ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Ә укуга йөрмәү бик урынлы булып чыкты, чөнки аны Джон шул көнне үк үзенә эшкә чакырды.
9
Ә укуга йөрмәү бик урынлы булып чыкты, чөнки аны Джон шул көнне үк үзенә эшкә чакырды.
Телефоннан шалтыратуга ук килеп җитте дә юл уңаендагы бер кафега кереп утырдылар. Бу кечкенә ашханә тыныч һәм бар җиреннән яктылык бөркелеп тора иде. Ак эскәтер белән капланган түгәрәк өстәлләр дә, ак җирлектә сыек кофе төсендәге чәчәкләр белән бизәкләнгән стеналар да, аксыл-саргылт тәрәзә пәрдәләре дә ниндидер сафлык, наз, җылылык таратып торган сыман. Керү белән борынга килеп бәрелгән тәмле ризыклар исе, өстәл янына утыруга ашказанын тәкатьсез итә. Ә инде чибәр официант кызның елмаеп поднос тулы татлы ризык күтәреп килүен күрү үзеңне оҗмахка эләккәндәй хис иттерә. Хур кызлары сиңа ни теләсәң, шуны китереп торадыр сыман тоела. Талгын гына музыка агыла, ул җиңелчә искән ягымлы җил сыман иркәләп кенә уза.
Икесе дә ярыйсы ук ачыккан идеме, әллә өстәлдәге ризыклар ымсындыргыч булдымы, башта артык сөйләшмичә генә тәлинкәләрне ялтыратып куйдылар. Өстәлдә чәй генә торып калгач, Джон сүз башлады.
– Без төрле игелекле эшләр белән шөгыльләнәбез, – диде ул үтенгәндәй итеп. – Кешеләр җитеп бетми. Син дә ярдәмгә килсәң, бик яхшы булыр иде. Теләгең булса, әлбәттә.
Көтмәгәндә килеп чыгып, тормышыңны үзгәртеп, матурлап җибәргән кешегә карышып торып булмый. Джонның кул астында эшләргә үзенең дә теләге зур иде.
– Әлбәттә, теләк бар. Кайчаннан башларга?
Джон аңа сынап карап торды да елмаеп җибәрде:
– Бүгеннән.
– Килештек, – дип, учын сузды Илнур. – Бүгеннән.
Учларын шапылдатып бәрештеләр. Илнурның күңеле күтәренке, авызы ерык иде. Тик Джон җитди кыяфәткә керде:
– Тукта, син ашыкма, – ул бераз тынып торды һәм һәрбер сүзен сеңдерергә теләгәндәй, талгын гына дәвам итте. – Безнең оешмада урамнан кереп кенә эшләп булмый, кайчагында бик җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә туры килә.
– Мәсәлән? – диде Илнур тәвәккәл тавыш белән һәм үзенең ник болай итүенә үкенеп куйды.
– Хәер... – Син аның кайбер моментларын үзең дә күрдең, – дип дәвам итте Джон егетнең ахмаклыгына игътибар да биреп тормастан. – Җитди, җаваплы, кайчагында хәтәр-куркыныч эшләр... Без тормышның гаделсезлекләренә каршылык күрсәтәбез, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Ә моның өчен бик зур әзерлек кирәк.
Джон тынып, аңа текәлде, бу юлы Илнур берни дәшмичә сүзнең дәвамын көтте.
– Күнекмәләр бик кырыс шартларда уза. Сиңа йокысыз төннәрне дә күрергә, ачлыкны да татып карарга, сугышырга, хәтта кыйналырга – тормышның бөтен михнәтләренә каршы көрәшергә туры киләчәк. Син шуңа әзерме?
Илнур мондый михнәтләрнең барысын да күргән сыман иде. Шуңа ике дә уйлап тормыйча чатнатып җавап бирде:
– Мин барысына да әзер!
– Яхшы. Бу күнекмәләр синең ихтыяр көчеңне, рухыңны ныгытачак. Әгәр сынауларны уңышлы уза алсаң, син гаделсезлекләргә каршы торучы, изелгән халык бәхете өчен көрәшүче каһарманнар сафына аяк басачаксың.
Илнур бер мәлгә дертләп куйды:
– Ә уңышлы уза алмасам?
– Ул чакта безгә хушлашырга туры киләчәк.
Илнур йодрыкларын йомарлап, тешен кысып куйды. Җиңеп чыгачак ул бар сынауларны да. Андагы ихтыяр көче башка берәүдә дә юк. Нәрсә-нәрсә, ә чыдамлыкка нык өйрәтте аны тормыш.
– Хушлашмабыз. – Мин моңа бик нык ышанам. – Джон элеккечә үк җитди иде. – Тагы бер нәрсә бар. Сиңа күнекмәләр вакытында безнең базада яшәргә туры киләчәк, шулай уңайлырак булыр. Бер-ике атна яки берәр ай тирәсе. Барысы да сабакларны ничек үзләштерүеңнән тора. Син аңлыйсыңмы?
Әти-әнисенең үзара эләгешеп торулары да, кече малайларына әледән-әле бәйләнеп, кимсетүләре дә ялкыта төшкән иде. Илнур шатланып ризалашты.
– Әти-әниеңә: «Вахта белән эшлим, берәр ай тирәсе өйдә булмам», – дип әйтерсең. Югалтып, борчылып тормасыннар. Тиздән аларның төркемен мәктәпләргә кыска вакытлы практика үтәргә җибәрәчәкләр. Кемнәрдер шәһәрдә кала, кемнәрдер районнарга китә. Шуңа Илнур өйдәгеләргә, «Укуга кире кайттым, практика үтәргә китәм», – дип әйтергә җыенып тора иде. Болай тагы да яхшырак булып чыга. Вахталы эш – һәм вәссәлам! И бу Джонның башы эшли дә соң, бар нәрсәнең җаен таба белә. Соклангыч! Күнекмәләрне уңышлы уза алса, бәлки, Илнур да шулайрак булыр әле.
– Яхшы.
– Әти-әниеңнәрне борчылдырырга ярамас, алар бит болай да ачы тормышта яши. – Джонның тавышында әйтеп бетергесез җылылык, хәстәрлек тойгысы ишетелде. – Хөкүмәт тә изә аларны, бизнес хуҗалары да, банклар да. Адәм тәганәсе бит, шулкадәр бай илдә гади халык шулкадәр хәерче яши. Кайда гына барып төртелсәң дә, хезмәт хакың унбиш-егерме меңнән артмый. Ә ни өчен шулай? Чөнки кешеләр кредит алырга тиеш! Хезмәт хакы югары булса, кредит алучы булмый, димәк, банкларны беркем дә баетмый. Менә бит алар ничек мыскыллый халыкны!
Джон дөрес сөйли иде. Кайда гына барып карасаң да, 15-20 меңнән артык түләмиләр, әле аларында да эшкә алмый интектерәләр. Зуррак хезмәт хакы биргән урыннарга эләгә алган кешеләр беркая да китмичә, шунда чат ябышып утыра. Зур акчалы эш урыны табу өчен башта зур күләмдә ришвәт бирергә кирәк икән, дип тә сөйлиләр. Монысын Илнур төгәл әйтә алмый, беркайчан да алай итеп караганы булмады – ришвәт бирерлек акчасы юк иде.
– Менә, Илнур, синең игътибар иткәнең бармы икән, бөтен ил буйлап халыкны хайванга әйләндерү бара бит. Совет чорында алар һич югы эш аты булган, ә болар эш аты да түгел... Болар – куллану механизмы... Сатып алу коралы... Кредит түләү өчен яратылган кавем... Илнур, син авыл тормышын белмисеңдер инде... Тик бүгенге халык авыл фермасындагы савым сыеры хөкемендә. Ул сөт бирергә яки иткә озатылырга тиеш. Һәм ул үз хәлен үзе аңларлык дәрәҗәдә түгел...
10
Озак кына баргач, машина каядыр килеп туктады. Илнур йокымсырап киткән җиреннән күзләрен ачты. Тома караңгылык. Джон аның башына капланган япманы салдырды:
– Гафу ит, туган, шулай кирәк, – диде ул җитди генә. – Хәвефсезлек өчен.
Катнаш урман эчендәге зур булмаган аланлык иде бу. Ара-тирә ниндидер калкулыклар серәеп тора. Чак кына ерактарак, футбол мәйданчыгы шикеллерәк яланда һәртөрле спорт корылмалары урнаштырылган: каршылыклар аша үтү җайланмалары, кулларны-аякларны ныгыту әсбаплары... Алар тирәсендә берничә кеше күнегүләр ясый. Беренче карашка күнекмәләр үзәгенең әллә ни һуш китәрлек җире юк иде.
– Ял итәсеңме, әллә хәзер үк күнекмәләргә керешәбезме? – дип, Илнурга текәлде Джон. – Барысы да синнән тора.
– Күнекмәләргә керешербез. – Илнур бу урман арасында ял итүнең ниндирәк булырын чамалый кебек иде. – Монда бушка черки туйдырып ятудан файда булмас.
– Теләсәң төрле фильмнар, видеолар карарга, компьютер уеннары уйнарга мөмкин, – дип елмайды Джон, – китаплар укырга. Монда барысы да бар.
– Күнекмәләргә керешербез.
– Яхшы. – Джон якындагы калкулыкка табан атлады. – Әйдә, башта урнашыйк.
Калкулыкның бер як читенә җитүгә, Джон кесәсеннән кечкенә пульт чыгарып, аның төймәсенә басты һәм моңа кадәр яшел чирәм булып торган урын икегә аерылды да ишек сыман нәрсә хасил булды. Текә генә таш баскыч буйлап түбәнгә атлауга стеналарга беркетеп ясалган плафоннарда утлар кабынды һәм тирә-як яктырып китте. Ике кеше сыярлык коридорның ике ягында да бүлмәләр урнашкан иде. Беркадәр атлагач, Джон шул бүлмәләрнең берсен ачып керде.
Бетон стеналы гади подвал бүлмәсе иде бу. Бераз дымсу. Салкынчарак. Түрдәге стена буенда кечкенә өстәл, уң якта тактадан ясалган как карават, карават өстендә телевизормы, ниндидер монитормы шунда – яткан килеш кенә карап була торган бер нәрсә инде, каршы якта стенада – сугыш алымнарын өйрәнү өчен эшләнгән җайланмалар, идәнендә – 3-5 килолы гантельләр, ишек төбендәрәк тактадан ясап, лак белән эшкәртелгән кием шкафы. Аның артында – ачык туалет, болай ис-косы юк, унитазы каплап куелган. Сул як ишек төбендә кечкенә раковина, аның өстендә стенага эленгән тартма, раковина янында кечкенә тумбочка.
– Бу синең бүлмәң булачак, – диде Джон. – Шкафта киемнәрең. Өстеңне алыштыр да коридорга чык.
Илнур шкафтан хәрбиләрнекенә охшатыбрак тегелгән күксел-кара униформа алып, аны караватка куйды. Чишенде. Үз киемнәрен пөхтә итеп төреп, рюкзагына тыкты. Рюкзактагы юыну-кырыну әсбапларын алып, раковина янындагы тумбочкага куйды. Киенде. Көзге эзләп, тирә-ягына каранып алды, табалмады. Монда бер нәрсә дә ул өйрәнгәнчә түгел иде, хәтта беркадәр моңсу булып китте. Ярый, күнегер әле. Шартлар бик кырыс булачак, диде бит. Шуларны җиңеп чыгарга кирәк инде хәзер.
Коридорга чыкканда, Джон көтеп тора иде. Үз артыннан иярергә кушып ым какты да ары атладылар. Коридорның теге башына җиткәч кергән озын бүлмә тир булып чыкты. Монда мишеньнәр әзер иде инде, Джон уң яктагы шкафны ачып, калашник автоматы тартып чыгарды да Илнурга сузды:
– Ата беләсеңме?
Илнур көлемсерәп куйды.
– Беләм...
Ул автоматның магазинын ычкындырып, патроннары барлыгын тикшереп карады да предохранительне алып, мишеньгә төбәде. Илнур ата белә иде. Ярата иде бу шөгыльне, шәһәрнең кайсы төшендә генә тир күрсә дә кермичә китми, кайчагында бөтен акчасын шунда бетерә иде. Өстәвенә, әтисенең энесе авылда яши һәм җәй буена ауга йөри. Авылга кайтканда, Илнур да аңа иярә һәм җәнлек-җанвар тапмасалар да, консерва банкаларын кырып кайталар. Абыйсының ау мылтыклары берничә, ул һәрвакыт яңа модельләр алырга тырыша, аларның барысын да тәртиптә тота. Коралларны яхшы саклау серләренә Илнурны да өйрәтә иде. Мылтык мылтык инде ул. Ә менә Калашников автоматыннан Илнур берничә тапкыр гына атып карады. Соңгы тапкыр мәктәптә хәрби җыеннар вакытында бугай. Бик начар дип әйтерлек түгел инде түгелен, ун пуляның өчесе унлыкка эләкте, калганнары тугыз белән алты арасында калды.
Ул бераз дулкынлана иде. Йөрәге ашкынып тибә. Мондый чакта үзеңне кулга алу җайсызрак – сулыш ешая, куллар бераз дерелди. Шуңа күрә беркадәр тынып торды, тынычланырга теләде. Ниһаять, сулышын тыеп, бер мизгелгә катып калды һәм тәтене тартты. Бер-бер артлы шартлау тавышы яңгырады. Берәмләп ату режимына көйләнгән автомат ут сиптерде. Бераздан Илнур автоматны читкә алып, предохранительгә куйды да мишеньне карарга йөгерде. Тишекләрнең күпчелеге уртада иде бугай, урап килүгә үк Джон кәгазьне аның кулыннан тартып алды да кычкырып җибәрде:
– Һо-һо-һо! – аның тавышында соклану катыш гаҗәпләнү ишетелде. – Син бит – әзер снайпер! Әйдәле, тагын бер тапкыр. Икенчесе дә әйбәт кенә килеп чыкты. Монысында хәтта барлык пуля да ун һәм тугыз тирәсендә диярлек иде.
– Бу этапны үттек дип уйлыйк. – Джон автоматны кабат урынына куйды да янәшәдәге шкафтан мылтык тартып чыгарды, аның тәтедән өстәге өлешенә «Escort» дип язылган иде. Хасан Эскорт. Нәкъ менә Илнурның туган абыйсы узган җәйдә сатып алган төрек винтовкасы.
– Автомат, әлбәттә, яхшы нәрсә, – дип дәвам итте Джон. – Тик аңа лицензия алып булмый һәм шәһәр буйлап йөртү бик уңайсыз. Ә менә мылтыклар күпкә җайлырак. Мондый винтовканы күргәнең бармы?
– Бар, әлбәттә, – дип елмайды Илнур. – Минем абый аучы бит. Джон мылтыкны Илнурга тоттырды да өстәл тартмасыннан биш патрон алып, Илнурга сузды:
– Мә, күрсәт егетлегеңне.
Бу юлы Илнур дулкынланып интекмәде, патроннарны корды да бер-бер артлы атып җибәрде. Хасан Эскорт иң җайлы винтовкаларның берсе иде. Йөртергә җиңел, ике кило да өч йөз грамм чамасы гына тора. Төгәл ата, иңсәгә бәрми. Бары тик патроннарын гына дөрес сайларга кирәк, югыйсә кайвакыт осечка биргәлиләр. Джон мишень янына җитү белән тагын кычкырып җибәрде:
– Илнур, син просто маладис! Бишесе дә унлык янында.
Тагын берничә мылтыктан атып карадылар. Барысы да уңышлы гына килеп чыкты, әлбәттә, гел унлык түгел инде, әмма Джон канәгать иде.
– Әгәр бу этапны уңышлы узсаң, киләсе күнекмәләрдә сине йөргәндә, шуышканда атарга өйрәтәсе генә кала. Иртәгә хәрәкәтләнә торган мишеньнәр белән шөгыльләнербез.
– Ә нигә хәзер үк түгел? – Илнурның күңеле күтәренке иде. – Минем куян атып алган да бар ул...
Джон рәхәтләнеп көлде:
– Яхшы, яхшы, Илнур... Тик һәр нәрсәнең үз вакыты... Хәзер бераз тамак ялгап алабыз да кул сугышы алымнары буенча дәрес үткәрәбез.
Тамак ялгау турында сүз чыгуга, ашказаны кысылып-кысылып куйды. Иртәнге якта бик әйбәт кафеда сыйлансалар да, шуннан бирле бер валчык икмәк тә капканнары юк икән бит. Ачыктырган. Инде вакыт та ару гына чабып өлгергән икән, тир стенасындагы сәгать өченче яртыны күрсәтә.
Төшке аш иртәнгесеннән күпкә аерыла иде. Беренчедән, алар бернинди кафе, яки ашханә кебек җиргә дә барып тормадылар. Джон: «Мин тиздән килермен», – дип, Илнурны үз бүлмәсенә калдырып китте. Ә бераздан ишектәге тәрәзә сыман нәрсә ачылды да кемнеңдер:
– Төшке аш, – дигәне ишетелде. – Кабул итеп алыгыз!
Илнур аларны өстәлгә урнаштырды. Джонга да бирерләр дип уйлаган иде, тик тәрәзә шундук ябылды. Нәкъ төрмәдәге шикелле. Илнур шулай уйлап, ишекне ачарга итеп карады, тик ул ачылмады. Чынлап та төрмә шикелле икән. Бу күренеш күңелне төшерә башласа да, бирешергә ярамый, Илнур барлык сынауларны да җиңеп чыгарга тиеш, ә моның өчен ашарга кирәк иде.
Икенчедән...
Бәрәңге белән кәбестәдән торган шулпага... аның хәтта суганы да юк иде бугай... арзанлы балык консервасы салып бутаганнар да шуның белән вәссәлам иткәннәр... Ачыгуың җиткәч, беренче калаклары бик җиңел керә, тик соңгарак гайрәтне чигерә башлый. Бу ашка шикәр дә салынгандыр кебек тоела. Алай түгелдер инде ул, ашка шикәр салмыйлар бит инде. «Второй» дигәне дә бик әллә ни булып чыкмады. Шикәр һәм тагы ниндидер тәмләткечләр кушып, суда пешерелгән манный боткасы. Аның каравы, зур бокалга ясалган сөтсез чәй тәмле иде. Каты һәм шикәрле. Тик бу очракта шикәр чәйнең тәмен бозмый, киресенчә, аңа ниндидер үзенчәлекле бер чалым биреп, тәмләтеп тора.
Күп тә үтмәде, ишектәге тәрәзәчек кабат ачылып китте:
– Савыт-сабаны бирегез, – дигән тавыш ишетелде.
Илнур чәен тиз генә эчеп бетерде дә шаяртырга уйлады:
– Ә бирмәсәм?
Аңа шундук коры җавап кайтардылар:
– Кичке аш булмаячак.
Шаяртуны аңлау да юк. Ачулану да юк. Бары тик фактларны теркәү. Коры битарафлык. Шомландыра торган мондый битарафлыктан югалыбрак калган Илнур шундук савыт-сабаны җыеп бирде. Тәрәзә ябылды. Илнур өстәл артына барып утырды. – Төшке аштан соң ярты сәгать ял, – дигән битараф тавыш ишетелде. Илнур аның кайдан килүен чамаларга тырышып, күзләрен йөгертте. Стенага уеп ясалган колонка сыманрак нәрсә бар икән. Егет барып тарткалап карады. Колонка бармак юанлык тимер рәшәткәләр артында иде, аның тавышын көйләп тә, туктатып та булмый. Әллә нинди уйларга бирелмәкче иде, «ярты сәгать ял» дигәнне искә төшереп, караватка барып ятты. Моннан ары ниләр көтәчәген белеп булмый, эләккәндә ятып торырга кирәк.
11
Кул сугышы буенча күнекмәләр үткәрү өчен алар җир өстендәге спорт мәйданчыгына чыктылар. Монда бер груша асып куелган иде. Аның янында берничә гантель, катыргы тартмаларның берсендә бокс перчаткалары, калганнарында тагын нәрсәләрдер. Күнекмәләр беткәч, барысын да алып китәләр – бернинди эз калмый. Читтәрәк тапталып беткән чирәмлек, күрәсең, көч сынашулар шунда уза.
– Башта разминка ясап алырбыз, – диде Джон һәм җиңелчә генә йөгереп китте, – миннән ун метрдан да арттарак калмаска.
Илнур көлемсерәде. Шундый акрын гына барган кешедән ничек артта каласың ди инде. Теләсә, ул аны үзе калдырып китә әле... Ләкин Джон акрынлап кына тизлекне арттыра барды һәм аның белән янәшә йөгерү авырлаша башлады. Өстәвенә, кояш кыздыра, маңгайларга, борын очларына тир бәреп чыкты. Күнегелмәгән ят кием тәнгә ышкылып җәфалый. Кыйналу да үзен сиздерә, әле ул төше, әле бу төше авыртып ала. Тик сер бирергә ярамый иде. Илнур биш метр тирәсеннән дә калмаска тырышты.
Аланлык буйлап йөгергәндә шулай иде. Көтмәгәндә, Джон урманга каерды да чытырман арасына кереп китте. Монда йөгерү күпкә кыенрак: аяк астындагы вак куакларның кайсын сикереп чыгарга, кайсын урап узарга кирәк, кайберләре аякны сыдыртып кала. Джонның бик исе китми, ул тизлеген бик үк киметми дә – мондый урыннарда йөгереп өйрәнгәндер инде. Ә Илнур йөдәп бетте. Ахыр чиктә, буыннары йомшарды, үпкәләре сызгыргандай тоела башлады. Берәр куакка абынып егылса, торып басарлык хәле дә юк иде бугай. Ярый әле тиздән аланлыкка кабат чыктылар да Джон җиңелчә йөгерүгә күчте.
Спорт мәйданчыгына җитүгә аларны ябык кына гәүдәле бер егет көтеп тора иде. Илнур кебек үк киемнән. Йөзен сакал-мыек баскан.
– Бәреп ек шуны! – дип боерды Джон. – Син аны сугып аударырга тиеш!
Илнур йөгереп килгән уңайга, егет күрешергә кул сузды.
– Күрешмә, бәреп ек! – дип боерды Джон.
Илнур егетнең сузылган кулына игътибар итеп тормастан, аның ияк төбенә тартты. Көчле генә бәрде. Аперкот ясарга ул ярата иде. Әмма йодрыгы һаваны гына телеп узды. Сакаллы егет бер адым да читкә атламаган килеш ничектер янтаеп калды. Илнурның күзе маңгаена менде. Ничек шулай булдырып була икән? Хәтта ул бер мизгелгә бу егет өрәк, яки голограмма-фәлән түгел микән дип шикләнеп тә куйды.
– Бәр тагын! – дип кыздырды Джон, – бәр!
Илнур бер мәлгә тынып калды. Көндәше белән араны билгеләргә тырышты, аның ничегрәк күченү мөмкинлеген чамалады. Салкын канлы булырга кирәк. Һәм үзенең ярышлар вакытында куллана торган иң яраткан алымнар берлеген күз алдыннан үткәрде. Җитезлек, төгәллек кирәк иде. Һәм бөтен мөмкинлеген бер ноктага туплап, һөҗүмгә күчте. Ярыйсы гына килеп чыкты. Сугу техникасы да, тизлеге дә, төгәллеге дә... Ләкин көндәше бер-ике хәрәкәт кенә ясады да бер зыянсыз көйгә аягында басып калды. Бу чынлап та Өрәк-егет иде.
– Яхшы, – дип көлде Джон. – Әлегә җитеп торыр.
Алар кабат Илнурның бүлмәсенә керделәр. Джон аны груша янына алып килде.
– Моңа кадәр спорт секциясендә өйрәнгәннәреңне оныт, – диде ул әтиләрчә хәстәрлекле тавыш белән. – Спорт белән урам сугышы икесе ике нәрсә. Сугышта сине чикли торган кагыйдәләр юк. Монда синең аягыңны югары күтәрүең, сикерүең – матур алымнар ясавың беркемгә дә кирәкми. Син тамашачылар яки судьялар өчен эшләмисең. Синең төп максатың – исән калу. Ә көндәшеңнең төп максаты сине үтерү яки һуштан яздыру. Шуның өчен монда иң гади һәм үтемле алымнар таләп ителә. Андый алымнар да бик күп. Тик син аларның барысын да тиешенчә үзләштереп бетерә алмаячаксың. Үзеңне саклау өчен берничә алым җитә. Менә, карап тор.
Джон груша алдына басты.
– Игътибар белән кара. Илнур ничек кенә игътибарлы булырга тырышса да, күреп җиткерә алмады. Джон сизелер-сизелмәс хәрәкәт кенә ясаган кебек булды. Ә груша уртасында тирән бер яра булып йодрык эзе калды.
– Урам сугышында күп нәрсәне кискенлек һәм көтелмәгәнлек хәл итә, – диде Джон һәм баягы хәрәкәтен әкренәйтеп кабатлады. – Һәм төгәллек. Кешенең авырту нокталары бар, син төп-төгәл шул нокталарга бәрергә тиешсең. Хәтта сугуың баһадирларча көчле булмаса да, бу дошманыңны билгеле бер вакытка сафтан чыгарачак. Ә хәзер минем арттан кабатла. Джон акрын гына уч төбе белән сугу техникасын күрсәтте. Илнур аның артыннан кабатлады.
– Юк, алай түгел, – дип төзәтте Джон. – Менә болай. Син бары тик кулың белән генә сугасың. Дулкын синең аякларыңнан ук килеп бөтен гәүдәңә күчәргә тиеш. Гәүдәңдәге гайрәтне уятырга. Һәм син шул гайрәтнең барысын да кулыңа күчерәсең. Бу очракта сугу көче күп тапкырга арта. Менә болай. Сизәсеңме?
Илнур аның күрсәткәннәрен җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Беренчесе килеп чыкмады. Икенчесе ничектер сизелер-сизелмәс кенә булды. Әмма акрын гына кабатлый торгач, ул аякларыннан килгән агымның үз тәненә күчеп көчәюен тойган кебек булды. Хәзер аны кулга күчерергә кирәк иде. Күп тапкырлар кабатлый торгач, анысы да килеп чыга башлады.
– Менә шулай, – дип сөенде Джон. – Бүгенгә шушы күнегүне кабатла. Уң кулың белән дә, сулы белән дә. Көч дулкынын аякларыңнан тәнеңә, тәнеңнән кулларыңа күчерергә өйрән. Моны тизләтү өчен менә мондый күнегүләр яса. Һәм ул берничә күнегү өйрәтте. Болар бик катлаулы хәрәкәтләр түгел иде. Әмма күнегелгән булмагач, җайсыз тоелдылар, арыттылар. Өстәвенә, көч агымын күзәтергә, сулышны дөрес алырга да кирәк иде. Боларын өйрәнгәч тә, талгын гына хәрәкәт иткән җирдән кинәт кискен итеп бәрү өлешен үзләштерә алмый интекте. Күнегүләр бераз килеп чыга башлагач, Джон кичке ашка кадәр кабатларга кушып саубуллашты:
– Иртәгә иртә белән йөгерергә чыгабыз, – диде ул. – Аннан соң ату буенча күнекмәләр. Кичке аштан соң яхшылап ял ит. Бер арада синең рюкзагыңны алырга килерләр. Шулай тиеш. Бирмәскә тырыш. Сугыш. Җиңелсәң – алып китәләр, җиңсәң – үзеңдә кала.
Ул киткәч, Илнур күнегүләрне озак кына кабатлады. Сугу алымын үзләштерергә тырышты. Яхшы гына килеп чыга башлады. Ул хәтта: «Эх, менә бу хәрәкәтләрне Джон күрсә!» – дип уфтанып та куйды.
Озак кына шулай маташкач, ишек тәрәзәсе ачылып китте дә аннан:
– Кичке аш! – дип аваз салдылар.
Кичке ашның да әллә ни рәте юк иде. Төеп пешерелгән бәрәңге. Суда пешергәннәр бугай. Тозы да юк. Бер сынык икмәк, анысы да каткан арыш ипие. Сөтсез сыек чәй. Шикәре күп. Эчкәндә тәмле кебек тоелса да, тамакны киптерә. Ярый әле бүлмәдә су бар. Тынчыган тәм килеп тора торуын, әмма салкын, сусауны баса алырлык.
Кичке аштан соң бераз ял алырга дип ятса, ишек ачылып китте һәм аннан үзе кебек үк киенгән өч егет килеп керде. Берсе коры гына әйтеп куйды:
– Үзең белән алып килгән бөтен әйберләреңне дә тапшырырга кирәк булыр.
– Ни өчен? – дип көлемсерәде Илнур. – Миңа бу хакта берни дә әйтмәделәр.
– Шулай кирәк.
Тавыш коры, анда бернинди хис-тойгы заты юк иде. Әйтерсең, кеше түгел, ә ниндидер робот сөйләшә.
– Мин бирмим, – диде Илнур, шундый ук робот тавышы чыгарырга тырышып. – Бирмәскә куштылар.
– Без алабыз, – диде дә егет әле булса карават почмагында торган рюкзакны эләктерде.
– Урынына куй! – Илнур егет өстенә килә башлады. – Яки ипи шүрлегеңә менеп төшәм.
Егет аңа бераз карап торды. Күзләрендә нур юк, алар салкын пыяла шикелле иде. Чынлап та робот бугай болар, дип уйлады Илнур һәм арка үзәге буйлап салкын йөгергәндәй тоелды. Тере кеше шул дәрәҗәдә салкын, шул хәтле битараф була алмый бит инде...
– Монда сугышырга ярамый, – дип, кырт кисте егет. – Әйдә, коридорга чыгабыз.
Коридорга чыгу белән Илнур әле генә бик тырышып өйрәнгән сугу алымын кулланды. Янында торган егет чайкала-чайкала артка чигенде дә таш идәнгә барып төште. Ул арада уң яктагы егет һөҗүм итте, Илнур янтаеп калды һәм уч чите белән аның муен тамырына бәрергә тырышты. Килеп чыкмады, теге уң беләге белән капланды. Ул арада сул яктагы егет бераз иелә төшеп, терсәк очы белән аның тын юлына тондырды. Илнур эч мускулларын катырып өлгерде, тик авырту барыбер сизелерлек иде. Ул бөгелеп төште дә кинәт тураеп, сул ягындагы егеткә апперкот белән бәрде. Төп-төгәл ияк астына эләкте, теге аякларын күтәреп барып төште. Әмма шатлык ләззәтен кичерергә туры килмәде, кинәт Илнурның ике каш арасына нәрсәдер килеп бәрелде. Күз төбендә ут шарлары биешеп алды. Чигәсен нидер көйдереп узды. Дөнья караңгылыкка уралды. «Үлдем бугай...» – дип уйлап өлгерде ул һәм һушын җуйды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 11, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Бик җиңел укыла, кызыклы.
0
0