Шигърият
Иртәгә дә
Гомер арбасын этеп, җай гына алга барыр.
Бисмилла әйтеп, татар Кояшны каршы алыр.
Гомер арбасын этеп, җай гына алга барыр.
Төште инде атыннан, кайдадыр кешни аты.
Кай йолдызны нурлыйдыр тояктан очкан якты.
Юлы – чокыр-чакырдыр, барыр да татар барыр.
Кара урманда күке гомерен санап калыр.
Барыр-барыр да арыр, туктап учак кабызыр.
Кайгы-хәсрәтләрен ул дәрьяларга агызыр.
Агыздың, агызмадың, таңгы җилгә бәйләнеп,
Кояш чыгышы белән бар да кайтыр әйләнеп.
Һәрбер кысыр басуга иген чәчеп калдырыр.
Дөм караңгы җирдә дә өмет шәмен яндырыр.
Өр-яңа нигезләргә көмеш тәңкәләр салыр.
Ул үтеп киткән юлда
Йә берәр яңа кала, йә яңа сала калыр.
"КУ" 11,2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев