Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Илнурның күңеле ярсу, ул хәзер үк барып, үч алырга да әзер иде, шуңа бу тынлыкны өнәп бетермәде: – Миңа пистолет кирәк! – дип кистерде. – Син ярдәм итә аласыңмы? Джон карашын аңа күчерде. Бераз текәлеп торды. Һәм катгый тавыш белән әйтеп куйды: – Булыр, – дип, ул урыныннан кузгалды.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

5

Су краннарын басып куйгач, әнисенең тавышы тагын аермачык булып ишетелә башлады. Бу юлы ул Илнурның әтисен тирги иде: – Ирме син, түгелме, шул бер баланы да тыялмыйсың. Малай кешене әтисе карарга тиеш аны. Әти тәрбиясе булмаганга шундый булып үсте ул. Җебегән!

Әтисе нәрсәдер мыгырданып куйды, ни әйткәне аңлашылмады. Әниеңне ничек кенә яратсаң да, күзгә бәрелеп торган нәрсәне инкарь итеп булмый. Илнурның әнисе... әллә ниндиерәк инде ул... Әйбәтлеге чамасыз, әлбәттә... Тик кайчагында юктан да гауга куптарырга гына тора, берәр нәрсәне теленә алды исә, кешенең җен ачуын чыгармыйча туктала белми. Бу юлы да шулай иде. Илнур әллә күпме вакыт ваннада ятты, тынычланып кереп ятарлар дип көтте. Ә әнисе һаман пыр тузынып йөри. Әтисе дәшми... Ул суыткычтан алып, бер-ике рюмка тондырып куя да башын иеп, өстәл башында уйланып утыра. Бары тик үзенә турыдан-туры һөҗүм итә башласалар гына мыгырданып куя. Кайвакыт шул халәтендә йоклап та китә.
Илнур ваннадан үз бүлмәсенә күләгә сыман тавыш-тынсыз гына узып китәргә теләгән иде. Аяк очларына басып кына, тиз генә. Әмма чыгу белән әтисенең ачулы тавышы ишетелде:

– Илнур!

Егет бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салынып, үз бүлмәсенә элдертергәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек... Фикерләр әкрен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә... Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып, төсе уңып беткән япманы җәеп маташканда, ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карыйлар, җиңнәре сызганулы иде. Илнур нидер уйлап өлгергәнче ул аның каршына килеп басты:

– Нәрсә, хәзер әти сүзен санга сугучы юкмыни?! – диде ул нәфрәттән карлыккан тавыш белән. – Әти-әнине санламыйбызмыни?

– Юк... әти...

Илнур сүзен әйтеп бетерәлмәде, әтисе сугып җибәрде. Кулы каты иде аның. Күз алдында ут шарлары биешеп алды да кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан аяусыз дулкын йөздереп алып китте. Бүлмәнең асты-өскә килде... Икенче мизгелдә башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Ул нәрсәдер әйтергә тырышып карады, әмма тавышы чыкмады. Ерактан ярсыган ир-ат тавышы ишетелде. Илнур аның нәфрәт белән тулы икәнен генә аңлый алды, сүзләрен аермады. Бары тик беркадәр вакыт узганнан соң гына үзенең идәндә ятуын аңлады, ә башына килеп бәрелгән каты нәрсә диван аягы булган икән. Әтисе сүгенүеннән туктап, аны тартып торгызды да диванга утыртып куйды.

– Кайчан аңлыйсың син әйбәтләп әйткәнне, – диде ул бераз тынычланып. – Унтугыз яшеңә җитеп бер сөендергән җирең юк бит.

Илнурның күңелендә кинәт нәфрәт давылы купты... Нинди дөнья бу? Ник һәрвакыт ул гаепле булып кала? Барысы өчен дә. Һәм тормышның камчысы һәрвакыт аның җилкәсенә төшә. Ник аны беркем дә аңламый, хәтта аңларга омтылыш та ясап карамый? Бу давыл бер мизгелгә уйнап алды да үзенең файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Илнур билгесезлеккә текәлеп, сүзсез утыруын белде. Аның уйларлык та, хисләнерлек тә, сүз әйтерлек тә көче юк иде. Һәм хәзер аның өчен барыбер иде. Аның бу халәте әтисен ярсытты гына:

– Кайда бурычка баттың? – дип ысылдады ул. – Кемнәрдән акча алып эчеп йөрисең? Укудан куылуыңа күпме вакыт узды инде, ник эшкә урнашмыйсың? Кредит алырга кем дә булдыра ул, менә син түләп кара.

– Түләрмен, – дип пышылдады Илнур арыган, битараф тавыш белән.

– Тот капчыгыңны! – дип ярсыды әтисе. – Түләгәнгә безгә шалтыраталармыни?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз, диләр.

Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып, мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан... Күзләрендә нур сүрелгән... Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.

– Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.

– Биш мең, – дип пышылдады Илнур, тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны...

– Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды. – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.

Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да, әти-әниләр барыбер үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә... Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп, сәламәтлекләрен бетерсәләр дә, артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу...

Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъезд алдына чыгуга телефоны шалтырады. «Коллекторлар...» – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да, Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде – Денис.

– Мин синең хәерче икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан. – Тик нигә үз кредитларыңа Ләйләне кыстырасың?

Илнурның күзе маңгаена менде:

– Мин аны кыстырмадым...

– Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?

– Белмим... Илнур чынлап та белми иде.

– Вәт, син бел һәм безне тынычлыкта калдыр. Ә мин синең бурычларыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.

– Яхшы...

– Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең...

– Яхшы, яхшы...

Илнур сөйләшүне өзде. Хәзер ул акча салачак, ә Денисның мактануын тыңлау кызык түгел... Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп, һаваны ертып алды... Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел... Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген... Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тәмугка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар икән? Шайтан алгыры... Бүген үзен дә сәгать саен баш катырып, җәфалап бетерделәр. Бүген иптәш егетләре белән сыраханәгә баруы да эш табып яки берәрсеннән бурычка алып торып булмасмы диюдән иде. Булмады. Үзеңә генә янаулары бер хәл әле ул, ә әти-әниеңнең, якыннарыңның, таныш-белешләреңнең телефонын табып шалтыратулары икенче нәрсә, күпкә хәтәррәк.

Менә шундый хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулын сузган әткәң-әнкәңнең игелеген мәңге онытырлык түгел дә бит... Онытыла шул... Күп очракта онытыла... Әрләү-тиргәүләре белән җаныңны кимерә башладылармы, иң әшәке кеше кебек тоелалар... Ә чынында иң кабахәт кешеләр бөтенләй бүтән булып чыга... Банкомат янына килеп басуга тагын телефон шалтырады. Тагын таныш түгел номер иде. Илнур бу юлы коллекторлар булуыннан да куркып тормыйча трубканы алды:

– Алло...

Дәшмәделәр.

– Алло... Ник дәшмисез...

Теге очта кемдер тамак кырып алды. Һәм карлыккан ир-ат тавышы янаулы да, мәсхәрәле дә тавыш белән сөйли башлады:

– Һава боза-боза йоклап ятасыңмы, бөҗәк? Ә бит тыныч йоклау өчен башта бурычыңны түләү кирәк...

Юк, төн уртасында шалтыратуын да кичереп булыр иде. Илнурның кулында акча бар. Итагатьле генә итеп сөйләшсә, хәзер түлим, борчылмагыз, дип кенә әйтер иде. Ләкин мондый мәсхәрәле сөйләшү аның канын кайнатып җибәрде.

– Ә үзең ник йокламыйсың, бөҗәк? – диде Илнур тамак төбеннән чыккан нәфрәтле тавыш белән. – Бүген кылган ялгышларың тынгылык бирмиме?

– Һо-һо, бабасырга канат үскән, – дип көлгәндәй итте коллектор. – Әллә акча таптыңмы?

Илнур нәфрәтеннән тончыгыр чиккә җитте. Шиш сиңа акча күчерү! Очрашырга кирәк, менә шунда арт сабагыңны укытып, акчаңны кулыңа тоттырып җибәрермен. Ә әлегә... Тик ул салкын канлы булырга тырышты:

– Таптым. Иртәгә кичкә очрашабыз, шунда бирермен.

– Ха-ха... – Теге тагын көлгән кебек итте. – Ә син бурычыңның ике тапкырга артуын беләсеңме?

– Юк, белмим. Биш мең яки бөтенләй түләмим. Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды. – Кайчан очрашабыз.

– Кич. Уннар тирәсендә.

Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:

– Ә синең якын кешеләреңнең барысын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын...

Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнардагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:

– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип, сөйләшүне өзделәр. Шайтан алгыры!

Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга һәм сабак бирергә кирәк. Акчаңны түләсәң дә, зыян салырга мөмкин бит әле ул. Әнә бит нәрсә сөйләп тора! «Кайберләре шундый яклаучысыз...» Бу тиклем мыскыл ителгәннән соң, аны бер җәзасыз җибәрәсең икән, ир-егет түгел, бозау син...

Илнур акчасын барларга теләп, кулын кесәсенә тыкты. Акча урынында иде. Ниндидер катыргы кисәге дә бар. Теге таныш түгел кеше, Джон биргән визитка икән. Илнур аны алып карарга кереште. Аның уртасына зур хәрефләр белән: «Тормышта авыр хәлгә калган кешеләргә ЯРДӘМ» дип язылган. Аннан соң: «Тәүлек әйләнәсенә!» Һәм телефон номеры, электрон почта адресы...

Кем беләндер киңәшләшәсе иде. Әтисе белән булмый инде, ул: «Акчаңны түлә дә кредит картаңны ертып ташла һәм оныт», – дип әйтәчәк. Ә Илнурның онытасы килми иде, күңелнең нечкә җиренә кагылды теге кеше. Үзенең җәзасыз калырына тулы ышаныч белән бер тапкыр та очрашмаган, күрмәгән-белмәгән кешене мыскыл итте... Иптәш малайларына шалтыратсаң... беренчедән, вакыт соң инде, икенчедән, алар барсын да көлкегә әйләндерәчәк. Ә менә бу Джонга шалтыратып карарга мөмкин бугай. Ул киңәш бирергә мөмкин... Һәм Илнур телефон номерын җыйды...

6

Алар төзелеп бетмәгән тугыз катлы йорт подвалындагы бүлмәләрнең берсендә утыралар иде. Бүлмә ярыйсы гына җиһазландырылган, җылыткычы да бар, су да килә. Бер якта стенка, икенче якта бер-берсенә терәтеп куелган ике диван. Түрдә өстәл... Джон аны үзе каршы чыгып алды да килеп керү белән өстәл янына утыртты. Чәй кайнаган, табын әзерләнгән иде. Авызы көрешкәгә тигәч кенә Илнур үзенең сусаганлыгын аңлады. Ашыйсы да килә икән. Тамак ныгыткан арада ул үз хәлен Джонга сөйләп бирде. Тегесе кофе чүмерә-чүмерә бүлдерми генә тыңлап утырды. Бары тик Илнур тынып калгач кына:

– Нишләргә уйлыйсың соң? – дип куйды.

Илнур аңа сәерсенүле караш ташлады:

– Әйтеп торам бит инде, күрешергә, арт сабагын укытырга кирәк. Джон көлемсерәде:

– Белмим шул, килеп чыгар микән? – диде ул, җитдиләнеп. – Андый эшләргә йомшак малайлар алынмый.

Илнур беркадәр кызып киткән иде бугай:

– Мин дә йомшак түгел, – дип әтәчләнде. – Начар сугышмыйм мин.

Тик Джон аның сүзләрен игътибарсыз калдырды:

– Алар коралланган була. Һәм, гадәттә, ялгыз гына йөрмиләр. Илнурның бу сүзләргә исе китмәде, хәтта ишетмәде дә, ул инде ниндидер аулак урында маньяк тавышы чыгарып, телефон аша куркытып утырган теге бәндәнең иманын укыта иде. Хыялында, әлбәттә. Хыялында ул шулкадәр көчле, берәүне дә чалымга китерерлек түгел иде.

– Әй, син кайда йөрисең? – Джон аның иңеннән кагып куйды. – Син бит мине ишетмисең.

– Ә-ә-ә... Яхшы... Нәрсә дидең?

Джон көлеп җибәрде.

– Алар коралланган була.

– Ничек коралланган?

– Төрлечә. Кемдә пычак, кемдә мунчак... – дип елмайды Джон. – Кайберсендә пистолет...

Илнур бер мизгелгә уйланып торды. Чынлап та бу бик гади мәсьәлә түгел икән. Бу сиңа студентлар арасындагы сугыш кына булып чыкмый, хәтта татамидагы алыш та түгел, бу күпкә җитдирәк. Һәм Джон да хаклы, мондый эшләргә җебек малайларны алмыйлар, монда сазаган сугышчылар, кызгана да, икеләнә дә белми торган башкисәрләр эшли. Аларны җиңү өчен үзең дә шул дәрәҗәдәрәк булырга тиешсең.

– Бәлки, миңа да пистолет алыргадыр? – диде ул Джонның күзенә карап, – Атып караган бар минем, ару гына килеп чыга...

Джон аңа сынаулы караш ташлады да берара текәлеп торды. Һәм баш чайкап куйды.

– Бәлки, сиңа полицияга барып, гариза язарга гына кирәктер?

– Ничек инде?

– Гади генә. Барасың, барысын да җентекләп сөйләп бирәсең. Нинди номерлардан шалтыратканнарын күрсәтәсең. Һәм алар шул номерлар буенча коллекторларны эзләп табалар...

– Шуннан?

Джон тагын көлемсерәде:

– Шуннан инде иң кызыгы башлана. Коллекторларның телефон аша янавын, мыскыл итүен син кире каккысыз итеп дәлилли алмыйсың. Хәтта исбатласаң да... Бурычыңны сорап, телефоннан шалтырату җинаятькә чутланмый... Хәтта судка биреп, тулысынча җиңеп чыксаң да аларга бары тик кечкенә штраф чәпәячәкләр һәм вәссәлам...

Илнур полицияга барып йөрүне күз алдына да китерә алмый иде. – Ул иртән очрашабыз, үзем шалтыратырмын диде...

– Әйе, полицияга барсаң, чират көтеп кенә дә төшкә кадәр утырырга мөмкинсең әле. Карале, бәлки, ул сиңа бернинди зыян да салырга теләмидер. Эше шул инде аның, төрле юллар белән банк акчасын кире кайтарырга тырышу. Бәлки, эшне зурга җибәрергә кирәкмидер.

– Кирәк, – дип кистерде Илнур. – Бу килеш калдырасың икән, димәк, син егет түгел.

– Алайса, сиңа пистолет алырга гына кала инде, – дип көлемсерәде Джон. – Кул сугышында син җиңә алмаячаксың.

– Алам! – Илнур тәвәккәл иде.

Джон аңа сәерсенеп карап торды да көлеп җибәрде:

– Биш мең сум өчен син кеше үтерергә дә әзерме?

Илнур җитди иде:

– Эш монда акчаның суммасында түгел, – диде ул, үртәлүен яшерергә тырышып. – Ул миннән көлде, мәсхәрә итте. Ул минем әти белән әнигә көн буе шалтыратып, өйне яндыру белән янаган. Минем элек йөргән кызга көнозын шалтыраткан. Тагын әллә кемнәргәдер әле, алары дәшмәгән генәдер. Үземне көне буе мыскыл итте... Аңлыйсыңмы? Аңласаң шул: мин аны болай гына калдырырга тиеш түгел.

– Аңлыйм... – диде Джон һәм кулындагы чынаягына карап, бер мәлгә тынып калды.
Илнурның күңеле ярсу, ул хәзер үк барып, үч алырга да әзер иде, шуңа бу тынлыкны өнәп бетермәде:

– Миңа пистолет кирәк! – дип кистерде. – Син ярдәм итә аласыңмы?

Джон карашын аңа күчерде. Бераз текәлеп торды. Һәм катгый тавыш белән әйтеп куйды:

– Булыр, – дип, ул урыныннан кузгалды. – Чәй эчәсеңме тагын?

– Юк, рәхмәт.

Джон чынаякларны алып, ишек төбендәге раковинага юнәлде:

– Алайса, йокларга кирәк. – Ул стена буендагы диваннарның ишеккә якынрак торганына ымлады. – Үзеңә урын җәя тор. Җәймәләр әнә теге шкафта.

Илнур бер диванга, бер ишеккә карап торды да:

– Миңа өйгә кайтырга кирәктер, – дип, ишек ягына атлады. – Әти-әниләр борчылып тормасын.

Джон каршы килмәде.

– Яхшы, – дип телефонга үрелде. – Хәзер такси чакырам. Өстәлне җыештыргач, аягына киде дә урамга атлады:

– Әйдә, таксига кадәр озатып куям.

Урамда ярыйсы гына суыткан иде. Соңгы вакытта һава торышы әллә ниндигә әйләнде. Көне буе кыздыра да кич җитүгә кинәт кенә салкынайтып җибәрә. Ә төн уртасында көзге салкынлык хакимлек итә башлый. Якындагы банкоматтан әйләнеп кенә киләм дип, юка киенеп чыккан Илнур җиңелчә генә дерелдәп куйды. Ярый әле такси бик тиз килеп җитте.

– Иртәнге якта шалтыратышырбыз, – диде Джон, хушлашырга кул биреп. – Нәрсә булса да хәбәрдә тор, югалма.

– Ә пистолет? – Илнур кабат исенә төшермичә түзалмады. – Ул кирәк булачак. Онытма, яме.

Джон елмайды.

– Онытмам. Борчылма. Тик синең документларың кирәк булачак. Иртәгә әзерләп куй.

– Яхшы.

– Иртән шалтырат.

* * *

Фатирга ул шыпырт кына кереп, үз бүлмәсенә узды. Әти-әнисе йоклый иде бугай, эндәшүче булмады. Илнур тиз генә урын җәйде дә диванга ауды. Арыткан иде. Әмма тиз генә йокыга китә алмады, колак төбендә карлыккан тавыш яңгырады: «Якын кешеләреңнең барысын да мин беләм... Кайберләре шундый яклаучысыз... мин шулар белән уйный торырмын...» Аның саен күңелендә нәфрәт көчәйде. Шул ук вакытта ул үзенең көчсез һәм яклаучысыз икәнен аңлый иде. Джон хаклы, мондый эштә йомшак малайлар эшләми. Болар кешене мәсхәрәләп, таптап, җиргә сеңдереп куя торган аяусыз кешеләр. Болар белән шаяру куркыныч. Бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итеп, әллә нәрсә кылып, әллә нинди явызлык китерүләре бар.

Берничә сәгать элек кенә егетлек кебек күренгән гамәле хәзер ахмаклык булып тоелды. Юкка гына бәйләнеште бугай әле ул. Арка терәрлек бер ышанычлы терәгең булмаган килеш болай әтәчләнергә ярамый иде. Әллә хәзер үк чыгып, теге акчаны түләп керергә микән? Алай итсәң, барсыннан берьюлы котыласың инде. Үч алынмый кала калуын. Бөтен мыскыллаулары бер җәзасыз килеш кала... Калса соң? Калсын...

Сәер инде бер карасаң, бүген аны көне буе диярлек кимсеттеләр. Бер гаепсезгә рәнҗеттеләр, мыскылладылар. Ә аның үз-үзен якларлык бер чарасы да юк. Ул хәтта полициягә дә бара алмый... Ул беркемнән ярдәм көтә алмый...

Ник гел аның белән шулай килеп чыга соң? Ник? Чөнки ул моңа кадәрге кимсетүләрнең берсенә дә җавап кайтармады. Җавап бирмәгәч, дәшми калгач, дөнья мондый хәлләрне шулай тиеш дип кабул итте һәм гадәткә кертеп җибәрде. Әгәр үзен рәнҗетүчеләргә усаллык белән җавап кайтарса, болай булмас иде. Ә ул җавапсыз калды. Тик бу юлы...

Бу юлы ул... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кирәксә кирәкмәсә әтәчләнеп йөргәч,, дөньяга үпкәләп булмый. Эшкә урнаш, эшлә , сыра чүмереп йөрмә акчаң булмагач.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр,бик авыр укырга.Һәм кызганыч.