Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)

Кәгазь кисәге кызның кулыннан төшеп китеп, бер мәл очып барып, өстәл астына кереп оялады. «Булмас ла, Исрафил абыйсы андый түгел ул! Алай булырга тиеш түгел иде, түгел!» дип сыкрады кыз. Шактый гына үзен кулга алалмый утыргач, уң кулы белән мендәре астын капшап, икенче бер конвертны тартып чыгарды.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Валентиналары тулай торакка бер көннән соң гына әйләнеп кайтып керде. Иске кием-салымын кая куйгандыр, билгесез! Ләкин өстендәге затлы коңгырт төстәге пәлтәсен салып җибәрүгә, бүлмәдәшләре «ах» иттеләр. Җитен тукымасыннан тегелгән яшькелт җылы костюм кигән, беләгендә шундый ук төстәге кул сумкасы. Һәм нәфис тәпиләрендә кызларның төшләренә дә кермәгән озын кунычлы, биек үкчәле мех аяк киемнәре иде. Муенына да ачык яшел шарф ураган. Колакларына да ут яктысында җемҗем итеп, күз кысып торган алкалар таккан. Ташлары кызгылт гранитмы, әллә рубинмы, кем белгән. Бүлмәдәш кызлары телсез калдылар. Әйтерсең, бүлмәгә бергә мохтаҗлык кичергән студентка түгел, ә Англия королевасы килеп керде. Йә булмаса, симез нефть магнатының сөяркәсе, диярсең. Дуслары – хәерче студентларның күзләрен кыздырып, чит ил модельләре кебек арт саннарын уйнатып, нәфис нечкә билләренә учлары белән таянып, бүлмәдә боргаланып алды. Чибәр иде шул Валя чукынчык! Зур күзләре кызган сумала кебек ялтырап, янып тора, калын чәчләрен сүтеп таратып җибәрсәме? Ни кызганыч, ошбу байлыгын, уңга-сулга булмаса да, акчалыларга өләшә иде. Әлмирә аңа сокланып та, кызганып та карый! Кияүгә чыгып, иренең яраткан хатыны гына булып, ташып торган чибәрлеге белән гаиләсенә бәхет өләшсә, чөкердәшеп яшәсә... Юк, шул, юк! Үзе дә: «Мин гаилә өчен тумаган!» – дип кенә җибәрә. Өстәвенә инглиз телен дә су урынына эчә, тот та бүген үк чит илләргә агент итеп җибәр! Актёрлык осталыгы да җитәрлек, маҗара эзләп йөргән ирләрне дә шундук үзенә карата белә! (Һәм киләчәктә дә Валя чит илдә, СССР илчелегендә хезмәт итә. Ни кызганыч, гаилә генә төзи алмый ул, бәлкем аңа ул мәшәкатьләр кирәкмәгәндер дә!)

Валяның күтәреп кайткан пакетыннан өстәлгә түп-түгәрәк мандариннар белән гранатлар коелды. Кул сумкасыннан ике банка кофе һәм өч кап шоколад та үзләренә урын тапты.

– Рәхәтләнегез, кызлар! Валя түтәгез исән булсын дип теләгез! Әлмирә, как у тебя дела? Всё нормально?

– Әйе, рәхмәт, Валя! Иртәгә, Алла боерган булса, кич белән Казаныма юл тотам!

– Молодец син, шундый чибәрлекләрең белән үзеңне тыйнак тотасың! Миңа карама, синең үз юлың бар! Теге астыртын Захарчукны минем егетләр эзләп караганнар иде дә таба алмыйлар! Кура җиләге аны өенә кайтып китте, ди. Ярар, чәнчелеп китсен, яшәсен шунда! Ходай үзе якасыннан алганчы. Ярый әле Роман туры килгән.

– Кем соң ул Роман? – дип кызыксынды Лиза.

– Ленинградныкы ул, каядыр шушы тирәдә тора. Гәүдәгә куркыныч күренсә дә, бик мәрхәмәтле, ярдәмчел егет! Җирле волейбол командасының капитаны. «Динамо»мы, «Торпедо»мы шунда. Аның дустының әтисе Орнальд Львович Ваенблад белән чәйләп утырганда, ярыштан кайтып кергәннәр иде. Хуҗа үзе диңгез портында складлар җитәкчесе. Ой, кызлар, эт булып ардым! Сезнең белән сөйләшә-сөйләшә үлеп йокым килгәнлеген дә онытып җибәргәнмен!

– Валя, дустым, бу ханский кием-салымнарыңны кунакларга барганда биреп торырсың әле. Ярыймы, хәзер үк киеп карасам? – дип теләнә үк башлады Лиза.

– Ой, кызлар, арыдым, теләсә нәрсә эшләгез, – дип, Валя туарыла да башлады. Ләкин чишенеп бетә алмады, гөрселдәп караватына ауды да шундук йокыга да китте.

– Менә сиңа, мә, хәзер безгә туарырга да туры киләме инде сине, – дип, Лиза кыйммәтле аяк киемнәренә ябышты.

***

...Әлмирәнең Казанга кайтып китәсенең алдагы төне куркыныч төшләр күреп, саташулар белән, тынгысыз үтте. Төрле күренешләр кереп йөдәтте. Имеш, ул дәү әнисе янына юлга чыккан. Менә кыз поезддан төшеп калды, ни сәбәпледер станцада аны каршы алырга килүчеләр күренмәде. Әле генә чанага җигелгән атлар, «УАЗ» машиналары көтеп торуын күреп сөенгән генә иде, ул да түгел, алар эреп юкка да чыкты. Берүзем сигез чакрымлы шушы көртле юлны ничек үтәрмен? – дип бимазаланды ул. «Тукта, вокзал эченә кереп торырга кирәк. Бәлкем әле авылдашлар да килеп җитәрләр. Дәү әнисе бит каршы алырга берәрсен җибәрермен, борчылма, кызым, дигән иде. Керсә, вокзал эчендә дә бер адәми зат та юк. Таллы Күлгә шалтыратып белешергә дип, касса ишеген шакып карады. Милиция пункты дигәнен дә каккалады, тик аңа җавап бирүче табылмады. «Юк, юк, дәү әнисе аны мондый хәлдә калдырмас, аны килеп, каршы алырга кемнән дә булса, бәлки Исрафил абыйсын үтенгәндер. Иң яхшысы, юлга чыгарга да каршыларына бара торырга кирәк!

Менә ул ат-машина эзләре калган юл буйлап атлый. Кулындагы күчтәнәчләр тутырылган биштәрен, кулы талгач, әле берсенә, әле икенчесенә күчерә. Шулай атлый торгач кайтыр юлын, эзләрне югалтты. Тиздән йомшак карга кереп чумды. Әле бер, әле икенче якка омтылды. Кире вокзалга кайтып, көтеп торырга да уйлаган иде, станца йорты да эреп юкка чыккан. Көчле буран башланып, гомумән, бернәрсә дә күренмәс булган. Әлмирә, өне китеп, изаланып елый. Үзе: «Коткарыгыз!» – дип кычкыра. Шулчак колагына эт өргән, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелгәндәй булды. Кыз бар көченә: «Мин монда, мин монда, дәү әни, мин монда! – дип оран салды. Берзаман кышкы буран ничек кинәт башланса, шулай кисәк туктап та калды. Юлда адашучы ярдәм эзләп, тирә-ягына күз салса, җаны өшеп китте. Аны ач бүреләр өере уратып алган икән! «Йа Ходаем, коткарыгыз мине, коткарыгыз! Әле бит мин яшәргә дә өлгермәдем, коткарыгыз, нигә миңа мондый язмыш, ни гөнаһларым өчен?!» дип, чарасызлыктан сыгылып төште. Ул да түгел, икенче күренеш башланды. Кыш та юк, кары, ач бүреләре дә. Ул яшел чирәмле, дару үләнле кыр буйлап каядыр атлый, баш очында кошлар сайрый, кояш мулдан нурларын сибә. Бу җирлек таныш та кебек аңа, түгел дә шикелле. Каршына урман килеп басты. Ул каен агачлары арасыннан бара, нәрсәдер эзли, тик һич кенә дә төшенми. Ул да түгел, урман кинәт бетә, алга күз салса, коты очып, яр кырыенда тукталып калмакчы була. Тик соң инде, атлап килгән инерциясен тыеп калалмыйча, упкын төбендәге шаулап торган күлме, буамы шунда, суга түбәнгә оча. Мондый биеклектән төшкәч, беркем дә исән калырлык түгел. Ни сәбәпледер, ул авырлыгын югалткандай, ук кебек атылып түгел, ә салмак кына дәрья өстенә якынлаша. Кыз шуның дулкыннарына төшеп бәрелгәнче бөтен туганнарын, тормышын барлап чыгарга, бәхилләшергә дә өлгерә. Үзе өстенә һинд хатын-кызларыныкыдай ак төстәге киндер тукыма ураган икән. Дулкыннарга төшеп бәрелүгә, яшәргә булган көчле теләк аны ярга таба йөзәргә мәҗбүр итә. Менә ул ташлы-комлы су кырында басып тора, очлырак ташлар кадалып, табаннарын әрнетә. Шуңа карамастан, Әлмирә калку тау башына ашыга. Үзе яңа гына кичергән куркыныч кичерешләрдән үксеп-үксеп, ярсып-ярсып елый...

Студент кыз шул халәттә уянып китеп, күзләрен ачты да, кайдалыгын аңышмыйча, тирә-юнен куркып күзәтте. Ничектер таныш та кебек иде аңа биредәге манзара. Әнә өстәл, әнә өч урындык, янәшә караватта изелеп йоклаган кеше бүлмәдәше Валя түгелме соң? Тегендә почмакта ахирәте Лиза ята бугай. Кыз әкрен генә чынбарлыкка кайтты, үзенең исән-сау, үзе яшәгән тулай торакның бүлмәсендә икәнлегенә төшенә башлады. «Йа Ходаем, хәерлегә генә булсын инде бу төшләрем! – дип укынып алды. «Аллага шөкер, исән икән бит, аның белән берәр хәл булса, әти-әнисе, туганнары, дәүәнисе андый кайгыны ничек күтәрерләр иде? Ул аяк очларына гына басып, шыпырт кына бүлмәдән чыгып китте. Юынгычлар урнашкан бүлмәгә кереп, салкын су белән битләрен юды, җилкәсеннән асылынып төшкән сөлге очлары белән сөртенгәч, яктылык җитеп бетмәгән кырыклы лампочка астында, сул як стенага эленгән агач рамнарын күгәрек ашап каралтып бетергән, пыяла артындагы көмешенең дә чат-чатлары яргаланып беткән борынгы көзгегә күз салды. Аңа төсе киткән, күз төпләре каралып чыккан икенче бер Әлмирә карап тора иде. Төнге тетрәнүләрен кабат күңелендә барлады, тыела алмыйча күз яшьләре кабат атылышып чыктылар. Тынычланырга тырышып, ул кабат су кранын ачты. Салкын сулы кулларын битенә каплады...

Кире студентлар бүлмәсенә кайткач, сак кына ятагы астындагы чемоданын чыгарып, әле күптән түгел генә тузаннан чистарткан кием тартмасын, тузан кунмаган булса да, кабат сөрткәләде. Биредә каласы артыкпортык киемнәрен карават кырыена өсте-өстенә өйде. Әбисе бәйләгән җылы кофтасын, йон оегын, бияләен икенче кырыйга куйды. Аннары юлда киеп кайтырга ниятләгән өс-башын, ике көн элек туганнарына дип алган күчтәнәчләрен яңадан барлап чыкты. Дәү әнисенә дип алган хөрмә белән өрек җимешләрен кулларында сыйпап, кире юл букчасына салды. Мандарин белән лимоннар да биредә үзләренә урын тапты. Абыйсына дип бүләккә алган камыштан үрелгән эшләпәне, изелмәсен дип, эченә иске гәҗитләр тутырып, чемоданына урнаштырды. Рәссам туганы әлеге баш киемнәрен җәйге кызуларда пеләшләнә башлаган башына элеп йөрергә ярата иде. Аның берсе – чүпрәктән, яңгырлы көннәрдә кия торганы күннән тегелгән ике башлыгы бар. Ләкин алар күптәнге булу сәбәпле, тузганнардыр инде. Кыз, җәйнең матур бер көнендә сеңлесе алып кайткан яңа бүләк эшләпәсен киеп, Идел ярында басып торган абыйсын күз алдына китерде. Күңеленә шатлык иңде. Аның әле тагын бер күчтәнәче бар. Монысы да күрше Исрафил абыйсына күптән бүләк итәм дип уйлап йөргән, буй-буй зәңгәркызыл сызыклы галстук иде. Ул аны куенына кысты. Ничек итеп Исрафил абыйсының муенына элүен күзаллады. «Рәхмәт, сеңлем», – дип аны күрше егете кочагына ала, битләреннән үбә. Кыз шул ләззәтле мизгелләрне күзаллап, иркәләнеп: «Кирәкми, Исрафил абый, оялам! – дип пышылдавын сизми дә кала. Кемнеңдер: «Шулай иртә таңнан нишлисең? – дигән тавыш ишетеп, ул сискәнеп куйды. Дусты Лиза икән.

– Җыенам, – дип пышылдады ул, уңайсызланып.

– Ә, – дип куйды да бүлмәдәше, стена ягына борылып ятып, кабат йокыга талды. Әлмирә дә иптәшләренә комачауламас өчен әлеге шөгылен туктатып торырга булды. Кием-салымнарын кырыйгарак куйды да йокысы килмәсә дә, сузылып ятты. Күзләрен йомып, әти-әнисен, дәү әнисен, абыйсын күз алдына китерде. Алар янында туганнарыңның җылысын, яратуын тоеп яшәүләре нинди бәхет булган икән ул! Тиздән якыннары белән күрешү мизгелләрен күңелендә җанландыргач, йөрәге ашкыныбрак тибә башлады...

Шулай татлы хыялларга чумып ята торгач, эреп йокыга киткәнен дә сизмичә калды. Кемнеңдер шак та шок, шак та шок ишек шакуын ишетеп уянып китте. Лиза йокы аралаш: «Кем бар анда?» – дип мыгырданып куйды. Валентинасы исә ишекне вату гына түгел, таш җибәреп тәрәзәңне койсалар да, уянырлык түгел. Әлмирә аяк очларына гына басып килеп, ишекне ачты. Анда кулына кызыл тасма таккан, бүген вахтёр янында дежурда торучы бер кыз басып тора иде. «Закировага хат бар», – дип, ул конверт сузды. «Рәхмәт!» – дип кенә пышылдады Әлмирә. Ишек биген тавыш чыгармаска тырышып кына бикләгәч, сәлам хатына күз салды. Кемнән икән? Ни сәбәпледер, кире адресы юк иде. Сәер, нишләп үзенекен сырламаган соң ул? Әлмирә караватына җайлап кына утырды да, сак кына конвертны ачты. «Исәнме, Әлмирә! Бу хатны сиңа яхшылык теләүче берәү яза. Синең башыңны бутап, Исрафилнең хат язуын белдем дә, эшкә ачыклык кертергә уйладым. Егетебез хәрби хезмәттә булганда, бер марҗа кызына бала ясап калдырган...» «Нәрсә ясап калдырган?» дип төшенә алмыйча утырды студент кыз. «Бала ясап?.. Булмас ла! Тыйнак, тәртипле, чибәр Исрафил абыйсымы? Дөрес хәл түгел бу, дөрес түгел!..» Аның күзләрендә яшь барлыкка килде. Алар бите буйлап тәгәрәп, самолёт рәсеме төшерелгән марка ябыштырылган конверт өстенә тамдылар. Ул җебегән күзләре белән яңадан хатка күз салды. Тоныкланган карашы аша: «Хәзер күрше Түбән Көек авылы кызы Фәрдия янына чаба! Тегесе тиздән өйләнешәбез, туй була дип хәбәр тараткан. Шуңа күрә, шуңа күрә, бик ышанып йөрмә син ул бабникка! Сиңа яхшылык кына теләүче авылдашың», – диелгән иде анда. Кәгазь кисәге кызның кулыннан төшеп китеп, бер мәл очып барып, өстәл астына кереп оялады. «Булмас ла, Исрафил абыйсы андый түгел ул! Алай булырга тиеш түгел иде, түгел!» дип сыкрады кыз. Шактый гына үзен кулга алалмый утыргач, уң кулы белән мендәре астын капшап, икенче бер конвертны тартып чыгарды. Исрафил абыйсына дип язган, ләкин җибәрергә кыюлыгы җитмәгән соңгы сәлам хаты иде ул. «Онытмаганың өчен бик зур рәхмәт, Исрафил абый! Аллага шөкер барысы да яхшы, әйбәт кенә укып йөрим. Зачётларымны уңышлы гына биреп бетердем. Тиздән каникулларга, башта Казанга, аннары дәү әнием янына Таллы Күлгә кайтам. Соңгы вакытта мин дә, Исрафил абый, сезнең турыда бик еш уйлыйм, сагынам хәтта! Авылымны, дәү әниемне, барыгызны да бик сагынам. Тиздән күрешергә насыйп булса иде дип хыялланып йөрим. Сезнең белән мотоциклга утырып, очып кына йөргән, хәтта очып барып төшкән мизгелләрне дә, нинди бәхетле көннәр булган икән, дип искә алам. Минем Сезне бик күрәсем килә, Исрафил абый! Үзеңә генә әйтәсе сүзләрем дә җитәрлек!» дип хисләнеп язган иде ул бу хатны. Менә бүген аның көчәеп барган мәхәббәт хисләренә бозлы су сиптеләр.

...Ваклап туралган саф мәхәббәт хатының кисәкләре, салмак кына төшкән кар бөртекләренә ияреп, юыну бүлмәсенең форточкасыннан аклыкка күмелгән урамга коелдылар.


(Ахыры 12,2022 санында.)

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash
 

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын көтәбез