!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев