Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үбәр идем

Мин... башыңны тезләремә куеп... Маңгаеңнан канлы эзне юып...

1

Шундый газап бар дисәләр җирдә –

Дәшми яшәү. Көләр идем, юләр!

Беркемнән дә сорый алмам бүтән:

«Ни хакына алар, – дип, – үлделәр?!»

Шундый газап бар дисәләр җирдә –

Карый алмау кеше күзләренә.

Таный алмау. Һәм аклый да алмау –

Үзгәрелә, диеп, үзгәрелә.
Шундый газап бар дисәләр җирдә –

Яратам дип әйтә алмау бүтән –

Бу кояшны. Төсе зәңгәр Күкне.

Ваз кичәргә каламы ул Күктән?!

Шундый газап бар дисәләр җирдә –

Аңлый алмау нәрсә чын, ни ялган.

Ә саргайган сурәтләрдә кемнәр?! –

Синең бабаң белән минем бабам.

Шундый газап бар дисәләр җирдә –
Үлем белән аклау... яшәү хакын...

Һәм улавы шашкан аналарның:

«Бу баламны мин нәрсәгә таптым?!..»

Юк, ышанмас идем... Юк, ышанмас...

«Әнә, Иблис! Без – аңарга каршы!!!»

Көзгеләргә кара! Бер очрашсын –

Үз карашың белән үз карашың.

Бары үзең белән! Көчең җыеп,

Үчең җуеп җитә бер каравың...

Аңлар өчен: мең гасырлар буе

Без чәрдәге – Олы! Бер! Яраның!

Ул күзләргә әнкәсе дә баккан.

Әнкәсе бар җирдә һәр баланың!!!


2

Мин... башыңны тезләремә куеп...

Маңгаеңнан канлы эзне юып...

Тыңлар идем җилләр пышылдавын.

Тыңлар идем җилләр пышылдавын.

Һәм мәкләрнең талгын кыштырдавын.

«Котылу юк бүтән, улым...» – диеп

Үбәр идем сине, юләремне.

Кеше күтәрә алмас газап барын

Беләм хәзер – Синең белгәнеңне. 

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев