Яшәүнең икенче ягында
Мин сине шулкадәр сагынам. Син – аргы ягында дөньяның.
Һәм беләм җавапның юклыгын.
Мин беләм юклыгын җавапның.
Тик ничек яшәргә... белмимен...
Дәшәргә: «Мин сине... яраттым...»
Күзләре кан тулы шәфәкънең
Күземә тутырып каравын
Тоям да йөрәгем суына...
Һәм төкерек йоталмый тамагым.
Мин сине шулкадәр сагынам.
Син – аргы ягында дөньяның.
Син – аргы ягында чынлыкның.
Уйласам, башымны җуямын –
Бу кадәр булалмас хәлләрдән...
(«Догаңнан калдырма – шул гына...»)
Мин тоям: көннән-көн, төннән-төн
Котылу өмете суына.
Без Җирдә югалткан җәннәткә
Мин белмим нинди хак түләсе...
Кабердән кубарып, хаклыкны
Тапканмы кайчандыр берәрсе?!
Мин сине шулкадәр сагынам.
(«Догаңнан... догаңнан калдырма...»)
Ышансам, акылны җуярмын –
Яшәүнең икенче ягында.
"КУ" 11, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев