Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бар җиһаным синең белән. Синең якта

Син – Ярымъякын булалмыйсың берничек тә.

Бар җиһаным синең белән. Синең якта.

Ярымчиттә булалмыймын берничек тә.

Йөрәгемә ярсу салып сине күзлим –

Һәм.

Таныш шәүләң гел күренә күк ишектә.

Тәрәзәгә төн үрмәли. Әлли-бәлли

Моңын көйли җилләр. Гүя, мин – бишектә.

Җилләр түгел, синең сулыш бугай анысы,

Юк!

Ярымъерак булалмыйсың берничек тә.

Сабыр булып таңны көтәм. Әкрен генә

Аркамнан үп, уйларымны син ишет тә.

Елмаермын, төш аралаш җылың тоеп.

Син –

Ярымъякын булалмыйсың берничек тә.

Оксана Ильюп
 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев