11 (ноябрь), 2022
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Луиза ЯНСУАР. Мин сүзләрне җылы сөткә манам... Шигырьләр. ............................3
Рәдиф СӘГЪДИ. Әлмирәнең хәтере ачыла. Роман. .................................................8
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА. Гали Рәхим. Поэма (Гали Рәхимнең тууына – 130 ел). .......57
Марат КӘБИРОВ. Тик син генә. Повесть. ....................................................................67
Рәшит БӘШӘР. Учларымда гөлләр үстердем мин... Шигырьләр. ............................114
«МӘЙДАН – БАТЫРЛАР ӨЧЕН!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Амур ХАН. Потап. Хикәя. ..........................................................................................118
ЯҢА ИСЕМНӘР
Оксана ИЛЬЮП. Ялган кояш күзне чагылдыра... Шигырьләр. ...............................134
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Мила КУРУДИМОВА. Алда ни көтәсен кем белгән... Шигырьләр. (Гагауз теленнән Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре). ..................................................................137
СӘНГАТЬ
Гали АРСЛАНОВ: «Кулыңнан килсә, кешегә ярдәм ит!» (Әңгәмәдәш – Алинә ХӘБИБУЛЛИНА). ................................141
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Газинур МОРАТ. «Шөгарә» сүрәсе өмет уята. ................................................145
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Хисчән фикерле шагыйрь. (Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар). ..........................................................................................................................................149
Ландыш ӘБҮДӘРОВА. Донкихотлар ничек үлә? (Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына бәяләмә). ............................................................................................................................156
ТАРИХ
Лирон ХӘМИДУЛЛИН. Сөембикә шәҗәрәсенә өстәмәләр. .................................159
Фотоархив: Лирон Хәмидуллинга – 90 яшь. ...........................................................164
ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН
Гали РӘХИМ. Шәрык шагыйрьләре. (Дания Заһидуллинаның кереш сүзе белән). ...166
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮНЕҢ 1100 ЕЛЛЫГЫ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Мәхкәмәи шәргыя оешу. ......................................................177
Газиз тавышлар: Җырчыларның моң әнкәсе. (Зөләйха Хисмәтуллинаның тууына – 100 ел). ...188 Юксындырып искә төшәң... (Хәйдәр Гайнетдиновның тууына – 70 ел). .................189
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ........................................................................186
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .......................................................................190
-
Күгелҗем
...Урманнар утыра күгелҗем, Белми дә куркырга кирәген... -
Иртәгә дә
Гомер арбасын этеп, җай гына алга барыр. -
«ШӨГАРӘ» СҮРӘСЕ ӨМЕТ УЯТА
Олыгая-олыгая, башка гел дә сәер уйлар да килә башлый икән. Әйтик, яшьрәк чакта дөньяда поэзия, гомумән, кирәк микән, дигән ахмак сорау берничек тә килә алмый бит инде. Әмма хәзерге меркантиль җәмгыятьтә шигъриятсез дә бәхет чигеп, матур гына яшәп буладыр төсле тоела миңа. -
Кыл
Күпме ара – бездән безгә чаклы? -
Ак чәчәкләр өзелә дә чәчкә куна...
Хыялларга иң кыска һәм туры сукмак – Ихлас рәхмәт. Рәхмәт шушы тормыш өчен! -
Ә елга агып ята
Еллар пәрдәсен ябам, ә елга агып ята... -
ДОНКИХОТЛАР НИЧЕК ҮЛӘ?
Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына («Казан утлары», 2022 ел, 9-10 нчы саннар) бәяләмә -
Мөһим микән вакыт төшенчәсе...
Сәбәпләр дә, мәгънәләр дә ярылып ята... -
Яшәүнең икенче ягында
Мин сине шулкадәр сагынам. Син – аргы ягында дөньяның. -
Бөреләр
Бик тиздән җуярмын шикелле Борынгы бабамнар сөйләшен. -
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ (дәвамы)
(Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар) -
Базар
Азан моңы күккә таралгач, Шунда онытылып йомдым күз... -
Мәңгелек кошлар
Күкрәгемдә бер кош бәргәләнә, Канат җилпер җире тар мәллә? -
Сөю ничек үлә
Билгеле, сөюе булгач, бардыр хыянәте дә. Мәхәббәт – татлы агудыр кешелек хәятендә. -
Ирек
Ул әремдәй ачы. Татлы һаман. Һәм бу ирек – нәкъ үзенә таман... -
ТИК СИН ГЕНӘ (повесть)
Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде... Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән... Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да... Коткарган хәлдә дә бу халыкны, бу илне дәррәү рәвештә коткарырга кирәк. Барысын берьюлы. Ә ул... Һәм менә... Аны инде берәү дә коткармаячак. -
Вакытлы
Җир тулы – кешеләр тавышы. Җир тулы – кешеләр каргышы. -
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Тик бер нәрсә үзәгенә үтте... Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк... Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә... -
Җанны телеп, кыш узганны көтәм...
Җанны телеп, кыш узганны көтәм... Ә урамда – күз ачкысыз буран! -
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Илнурның күңеле ярсу, ул хәзер үк барып, үч алырга да әзер иде, шуңа бу тынлыкны өнәп бетермәде: – Миңа пистолет кирәк! – дип кистерде. – Син ярдәм итә аласыңмы? Джон карашын аңа күчерде. Бераз текәлеп торды. Һәм катгый тавыш белән әйтеп куйды: – Булыр, – дип, ул урыныннан кузгалды. -
Үбәр идем
Мин... башыңны тезләремә куеп... Маңгаеңнан канлы эзне юып... -
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Тик без бүген бөтенләй башка дәвердә, бүтән илдә яшибез. Монда кануннар икенче. Әгәр каршылык күрсәтмисең икән, бернәрсәгә дә ирешеп булмый: сине басканнан баса, батырганнан батыра баралар. Мескенлегеңне сизеп калсалар, хәтта иң якын кешеләрең дә сине кимсетергә, файдаланырга тырыша. -
Яктылыкка, бары яктылыкка...
Мин кояшка, бәлки, орынырмын Соңгы үргә менеп җиталсам. -
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Ә укуга йөрмәү бик урынлы булып чыкты, чөнки аны Джон шул көнне үк үзенә эшкә чакырды. -
Алга
Алга бар, юлыңны дәвам ит! Тукталма, һаман да алга кит! -
Ул
Ничә тапкыр җирдә яшәгәндер, Ничә үлеп, ничә терелде. -
Унның тугызы
Ак төстә шикәрме, тозмы ул? – Авызга капмыйча белмәссең. -
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Йоклап яткан кешене яңагына чапкалап уяталар, ул шунда гына сикереп тора да тирә-ягына күз сала, үзенең кайда, ничек килеп эләгүен аңларга тырыша. Йокыга киткән җәмгыять тә шулай. Яңагына шаңлап җибәрмичә аны уятып булмый. Ә уятырга кирәк. Уянсын ул, үзенең ничек шушы хәлгә төшүе турында уйлансын. Һәм аны бары тик без генә уята алабыз. -
Ниләр генә юраса да дөнья...
Ниләр генә юраса да дөнья Табигатьнең кыш сүрүе купкан. -
Бар иде шәһәрләр...
Без әле... яшәрбез яңадан! ...терелеп төзәлмәс ярадан... -
Потап (хикәя)
Нәтиҗәдә, туплаган баллар аермасы буенча республика Сабан туе баш батыры исеменә Мамадыш районыннан килгән, моңарчы спорт сөючеләргә бөтенләй таныш булмаган яңа көрәш йолдызы – Рафаил Мөхәммәтшин лаек дип табылды. Барлы-юклы ике атна эчендә өч Сабан туе батыры булуга ирешеп, үзенең гаҗәеп матур көрәше белән бар халыкны таң калдырган Түбән Ушмы авылы егете!.. -
Ялган режиссёр. Ялган рольләр...
Ялган бер спектакль – яшәү дә. -
Бәйләнеш
Кырау сукты – җәйләр шиңделәр, Тамчы тамды – кышлар үлделәр. -
Бар җиһаным синең белән. Синең якта
Син – Ярымъякын булалмыйсың берничек тә. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (роман)
Әлмирә утырган поезд теркелдәп куйды да, ниһаять, тартылып кузгалып китте. Күз яшьләрен сөрткәләгән әнисе, төрле киңәшләрен бирергә ашыккан Әхмәт абыйсы перронда кул болгап калдылар. Аерылышу сагышыннан кызның үзенең дә күңеле тулды, шулай да күз яшьләрен якыннарына күрсәтәсе килмәде, карашын яшерде. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Адресыңны бирсәң, атнага бер булса да, хат-кәлимә юллар идем! Ул арада ерак араларны якын итеп килеп тә җитәрмен. Мин, мин, бик... рәхмәтле сиңа! – диде ул, уңайсызланып, бик яратам дип, турыдан-туры әйтмәсә дә сизелә иде. – Берсекөнгә, сезне озатканда, адресымны бирермен, Илгиз абый, – дип пышылдады кыз. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Шундый дәресләрнең берсендә иптәше Лиза түзмәде: «Ә сезнең Лев Николаевич Гумилёв чыгышларын тыңлаганыгыз бармы?» – дип сорады. – Юк, тыңларга җыенганым да юк! – Ул әйтә, Россия империясен төзегәндә, татарлар иң алгы рәттә барганнар, – ди. – Меңләгән шәһәр-калаларны да әле сез искә алып киткән халык төзегән, ди. Татарларга урынсыз яла ягыла дип тә чаң кага. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Татар икәнлегемне белмәсеннәр өчен, – дип шаккатырды Әлмирәне әлеге сәер Арча бәндәсе. – Белсәләр соң! Шуннан ни була! Менә мин горурланам үземнең татар кызы булуым белән! Әйдә, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, Наил Нәсих улы! Арчада туганнарыгыз бармы соң? – дип авыз тутырып, күрше бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп татарча сорады Әлмирә. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Шунда Әлмирә: – Кит минем яннан, хайван, – дип, аның битен тырнап алды. – Ох, ты, стерва, – дип, хохол Әлмирәне сугып карга аударды. Кызның авызыннан кан китте. -
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Кәгазь кисәге кызның кулыннан төшеп китеп, бер мәл очып барып, өстәл астына кереп оялады. «Булмас ла, Исрафил абыйсы андый түгел ул! Алай булырга тиеш түгел иде, түгел!» дип сыкрады кыз. Шактый гына үзен кулга алалмый утыргач, уң кулы белән мендәре астын капшап, икенче бер конвертны тартып чыгарды.