Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Тик без бүген бөтенләй башка дәвердә, бүтән илдә яшибез. Монда кануннар икенче. Әгәр каршылык күрсәтмисең икән, бернәрсәгә дә ирешеп булмый: сине басканнан баса, батырганнан батыра баралар. Мескенлегеңне сизеп калсалар, хәтта иң якын кешеләрең дә сине кимсетергә, файдаланырга тырыша.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

7

Илнур телефон шалтыраган тавышка уянып китте. Стенадагы сәгать алтынчы яртыны күрсәтә иде. Йокылы-уяулы егет диван буйлап капшанып, телефонын эзләп тапты. Шалтыратучы таныш номердан түгел иде. Сөйләшү төймәсенә басты.

– Алло! – карлыккан тавышында канәгатьсезлек чалымнары яңгырап китте һәм ул йомшагырак булырга тырышып тагы кабатлады: – Алло!

Җавап бирүче булмады, бераздан бип-бип килгән тавыш кына ишетелде – трубканы ташладылар. Илнур торып утырды. Бөтен тәне оешып каткан һәм авырта иде. Ул учларын ачып-йомып алды, аякларын хәрәкәтләндерде. Бераздан торып басып, гимнастика ясарга кереште. Шулай биш минут чамасы маташкач, буыннары язылып каны таралып киткәндәй тоелды. Кичә кайбер урыннарына ару гына эләккән икән, ботларында, янбашында күгәргән урыннар бар, кабыргасын да санаганнар бугай – сулыш алган саен сиздереп, авыртып тора. Ярый, төзәлер әле...

Ул арада телефонында өзек кенә бипләү ишетелде. Смс килде бугай. Әйе. Монысы да таныш түгел номердан икән. Язу кыска гына иде: «Акчаңны алып кил». Адрес күрсәтелгән. Һәм очрашу вакыты. Шайтан алгыры! Шулкадәр таң тишегеннән шалтыратмаса булмый иде микәнни? Юкка гына маташтырды әле ул бу эшне. Кичә үк түләп куйса, бүген рәхәтләнеп йоклаган булыр иде. Ә хәзер... Күзеңне тырмап чыгып китәргә кирәк. Һәм аның нибары ярты сәгать вакыты бар.

Илнур чайкала-чайкала, ваннага юнәлде. Һушка килергә кирәк иде. Ул башта салкын душта коенды, аннан суны бераз кайнарлатты. Шул рәвешле чиратлаштырып коенгач, дөнья ачыла төшкәндәй тоелды. Аннан тиз генә тешләрен тазартты да кухняга чыкты. Әнисе белән әтисе торганнар икән инде, чәй эчеп утыралар иде.

– Хәерле иртә, иптәшләр! – Илнур шат күңелле булып күренергә тырышты. – Чәйләрегез тәмле булсын!

– Хәерле, хәерле... – дип кабатлады әнисе. – Әйдә, чәй ясыйм.

– Юк, әни, – дип елмайды Илнур. – Урыныңнан кузгалма, мин кофе эчәм.

– Нигә болай иртә тордың? – диде әтисе, чәен чүмереп. – Барасы җирең бармыни?
Илнур кофега сөт өстәде.

– Эш белешергә барам.

Һәм ник болай дип әйтүенә үкенеп куйды. Хәзер сораштыра башлаячаклар инде. Аның уйларын сизгәндәй, әтисе чынаягын өстәлгә куйды:

– Кайда?

– Әлегә үзем дә белмим...

– Утырып эч, адәмчә итеп, – дип шелтәләде әнисе. – Баскан килеш чәй эчәләрмени...

– Ашыгам...

Ул чынаягын тиз генә бушатты да үз бүлмәсенә китте һәм берничә минуттан урамга атлады. Барасы җире ерак түгел иде. Кичәге паркта очрашачаклар. Кичә бик әтәчләнсә дә, бүген беркем белән дә әрепләшәсе килми иде. Арт сабагын укыту теләге дә юкка чыккан. Андыйларны берничек тә үзгәртеп булмый инде. Әтисе әйтмешли, артыннан курай белән өрсәң дә көй чыгарып булмый.

Ләкин хәзер кирегә юл юк иде бугай. Джон янына да барып чыкты, үч алырга теләгәнен әйтте. Шулкадәр әтәчләнеп тә, берни эшләмичә калса, тел бете, буш куык дип уйлаячагы көн кебек. Шулай уйлана-уйлана парк капкасына атлаганда, янына бер машина килеп туктады. Ачык тәрәзәдән таныш тавыш ишетелде: – Әй, бөҗәк!..

Илнур бер мәлгә югалып калды. Ул мондый мәсхәрәне көтмәгән иде. Кинәт килгән ярсу белән машинаның алгы ишегенә атлады. Хәзер сөйрәп чыгарасы да измәсен изәсе. Шунсыз булмый. Әмма арткы ишекләрдән шуып төшкән ике егет аны ике ягыннан эләктереп алдылар да машина эченә сөйрәделәр. Илнур ни булганын да аңлый алмый калды. Һуш җыеп өлгергәндә, ул машинаның арткы урынында әзмәвердәй ике егет уртасында утыра иде. Чәбәләнеп карады, тик беләгеннән эләктергән куллар тимер кыскыч сыман иде, селкенергә дә ирек бирмәделәр.

– Монда сөйләшеп булмый, – диде таныш тавыш алдагы утыргычтан. – Әйдә, безгә кунакка баргач, барысын да ачыкларбыз.

Машина кузгалып китте. Илнур беркадәр тыныч кына барды да светофорга туктагач, кинәт кенә хәрәкәтләр белән кулын ычкындырды һәм уң ягындагы әзмәверне ишеккә кысрыклады, ә бер кулы белән тоткага үрелеп ишекне ачты. Хәзер тагын бер омтылыш һәм ул әзмәверне төртеп төшереп, урамга чыгачак. Көч кенә димәгән шул. Көтелмәгән кискенлек барысын да хәл итәргә сәләтле. Ул бар хәленә әзмәверне төртеп җибәрде. Әмма шунда ук күз алдында ут шарлары биеште, дөнья чайкалып китте, һәм ул караңгылыкка чумды...

Һушына килгәндә, ул ниндидер ярым караңгы фатирның бер бүлмәсендә аркалы урындыкта башын салындырып утыра иде. Кулларына полиция наручнигы кидергәннәр, аякларын каеш белән тышаулап куйганнар. Ул торып басарга итте, тик артыннан урындык та күтәрелде, шунда гына үзенең скотч белән урындык аркасына да беркетелгәнен аңлады. Шайтан алгыры! Селкенерлек тә чамасын калдырмаганнар... Укыттың ди менә арт сабакларын... Хәзер син тулысынча шушы башкисәрләр иркендә, берни кылырлык та чараң юк.
Каршыда, ике адым ераклыктагы өстәл янында, куе тузан төсендәге костюмына көрән галстук таккан такыр чәчле утыз биш яшьләр тирәсендәге таза гәүдәле ир утыра иде. Коллектор. Ул Илнурның тарткалануын мәсхәрәле көлемсерәп күзәтте дә башын чайкап куйды:

– Кирәкми, кирәкми алай тыпырчынырга...

Чынлап та кирәкми иде. Илнур тынычланырга тырышты. Боларга карышып, берни кылалмыйсың хәзер, җайларына торырга, ачуландырмаска кирәк. Ә үч алу... Бу зинданнан котылсаң, анысына да мөмкинлек табылыр. Дөнья куласа...

– Ник мине монда китердегез? – диде ул, тавышын тигез чыгарырга тырышып. – Мин бит акча алып килдем. Бурычымны түлим.

Коллекторның йөзендә ягымлылыкка тартым бер яктылык пәйда булды. Моны күрүгә Илнурның эче җылынып киткәндәй тоелды. Коллектор елмайды.

– О, әйе, әйе... – Иренендә елмаю булса да тавышы куркыныч иде. – Анысы өчен рәхмәт! Тик бу биш мең синең банкка бурычың. Банкка бурычың бетте, кредит тарихың бозылмаячак.

Илнурның йөзе яктырып китте:

– Шулай булгач?

Коллектор аңа бераз текәлеп торды да бик уйчан кыяфәткә кереп дәвам итте:

– Ләкин эшнең икенче ягы да бар бит әле... – диде ул бик авыр мәсьәләне хәл иткән шикелле.

– Менә мин сиңа һәм барлык якыннарыңа көне буе шалтыраттым. Беренчедән, телефонга күпме акча китте... Икенчедән... Минем бер хезмәт көнем илле мең тора. Ә мин сиңа ике көнемне багышладым.

Коллектор, аңлыймы бу, фикерем барып җиттеме, дигәндәй, бер тын Илнурга карап торды. Ә фикер тиз генә барып җитмәде. Дөресрәге, Илнурның аңы моны кабул итми, кабул итә алмый иде. Эшнең кая борылуын аңлагач, ул тагын торырга укталып куйды.

– Тыпырчынма, – дип кисәтте Коллектор. – Син беркая да китәлмисең. Урындыгыңнан ычкынсаң да, әнә, ике абыең тора. Ә алар усал. Әгәр мин тыймасам, сине кәтлиткә әйләндерерләр иде. Илнур як-ягына борылып карады. Ишек төбендә костюм кидерелгән үгезләр кыяфәтендә баягы ике әзмәвер басып тора иде. Шайтан алгыры! Ул хаклы иде. Чынлап та бер җиргә дә китеп котылырлык түгел.

– Син мине аңладың, шулай бит?

Илнур керфекләрен генә кагып куйды.

– Димәк, минем ике эш көнемне син түләргә тиеш буласың. Йөз мең.

Юк, каршы әйтергә дә, чәбәләнергә дә ярамый. Ачуын гына китермәскә кирәк. Югыйсә ул хәзер нервымны бетердең, дару өчен түлә дип тә сорарга мөмкин. Бу халәттән котылырга гына кирәк. Богаулардан ычкынырга. Ә соңыннан... Соңыннан күз күрер... Пистолет, автомат... теләсә нәрсә... Соңыннан ул уяу булачак, мондый капкынга аңгыра сарык кебек килеп капмаячак. Ә әлегә...

– Тик минем ул кадәр акчам юк.

Коллектор аңа кызганулы карашын төбәп, бераз торды да:
– Теләгән очракта бөтен проблеманы да хәл итәргә мөмкин, – диде, аталарча кайгыртучанлык белән. – Синең бит студентлар арасында танышларың бик күп. Ә аларның кайберсе күңел ачарга ярата... Аңлыйсыңмы? Шуларга аз гына тоз ялатсаң, сыер көтүе шикелле артыңнан калмый ияреп йөриячәкләр. Ә синең бурычың кимеп барачак...

– Юк, – дип кырт кисте Илнур. – Мин беркайчан да наркотик сатмаячакмын.

Коллектор көлемсерәп, дәвам итте:

– Алайса, башка юлны сайларга мөмкин. Синең, мәсәлән, әти-әниеңнең ике бүлмәле фатиры, өй җиһазлары бар. Бай абыең бар. Баҗаең бар. Әйткәндәй, ул түләдеме соң сиңа йөргән кызыңны алып киткән өчен. Әллә бушка гына биреп җибәрдеңме? Кыс менә шуны. Үзеңнең генә кулдан килмәсә, без ярдәм итәрбез. Бушка биреп җибәргәч, азгынлык була бит инде ул. Ә болай, һич югында, бизнес...

Бер... Ике... Өч... Тыныч бул... Тыныч бул! Түз бу хайванның мыскыллавына... Түз! Тик Илнур булдыра алмады. Түземлек җебе өзелде. Егет бар көчен җыеп ыргылды да тәтедән очкан ук тизлегендә өстәл аша ыргылып Коллекторның бугазына ябышты. Моны беркем дә көтмәгән иде. Бер мәлгә барысы да исәңгерәп калды. Бары тик Коллектор кызарынып-бүртенеп гырлый башлагач кына ике әзмәвер килеп җитте дә аны урындыгы-ние белән бүлмә уртасына атып бәрде. Берсе Коллекторга ярдәмгә ашыкты, икенчесе Илнурны типкәләргә тотынды. Бу хәлнең ахыры бик күңелсез һәм үкенечле булып бетәчәге билгеле иде. Хәзер инде акча түләп кенә дә котылып булмаячак.

Әзмәвер типкәли... Аягы көчле, туфлие каты... Башына тидермәскә тырышып, Илнур әле алай, әле болай боргалана. Аякларга эләккәне дә үзәкне өзә. Ул беренче тапкыр үзенең урындыкка бәйләп куелуына сөенә. Урындык бераз саклый. Югыйсә әллә кайчан изелеп-сытылып беткән булыр иде инде. Болай да чыдар әмәл юк. Һушны гына җуймаска кирәк. Башка гына тидермәскә...

Кинәт дөпелдәгән тавышлар ишетелде. Нәрсәдер ауды, нидер ишелеп төште, челпәрәмә килеп ватылды. Һәм бераздан барысы да тынып калды. Кемдер пычак тотып Илнур өстенә иелде. Егет күзләрен йомды. Тик аны суймадылар, аякларындагы тышауны, билендәге скотчны гына өзделәр. Кайсыдыр аның кулындагы наручникны ычкындырды. Бераздан күтәреп алып, баягы аркалы урындыкка утыртып куйдылар. Илнур хәлсез генә башын күтәрде. Өстәл артында Джон утыра иде. Ә аның белән килгән өч егет канга батып, идәндә аунап яткан Коллекторны һәм аның иярченнәрен стена буена сөйри.

– Кесәләрен, сейфларын тентегез, – диде Джон аларга һәм Илнурга борылды. – Нигә син бер хәбәр дә бирмәдең?

Илнур башта сүзнең ни хакында баруын аңлый алмый торды. Шуннан гына Джонның иртән, коллекторлар белән очрашыр алдыннан, хәбәрләшергә кушуы исенә төште. Ул иңнәрен генә җыерып куйды:

– Өлгерә алмый калдым.

Джон урыныннан торып, Илнур янына килеп басты да аның чалбарының арт кесәсеннән төймәгә охшаганрак нәрсә тартып чыгарды. Һәм егеткә сузды:

– Менә. Шушы нәрсә булмаса, без сине эзләп табалмый идек. Аңлыйсыңмы? Шушы маяк булмаса, син бүген әрвах идең. Бераздан егетләр идәндә аунап яткан башкисәрләрнең кесәләрен чистартып, тапкан мөлкәтләрен өстәл өстенә куйдылар. Монда ике пистолет, документлар, берничә пачка акча, тагын әллә нинди вак-төякләр бар иде. Джон өч пачка биш меңлекне алып Илнурга сузды:

– Монысы сиңа, – диде ул, акчаны аның кулына мәҗбүри тоттырып. – Яшәп торырга. Син аңа лаек. 

8

Джонның машинасына кереп утыргач, Илнур әледән-әле түш кесәсенә караш ташлап алды. Кесәдәге акча пачкалары аның күкрәген кыздыра иде. Алар хәтта курткасын да көйдерәдер, менә-менә киеме кузланыр да аннан биш меңлекләрнең җирән башы килеп чыгар кебек тоелды.

Бу акчалар хәләл түгел иде бугай. Тозлы тиреңне түгеп, җаныңны аямыйча хезмәт итеп, бер эштән икенчесенә чабып йөреп җыелган мөлкәт түгел бит инде. Әнә әти-әнисе күпме йөгереп тә мондый акчаны төшләрендә дә күргәннәре юк. Ә Илнурга ул күктән төшкән бәхет кебек булды.

Икенче яктан карасаң... Аңа да бит бу мөлкәт кул кушырып утырганы өчен күктән төшмәде. Ул үзен мыскыллаучылардан үч алырга теләде. Гомерен куркыныч астына куйды. Бер мизгелдә ул яшәүдән бөтенләй өмет өзәр чиккә җиткән иде. Шулай булгач, бу акчалар аңа тик торганнан гына килмәде булып чыга бит. Яулап алынган мөлкәт. Димәк, хәләл. Хәрәм булып тоелуы, бәлки, гомер буена үз хезмәтеңә тиешле бәя алалмаудан, шул халәтеңә күнегүдән генә киләдер. Ул бит инде гомере буена кимсетелгән, кулда сизелерлек хезмәт хакы алалмаган гадел һәм ярлы кешеләр гаиләсендә үскән кеше. Хәтта гәзитләрдә дә язалар бит. Төрле чиновникларның эш хакын күрсәтәләр – кайберләре аена миллион сумлап акча ала. Ә хатыннары... Бернәрсә җитештермәгән, бернинди сәләте булмаган шул ханымнарның хезмәт хакы унар миллионга җитә... Илнурның кесәсендәге акча алар өчен печтек кенә булып күренер иде.

Хәләл булып чыга бу акчалар. Юк дигәндә дә, ул үз гомерен куркыныч астына куйды, кыйналды. Тәненең кайбер урыннары әле дә авыртып тора. Күзләрендәге томан беркадәр таралса да, баш сызлавы бетми... Сызлау да түгел инде ул, ниндидер оюга тартым бер халәт. Маңгай тирәсен, арт чүмечен ташка катырып куйганнар, диярсең...

Озак кына сүзсез баруга түзмәде бугай, Джон телгә килде:

– Нәрсә, берни дә дәшмисең?

Илнур аңа күз сирпеп алды да елмайгандай итте:

– Уйланып барам әле... – Бераздан өстәп куйды: – акча турында... – Акча – кирәкле нәрсә, – дип көлде Джон. – Нәрсәсен уйлап торасың инде аның, шатланырга кирәк.

– Шатландым инде мин... – Илнур чынлап та шат икәнен исбатларга теләгәндәй, киң елмайды. – Тик менә шунысы сәеррәк... Көтмәгәндә шулкадәр байлык... Минем гомергә андый акча күргәнем юк иде... Ә бүген... Ул миңа тиеш түгелдер кебек тоела.

Джон аңа сәер караш ташлады:

– Кемгә тиеш соң алайса? Без үзебезгә тиярен алдык...

– Белмим...

Джон көлемсерәп карап торды да якындагы уңайлырак урында борылып, кирегә җилдерә башлады.

– Кайда борылдык без? – дип аптырады Илнур. – кирегә киттек түгелме соң?

– Әйе, – диде Джон җитди итеп, – кирегә киттек. Әгәр акча сиңа тиеш түгел икән, коллекторларга бирәбез.

Илнурның йөрәге жу итеп куйды:

– Сантыйландыңмы әллә? – дип кычкырды ул. – Тотсыннар капчыкларын! Туйганчы бер бәргәләп алмаганга үкенеп кайтам әле.

Джон кычкырып көлде генә:

– Димәк, акча сиңа тиеш. Менә күрдеңме, барысы да гади бит. Джонның кире борылуын күреп, Илнур да елмайды. Шайтан алгыры! Ничек кенә туры булырга тырышсаң да, күзгә күренгән, кулга тигән акчаны ычкындырасы килми икән. Зур гына сумма булса, бигрәк тә. Хәтта хәрәм икәнен аңлап торсаң да, үзеңне аклау өчен әллә нинди дәлилләр уйлап табасың.

– Мин синең хәлеңне аңлыйм, – дип елмайды Джон. – Үземнең дә кайчандыр синең хәлдә калганым бар. Һәм мин сиңа бу акчаның үзеңнеке икәнен исбатлап бирә алам.

– Ничек?

– Бик тә гади генә... – дип көлемсерәде Джон. – Син беркайчан да үзеңне кимсетүчеләргә җавап бирмәгәнсең. Шуңа күрә гел уңышсызлык сагалап торган. Әле менә аз гына каршылык күрсәттең һәм бик күп мәшәкатьләреңнән котылдың. Табигать, Алла, югары көч... Нәрсә дип аталадыр ул, белмим. Әмма ул синең тәвәккәллегеңне бәяләде һәм бүләкләде.

Бу сүзләр Илнурның күңеленә сары май булып ятты. Үз уйларыңны, үз аклануларыңны кеше авызыннан ишетү шулкадәр рәхәт икән. Ул ирексездән киң елмаеп, Джонга карады:

– Димәк, бу акча – Ходай бүләге?

– Әйе, синең үз мескенлегеңнән чыгарга теләвең өчен бирелгән бүләк. Бер карасаң, чынлап та шулайрак иде бугай ул. «Ярый инде», – дип калса, бернәрсә дә эләкми иде бит. Ә ул нәрсәдер эшләргә омтылды...

– Димәк, үзеңне кимсетүче һәр көчкә каршы торырга кирәк?

– Әлбәттә! – дип элеп алды Джон. – Әгәр син бернинди дә каршылык күрсәтмисең икән, бу – ризалык билгесе. Димәк, син үзеңне рәнҗетү белән килешәсең. Килешәсең икән, димәк, канәгатьсең. Ә тормыш сине канәгатьләндерергә теләп, тагы да көчлерәк рәнҗетүләр җибәрә.

– Лев Толстой бер яңагыңа суксалар, икенчесен куярга кушкан...

– Димәк, Толстойның яңагына беркайчан да нык итеп сукмаганнар, – дип көлде Джон. – Ул чорда бәлки шулай кирәк булгандыр. Тик без бүген бөтенләй башка дәвердә, бүтән илдә яшибез. Монда кануннар икенче. Әгәр каршылык күрсәтмисең икән, бернәрсәгә дә ирешеп булмый: сине басканнан баса, батырганнан батыра баралар. Мескенлегеңне сизеп калсалар, хәтта иң якын кешеләрең дә сине кимсетергә, файдаланырга тырыша.

Илнур әтисе белән әнисен исенә төшерде. Илнурның бар эше дә тәртиптә чакта алар берни дәшми, тыныч кына йөриләр, ә инде хәле авырлаша башласа – һөҗүмгә күчәләр. Укуыннан китәргә мәҗбүр булса – әрлиләр, эш табалмый йөрсә – кимсетәләр... Иң якын кешеләрең әле бу! Калганнарына ни сан инде? Дөрес сөйли Джон. Хәзерге чорның кануннары бүтән... Әхлак кануннары, китап битләреннән алынган белем белән беркая да китеп булмый.

– Сине ни дәрәҗәдә ныграк кимсетергә, изәргә, мыскылларга тырышалар, шул дәрәҗәдә, хәтта аннан да куәтлерәк итеп җавап кайтарырга, каршы торырга кирәк. Шунсыз булмый.

Джонның сүзләре бернинди дә шик тудырырлык түгел иде. Соңгы бер сәгать эчендә булган вакыйга үзе генә дә моны тулысынча раслады. Хәтта аны исәпкә алмаган очракта да... Әйтик, кечкенә чагында... Илнур үзен укырга бирмәүләренә кискен каршы чыкты һәм үз дигәненә иреште. Ходай аңа ярдәмче итеп Рәшидә апаны... искиткеч укытучы Рәшидә Әнвәровнаны җибәрде. Мәктәп парк аша гына булса да, Илнурның аны күптән күргәне юк. Бер узганда шоколад булса да, кертеп чыгарга кирәк әле...

Ә менә Ләйләсен үзенеке итү өчен берни дә эшләмәде. Нидер эшләсә, мотлак, ул аны яулап алган булыр иде. Тик Илнур теләмәде. Гомер буена ышанып йөргән кешесен ятлар түшәгендә күргәч, гайрәте чикте. Ләйлә хәзер үзе ялынып килсә дә, ул аны кабул итәчәк түгел иде. Бәлки...

Әти-әнисе дә... Беркайчан, беркайда, бернинди шартларда да үзләрен изүчеләргә каршы килә белмәделәр. Өйгә кайткач кына, үзара зарланышып алдылар да шуның белән бетте. Югарыдан нәрсә әйтсәләр, шуны тыңладылар. Нәрсә кушсалар, шуны үтәделәр. Нинди басымга дучар булсалар да, баш күтәреп каршы килә, һич югы, сүз әйтә белмәделәр. Менә ни өчен алар шулай гомер буе мескенлектә яшәргә мәҗбүр!

Кинәт аның башында ниндидер фикер ялтырап китте. Ә бит ул үзе дә... Әйтик, укудан куылуы турындагы фәрманны күргәч, бернинди дә каршылык күрсәтмәде. Укыды да борылып китте... Үз язмышы белән, үз мескенлеге белән килеште, димәк. Ә болай итәргә ярамый иде. Хәер, каршы килергә әле дә соң түгел, һич югы, әлеге канунның дөреслеген сынап карау өчен булса да, бер омтылыш ясарга кирәк.

Вакыт әле иртә иде...

– Джон...

Илнурның тавышында тыелгысыз дәрт, ярсу бар иде, ә үзе иңнәренә канат үскәндәй, урынында талпынып куйды. Джон гаҗәпләнүле карашын аңа төбәде:

– Нәрсә булды?

– Джон... – Илнур сүзне нәрсәдән башларга белмичәрәк торды. – Хәзер безгә кайтабыз да мин өсне алыштырып, документларны алып чыгам һәм... Джон елмаеп аны дәвам итте:

– Без пистолет алырга китәбез... – диде ул, башын чайкап.

– Юк, туган, алай җиңел генә килеп чыкмый. Син миңа документларыңны бир. Мин синең өчен лицензия эшләтәм һәм коралга заказ бирәм. Соңыннан, бәлки, икәү бергә барып алырбыз. Бәлки, үзем генә...
Илнур ярсып, аны бүлдерде:

– Юк, Джон, юк... – диде ул һәм бераз суынып дәвам итте: – әйе, анысы да кирәк... Анысын син үзең эшләрсең... Документларны калдырам... Ә мине институтка илтеп куярсың.

– Институт? Анысы нәрсәгә тагын?

– Ректорга керәм. Каршы килү канунының ничек эшләвен сынап карарга телим.

Джон көлеп җибәрде:

– Ә син текә егет... 

* * *

– Сез язылган идегезме? – диде сәркатип кыз, аңа баштанаяк күз йөгертеп. – Ул сезне беләме?

– Юк, – Илнур үзен җитди тотарга тырышты, – мин шәхси мәсьәлә буенча.

Сәркатип ректор бүлмәсенә кереп, беркадәр торып чыкты да егеткә эндәште:

– Көтегез.

Ректорның бушаганын озак кына көтәргә туры килде. Аның кәефле чагы иде бугай, егетне күргәч, ни өчендер елмаеп куйды: – Нинди йомыш?

Илнур хәлен аңлатып бирде. Аз гына үзенчәләтергә туры килде, әлбәттә.

– Хастаханәдән чыгып, институтка килүемә укудан куылу турында боерык эленеп тора... Ачуланып, кимсенеп борылып киттем. Уйланып йөрдем дә сезгә килергә булдым.

Ректор аңа беркадәр текәлеп карап торды. Яхшы киенгән, җитди егет. Тышкы кыяфәтенә берничек тә тел-теш тидерерлек түгел. Һәм ул деканны чакырып кертте.

Декан ул студентлар алдында гына декан икән, ректор янында бик әллә кем түгел, исәнләште дә башын иеп кенә, стена читендәге урындыкларның берсенә барып утырды.

– Сезнең студентмы? – диде ректор, күзләрен ялтыратып. – Таныйсызмы?

– Әйе. Галиев.

– Студентларын танымаучылар да очрый, – дип елмайды ректор. – Укытучыларының күзенә сирәк күренәләр дә... Ә бу егетне ни өчен укудан кудыгыз?

Декан бер мәлгә ык-мык итеп торды:

– Дәресләргә йөрми, койрыклары күп... – диде аннан соң. – Уку вакытында ук эленке-салкы йөргәч, аннан яхшы белгеч чыга алуы икеле.

Ректор бер мәлгә алдындагы кәгазьләрне актарып утырды, аннан башын күтәрде:

– Шулай икәнен белгәч, нигә алдарак кумадыгыз? Әйтик, бер ай элек...

– Ул вакытта йөрештерә иде әле. Бәлки, төзәлер дигән өмет тә бар иде...

Ректор тагын кәгазьләрен актарырга кереште, бераздан Илнурга борылды:

– Китер әле больничныеңны. Илнур портфеленнән зәңгәрсу кәгазь алып, ректор алдына куйды. Ректор аны деканга сузды:

– Танышыгыз әле.

Декан эшнең нәрсәдә икәнен шундук аңлады бугай, кәгазьгә күз генә салды да:

– Без бит бу хакта белмәдек, – дип акланды һәм Илнурга карап куйды.

Илнур иреннәрен кысты. «Белдегез. Бик белдегез». Тик берни дә дәшмәде. Ректорның катгый тавышы яңгырады:

– Әгәр кешене ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр икән, ул бу хакта сезгә үзе килеп әйтергә тиешме?

Декан дәшмәде.

– Укуга кире кайтарыгыз, – диде ректор, сөйләшүгә нокта куеп. Һәм Илнурга борылды. – Ә син ике атна эчендә бөтен бурычларыңны биреп бетер. Сау булыгыз.

Илнурның кабат үз төркеменә барып укуын дәвам итү теләге юк иде. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде.

– Мин синең койрыкларыңны тиз арада бетерү хәстәрен күрермен, – диде декан. – Тик үзеңә дә бер үтенечем бар.

Илнур итагатьле генә сорап куйды:

– Нинди үтенеч?

Декан бер мәлгә егеткә текәлеп торды да:

– Җитди үтенеч, – дип серле елмайды. – Син әлегә күренеп йөрмә, уку елы бетәргә дә күп калмады – билгеләреңне үзем куйдыртырмын. Ә киләсе елдан читтән торып укуга күчеп торырсың. Анда да зачёткаңны үзем хәстәрләрмен.

Илнур елмаюын яшерергә тырышып, җитди кыяфәт чыгарды. Уйлана, янәсе. Ә чынында ул деканның ни өчен болай яхшатланып китүенең сәбәбен төшенә иде. Илнурны укудан куганы өчен Денистанмы, аның кешеләреннәнме, зур гына акча алган бит инде ул. Хәзер шуны кесәсендә калдыру өчен Илнурның институтка килеп йөрмәве, күзгә-башка күренмәве кирәк.

– Яхшы... – диде дә Илнур тотлыгып калды. Болай дияргә ярамый иде. Каршылык күрсәтергә кирәк! Һәм ул дәвам итте:

– Яхшы булмас бит алай. Надан булып калачакмын бит.

Декан бер тын уйланып торды.

– Беркадәр үзаллы шөгыльләнергә туры килер инде. – Ул уң кулы белән ияген кашып алды, күзлеген төзәтеп куйды, колак артын сыпырды һәм түш кесәсеннән ручка алып, аны бармаклары арасында әйләндерә башлады.

– Мин... Мин сиңа иң мөһим темаларның исемлеген табып бирермен. Кыскача язылган конспектлар рәвешендә...

Илнурның кычкырып көләсе килде. Тик җитдилеген җуймады.

– Ярый инде, – дип уфтанып куйды ул бу гамәлгә чарасыздан барган кеше кебек. – Сезнең хакка алай итәргә дә була.

Деканның йөзе яктырып китте:

– Рәхмәт, Илнур! – дип, аның кулын кысты. – Бик зур рәхмәт. Ниндидер мәсьәләләр булса, туп-туры үземә кил. Ә бу сөйләшү икебез арасында гына калсын.

Каршылык күрсәтү кануны берсүзсез эшли иде.

Институттан чыккач, Илнур хисләренә урын табалмыйча йодрыклары белән һаваны ярып кычкырды:
– Йоһоһау! Эшли, шайтан алгыры! Берсүзсез эшли! Кычкырырлыгы да бар иде. Хәзер ул укуына кире кайтты. Акча проблемасы хәл ителде. Теләсә, Ләйләне дә кире кайтара ала. Бар дөньясы түгәрәк хәзер аның. Кайдан килеп чыкты соң бу Джон! Кыйналып, паркта аунап яткан чагында юкка гына күзенә фәрештә булып күренмәгән икән. Шуны очратканнан бирле бөтен эшләре җайга китте бит. Бәлки, ул чынлап та Ходай тарафыннан җибәрелгән изге заттыр? Изге зат булмаса, бер таныш түгел кешегә шул тиклем ярдәм итмәс иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев