ДОНКИХОТЛАР НИЧЕК ҮЛӘ?
Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына («Казан утлары», 2022 ел, 9-10 нчы саннар) бәяләмә
Равил Сабырны драматург буларак белгәнгә, «Фәхрине үтереп ташладылар» романын укуга, яшерен-батырын түгел, «драматург чәчмә әсәр яза башласа, шулайрак килеп чыга инде» дигән һавалырак бер фикер бөреләнеп өлгергән иде, чөнки роман композициясенең ябык пространствосы, геройларның динамикалы, хис-кичерешләргә бай, киеренке диалоглары, конфликтның табигатенә интрига төсе хас булу нәкъ шулай уйларга нигез бирә. Һәрвакыттагыча монда да ләкин...
Әсәрдә узган гасырның 90 нчы еллары сурәтләнә, һәм шул чор логикасына ярашлы, роман үзе дә жанры ягыннан криминаль роман рухында иҗат ителгән. Дөресен әйтергә кирәк, укучыны мондый жанр инде күптән сискәндерми. Туксанынчы еллардан бирле без криминаль субкультурага да, аны романтик рухта кабул итәргә дә өйрәндек. Без югары даирәдәгеләрнең, хәтта мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең үз-үзләрен «төшенчәләр» («по понятиям») буенча тотуына күнектек, үзебезнең дә көндәлек сөйләмгә килеп кергән «крыша», «бабки», «блатной», «братва» кебек сүзләргә аптырамыйбыз. Алай гына да түгел, көч куллану, рәхимсезлек, җинаять өчен җәзасызлык, әхлакый тотнаксызлык культына ияләштек, бу күренешләргә иң сизгер өлкә – тел дә җавапсыз калмады: «кемнең кулында – шуның юлында», «көчленеке замана», «кул кулны юа, ике кул битне юа» кебек гыйбарәләрне еш кабатлыйбыз. Тар даирәгә генә билгеле булган кушаматлар тагу да – җинаятьчел субкультурага хас тагын бер үзенчәлек («Фәхрине...» романындагы кушаматларга игътибар итегез: Буржуй, Сансыз, Штирлиц, Профессор, Санчо, Вальтер, Кипиш һ.б.). Ә инде кинофильмнар, романнарның баш геройларының «законлы карак» булуы алдан ук ул сәнгать әсәренең популярлыгын тәэмин итә, хәтта ки бу образларны романтизацияләү аркасында, алар үрнәк яшәү рәвеше, идеология буларак кабул ителә. Әйтергә кирәк, Россиянең социомәдәни киңлегендә бу күренеш чагыштырмача яңа һәм стихияле рәвештә тарала, бу теманың чынбарлыкны рациональ танып белүнең бер төре булган әдәбият-сәнгатькә үтеп керүе исә җәмгыятькә куркыныч тудыра торган әлеге субкультура турында чаң кагарга вакыт икәнлеген искәртә. Ягъни әдәбиятта әхлаксызлык, үлем-үтереш белән мавыгу, җимереклек, кан исе килеп торган әсәрләр күбрәк туган саен җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә авыру булуы турында фикер йөртергә мөмкин.
Жанр хасиятеннән Равил Сабыр әсәрендә бу билгеләрнең барысы да бар, романның хронотобы узган гасырның 90 нчы елларында республикадагы оешкан җинаятьчел төркемнәрнең яшәешенә пәрдә читен күтәреп күзәтү мөмкинлеген бирә. Әмма Сабыр моның белән генә чикләнсә, ул криминаль романнар эчтәлеген меңенче тапкыр кабатлаган авторларның берсе булыр иде. Романны башкаларыннан аның милли эчтәлеге аерып тора.
Әсәрнең милли катламын аның ХХ йөз башында иҗат иткән Галимҗан Ибраһимов, 1960–1990 нчы еллар әдәбиятының күренекле вәкиле Мөдәррис Әгъләмов белән диалогка керүе, дөнья әдәбияты, сәнгать әсәрләре белән интертекстуаль бәйләнешләре һәм образлар системасы тәшкил итә. Автор ХХ йөз башында формалашып, 90 нчы елларда тагын бер тапкыр югары ноктасына җиткән милли идеалларның безнең гасырда ни өчен гамәлгә ашмавы турында уйлана, аның сәбәпләрен ачыкларга тырыша.
Ибраһимовның да, Сабырның да әсәрләре кешене җиңел генә «үтереп ташлау» турындагы хәбәр белән башланып китә. Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының беренче җөмләсен әсәренә исем итеп чыгарып һәм әсәрдә «олы абый» ролен башкарган Кадыйр авызыннан рефрен итеп кабатлаттырып, Равил Сабыр ике чор арасына күпер сала: язучы бәян итәсе вакыйгалар бушлыктан барлыкка килмәгән, алар Ибраһимов романында тасвирланган Октябрь инкыйлабыннан соңгы, Бунинча «каһәрле көннәр»дән тамырланып килгән. Һәм менә ул көннәрнең «яңа кешеләр»енә бәя бирер, аларны хөкем итәр көн килеп җиткән. Равил Сабыр бер очтан аларны да чын мәгънәсендә бикләп куеп, үзләренең кагыйдәләре буенча хөкем итә.
Кемнәр алар, нинди алар теге заманның Фәхриләрен үтереп ташлаучылар? Рус әдәбияты белгече М.Н.Эпштейн 1917 елгы революция вакытында патшаның бәреп төшерелүен, җиңел генә Аллаһтан ваз кичү актын З.Фрейдның борынгы кабиләчелек чорында улларының җыелышып, юлбашчы аталарын үтерүе турындагы фикере белән бәйли: «Революцияләрнең һәм аннан соң урнашкан тоталитар режимнарның психоаналитик нигезе шундый. Ата кеше улларының инстинктларын чикли, һәм алар, үзара сөйләшеп, аны үтерәләр. Хакимият Өлкән яки Оруэллның «1984» китабы аша таныш булган Олы абый кулына күчә. Гасырлар буе «самодержавие-православие»га (төрки халык мисалында «күктә – Аллаһ, җирдә – хан» – авт.) тугры булган халыкка патшаның бәреп төшерелүе иреккә чыгу шатлыгын алып килә... Бер үк вакытта – бушлыктан, әтисез, Аллаһсыз, ягъни терәксез калудан курку да. Шунда ятим калган халыкка тиз арада Аның урынын алырдай Олы абый кирәк була. Агай-эне арасында олы абый урынын алу өчен канкойгыч көрәш башланып китә...» Равил Сабырның бүгенге геройлары әнә шул Олы абыйның каты кулы астында үскән ятим халыкның ятим балалары. Алар өчен әти урынына калган олы абый – авторитет, кем авторитет – шул олы абый. 90 нчы елларның криминаль мохитендәге олы абый феномены ул бер үк вакытта физик көч культы белән дә бәйле. Кем көчле, алар шуңа буйсына.
90 нчы еллар – ул әле оешкан җинаятьчел төркемнәрнең ажгырып торган чагы гына түгел. Ул әлеге дә баягы ХХ йөз башында буржуаз җәмгыятьтә формалашкан милли азатлык идеяләренең кабат яңарып, мәйданнарга ташып чыккан көрәш чоры да. Безнең геройлар да – Галимҗан, Хамис, Илгизәр, Кадыйр һәм Диләрә милли идеяләр белән янып йөргән, булачак милләт хадимнәре һәм милләт әнкәсе, яңа заманның «яңа кешеләре». Алар үзләренең хыял-омтылышларын, тормышларын милләткә хезмәт итүгә багышлыйбыз дип, үзара кан эчеп антлар бирешкән рыцарьлар, үз заманнарының донкихотлары. Ниятләре изге, алар нәкъ ХХ йөз башының милләт хадимнәре кебек үк милләтнең тәрәккый китүенә иман китерә, шул юлда үзләрен корбан итәргә әзер. Моның өчен милли җанлы яшьләр нәкъ урта гасырлар рыцарьлары кебек сайлаган юлларында бергә булырга, ул юлдан беркайчан да, нинди генә шартларда да тайпылмаска дип, кан чыгарып, ант бирешәләр. Урта гасырлар көнбатыш мәдәниятендә кабул ителгәнчә, кан белән ант бирешкән рыцарьлар, гадәттә, нинди дә булса Орденга карый. Тамплиерлар ордены, мәсәлән, һәм алар өчен намус эше гомердән дә кыйммәтлерәк. Ә безнең рыцарьлар әле кичә генә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ның актив әгъзалары (бу клуб күп кенә яшьләргә карьера ясауның беренче баскычы булып китте), татар факультетының зур өметләр баглап тәрбияләгән студентлары иде. Алар яшь, саф, матур, үткәннәре тапсыз, киләчәкләре өметле күренә иде. Бүген инде укучы ул донкихотларның кызганыч хәлгә калган ямьсез гәүдәләнешен генә күрә: Хамис, Илгизәр акча колы булып, антларына хыянәт иткәннәр, Галимҗан азгын хисләрен һәм куркаклыгын таный алмыйча оясына поскан, дөньяга чын йөзен күрсәтергә кыймыйча яши, Диләрә – рыцарьларның музасы – фахишәлек юлына басып, чәчәк кебек яшьлеген әрәмгә уздырган. Милләтнең юлбашчысы булырга тиешле Кадыйр исә гомерен криминаль дөньядагы Олы абый ролен алган.
Кадыйр – үз заманының Дон Кихоты һәм аның Санчо Пансосы – Зөлмәт дусларын үзләренең криминаль дөньясындагы кагыйдәләр буенча хөкем итәргә алыналар. Хөкем барышында Равил Сабыр янә Британия язучысы Дж. Оруэллның «Big brother is watching you» эффектын куллана. Бикле бүлмәдә Кадыйр үзе юк, аның ихтыярын Санчо-Зөлмәт гамәлгә ашыра, әмма Олы абыйның барлыгы, үзе кабердә булса да, кабер салкынлыгы белән сизелә. Әсәрне уку барышында Кадыйрның «үткен күзе» бу бүлмәдә генә түгел, ә дусларын гомер буе күзәтеп барганлыгы аңлашыла. Язучы бу бүлмәне тасвирлаганда, гомумән, буяуларын кызганмый: мистика, төсләр ярдәмендә геройларын газапланырга мәҗбүр итә, ягъни аларны шәхси тәмуг казанына ыргыта.
Әсәр икенче төрле «Татарча үтереш» дип атала. Журналда бастырганда, эчтәлеккә әсәрләрнең русча исемнәрен бирү гадәте бар. Романның русча исемен без авторның үзеннән сорап, икенче исемен куйдык та, чөнки «Фәхрине үтереп ташладылар» җөмләсенең татар укучысы өчен генә аңлашыла торган мәгънәсе бар. Татарча үтереш нинди була дигәндә, автор әсәрдәге мәгънәсез үтерешнең сәбәпләренә ишарә итә. Дөресен әйткән – туганына ярамаган дигән әйтемдәгечә, Равил Сабыр татарның дөреслекнең күзенә туры карый алмыйча, хатасын танудан куркып, тәүбә итәсе, җәзасын алырга әзер буласы урында тагын да зуррак җинаятькә барырга сәләтле икәнен күрсәтә. Ул юкка гына персонажыннан Мөдәррис Әгъләмовның «Ә чын язмыш үзең язган гына!» дигән юлын кабатлаттырмый. Һәр буын үз гамәлләре өчен үзе җаваплы. Һәр буын үзенең дә, милләтенең дә, халкының да язмышын үзгәртә ала. Әмма ни өчендер җиңел юл сайлый һәм җинаять кылганын сизми дә кала.
Мәкалә башында «драматургиягә хас ябык пространство» дигән идек. Романда әлеге ябык пространствоның үз вазифасы бар: язучы монда гүя химия лабораториясендә, ул пространствоны, вакытны мөмкин кадәр кыса (бикле бүлмә, бер-ике сәгатьлек сөйләшү), кайчандыр югары идеаллар белән янып яшәгән кешеләрнең эш-гамәлләрен пробиркага салып үлчи, тәҗрибә үткәрә. Тәҗрибә минутына кадәр көтелгән нәтиҗәне бирә, гипотеза раслана, ягъни барысы да нәкъ Кадыйр белән Зөлмәт уйлаганча килеп чыга, полиция нәкъ вакытлы килә.
Менә шунда укучы милләткә хезмәт идеалы белән җәмгыятьтә хөкем сөргән криминаль дөнья романтизмы бәрелешенең шаһиты була. Шунысы ачык аңлашыла: болар икесе беркайчан янәшә дә, бергә дә яши алмый.
"КУ" 11, 2022
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев