Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)

– Татар икәнлегемне белмәсеннәр өчен, – дип шаккатырды Әлмирәне әлеге сәер Арча бәндәсе. – Белсәләр соң! Шуннан ни була! Менә мин горурланам үземнең татар кызы булуым белән! Әйдә, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, Наил Нәсих улы! Арчада туганнарыгыз бармы соң? – дип авыз тутырып, күрше бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп татарча сорады Әлмирә.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Менә беренче сынау чоры да килеп җитте. Көтеп йөри торгач, үзенең төрле дөнья мәшәкатьләре белән ярты елга якын гомере узып та киткән икән. Үзенең ыгы-зыгылары, борчулары белән беренче курс студентлары тормышына да тәүге тапкыр кышкы сессия килеп керде. Кемдер көне-төне, күзләре кызарып беткәнче китаплардан хәреф чүпләде. Икенче берләре караңгы кичләрдә, лампа астында шпаргалка язды. Өченчеләренең исә дәрестә алган белемнәре дә яхшы билгеләренә сынау тотарга җитәрлек иде. Андый аз санлы шәкертләр арасында Казан чибәре Әлмирә дә бар.

Россия империясендә ювелирлык сәнгатенең үсешенә кагылышлы сорау эләкте аңа.

– Патша идарә иткән чорларда классик киеренкелек артканнан-арта бара. Гади халыкның яшәү шартлары начарлана. Дөньядагы иң көчле армиясе булган французларны Парижга хәтле куып, Наполеонның оясын туздырып кайткан халыкның хәле нык мөшкелләнә. Үз илләре өчен борчылган Ватан сугышы геройлары, алдынгы карашлы дворяннар патшага каршы бунт күтәрәләр. Әлеге каршылык уңышсыз тәмамланса да, күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләр китерә. 1825 елның 14 декабрендә самодержавиегә каршы ачыктан-ачык кораллы чыгыш ясаган кешеләр кулга алына. Николай I фетнәчеләрне рәхимсез җәзалый: төп башлап йөрүчеләрне асарга, калганнарын Себергә һәм Кавказга сөрергә әмер бирә. Баш күтәргән өчен Кавказга күчерелгән Чернигов полкы хәрбиләре арасында Казан губернасы вәкилләре дә күп була. Мамадыш өязеннән Якуб Тимергалиев, Тәтеш өязеннән Ишмөгашит Биктимеров, Терентий Дурнаев, Ибраһим Мостаев, Лаеш өязеннән Фәйзулла Баязитовлар бар!

– Җитте, Әлмирә, икенче сорауга күч, монысына җитәрлек җавап бирдең, молодец, – дип мактап җибәрде яраткан укытучысы Елена Исааковна.

– Петроградта байлар өчен ачылган ювелир кибетләренең артуы белән бергә, шул байлыкларны таларга йөрүчеләр дә ишәя. Башкалада яшәүче каракларга читтән килгән зур тәҗрибәле мошенник, авантюристлар да өстәлә. Байлыгы сыгылып торган «Инглиз» кибетләре угрыларның күзен кыздыра. 1833 елны аларга хәрби офицер, курлянд дворяны Боуфель кул суза. Купшы киенеп, Николс белән Плинке тоткан магазинга килеп, үзен граф Ламсдорф дип таныта. Имеш, авыру хатыны өчен дип, ул заман өчен бик зур сумма булган дүрт меңлек товар сайлый. Шуны приказчик белән «Лондон» трактирына китерүләрен сорый. Товарны бик каты чирләп ятучы хатыныма күрсәтәм әле дип, бүлмәгә кереп китә дә тәрәзәдән чыгып кача. Тагын ике айдан шул ук юл белән корал урларга ниятләгәндә, корал сату кибетендә аны тотып алалар. Мондый хәлләр бик еш кабатланып тора, – дип, икенче сорауга җавап биреп бетермәстән, укытучысы аны туктатып, «Зачёт!» – дип, кызның белеменә бәя дә куйды.

Әлмирә башка фәннәрдән дә имтиханнарын уңышлы тапшырып, каникулга кайтырга җыена башлады.

Ике көннән, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ул поездга утырып, туган каласына омтылачак. Әти-әнисе, абыйсы белән күрешү мизгелләрен күз алдына китереп, аның йөрәге ашкынып типте. Караватына ятып, күзләрен йомса, пөхтәлек, илаһилык ташып торган фатирлары исенә төшә. Хуш исләр чыгарып, татар ашлары пешереп яткан әнисенең: «Әйдә, кызым, яңа пешкән коймак белән тәмләп чәй эчеп алабыз!» дип чакырулары күз алдына килә. Дәү әнисе, Таллы күле исенә төшеп, сагынудан күзләренә яшь тула. Дәү әнисе дә: «Бик сагындым, балам, татлы балым минем», – дип, ай саен хат язып сала. Әбисеннән күрше Исрафил абый ни хәлләрдә, дип сорар иде, ояла. Ә шулай да нишләптер күрше егетен дә күрәсе, иптәш кызлары белән дә очрашасы килә. Кайчагында күз алдына мотоцикл белән мәтәлеп китеп, пычрак сөреп шуып барган чакларын, беренче тапкыр алсу иреннәрен егет кеше ирененә тидереп алуын искә төшереп, кыз татлы хыялларына чума. Исрафил абыйсы аны көчле куллары белән күтәреп алып, чишмә буена алып төшкән мизгелләрен кабат күңелендә барлый. Кара бөдрә чәчле, урта буйлы, нык бәдәнле күрше егетен алыштырырлык ирләрне очратмады әле ул. Аның белән ут җимертеп, татарча биегән чечен бөркете Аслан Мөхәммәтовны гына чагыштырсаң инде. Икесе дә каратут чырайлы, икесе дә шомырт кара бөдрә чәчле, көч-гайрәтләре ташып тора. Ләкин ул егетнең иптәшләреннән Грозныйда ярәшкән кызы барлыгын ишетеп белә. Өстәвенә, бүлмәдәш, сердәш, дус кызы Лиза да әлеге ут кебек егеткә гашыйк булып йөри.

Сүз катып караучылар җитәрлек анысы Әлмирәгә дә. Яңа ел бәйрәмендә бөтен сылулыгын, тал кебек сыгылмалы гәүдәсен күрүләре булды, әле берсе килеп – кинога, әле икенчесе килеп ресторанга чакырып аптыратты. Әрсезрәкләре оятларын югалтып, үзләре белән каядыр кунача барырга да өндәп маташтылар. Андыйларына җавап та биреп тормады гүзәл кыз! Ә бер кичне алар ишеген пөхтә генә киенгән бер адәм заты шакыды. «Әйе, керегез!» дигәч, ул түрдән үтте.

– Гафу итегез, мин Николай, өченче курста укыйм. Яңа ел бәйрәмендә Сезнең биюегезне күреп сокланган идем. Өстәвенә, якташым да икәнсез!

– Сез дә Казаннанмы әллә?! – дип шатланды Әлмирә.

– Арчадан мин! Исемем Николай!

– Мин бик шат, Николай! Гафу итегез, әтиегезнең исемен белмим! – диде кыз.

Николай бермәлгә бу сораудан югалыбрак калды. Нәрсәдәндер шикләнгәндәй, бүлмә эчен күзәтеп алды. Шуннан соң гына, Николай Нәсихович дип пышылдады.

– Әллә сез дә татармы? – дип сөенде Әлмирә.

– Әйе, – диде, күзләрен туры караудан яшергән ир.

– Нишләп алайса исемегез Николай?

– Наил атлы идем мин, биредә артык игътибар итмәсеннәр дип, Николайга алыштырдым, – диде ул, авыр сулап.

– Нишләп? Наил менә дигән матур исем бит? Минем әле туганнан туган энем дә шул атлы, – дип аптырады сәерсенеп калган кыз.

– Бәйләнергә сәбәп булмасын өчен фамилияне дә Кадыйровтан Константиновка күчердем!

– Нигә?! – дип, Әлмирә берни аңламыйча озын керфекле күзләрен челт-челт йомгалады.

– Татар икәнлегемне белмәсеннәр өчен, – дип шаккатырды Әлмирәне әлеге сәер Арча бәндәсе.

– Белсәләр соң! Шуннан ни була! Менә мин горурланам үземнең татар кызы булуым белән! Әйдә, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, Наил Нәсих улы! Арчада туганнарыгыз бармы соң? – дип авыз тутырып, күрше бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп татарча сорады Әлмирә.

– Ярыймы, сезнең белән икенче юлы, аулаграк җирдә күрешәбез?! Уңайсыз ничектер, ишетсәләр, нәрсә уйламаслар!

– Уйласыннар! Болар чын татарлар икән дип уйласыннар! Аның яхшылары беркайчан да башкаларны кимсетмәс!

– Ярый, ярый, мин чыгыйм әле, икенче юлы күрешкәч, яме, – дип чыгып китте бу кыюсыз егет.

Кыз гына нәрсә булды соң әле бу дип аптырап калды. «Үзе татар, үзе татар булуыннан курка, Аллаһы Тәгалә, әти-әнисе бүләк иткән исемен читләрнекенә алыштырган. Сәер!» Үзе чибәр генә тагын, пөхтә киенгән булса да, мондый адәм кирәкми аңа. Каян килеп бу мәхлук ут кебек чечен Асланга, күрше егете, курку белмәс Исрафил абыйсына җитсен, ди! Үз күләгәсеннән үзе өркеп йөри торган бәндә түгелме соң?! Мондый ир аны мәңге яклый да, саклый да алмаячак! 

* * *

Кышкы каникулга туган ягы Казанга кайтырга нибары ике генә көн калды. Поезд билетлары күптән алынган, үз вакытларын көтеп чемодан кесәсендә саклана. Вакыт-вакыт ул аларны кулына алып, кадерле бер ядкарьне назлагандай сыйпаштыра, шатланып үбеп куя. Әлеге кәгазь кисәге әти-әнисе, абыйсы, апасы, әбисе белән күрештерәчәк бит аны! Алар назына мохтаҗ кызның күзләре дымлана. Каршысына кабат туганнары килеп баса, шунда ук барысын да кочаклап ала да: «Кадерлеләрем!» дип эндәшә. Ничек сагынган икән бит ул шушы ярты ел эчендә үзенең якыннарын. Ярый әле ике арада сәлам хатлары йөреп торды, ярый әле вакыт-вакыт заказ биреп телефоннан сөйләшеп аралаштылар. Бик еш гәпләшеп тә булмый бит, һәр минуты өчен түләргә кирәк; чәнчелеп китмәгәе, тик Әлмирә аерыла алмыйча сөйләшә дә сөйләшә. «Тагын ун минутка озайтыгыз әле!» – дип, коммутаторга кычкыра. Студент халкының болай да санаулы акчаларын ашый гына чыбыклы элемтә. Шунлыктан АТСка еш йөрергә сәмәннәре калмый. Кайчагында иптәш кызларыннан бурычка сорап тора. Баштарак теләнергә уңайсызлана, ояла иде. Биредә алып-биреп тору гадәти хәл икәнлеген аңлагач, оялуын җиңеп, алгалый башлады. Соравын сорыйсың, тик биреп торучылары сирәк табыла. Бирүен бирер дә, кайберәүләр кебек кире кайтармаса. Шуңа күрә студентларның иң байлары да акчаларын чыгарып салырга ашыкмыйлар. «Юк шул! Яңа гына тегене, моны алган идем!» – дип, кире кагалар. Әмма Әлмирә вакытында кайтаруын, өстәвенә берәр кап шоколад йә булмаса конфет та өстәп биргәнен күреп, үтенечен җавапсыз калдырмыйлар иде. Шулай да Әлмирә сылуның хәле күпләрнекенә караганда да яхшырак. Йә абыйсы, йә әти-әнисе, хәтта ай саен ук булмаса да, кадерле дәү әнисе дә почта аша акча сала. Татарлар әйтмешли, акмаса да тамгалап тора. Йә кып-кызыл унлык, йә Ленин бабай башы төшерелгән егерме бишлек Ленинград каласына юл ала. Шундук бурычларын да түли кыз, калганнарын азык-төлек, вак-төяккә тотып бетерә. Дөге, карабодай, токмач, тушёнка, консервылар белән запас туплап куя. Үзе генә дә түгел, иптәш кызлары белән бергәләп туплыйлар. Бер мәлне әлеге тупланган запасларына сокланып, ул:

– Әй-ли, кызлар, күпме җыелган малыбыз, ничек ашап бетерербез?! – дигән иде, шаян Лиза аңа:

– Ә сугыш башланса?! – дип әйтеп куйды. Әлмирә аптырап: «Нинди сугыш тагын, Лиза, бәгърем, сугыш беткәнгә инде...» – дип куйды беркатлыланып.

Ахирәте рәхәтләнеп көлде үзеннән.

– Була гына күрмәсен инде, Лиза, Аллам сакласын!

Бүген дә Лиза дусты аны көне буе беренче семестр тәмамлануы уңаеннан үзе белән «Балтика» ресторанына барырга өндәде:

– Син белмисең генә, ничек кавказ ашларын хәзерлиләр анда, телеңне йотарсың! Өстәвенә заманча музыка уйнап тора. Язучылар, рәссамнар, артистлар да килә, хәтта! – дип, ярты сәгать буе үгетләде. Нинди затлы хашламалар, пылаулар, чөгә балыгыннан әзерләнгән шулпалар турында тәмләп-тәмләп сөйләде...
Яратмый иде ул шау-шулы, ыгы-зыгылы, салмыш адәмнәр белән тулган җирләрне. Күңеленә, рухына, тәрбиясенә һич кенә дә хуш килми Әлмирәнең акырыша-бакырыша, мактаныша торган урыннар. Чәрелдәп көлгән җилбәзәк хатын-кызлар, шулар алдында бөркет булып күренергә тырышкан, йөзәр, меңәр сумнарын бер кичтә туздырып җилгә ыргыта торган ир затлары белән тулган урыннарны Ленинградка килгәч тә, ерактан әйләнеп узарга тырышты. Әнчек чәчбикәләр алдында зурдан күренергә тырышкан адәм затларыннан гына да түгел, әлеге тәүфыйксыз һавага мәңге ияләшә алмаячагын белә иде ул.

Туган шәһәре Казанда да абыйсы: «Әйдә, банкетка алып барам, хет республика интеллигенциясен якыннан күреп кайтырсың!» – дип чакыргач, бер тапкыр теләр-теләмәс кенә ияреп, «Таң» ресторанына барган иде. Ә анда күренекле рәссам Ифрат Илшатовичның юбилей кичәсе икән. Кемнәр генә юк иде биредә. Күренекле язучылар дисеңме, араларында яшь бәрән йонын хәтерләткән бөдрә чәчле, итләч калмык битле, көр тавышлы Туфан Миңнуллин да бар; артистлардан җирән чәчле, сипкелле, тик шулай да сөйкемле Шәүкәт агасын да шундук танып алды ул. Ничек инде шундый киңкырлы талантларны танып белмәсен, ди?! Шәүкәт Биктимеров Әхмәт абыйсы белән күрешеп, сәлам бирешеп киткәндә, Әлмирәгә күз салып:

– Әй, малай, бигрәк чибәр икән сеңелкәең, кайда калды икән соң минем унсигез яшем! Бәхетле бул, матурым, – дип, авызын тутырып елмайган иде. Аны шундук татар байлары уратып алып, үзләренең өстәленә кыстый башладылар, кайберләре фотога төшәргә үтенделәр. Ул да түгел, бар халыкның игътибарын алып, төп ишектән Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров пәйда булды. Әлеге дә баягы, әрсезрәк кунакларның күбесе Шәүкәт абыйны шундук онытып, яңа килүчеләр ягына ыргылдылар. Күренекле артист кына көрсенеп тә, шаяртып та:

– Әй, малай, зур талантлар магнит кебек үзенә тарта шул инде! – дип куйды.

Татар халкын моңга күмгән артистларны сүз белән йолыккалый да башладылар. Кайсыларыдыр бүген юбиляр хөрмәтенә җырласагыз иде, кемнәрдер бергә фотога төшсәк иде, дисә, бер юантык, купшы киенгән, чәчен печән кибәне кебек баш очына өйгән, якты утта бармакларындагы алтын йөзекләре ялтыраган әрсезрәк ханым:

– Илһам, миңа ике кешегә филармониядә булачак концертыңа контрамарка бир әле, югыйсә мин директорлык иткән кибеткә үзең гел колбаса сорап керәсең бит! – дип, халыкның игътибарын үзенә юнәлтеп, кеткелдәп көлеп җибәрде. Илһам абыйсы әлеге әрсез симез хатынга бик исе китмичә генә:

– Мин бит колбасаны акча түләп алам, ә сез минем концертка бушлай кермәкче буласыз! – диде.

– Соң, ярар инде, гомергә бер мәртәбә контрамарка сорадым, килгәндә дә тегесен-монысын, коньягын тыгып киләм бит мин, концерттан соң рәхәтләнеп сыйланырбыз икәүләп! – дип чәрелдәде.

Бу сүзләргә җырчы абыйсы җавап бирергә өлгермәде, каяндыр килеп чыккан Галиәсгар Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов: 

– Ялыктырмагыз әле юк-бар белән безнең даһи сайрар кошларыбызны. Илһам, Әлфия, әйдәгез, минем арттан! – дип, кунакларны үзе белән ияртеп алып китте.

Кибетче хатын күзләрендә усал чаткылар уйнатып, калын иреннәрен бөрештереп:

– Колбаса сорап кермәссез микән әле!

Менә Шәүкәт абый килсә, аңа күчтәнәчкә бушлай бирәм, – диде дә аның янына барырга җыена башлаган иде, шунда кабат Марсель Сәлимҗанов пәйда булып:

– Шәүкәт, синең урын биредә түгел бит инде, уз төп өстәлгә, әнә Туфаннан үрнәк ал, әллә кайчан түргә кереп утырды! – дип, аны орышып алды.

– Шулай дисеңме? Ярый алайса, Марсель хәтле Марсель чакыргач, бернишләп тә булмый! – дип, түргә атлады артист. Сатучы хатын гына яңа объект эзләп: «Сөйләшер кеше дә калмады!» – дип куйды. Кеше алдында бәясе төшкән симезкәйне әйләнә-тирәдәгеләр күрмәмешкә салышып, йөзләрен яшерделәр.

Беркатлы үсмер кыз Әлмирә шаклар катып күзәтте биредәге чуар халыкны. Тост артыннан тостлар әйтелде, мактау сүзләре яңгырады, бүләкләр дә мулдан яуды. Барысы да җыр-биюләр белән аралашып барды.

Кемдер коньяк, кайсыларыдыр шәраб, күпчелеге ак аракы белән һәр чыгышны җөпләп куя барды. Мәҗлес кызганнан-кыза, өстәлдәге ризыклар кимегәннән-кими, аның саен маҗара эзләп буталып йөрүчеләр ишәя, әлли-хөлли генә иҗатлары булган, шулай да элита арасына керергә хыялланган уртакул сәнгатькәрләр, үзләренә игътибар җитмәү сәбәпле, тезгеннән ычкына баралар иде. Ниндидер иҗади темаларга бәхәсләр кузгатып, акырып-бакырып, белдекле булып кыланалар. Берсе әнә кондициягә җитте, татарда король Лирны үзе генә уйный алганлыгын, Әлдермештән Әлмәндәрдәге карт роленең Шәүкәт Биктимеровка дөрес бирелмәгәнлеген, имеш, ул әлеге образны ачып бетерә алмаганлыгын дәлилли башлады.

– Шәүкәткә ул роль, гомумән, килешми. Аны йә миңа, йә Роберт Әбүлмәнбетовка бирергә кирәк иде. Үзе сары, үзе сипкелле сала мыжыгына шундый җаваплы эшне тапшыралар диме инде?

– Ну, зато Шәүкәт абый искитмәле итеп уйнап чыкты. Аның бит тавышы да, йөреше, килеш-килбәте дә чын ирләрнеке! – дип китереп сылады тегеңә опера һәм балет театры артисты Рафаэль Сәхәбиев. Тегенең исерек күзләре орбитасыннан атылып китәрдәй булып акаеп чыкты.

– Син мине, мине мыскыл итәсеңме? Әле иҗатка алдың кереп, артың кереп җитмәгән килеш? Иртәгә үк оперныйдан кудырам, судка бирәм мин сине! Ул мине, җәмәгать, «зәңгәр» диеп мыскыл итте! – дип акырырга ук тотынды. Бу хәлгә түземлеге бетеп, ахрысы, кабат олпат гәүдәле Марсель Сәлимҗанов пәйда булды.

– Хәзер үк, Фирдияз абый, өегезгә кайтып китегез, пешүегез җиткән, ни сөйләгәнегезне белмисез!

– Мин бит, Марсель Хәкимович, ул бит... – дип, теге нидер әйтергә тырышып маташкан иде.

– Йә иртәгә эштән китәргә дигән гариза кыстырып кил, аңладыңмы? 

Теге мескен җиргә сеңеп куйды.

– Аңладым, аңладым, Хәкимович, хәзер үк өйгә таям, – дигәч, Сәхәбиевкә тагын бер нәфрәт белән карап алды да борылып, гәүдәсен горур тотарга тырышып чыгып китте.

– Рафаэль, ник котыртасың шул самодурларны! Күрмисеңмени, башы киткән!

– Гафу ит, Марсель абый! Рәтләп белми идем мин аны!

– Аннан киләсе атнада кереп чык әле! Бәлкем, безгә күчәрсең, җырчы артистларым җитми! – дип пышылдады Хәкимеч, Рафаэль ишетерлек кенә итеп.

– Яхшы, Марсель абый, уйлап карармын, – дигән җавапны ишеткән режиссёр китеп барды.

Мәҗлес дәвам итте, ул сузылганнан-сузылды. Баштарак кызык тоелган әлеге кичә, озынлыгы, шау-шуы белән үсмер кызның күңеленә тия башлады. «Әллә кайтып китикме, абый?» дип әйтергә дә уңайсызланды. Янәшәдәге өстәлдәгеләргә теләр-теләмәс кенә колак салды. Тезгеннәре сыегайган ике ир-ат, бик белемле булып күренергә тырышып, тема табып бәхәсләшәләр. Көдрә, сары пумала башлысы, Мәскәүдә белем алып, «Кристалл» сулары чөмереп кайткан ямьсез генә бер адәм, Нурулла дигән табындашы белән иҗат эшенә кереп чумдылар.

– Нурул, син бит Станиславский системасының «С» хәрефен дә белмисең, шуңа күрә дә сәхнәдәге бөтен уеның ясалмалыктан тора. Ә беләсең килсә, бу система тормыш чынбарлыгын чагылдыруга корылган. Актёр образга кереп, үз каһарманының тормышы белән яшәргә тиеш!

Нурулла дигәненә зәм-зәм сулары тәэсир иткән, күрәсең, бите тимгелтимгел бүртеп чыкты, ачу белән:

– Сезнең ул Станиславский мәктәбен куып таратырга кирәк, искергән галәмәт ул. Мейерхольд юнәлеше иҗади яктан дөресрәк, актёр сәхнәдә яшәп маташырга түгел, ә героеның тормышын уйнап кына күрсәтергә тиеш. Аңладыңмы, җаным?! Мәскәүдә укып кайткан буласыз да, биредә аннан акыл сатасыз! – дип чәпчеде.

Әлмирәгә бер дә кызык түгел иде аларның сөйләшүе. Аңа Станиславский системасы да, Мейерхольд мәктәбе дә таныш түгел. Бернәрсә дә төшенә алмады. Менә Шишкин, йә булмаса Репин иҗаты турында сөйләшсәләр, нәрсә дә булса аңлар иде. Биредәге тавыш аның башына каба башлады. Ул да түгел, бию музыкасын куйдылар.

Озак та үтмәде, ике ир кеше, эткәләшә-төртешә, үгезләр кебек сөзешергә тотынды. Берсе икенчесенең хатынын биергә чакырып, арт санын кабаларга керешкән, чәчбикәгә бу хәл ошаганмы-юкмы, билгесез, ләкин кемдер бу хәлне шундук иренә җиткергән. Аларны гына аралап алулары булды, вестибюльдә шофёрлар белән сәхнә эшчеләре арасында низаг килеп чыгып, тукмаклашырга ук тотынганнар. Эш тирәнгә китәргә җыенганын күреп, милиция хезмәткәрләре килеп чыгып, өч адәмне үзләре белән алып киттеләр. Тагын нинди галәмәтләр килеп чыккан булыр иде, абыйсы Әлмирәне шок хәлендә күреп: «Бүгенгә җитеп торыр, әйдә, сеңлем, кайтабыз!» – дип, ишеккә юнәлде. 

* * *

Менә бүген дә аның «Балтика» ресторанына бер генә дә аяк атлыйсы килми.

– Озак утырмабыз, югыйсә бөтен студент халкы ял иткәндә, без генә калсак, кыланчыклар, дип үртәячәкләр, әллә кем булып калмыйк әле, дустым! – дип үгетли торгач:

– Тик озакка түгел, яме! – дип ризалашты Әлмирә.

Шулай уйланып, икеләнеп утырганда, ишекне шакып та тормыйча өченче курста укучы удмурт кызы Юля Камаева килеп керде. Керә-керешкә:

– Яле, дустым, биеп җибәр әле, сиңа бүген ике хат бар, әгәр дә тыпырдамасаң, бирмичә интектерәм! – дип, авызын шар ерып, таләп куйды.

– Ярар инде, Юля, тилмертмә! – дип, эченә шатлык йөгерсә дә биергә ашыкмады Әлмирә.

– Әйдә, әйдә, чибәркәй, югыйсә, егетләрдән килгән сәлам хатыңны мәңге бирмим, – дип котырткач, ул йомшак кына басып, иңнәрен чайкыйчайкый биеп китте.

Хатларның берсе авылдан дәү әнисеннән иде, икенчесе – менә сиңа мә, сюрприз, Исрафил абыйсыннан! Адресын аңа дәү әнисе биргәндер инде. Кыз иң башлап, кайсын ачып укыйм икән инде дип аптырап калды. Дәү әнисенең язмасы сагыш-сагынудан торганы билгеле иде. Ә менә Исрафил күршеләре нинди сүзләр тезде икән?!

«Сәлам, күрше кызы Әлмирә! Бу хат, бәлкем, синең өчен көтелмәгәнрәк тә булыр. Ләкин мин сине совет армиясе сафларында хезмәт иткәндә дә, инде кайтып, институтка укырга кергәч тә оныта алмадым. Сагыну хисләре белән тулган хатларымны язсам да, җибәрергә кыюлыгым җитмәде. Ә көннәрдән бер көнне дәү әниең: «Сез Әлмирә белән хәбәрләшәсезме соң?» – дип сорагач, сискәнеп киттем. «Юк», – дип әйткән идем, «Кыз баланы яратсаң, һәр көнне дөньяда барлыгыңны белгертеп тор, билгесезлек өметне җимерә ул», – дип кисәтте. Инде менә бар кыюлыгымны җыеп, сиңа сәламнәремне юллыйм! Үзеңнән дә сәлам хатлары көтеп калам. Әлбәттә, бер күрешеп аңлашсак, тагын да бәхетлерәк булыр идем. Теләсәң, вакыт табып, Ленинградка да килеп китә алам! Сине чын күңелдән яратып, күрше абыең Исрафил!»

Әлмирәнең йөрәге дулкынланып тибә башлады. Исрафил абыйсы онытмаган икән бит аны, онытмаган!

Кызның алма кебек алланып, тулып торган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Болар – шатлык тамчылары иде.

Ул күзләрен йомып, күңелендә үткәннәрне җанландырды. Менә дәү әнисе мич тирәсендә кайнаша, бүлмәгә тәмле исләр тарала. Шул арада чыгып, сыерына су эчертеп, савып та керә. Ул да түгел, килеп, бәбкәченең өстендәге юрганын төзәтеп китә... Исрафил абыйсы... Менә алар матайда очалар. Таеп китеп, яңгыр ясаган боламыкта шуып баралар. Күрше егете коты очып, аны күтәреп ала. Салкын чишмә суында юыналар. Кыз үзенең тулып торган алсу иреннәре белән аны үбәргә үрелә. Кич белән Исрафил аны танцыга чакыра. Аларның биегәнен кыз-кыркын астыртын гына көнләшеп күзәтә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев