ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Адресыңны бирсәң, атнага бер булса да, хат-кәлимә юллар идем! Ул арада ерак араларны якын итеп килеп тә җитәрмен. Мин, мин, бик... рәхмәтле сиңа! – диде ул, уңайсызланып, бик яратам дип, турыдан-туры әйтмәсә дә сизелә иде. – Берсекөнгә, сезне озатканда, адресымны бирермен, Илгиз абый, – дип пышылдады кыз.
***
Көне буе чабып, эт булып арган, төнге дежурда утырган Галиянең бүлмәсен шакыдылар. Шундук йокысы ачылып китеп, чәчен-башын рәтләгән итте дә ишеккә юнәлде.
– Кем анда? – дип сорады ул ачарга теләмичә.
Чөнки бүгенге ыгы-зыгылы көн теңкәсенә тигән иде. Әтисе Галиәкбәр абый әйтмешли, урыс, ашарына тапмаса да, эчәренә таулар аударып булса да юнәтә, дигәндәй, эчеп алган солдат халкы башта сыйланырга теләп, аннары спирт табып бир инде, дип йөдәтте. Төнге икеләрдә генә шау-шу килгән хәрби халык тыныбрак калды. Шулай да шыпырт кына килеп шакучылар да бүген ишле булды. Күбесенә, әлбәттә, зәм-зәм суы кирәк булып, шуны эзләп чапса, кайберләренә әле хатын-кыз кочагы да тансык икәнлеге билгеле булды. Барысыннан да, кайсын җайлап, кайсын сүгеп, кайсын начальнигы белән куркытып, котыла торды. Инде менә Аллага шөкер, тынычлык иңде дигәндә генә тагын бер оятсызы табылды. Ишек артыннан:
– Гафу ит инде, Галия, борчыган булсам, мөмкинме бер генә минутка? – дигән тавыш ишетелде.
Илгиз абыйсының тавышын ишетеп, кыз икеләнеп калды. Кемнән-кемнән, Илгиз абыйсыннан шундый мәгънәсезлекне көтмәгән дә иде ул. «Аракы теләнергә җибәргәннәрдер инде үзен, йә булмаса, башкалар кебек... Тфү-тфү, Аллам сакласын! Барысына да үзем гаепле! Хәленә керәм дип азындырып бетермәдем микән хәрби офицерны? Бәлкем, ул үзен бик лаеклы дип уйлыйдыр!» дигән күңелсез уйлар сызылып үтте аның башыннан.
– Илгиз абый, төнлә йөрмәсәгез инде, сүзегез булса, көндез әйтергә кирәк иде.
– Өч көннән чыгаралар мине, Галия. Бер күрешеп сөйләшермен дигән идем. Зинһар, гафу итегез, – дип китәргә генә борылган иде, ишек келәсенә җан керде. – Галия, зинһар, гафу ит инде, сезне бүген миннән башка да интектерделәр. Көндез сүз катырга, үзең күрдең бит, шау-шу, ыгы-зыгы булды. Өч көннән мин Башкортстанга – Туймазыма кайтып китәм. Иң авыр, иң четерекле, күңел телгәләнгән чакларымда юатучым да, тәрбияләүчем дә син булдың! Инде бүген миллионлаган кешеләр тилмереп көткән сугыш беткән көн килде! Шул уңайдан сиңа дигән кечкенә генә бүләгем бар иде, – дип, бер төргәк сузды.
– Мин бит аны сездән бүләк алыр өчен эшләмәдем. Хезмәтем шулай кушканга...
– Зинһар, сеңлем, мине рәнҗетмә! Бездә – татарда бераз дорфарак булса да, үпкәләмә, әйтим инде: «Биргәннең битенә төкермә!» диләр. Мин бит сине чын күңелдән үз итеп, яратып...
– Илгиз абый, уңайсыз миңа! Ут-сулар кичеп кайткан фронтовиктан бүләкләр алып ятарга!
– Ошамаса, ыргытырсың, кире алмыйм! – дип, офицер үпкәләбрәк китеп барды.
Кыз аның артыннан ни әйтергә дә белмичә, аптырап басып калды. Үз уйларына чумып, бүлмәсенең ишеген бикләгәч, күне кыршылган иске диванга килеп утырды. Шактый вакыт өстәлгә куйган төргәккә төбәлеп карап торды. Шулай да кызыксынуы җиңде. Сүтеп караса, анда роза чәчәкләре төшерелгән, кырыйлары чуклы шәл һәм сыек зәңгәр җирлеккә борчак кебек түгәрәкләр сибелгән күлмәклек иде. Кыз озак еллар стенада эленеп торып тоныклана башлаган коңгырт кара буяулы рамга куелган көзгегә күз салды. Мондый шәлнең бит аның төшенә дә кергәне булмады, ул әйләнә-боргалана үзен күзәтте. Эченнән генә: «Кара, затлы шәл бөркәнгәч, Галия бәләкәчем, син дә хан кызлары кебек үк булмасаң да, ярыйсы гына икәнсең бит!» – дип шаяртты. Аннан күлмәклек тукыманы алып, алгы ягына каплап, кием итеп тектергәч, ничек күренәчәген күз алдына китерергә тырышты. Бу матур чүпрәкне ул Бауман урамында сугыш башланган елны Тукымалар кибетенә әнисе белән кергәч күреп кызыгып торган иде. Менә бит ул ничек! «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!» дигәндәй, ничек матур! Әгәр дә шуннан тектерелгән күлмәкне киеп, шушы шәлне бөркәнеп, әниләре авылы Таллы Күлгә кайткач, кич утырырга чыксамы? Юк, юк, алай ярамас, мондый затлы кием-салым колхоз рәисенең кызларында да юк. Гади киемле иптәшләре алдында теләсә-теләмәсә дә, масаю кебегрәк килеп чыгачак. Шәлне әнисенә бүләк итәргә дә, күлмәкне тектергәч, киеп Казан урамнарыннан гына әйләнергә туры килер. Биредә бит аны кем танып бетерсен! Рәхмәт инде, Илгиз абыйга, яхшылыкларымны онытмаган бит! Каян тапкан диген, шундый кызыл малны, бөтен җирдә мохтаҗлык булганда. Ул бит беркая да чыгып йөри алмады. Димәк, ул аны каяндыр элегрәк юнәткән, димәк, сөйгән яры Сәрвәргә дип ниятләнгән булган.
Галиянең әле генә шатлык сибеп торган күзләрендә аптырау катыш югалып калу, оялу хисләре чагылды. Юк, юк! Хакым юк! Мин бит кеше өлешенә керәм, иртүк кире үзенә кайтарырга кирәк! Әлеге мал башымны кысачак, тәнемне өтәчәк!
Әле яңа гына унсигез яшен тутырган кызның күзләреннән үпкәләү катыш рәнҗеш яшьләре атылып чыгып, тукымага тамдылар. «Мин беркайчан да башкаларга ниятләнгән малны алмаячакмын! Хакым юк, хакым юк!» – дип телгәләнде аның керсез йөрәге. Аннан сикереп торып, тукыманы селеккәләп җыя башлаган иде, арасыннан коңгырт буявы кырылып бетә язган кәгазь кисәге очып идәнгә төште. Иелеп алып, дәфтәр битен ачса, Ленин бабай башы төшерелгән 25 сумлык акчаны күрде. Кәгазьдә: «Бәхетле бул, Галия!» дип язылган иде. Икенче көнне иртән, әле сигез тулганчы ук, өенә кайтып китәр алдыннан ул палатага юнәлде. Ахры, Илгиз абыйсы аның керәсен сизенгән иде, урыныннан торды. Кызның сүз әйтергә, ничек әйтергә дип бимазаланганын күреп, ул: «Әйдә, чыгып сөйләшик, биредә ял итәләр» – дип, кызны үз артыннан ияртте.
