Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)

Шундый дәресләрнең берсендә иптәше Лиза түзмәде: «Ә сезнең Лев Николаевич Гумилёв чыгышларын тыңлаганыгыз бармы?» – дип сорады. – Юк, тыңларга җыенганым да юк! – Ул әйтә, Россия империясен төзегәндә, татарлар иң алгы рәттә барганнар, – ди. – Меңләгән шәһәр-калаларны да әле сез искә алып киткән халык төзегән, ди. Татарларга урынсыз яла ягыла дип тә чаң кага.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Казан үзенең сәфәргә чыгып киткән кызын август аеның балкып торган кояшлы көннәре, тулган айлы, күк йөзенә чәчелгән йолдызлы төннәре белән озатып калса, 31ендә – җәй аеның соңгы көнендә иртәнге якта поезд, декабристлар түнтәрелеше, большевиклар инкыйлабы, блокадалары белән тарихка кереп калган, рус патшаларының яшәү оясы булган Петербургка, ягъни хәзергечә Ленинградка килеп керде. Шәһәргә җиткәнче үк күк йөзен каплап алган болытлар: «Туган-тумачаларыңны, кояшлы Казаныңны, бергә уйнап үскән дусларыңны ташлап, әти-әниеңне сагышларга салып нишләп йөрисең?» дигәндәй шыбырдап, бертуктамый яңгыр койды. Ярый әле вокзалдан 13 нче номерлы троллейбуска утырсаң, ул урнашасы вуз тулай торагының ишек төбенә үк китереп туктата. Зур, авыр юл чемоданын көчкә сөйрәп, ниһаять, тагын биш ел яшисе «казённый» йортына яңгырга чыланып килеп тә җитте. Ишек төбендә каравылда торучы, урта яшьләрдән өлкәнрәк, иреннәрен мул итеп чат кызыл иннеккә манган сары чәчле түтәй, аның юлламасын алып, күз салгач, ашыкмыйча, иркенләп, амбар кенәгәсенә нидер тутырды. Аннан күтәрелеп карап: «Кызым, сез яшисе 25 нче бүлмә икенче катта. Бүген юлдан килеп ялыккансыздыр, ял итегез! Иртәгә комендант инструктаж үткәрер! Төкле аягың белән, балам, бөек илебезгә лаеклы кеше булырлык итеп белем алыгыз», – диде, мәрхәмәтле күзләре белән елмаеп карады.

– Рәхмәт Сезгә!

– Мин Вера Андреевна булам, кызым!

– Бик шат, Вера Андреевна! Мин Әлмирә атлы!

– Ярый, кызым, бар, бар, яхшылап урнаш, соңыннан кайда нәрсә барлыгын әкренләп төшенерсең! Юлия, сеңлем, яңа иптәшеңне бүлмәсенә хәтле озатып куй әле, зинһар, интегеп эзләп йөрмәсен, – дип, беләгенә кызыл тасма бәйләгән зәңгәр күзле бер кызга мөрәҗәгать итте.

Иптәшләре белән сөйләшеп торган туташ: «Яхшы, Вера Андреена, хәзер озатып куярмын! – дигәч, танышларына:

– Яхшы, соңрак сөйләшеп бетерербез, – дип, Әлмирәләр янына килде

– Яле, сеткаңны булса да бир, үзем күтәрешәм! Кулың талгандыр. – Рәхмәт, Юля! – дип, Әлмирә сул кулындагы челтәр биштәрен яңа танышына сузды.

– Кайсы яклардан буласыз?

– Казаннан! 

– Татарстаннан инде алайса!

– Әйе!

– Мин Киров өлкәсе Малмыж каласыннан. Сезнең Казан аша үтеп-китеп йөрибез! Нократ Аланында төшәбез дә, аннан автобус белән тагын 40 чакрым юл кала. Сезнең шәһәрегез бик матур, поезд тәрәзәсеннән генә булса да карап, сокланып үтәм. Бер мөмкинлек туса, рәхәтләнеп, Кремлегезне карап йөрисем килә дә... Тик кайчан туры килер, белгән юк!

– Соң, каникулга бергә кайтып килербез... Бөтен тарихи, кызыклы урыннарын үзем күрсәтермен, бездә кунак булырсыз!

– Рәхмәт, Әлмирә! Менә сез торасы бүлмә шушы була. Мин үзем  37 нчедә, өченче катта. Берәр соравың булса, рәхим ит, ишек ачык, ни әйтсәң дә, өченче курска килдем бит, тәҗрибәм җитәрлек! Ияләшәсең, борчылма, башта гына мәшәкатьләр ишле кебек күренә дә, бер-ике айдан кайда-нәрсә ятканын аңлыйсың, бернәрсәсе дә юк аның! Ярый, хәзергә, якташ! – дигәч, кыз башын селеккәләп, калын сары чәчләрен дулкынландырып китеп барды.

Әлмирә кыяр-кыймас кына, уңайсызланып, ишекне ачты. Эчке якта соры күзле, сипкелле, почык борынлы бер кыз ятагы кырыендагы тумбочкага борылып, тамак ялгап утыра. Әлмирә аңа: «Исәнмесез!» – диде. Кызый, «Здрасьте», дип куйды да, өстәлдәге ашамлыкларын җыеп алып, кечкенә шкаф-тумбочкасына тыкты. Аннан яңа килүчегә: «Менә бу урын буш, тегесендә Лиза дигән кыз ята, әле кибетләргә чыгып китте», – дип аңлатып алды.

– Рәхмәт! – дип, Әлмирә ятакка күз салды.

Уң як стена буендагы карават аның күңеленә хуш килде. Чемодан белән сетка биштәрен сөяп куйгач, әлеге кызга борылды:

– Минем исемем Әлмирә!

– Дуня, – дип куйды яңа танышы, теләр-теләмәс кенә. «Чит кеше булгач ятсына, ахры!» – дип уйлап куйды Казан кызы.

– Дуня, сез кулларыгызны кайда юасыз?

– Ишектән чыккач, сул якка барасың, юыну бүлмәсе, бәдрәфе дә шунда ук. Каршысында кухня да бар!

– Рәхмәт!

Кичкырын өченче бүлмәдәшләре пәйда булды. Елизавета исемле икән, Ленинград өлкәсеннән, шәһәрне дә яхшы белүче, зәңгәр күзле, сары чәчле, шат күңелле рус кызы булып чыкты.

– Минем туганнар да җитәрлек биредә. Әнинең сеңлесе Тамара түтәй дә, аннан әти ягыннан да туганнан туган дяденька бар! Үзләренә торырга чакыралар чакыруын! Тамара түтәйнең ире Андриан эчәргә ярата, өстәвенә, апай да бертуктаусыз: «Кичкә калып йөрмә! Чит компанияләргә барып кермә! Егетләр белән йөрергә иртәрәк әле сиңа, берәрсе бүксә тутырып качмасын», дип, колак итен ашап тора. Миңа, унсигез яшьлек чибәр кызга, каравылчы кирәкми бит инде. Туганнан туган абзыйлар шәһәр янындагы бистәдә, аларында торыр идем дә, кич кайтып-китеп йөрүләре куркыныч! Ленинградның бит аның үзәге генә музей кебек, арткы ягына чыктыңмы, башка дөнья башлана. Барак, хрущёвкалар тулы исерекләр, төрмәдән чыккан башкисәрләр, ал санын бер яртыга бирергә дә риза җиңел холыклы хатын-кызлар! Бер Ходаем үзе сакласын! Ял көннәре кунакка гына барып килгәләсәм инде. Ну, Дуня белән без танышлар инде, ә сез кайдан килеп чыктыгыз? – дип, Лиза шаян күзләрен Әлмирәгә төбәде.

– Казаннан мин, Лиза!

– Ишеткәнем бар! Бик матур кала, диләр! Элек мин Татарстанны да, Казанны да, гомумән, татарларны Монголиядә яшиләр дип уйлый идем! Бер мәлне безнең Кызыл Армия районына Лев Гумилёв килде. Безне Үзәк Мәдәният сараена җыйдылар. Беләсеңме, ул татарлар турында шундый җылы сүзләр әйтте, шаккаттым! Югыйсә ул тарих китапларында гел әллә нәрсә бит. Имеш, татарлар кыргыйлар, бернинди цивилизацияләре дә юк, дип төшендерделәр. Ә Гумилёвны тыңласаң, сездән дә дан-шөһрәтле халык юк икән! Ышаныргамы, ышанмаскамы, белгән юк! Әй, ярар әйдә, иң мөһиме, кызлар, без данлыклы уку йортында белем алачакбыз! Мин моның белән горурланам! Шуңа күрә дә туганнарымның фатирын түгел, тулай торакны сайладым. Театр-музейлар да якын гына, институт үзе дә янәшә. Алла бирсә, бию түгәрәгенә дә йөрергә дигән хыялым бар. Өлгереп кенә булсын. Ә егетләр монда буа буарлык, нинди генә сорты юк, күз чагыла хәтта. Ой, кызлар! Яшибез болай булгач, – дип, бодай саламы төсендәге калын толымнарын сыйпап куйды.

Лиза, чыннан да, чая да, чибәр дә иде. Сылу гәүдәсе өстенә, янып торган, аяз күк йөзе кебек зәңгәр күзләре, озын керфекләре, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюлары, тулып торган сусыл иреннәре күпләрне гашыйк итәрлек. Нәфис булып күренеп торган тулы ботлары, күпләрне ымсындырырлык, төгәлрәк итеп әйткәндә, кара-чутыр Әлмирәнең капма-каршысы иде ул! Өстәвенә, гадилеге белән дә үзенә тарта.

– Ой, кызлар, онытып да торам, әйдә, әни пешереп тыккан балык бәлеше белән сыйлыйм әле үзегезне, – дип, өстәлгә күчтәнәчләрен чыгарып тезә башлады. Дистәләгән күкәй, кыяр, помидор, яшел суган, мичтә пешкән авыл күмәче, дуңгыз мае, ит кисәкләре пәйда булды. Ике литрлы Кытай термосы да үзенә урын тапты биредә.

– Тукта, Лиза, минем дә бит Казан күчтәнәчләрем бар, – дип, Әлмирә дә үзенең азык-төлек букчасыннан тавык, пәрәмәч-өчпочмаклар, шактый гына зур кисәк сыер ите, җир җиләге, чия кайнатмалары, төрле-төрле конфетлар тутырылган кәгазь пакетын чыгарып, өстәлгә өйде.

– Ой, кызлар, бәйрәм итәбез бүген, – дип куйды хөр күңелле Елизавета. Аннан утын бүкәне кебек караватын саклап утырган итләч битле, коңгырт күзле, коңгырт чәчле Дуняшага да: «Син, дускаем, нишләп анда чиркәү карчыгы кебек боегып утырасың, әйдә, өстәлгә рәхим ит», – дигәч, Дуня да торып, тумбочкасында казынгач, өч бутерброд, өч прәннек күтәреп, өстәл янына килеп утырды.

– Кызлар, әйдәгез, башта тиз бозыла торган ризыкларны ашыйбыз, әрәм булмасын, – дип, Әлмирә абыйсы тыгып җибәргән пычак белән тавыкны бүлгәләде. Иң беренче итеп, дәү әнисенең ишегалдында кайчандыр кыткылдап йөргән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ризык итеп бирелгән кош итеннән тамак ялгадылар. Аның калган яртысын кырыйга куйгач, Лизаның әнисе пешергән балык пирогыннан да авыз иткәннәр иде, ашказаннары былбыл кошныкы хәтле генә булган сылу кызларның тамаклары туйды да куйды. Әлмирәнең әнисе яхшылап юып, киптереп җибәргән күрәгәләрне салып, чәй дә эчкәч, күңелләре тагын да күтәрелеп, бермәлгә канәгатьлек хисләре тоеп утырдылар, беренче булып Елизавета телгә килде. – Ну, кызлар, байларча яшибез бит, әй! – дип кеткелдәп җибәрде. Әлмирә шул арада тавык кисәге өстенә тоз сибеп, сары төстәге калын кәгазь белән ризыкларның өстен каплап куйды.

– Әлмирә, теге сумсаларыңны да татып карыйсым килгән иде, шартлап булмый, дустым. Татарларның ниләр ашап, шулай матур булып үсүләрен ачыклауны иртәгәгә калдырабыз инде.

– Рәхмәт сезгә! – дип, Дуня гына өч бутерброды белән шул ук сандагы прәннекләрен кире күтәреп алып китте. Лиза гына яңа танышы Әлмирәгә сораулы караш ташлап, «Бу ни булды инде?!» дигәндәй, җилкәләрен сикертеп, аптыравын белгертеп куйды. Өйдән әти-әниләре төяп җибәргән азык-төлекләре, Алланың биргәненә шөкер, бер атнага кадәр җитте. Итле пәрәмәчләрне табада җылытып, тамак ялгасалар, яшелчәләрдән салат әвәләделәр. Дуня дигән дуслары гына шул өч бутербродын күтәреп анда-монда йөрде. Өстәлдә ризык бетеп, җилләр уйный башлагач кына, Дуняшаның күчтәнәчләренә дә чират җитте. Һәм бу өч бутерброд белән өч прәннек тәмам булды. Икенче көнне төнлә нәрсәдер кыштыр-кыштыр килгәнгә Лиза уянып, шыпырт кына утны кабызса, итләч битле, чепи күзле Дуня бер кулына ысланган колбаса кисәге, икенчесенә ярты ак күмәч тоткан килеш ашап утыра иде.

– Әлмирә, карале бу күсене, безнекен атна буе орды-орды да, хәзер качып, үзенекен бүсеп ята! – дип, нәфрәт белән әйтеп куйды Лиза. – «Бурсык!»

Шул хәлләрдән соң Лиза белән Әлмирә бар булганын уртакка куеп, көн күрсәләр, Дуняның ашау урыны тумбочка өстенә күчте. Юньләп аралаша да белмәгән төнтек Дуняны бүлмәдәше Лиза күралмас булды. Бу хисләре аның куерганнан-куера барды. Үзләре булмаган чакта, өстәлдәге ризыкларга да кул сузуы ачыклангач, зәңгәр күзле чая кыз комендант белән уртак тел табып, Дуняны башка бүлмәгә күчерттерде. «Бурсык» киткәндә: «Что я плохого сделала?!» – дип, рәнҗешен белгертте. Әлмирә генә кызганып: «Яшәсен иде лә шунда!» – дип әйтеп куйды. 

***

Дуня урынына бүлмәгә аның танышын – Валяны урнаштырдылар. Валентина озын буйлы, сумала кебек кап-кара чәчле, калын кашлы, күкрәкләре ташып торган, җилбәзәгрәк, шул ук вакытта үткен дә бер кыз иде. Көне-төне, дигәндәй, Лиза белән сөйләшүләре, бөтен фикерләре ир-атлар тирәсендә бөтерелде. Үзе итагатьле дә тагын, «Әлмирә, кадерлем, безгә игътибар итмә инде син, чибәркәем, без ни сөйләшмәбез дустым белән», – дип тә әйтеп куйгалый. Ләкин яңа урнашкан кыз Дуняның капма-каршысы, нык юмарт булып чыкты. Бар булганын өстәлгә чыгарып сала да: «Кызлар, тагын берәр нәрсә кирәк булса, тартынып тормагыз, әйтегез! Әгәр кибет-фәләнгә барсагыз, азык-төлекне үзегез алып кайтыгыз инде, яме, кадерлеләрем!» – дип, Лиза белән Әлмирәнең кесәләрендә сукыр бер тиен калмаганда да, Ленин бабай башы төшерелгән кызыл унлыкларны чыгарып бирә торган булды. «Мине кибеткә генә йөртмәгез, зинһар, болай да йокым туймый, үтенеп сорыйм, дусларым, акча – миннән, табын әзерләү – сездән!» – дип үтенә иде.

Әлмирә башта каян ала икән соң ул шундый суммаларны, дип аптырый иде. Лизаның әйтүе буенча иптәшенең әтисе Тула өлкәсендә зур җитәкче икән. Ай саен 100 сумны җибәреп кенә тора, ди. «Кемнеңдер хезмәт хакы бит бу!» Тора-бара дәртле Валяның Ленинградта да бай ир-атлар белән генә аралашуы беленде. «Бу хәерче студент халкы белән нишлим соң мин?! Рәтле сүзләре, кимендә кафега чакырып сыйларлык сәмәннәре дә юк. Йөриләр шунда бушка селкенеп!» – дип шаяртып та куя. Үзе кичләрен кабат юкка чыга да таң алдыннан гына кайта. Дәрескә дә баралмыйча көне буе йокы симертә. Үзе тагын шуның хәтле белемле, бөтен зачётларын да, имтиханнарын да яхшы билгеләренә генә тапшыра. Бер атна җитә үзенә, бөтен программаны бүлмәгә бикләнеп сөреп чыга. Яхшы укыганга, дәресләрен калдыргаласа да, институт җитәкчелеге дә, укытучылар да артык бәрелмиләр, күрмәмешкә салыналар. Лизаның әйтүе буенча, Валяның җитәкче әтисенең абруе да, күчтәнәчләре дә үз эшен эшли. Валентина Валерьевна судагы балык кебек йөзә биредәге тормышта.

Укулар бара тора, көннәр-атналар уза тора. Бөтен хыялы белән Ленинград каласын карармын, бөек кешеләр яшәгән җирләрдән йөрермен, дип килсә дә, көз җитү сәбәпле, иртә караңгы төшә. Өстәвенә, бик еш яңгырлар явып тора, урамга чыгып йөрүләргә киртә ясый. Кайчагында яр буйларында йөреп, каршыдагы тарихи йортларга күз салып кайткалыйлар, анысы да азык-төлеккә дип кибеткә чыкканда гына. Лиза: «Менә бу йортта Маяковский торган, әнә тегесе кенәз Йосыповларныкы», – дип аңлатып йөри. Әлмирә: «Ярый әле шундый ачык күңелле бүлмәдәшне бирде!» – дип, эченнән генә сөенә. Валя турында әйтеп тә торасы юк, юмарт, эчкерсез кызый булып чыкты. Бүлмәдә сирәк-мирәк күренсә дә, кайтканда берәр кыйммәтле торт, йә булмаса кызыл уылдык, ысланган казылыкларга хәтле күтәреп кайта, онытмый бүлмәдәш кызларын. «Сыйланыгыз, кызлар!» – ди дә киеме-ние белән караватына авып, йокыга да тала. Немецлар килеп, бомбага тотсалар да, уятам димә инде син аны. Әйтерсең, Ленинградның блокадада чагындагы кебек, 12-14 әр сәгать станок артында торып, аяктан егылганчы пушкаларга снаряд ясаган. Иртән үзләре укырга киткәндә, алай-болай Валя торса, тамак ялгасын дип, боткасын-шулпасын да, чәен-җимешен дә әзерләп китәләр. Суынмасын дип, ризыкларның өстенә хәтле каплыйлар. 

***

Дәресләрнең берсен дә калдырмыйча, лекцияләрне дикъкать белән тыңлап барырга тырышты Әлмирә.

Менә бүген дә Бөтендөнья сәнгате тарихын укытучы Реснер Елена Исааковна сөйләгәннәрне тыңлавы үзенә бер рәхәт. Кайбер укытучылар, профессорлар кебек эчпошыргыч тонда сөйләми. Яхшы артистлар, оратор-трибуннар кебек, тиешле җирендә паузасын да ясый, тема үзгәрүенә карап, тавышы да бер югарылыктан икенчесенә күчә. Төпле белемле булуы да үзенекен итә. 

«1884 елның башында сәнгать, ювелир әсәрләрне барлаучы Кабинет-  министрга кыйммәтле бүләкләр турында язма доклад ясый. Күпчелек очракта төрле орденнар, бизәнү, көнкүреш әйберләрен чит ил осталары ясый. Кейбель, Кемперер һәм Ренуар кебек осталар ясаган әсәрләр затлы санала. Зур Диңгез белән Борчаклы урамнары чатындагы бинаның беренче катында калын кесәле сатып алучылар өчен ювелир кибет ачыла. Булмаган тауарны заказ биреп тә эшләтеп була, шул сәбәпле Юлий Бутцка мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук Томас Полвин белән Юлий Бутцның иҗади хезмәттәшлеге 25 елдан артык дәвам итә. Остаханәләрдә эш кайнап тора. Ни кызганыч, әлеге һәм башка осталарның күп кенә эшләре революция, гражданнар сугышы елларында юкка чыга. Озак вакытлар 1830–1870 елларда Петербургта «Инглиз кибете» дан тота. Нева проспекты белән Зур диңгез урамнары кисешкән чатта урнашкан әлеге сату ноктасында балчык савыт-саба, алтынкөмеш кашыклар, төрле кыйммәтле асылташлар, затлы хушбуйлар да биредә үз хуҗаларын таба», – дип тәмләп сөйли Елена Исааковна.

Ә менә тарих фәненнән керүче Екатерина Владимировнаның дәресен яратмый Әлмирә. Бертуктаусыз татарларга пычрак атуы, русның бөтен бәла-казаларын әлеге милләткә сылтый баруы кызны курсташлары алдында оялудан җир тишегенә кереп китәрдәй итә. Шундый дәресләрнең берсендә иптәше Лиза түзмәде: «Ә сезнең Лев Николаевич Гумилёв чыгышларын тыңлаганыгыз бармы?» – дип сорады.

– Юк, тыңларга җыенганым да юк!

– Ул әйтә, Россия империясен төзегәндә, татарлар иң алгы рәттә барганнар, – ди. – Меңләгән шәһәр-калаларны да әле сез искә алып киткән халык төзегән, ди. Татарларга урынсыз яла ягыла дип тә чаң кага.

Екатерина Владимировнаның билгесез төстәге күзләренә явызлык чаткылары бәреп чыга. Тешләрен кысып, юка иреннәрен җәеп:

– Совет дәүләтенә каршы алып барган агитация өчен төрмәдә утырып чыкканын оныткандыр! – дип ысылдый. – Бөек рус халкына каршы коткы таратучы ул!

– Сез үзегез кайсы милләттән соң?

– Чын рус кешесе мин, кадерлем! – дип, горур гына әйтеп куя лектор.

– Ә нигә алайса сезнең чын фамилиягез Штенгард?!

Сорауны ишеткәч, явыз яһүдә бермәлгә өнсез калды. Шәкертләр бер яктан Лизаның кыю сорауларына сокланса, ни булыр икән инде дип, сагаеп та калдылар. Педагог күзләрен алартып:

– Минем фамилиям нинди генә булмасын, мин чын рус кешесе! – дип, журналын кулына алып, тырт-тырт атлап, аудиториядән вакытыннан алда чыгып китте.

Студентлар: «Менә хәзер уку йортыннан кудыртачак инде!» – дип пышылдашалар. Әлмирә дә дусты Лизага сокланып карап: «Нинди туры сүзле, кыю фикерле кыз бу?!» – дип уйлап куйды. Ләкин, ни генә булмасын, эшне тавышсыз-тынсыз гына үткәреп җибәрделәр.

Әлмирә октябрь башында Лиза дусты белән бию түгәрәгенә йөри башлады. Төрле чаралар, спорт ярышлары, Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә торган әлеге зал бик зур һәм иркен иде. Өске ягында балконнар чыгып тора. 

Алар борынгы рим, грек архитектурасына охшатып, колонналар, ягъни таш баганалар белән терәтелгән. Биек түшәмгә зур люстраларда йөзләгән лампалар – Ильич утлары кабына. Алар күк йөзендәге йолдызлар кебек әкияти төсмерләр биреп җемелдиләр. Әлмирә бу иркенлек-киңлектә үзен бөтенләй кечерәеп, чебен-черки кебек кенә калгандай хис итте. Ул, кабаткабат зур, шактый күләмле люстраларга каерылып карый-карый, Лизаның артыннан атлады. «Кайчандыр әлеге залда дистәләгән көйчеләрдән торган оркестр уйнаган, төрле зурлыктагы түрәләр, даирәләр, югары катлам аксөякләре, патшалар, чит ил кунаклары итагатьле кыланып биегәннәр. Янәшәдәге кечерәк заллардагы өстәлләр затлы ризыклардан, алма-банан, мандарин, кызыл-кара уылдык, затлы балык, чучка итләреннән сыгылып торган. Шампан шәраблары елга булып аккан. Елена Исааковнаның әйтүе буенча, идарәче даирәләр коточкыч мохтаҗлыкта яшәүче кара халык өстендә типтереп яшәгән. Хайван дәрәҗәсенә төшерер өчен әлеге надан катламны көне-төне эчертеп, авызлыклап тотканнар. Исерекләрнең кыланмышларыннан көлеп, тамаша кыла торган булганнар. Чибәрчибәр кызларны сайлап алып, асрау ясап, соңыннан зина юлына кертеп җибәргәннәр. Кайбер ата-аналар чарасызлыктан үзләре үк балаларын шушы юлга этәргәннәр. Менә буржуазиянең чын йөзе. Халыкны мыскыл итеп, типтереп яшәүләр патшаны бәреп төшереп, большевиклар диктатурасы урнаштырылганчы дәвам иткән. Аңа хәтле рус халкының биш проценты гына хәреф таныган. Бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин гына надан халыкның белемен, аңын күтәрергә мөмкинлекләр тудырган. «Укырга, укырга, укырга!» дигән киң мәгънәле лозунгны да ул әйткән. Ниһаять, гади халыкка да белем алырга мөмкинлекләр тудырыла. Меңләгән мәктәпләр, уку йортлары барлыкка килә. Театрлар, концерт заллары гади халык өчен дә киң итеп ишекләрен ача. Унбиш-егерме ел вакыт үтми, СССР дәүләте иң белемле, иң укымышлы илгә әйләнә. Ватаныбыз коллыктан, түрәләр вәхшилегеннән мәңгегә котыла. Завод-фабрикалар, төрле предприятиеләр төзелә. Ә аларда хезмәт кылыр өчен белемле затлар кирәк!» дип сөйләгән иде укытучы. Менә хәзер алар Лиза дусты белән байбичәләр генә масаешып вальс әйләнгән гигант мәйданның үзендә! Сул почмагына биш-алты ширма куелган, ахирәте Лиза әйтүенчә, шунда кереп, биючеләр киемнәрен алмаштыралар икән.

Ниһаять, берсеннән-берсе чибәр, яшьлекләре ташып, каннары кайнап торган, төрле милләт вәкилләре булган студентлар, педагоглары Артур Вагапович каршына тезелешеп бастылар. Исем-фамилияләрен барлагач, тәннәрен язып алдылар, соңыннан ритмик йөрүгә, аннан йөгерүгә күчтеләр. Беренче көннәрендә буталышып, вакыт-вакыт бер-берсенә бәрелешкән тәҗрибәсез шәкертләрнең төрле тактка атлап, табан аслары белән шакылдатып көй чыгарып йөрүләренең сыйфаты ике атнада нормага керде. Бию сәнгатенә бөтенләй сәләтләре, килеш-килбәте дә туры килмәгәннәре бию түгәрәген ташлап китеп барырга мәҗбүр булдылар. Рәтләр сыегайса да, иң-иң тырышлары, гәүдәләре сыгылмалылары арасында Әлмирә белән Лиза да бар иде.

...Нинди генә сылу гәүдәле чибәр кызлар, бөркет кебек кавказлылар юк биредә. Тәнәфес булдымы, Дагыстан егетләре, чечен, ингушлар, осетиннар үзләренең милли биюләрендә ярышалар. Бармак очларына гына басып, идән паркетларын саныйлар. Салмак кына башланып киткән хәрәкәтләр, берзаман дәртле биюгә әйләнә. Тез белән идәнгә чүгеп алулар, бөркет кебек очып йөрүләр күбесендә соклану уята. Бигрәк тә ирек яратучы, буйсынмас милләт вәкиле булган чечен егете Аслан Мөхәммәтов, иреккә омтылган арыслан кебек ярсып-ярсып бии. Шомырт кара бөдрә чәчләре, тәлгәш-тәлгәш булып битенә төшеп, зур күзләрен каплый. Ул аларны кабат артка сыпырып җибәрә дә лачын кебек уктай атыла. Гимнастлар гына башкарырдай сальтолар ясый. Бар да аның ярсып биюенә, чибәрлегенә сокланып кул чаба. Аның саен тау бөркете киң итеп канатын җәя. Тирәякта бер-берсенә елышып торган кыз-кыркын егетебездән күзләрен ала алмыйча мөкиббән китеп карап торалар. Лизага да бүген әллә ни булды, саф зәңгәр күзләрен бер генә мизгелгә дә Асланнан аерып ала алмады. Үзе Әлмирәнең кочагына сыенып: «Менә ир ичмаса!» – дип куйды. Шундый көннәрнең берсендә аны Артур Вагапович читкә чакырып алды да, нур сибеп торган шомырт кара күзләре белән төбәлеп: «Әлмирә Илгизовна, Яңа ел концертында үзегезнең берәр милли биюегезне башкарыгыз әле?!» – дип үтенде. Кыз аптырап калды. «Нишләп нәкъ менә миңа тукталды икән, яхшырак башкаручылар да җитәрлек бит. Ул молдаванкалар дисеңме, шул ук кавказлылар ничек җир җимертәләр?!» дип уйлап бетермәде, кызның күңелен аңлап алган укытучы:

– Әлмирә, бөек татар халкының бию-җырларында тирәнлек ята. Моңнарыгыз күңелне тетрәндерә, биюләрегез дәртле, табигать кебек гүзәл! Күрсәтик әле барысына да татарның милли биюен! Ул арада сезнең халыкның киемнәрен дә тектереп алырбыз.

– Берүзем генә башкарып чыгармын микән соң, оялам да... Аннан күмәк биюдә дә катнашасым бар?! – дип мескенләнеп, нәүмизләнеп куйды.

– Биерсең күмәген дә, ә татар биюенә килгәндә, иртәгә үк күнегүләрне башлыйбыз! – дип, кинәт борылып китеп барды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы бармы?