– Илгиз абый, сез бит якыннарыгызга дип ниятләп алган бүләкләрегезне миңа биреп рәнҗетәсез! Менә күрерсез, үзегезгә дигән насыйп ярыгызны табарсыз! Ләкин мин бу бүләкне кабул итә алмыйм, хакым юк, – диде.
– Ялгышасың, Галия! Инде тагын бер көн күрешәсебез калды. Мин әлеге бүләкләрне биредә эшләүче хезмәткәрләрдән Казан кибетләреннән алдырттым. Сиңа ниятләнгән алар, бары тик сиңа гына, Галия! Җылы тәнеңдә тузсын!
Кыз тетрәнеп куйды:
– Гафу итегез, Илгиз абый! Бик зур рәхмәт инде! Белмәдем! – диде.
Сылукайның иреннәре дерелди иде. Сагышланып калган күзләре аска иелде.
– Галиякәй, әгәр дә мин өйгә кайтып, туган-тумача, дус-ишләремне күреп, кире әйләнеп килсәм, каршы булмассыз бит? Аптырап калган кыз ни әйтергә дә белмичә газапланды.
– Көтелмәгән сорау шул, – дип кенә пышылдап куя алды.
– Адресыңны бирсәң, атнага бер булса да, хат-кәлимә юллар идем! Ул арада ерак араларны якын итеп килеп тә җитәрмен. Мин, мин, бик... рәхмәтле сиңа! – диде ул, уңайсызланып, бик яратам дип, турыдан-туры әйтмәсә дә сизелә иде.
– Берсекөнгә, сезне озатканда, адресымны бирермен, Илгиз абый, – дип пышылдады кыз. Аннан томанлы уйлары эчендә югалып калган кыз хастаханәнең озын коридоры буйлап китеп барды. Ләкин эчке сиземләве белән ул шуны аңлады – битараф түгел икән бит ул Илгиз абыйсына. «Хәзер менә китеп югалыр да, бүтән күрешә алмасак?» дигән борчу китереп кысты аның күңелен. Сулышы кысылды, һава җитми башлады. «Тизрәк, тизрәк, саф һавага чыгарга кирәк. Югыйсә хушымнан язачакмын», дип бимазаланды ул. Күз яшьләрен сиздермәс өчен башын иеп, урамга ашыкты.
* * *
Поезд тагын бер станцияне узып китте. Шулай да Әлмирәнең очлы күзләре «Васильево» дигән язуны чамалап калырга өлгерде. Ул берара үзләренә каршы чапкан гүзәл табигатькә, урман-кырларга, эреле-ваклы күлләргә сокланып, күз салып бара торгач, кабат үзенең уй-хыялларына кереп чумды. «Быел башта хәзерләнеп, соңыннан Ленинградка барып, имтиханнар биреп йөреп, Сания дәү әнисе янына да кайта алмады! Алла бирсә, кышкы сессияләрне исән-сау үтсә, каникулда туп-туры әбисе янына чабачак, ятмасын көн саен тәрәзәдән күзен ала алмыйча Әлмирәсен сагынып, саргаеп. Арада иң яраткан оныгы бит ул аның. Назлап, иркәләп туймый. Онлы кулларын чиста тастымалга сөртеп ала да, «Кил әле, җимешем! Кысып-кысып кочаклыйм әле үзеңне, бәбкәчем» дип, чакырып, ике бит алмасыннан чуп-чуп итеп үбә. Куе чәчләреннән сыйпый. Әлбәттә, дәү әнисе аны назлавын башка оныкларына күрсәтмәскә тырыша; бүтәннәр алдында Әлмирәнең үзенә дә уңайсыз. Ояла-ояла гына әбисенең кочагына кереп чума. Борынына хуш исле ипи, каймак тәмнәре килеп ирешә. Казанда калган әнисе әйтмешли, җәннәтнең бер почмагы инде изге әниләребезнең назлы кочагы. Мин кайткан чакта Исрафил абый да туры килсә икән! Ул бит Совет Армиясеннән кайткач, авыл хуҗалыгы институтына керәм дигән иде. Нишләптер күңеленә бик якын аңа ул күршеләре... Үзе ярдәмчел, үзе чибәр! Аның белән дус булгач, авыл зимагурлары да килеп бәйләнеп, начар сүзләр әйтеп йөри алмады. Үзе дә ник бер дорфа кылансын! Саклап-яклап кына йөртте. Алла бирсә, беренче стипендияләремне алгач, үзенә бик яхшы галстук бүләк итәм әле. Әлмирә «Алла боерса», «Алла бирсә» дигән сүзләрне соңгы вакытта бик еш искә төшерә, чөнки дәү әнисе һәрдаим: «Нинди генә эш башласаң да, кызым, Аллаһы Тәгаләдән, бисмилладан башла!» – дип әйтә килә.
Имтиханнар бирергә барганда да, әнисе аны үзен генә юлга чыгарып җибәрергә курыкты. Ленинград каласында югары белем алып кайткан, революциягә кадәр башкала булган шәһәрдәге һәр урамны биш ел эчендә шактый гына күргән Әхмәт абыйсы озатып йөрде. Атнадан артык яна-көя, курка-курка имтиханнар биреп йөреп, әлеге гүзәл шәһәрне рәтле-башлы өйрәнергә дә өлгермәде. Кайтып китәсе көнне поездлары төнлә генә кузгалудан файдаланып, алар Эрмитажга керергә өлгерделәр. Әлмирәнең күптәнге хыялы тормышка ашты. «Эрмитаж» француз теленнән кергән сүз икән. Абыйсы аңлатуынча, татарча тәрҗемәдә «сукбай почмагы, яки тормыштан ваз кичкән» дигәнрәк мәгънәне белдерә икән: irmitoige. Ленинградның йөзек кашы булган, дөньяның иң зур күргәзмәсенә нишләп шундый исем кушканнардыр инде, аңламассың? Мәгънәсе әллә ни ятышлы булмаса да, русчасы матур яңгырый тагын! Французчарак сакауланыбрак эрмитагэ дип җибәрсәң, үзеңне бөек халыкның олы мәдәниятенә якынайгандай сизәсең икән! Әлмирә французларның үзләренә охшатыбрак, эрмитагэ дип кабатлады да үзенең кыланмышларыннан көлеп үк җибәрде. Ярый әле, ул урнашкан купеда кеше-фәлән юк, нинди җүләр кыз икән дип уйларлар иде.
...Әле күптән түгел генә имтиханнар биреп йөрде. Салкын суга төшкәндәй туңды, ут эченә эләккәндәй янды. Ни генә булмасын, алдылар аны Ленинградның данлыклы рәссамнар, сынчылар, архитекторлар әзерли торган институтына. Горурланмас җиреңнән горурланырсың! Биредә бит В.И.Баженов, И.Е.Репин, И.И.Шишкин, И.К.Айвазовский, В.А.Серов, Н.К.Рерих кебек даһи рәссамнар белем алган, осталыкларын чарлаган. Ничек бәхетле ул! Алар үткән юллардан, баскычлардан атлап йөриячәк, алар утырып укыган бүлмәләрдә белем алачак. Тырышлыгы бушка китмәде шул! Имтиханга ясап җибәргән Казан, Болгар күренешләрен ошаттылар, күрәсең, имтихан алучылар. Ленинградка кагылышлы сорауларга да әйбәт җавап бирде. Абыйсы: «Андагы профессор, докторлар үзләренең тарихи калалары белән горурланалар гына түгел, масаялар да!» – дип кисәткән иде. Шуны исендә тотып, бар белгәнен күрсәтергә тырышты.
«Эрмитажның ачылган елы дип 1764 ел санала, Екатерина II Германиядән 225 данә рәсем сатып алдыра. Күпчелеге әлеге иҗатчыларның Голландия һәм Фламандия мәктәпләренә карый. Шулай ук Кышкы Сарай эчен бизәргә шәхси коллекционерлардан Брюльнең, Крозаның, Уолполяның һәм башка рәссамнарның картиналары кайтартыла. Инде 1774 елда ук биредә 2080 сурәт төпләнә. Октябрь революциясеннән соң буржуйлардан конфискацияләнгән картиналар белән дә тулыландырыла һәм эшчекрестьяннарның уртак мирасына әйләнә!» – дип сөйләде дә сөйләде Әлмирә, каушавын да онытып. Ленинның Финляндиядән кача-поса, гримпариклар киеп кайтуын да, Икенче Бөтендөнья сугышында Ленинград блокадасының фаҗигаләрен дә – берсен дә калдырмады. «Җитте, җитте, чибәркәй, әйбәт беләсең!» – дип, тарихтан да «бишле» куйдылар аңа. Артыннан гына кәефен төшереп: «Үзе татарка гына булса да, Ленинград туташларыннан да әйбәтрәк белә!» – дип, озын гына чандыр гәүдәле, карчыга борынлы, ач чырайлы, усал күзле марҗамы шунда, яһүдәме, аңа ишетелерлек итеп сөйләнеп, төрттереп калды.
...Поезд бертуктамый чаба да чаба, тиздән Яшел Үзән тукталышы. Әлмирәгә генә ничектер моңсу булып китте, күңелсезләнеп калды. Ул кинәт якыннары белән аерылышуына сагышланып куйды. «Йа Ходаем, әтиәниемнәр, туганнарым, ап-ак чәчле, назлы куллы дәү әниләрем нишләрләр инде миннән башка. Борчылып, кайгырып ятмасалар ярый инде. Мин сезнең йөзегезгә кызыллык китермәм, кадерлеләрем!» – дип, ул аерылышу сагышыннан елап ук җибәрде.
«Патшалар котырышып, типтереп яткан ташкала ул!» – дип, бәясен төшереп алган иде Әхмәт абыйсы. Шулай дип әйтергә ярыймы инде гүзәл шәһәр турында? Ничек теле әйләнә? Ленин бабай каласының архитектурасы гына да ни тора? Әйтерсең, бөтен дөнья җәүһәрләрен бирегә китереп туплаганнар! Вакытым булды исә, музейларга, театрларга йөриячәкмен. Паркларда, елга-канал буйларында һава сулап, шул матурлыкларын күреп, күңелемне, күземне рәхәтләндерәчәкмен. Аврора крейсерын да, Кронштадны, Исаак соборын да барып күрәчәкмен!
...Поезд тәгәрмәчләре тимер рельсларга ышкылып, чыелдаган тавыш чыгарып, станцага килеп туктады. Вокзал рупорыннан ике генә минут торачакларын, вагоннардан чыгып йөрмәүләрен үтенделәр. Әлмирә тәрәзәдән урам якка күз салды. Яшел Үзән вокзалы бинасында якты утлар яна. Инде кич булуга карамастан, халык кайнаша. Кайсыдыр әнә поездга утырырга ашыга. Кемдер пассажирларга пәрәмәч-өчпочмак тәкъдим итеп йөри. Икенче берәве сатарга ысланган балык алып чыккан. Өченчесе исә кәрҗиненә эчемлек шешәләре тутырып, шуларга ия эзләп каударлана. Ул да түгел, рупор: «Хөрмәтле пассажирлар, 22 нче номерлы Ленинград поезды кузгала. Игътибарлы булыгыз!» – дип хәбәр сала. Вагон коридорында да ниндидер хәрәкәт барлыгы ишетелә. Ул утырган купе ишеге ачылып, аннан урта яшьләрдәге, гади генә киенгән бер хатын-кыз, аның артыннан 25-27 тирәсендәге прапорщик түргә узды. Хәрби: «Хәерле кич, мадам!» – дип сәлам бирсә, хатын-кыз исә: «Исәнмесез!» – дип куйды.
– Сез иркенләп урнашыгыз, мин коридорга чыгып торам, – дип, Әлмирә урыныннан торып, кысыла-төртелә ишеккә юнәлде. Прапорщик аңа:
– Благодарю, мадам! – дип кыланыбрак башын иеп калды.
Поезд кузгалды. Күңелдәге моңсулык тагын да көчәйде. Вагон тәрәзәсе кырыеннан ялт-йолт итеп, баганадагы утлар йөгерешеп үтә. Табигатьнең бәрәкәтле, мал-мөлкәтле чоры – әнә, караңгы төшүгә карамастан, кыр кораблары – комбайннар икмәк суктыра, бункерлар тулганны көтеп торган йөк машиналары да күзгә чалынып үтә. Саф һавага ияреп, ачык тәрәзәдән вагонга үлән, икмәк, гомумән, көзге табигать исе ишелеп тула. Әлмирә киң итеп сулыш алды. Дәү әнием дә бәрәңгеләрен алырга җыенып йөридер инде. Бу атнада булышырга Әхмәт абыйсы иптәш малае Рафикъ белән кайтып килергә ниятләделәр. Әй, шунда мин дә булсам! Бәрәңге җыеп аргач, мунча кереп, тузаннарны коеп чыгасың да дәү әнинең мәтрүшкәле тәмле чәен эчеп ләззәтләнәсең. Аннан арып-талып, изрәп йокыга китәсең! Ә инде иртән аны, гадәттәгечә, чәчләреннән сыйпап дәү әнисе уятыр да: «Тор әйдә, кызым, юынып ал, мич авызында гына яраткан коймакларыңны пешердем, суынып, бәрәкәте киткәнче авыз итеп кал!» – дияр иде. Ә коймаклары мичтә, күмер өстендә пешкәнгә микән, искитмәле, ашап туймаслык була аның. Кунак кызы аларны яңа аертылган каймакка манып-манып ашый. «Ой, дау ани, ничек тамлы!» – дип әйтеп куя. Бу сүзләрдән хуҗабикә генә риза бәхил түгел:
– Яле, татарча матур итеп әйт әле! Нәрсә дигән сүз инде ул? Ой, дау ани, ничек тамлы!
– Ә как надо соң, дау ани?
– Дәү әни! Дәү! Ә белән, йомшак итеп әйт! Аннан тамлы да түгел, тәмле. Яле, кабатла әле, балам! – дип, татарча дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә.
Шулай сабак ала торгач, рус мәктәбендә укыган Әлмирәнең дә авылга кайткан саен теле чарлана башлады. Шулай да үсмернең дөньяга карашы үзгәрәк шул. Кайчагында нишләп рус булып тумаганмын икән, дип тә уйлап куя. Мәктәпләрендә бит тарих укытучылары Марина Фёдоровна дәрес саен татарларны яманлап, нотыклар укыды. Имеш, татар халкы кыргый булган, башка милләтләрне талаган, суйган. Әгәр дә алар булмаса, имеш, руслар әллә кайчан коммунизм төзегән булырлар иде. Татарлар бүген шундый матур, алга киткән илдә яшәүләре белән, имеш, бөек рус халкына бурычлы.
Әлмирә андый дәресләрдә оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булып, классташларыннан оялып утыра. Борынгы бабаларының шундый вәхши булуларына йөрәге әрни: «Нишләп шулай дөнья буйлап шәһәр-калаларны җимереп, талап йөргәннәр соң алар? Шанлы калалар төземәгәннәр? Алай дисәң, Болгарны, Казанны кемнәр салган?»
Әлбәттә, меңләгән шәһәрләр төзегән рус халкы белән ярышып булмый. Чыңгызхан, Батый яуларына каршы көрәшеп, зур батырлыклар күрсәткән халык бит ул. Төрекләрне акылга утырткан, шведларны, немецларны суга батырган, японнарны дөмбәсләгән, утрауга бикләгән халык бит!
...Шалтырап, купе ишеге ачылып китте. Анда ай кебек балкып, салам чәчле, зәңгәр күзле прапорщик пәйда булды. Кәефе әйбәт күренә.
– Спасибо, добрая фея! Без киемнәребезне алмаштырдык. Рәхим итегез! – дип, кулы белән артистларча ишеккә ишарәләде. Әлмирә «яхшы» дип кенә куйды да купега юнәлде. Анда спортчы кебек киенгән ханым утыра иде. Купеның җыйнак өстәленә коньяк шешәсе, «Боржоми», казылык, ит менеп кунган, ипи кисеп куелган. Әзерлек белән хәрби кеше шөгыльләнә, ахры, өч рюмка коньяк шешәсенә төбәлеп, стройдагы кебек катып калганнар. Ул да түгел, кулына помидор-кыяр тутырылган эмаль савыт тоткан хәрби кабат пәйда булды.
– Яхшылап юдым. Анфиса Карповна, курыкмыйча ашарга була. Өч стакан чәйгә дә заказ бирдем, хәзер китерәләр. Яле, минем каядыр кәнфитләрем дә бар кебек, рөхсәт итсәгез, добрая фея, сезнең урын астыннан шуны да чыгарыр идем. Гафу итегез, исемегезне дә белмим! Мин үзем Артур Михайлович булам!
– Әлмирә!
– Бик шат, Әлмирә чибәркәй!
Студент кыз урыныннан торды. Хәрби сул кулы белән ятак капкачын өскә күтәрде дә, уңы белән казына торгач, бер тартма тартып чыгарды. Коньяк эчәргә укырга баручы кызны күпме генә кыстасалар да, сүзләре үтмәде.
– Юк, юк, рәхмәт, минем, гомумән, эчкәнем юк, – дип, кире кага торды. Прапорщик исә:
– Ну, алайса, су салып, безнең белән чәкештереп эчегез, – дип, Әлмирәгә дигән рюмканы бушатып, су белән чайкагач, «Боржоми» тутырды.
– Әйдәгез, безнең өчен! – дип, ир кеше үзенекен эчеп куйды. Чырае бер мәлгә сытылып алды, коньяк кире килеп чыкмасын тагын дигәндәй, шатыр-шотыр китереп, кыяр чәйнәргә тотынды. Өстәлдәге нигъмәтләрне дә капкалап алгач, хәрби кеше танышырга тәкъдим итте:
– Әйдәгез, хөрмәтле дамалар, яхшылап танышыйк инде. Мин үзем Волжск шәһәреннән. Мари республикасына керә ул. Әнкәй авырып киткәч, бер атна отпуск биргәннәр иде. Үзем Муромда стрелковый полкта хезмәт итәм. 26 яшь, ни кызганыч, өйләнмәгән. Әлегә үземнең икенче яртымны таба алганым юк, гаеп итмәгез! – дип тезеп салды. Ике рюмкадан соң битләре алсуланып киткән Анфиса да:
– Мин Яшел Үзәннән инде! Суыткычлар заводында эшлим, дөресрәге, эшли идем. Ирем Андрей тинтәкләнә башлады да... Эчсә, шыр тилегә әйләнә! Кул селтәп, тоттым да Мәскәүгә подругаларга чыгып киттем әле. Шул исерекнең көен көйләп ятарга, әнә анасына барып торсын, поты бер тиен! – дип, кыю гына биографиясен сөйләп атты.
– Менә анысын дөрес эшләгәнсез, Анфиса Карповна! Гомер бер генә ул. Телисең – болай яшәргә була, телисең – шул исерек белән интегеп, гомерне заяга уздырырга да мөмкин! Кыю хатын икәнсез, чын урыс хатыны! Әйдәгез, безнең бөек халкыбызның чибәр, үткен бер вәкиле өчен! – дип, рюмкасын күтәрде.
– Артур Михайлович, без бит яшь чибәркәебез белән рәтләп танышмадык, әйдә, сүзне аңа да бирик әле! Югыйсә гел без генә бытылдыйбыз!
– Так точно, дорогие дамы! Зинһар, Әлмирә, сеңлем, гафу итегез! Сүз сезгә бирелә! Әлмирә уңайсызланып куйды. Шулай да өлкәнрәкләр сорагач, җавапсыз да калмады.
– Студент мин, Ленинградка рәссамлыкка укырга барам, Казаннан! – дип кенә куйды.
– Вот, молодчина девчонка, нинди матур шәһәрне сайлаган! Ул каланың урамнары гына да музей бит! Анда Пётр Беренче, Кутузов, Суворовлар яшәгән. Пушкин иҗат иткән!
– Ой, шул каланы күптән барып күрергә хыялланам, җаем гына юк! – дип, Анфиса да кемгәдер үпкәләгәндәй әйтеп куйды. Ахры, исерек иренәдер инде.
– Я вам обещаю, Анфиса Карповна, мин сезне ул тарихи калага лично үзем алып барам, риза гына булыгыз!
– Мин бик риза да бит, Артур Михайлович... Ләкин сез хәрби кеше буларак ничек постыгызны ташлап китәрсез? Ай, хәйләкәр дә инде, сез, офицер иптәшләр, ни генә вәгъдә итмисез! – дип кеткелдәп куйды Анфиса.
– Минем өчен кыен эш түгел ул, өч-дүрт көн отгул алам да. Командир белән дуслар без! Әйтәм аңа тегеләй дә болай, «Сөйгән ярыма бөек Ленинградны күрсәтәсем килә, разрешите выполнять?» диячәкмен!
– Ну да, сиңа бит ул эчем авырта дип, эштән кайтып китү түгел, хәрби берләшмә! Җибәргәннәр ди сине! – дип, Анфиса ханым сәер генә күзләрен ялтыратып куйды.
– Яхшы! Алайса син минем белән Муромда төшеп каласың. Бер бүлмәле фатирымда яшәп торырсың. Калганын үзем җайлыйм! Сөйләштекме? – дип гайрәтләнеп алды хәрби кеше, тәвәккәллек күрсәтеп.
– Карарбыз! – дип кенә куйды Анфиса Михайловна, сынаулы күз карашы ташлап.
Әлмирә генә ничек инде әле танышырга да өлгермәделәр, өстәвенә, берсенең законлы ире бар, әллә юри кыланып сөйләшәләр инде, дип сәерсенде. Юк, шаярышалар гына бугай болар, дип уйлады.
Кечкенә генә өстәл артында мәҗлес дәвам итте. Хәрби белән Анфиса йокларга, ял итәргә уйламыйлар да иде. Шуны аңлап алган үсмер кыз Артур Михайловичтан:
– Ә мөмкинме, мин сезнең урынга өскә менеп ятсам? – дип сорады.
– Әлбәттә, чибәркәем, менеп ята күрегез! Сорап тормасаң да була иде. Айт-два, и анда, шулай бит, Анфиса Карповна, – дип, нигәдер шатланып әйтеп куйды.
– Ят, ят, сеңлем, без әле әз-мәз генә гәпләшеп утырабыз, тыныч йокы сиңа, – дип җөпләде офицерның сүзен үткен хатын.
Әлмирәгә озак интегеп ятарга туры килмәде, бишек кебек вакыт-вакыт тирбәтеп алган вагон да, бертуктаусыз моңсу гына текелдәгән тимер тәгәрмәч тавышлары да аңа изрәп йокыга китәргә ярдәм итте, күрәсең.
Иртәнге җиделәр булгандыр, юлдашларын барлап, уңайсызланып, аска күз салса, купеда беркем дә юк иде. «Димәк, Муром каласында төшеп калганнар! Нәрсә булды соң бу, дөрес хәлме, әллә күзенә генә күрендеме?! Әллә төшенә генә кердеме?! Юк, чынбарлык иде ул! Ничек шулай чит кеше белән, очрашканнарына ике сәгать тә үтмәде, иренә хыянәт итте! Ничек була соң инде бу! Шуннан соң кире өенә кайтып, иренең күзенә ничек карар?!»
(Дәвамы бар)
"КУ" 11, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев