Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

– Йоклап яткан кешене яңагына чапкалап уяталар, ул шунда гына сикереп тора да тирә-ягына күз сала, үзенең кайда, ничек килеп эләгүен аңларга тырыша. Йокыга киткән җәмгыять тә шулай. Яңагына шаңлап җибәрмичә аны уятып булмый. Ә уятырга кирәк. Уянсын ул, үзенең ничек шушы хәлгә төшүе турында уйлансын. Һәм аны бары тик без генә уята алабыз.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

12

Илнур йокламый, ә йокы белән уяулык арасындагы ниндидер караңгы почмакта тибрәлә иде. Зәңгәрсу караңгылык эчендә вак кына йолдызлар да күзенә чалынып киткәндәй була. Ишетелер-ишетелмәс булып талгын гына музыка да агыла бугай. Бик ерактан ишетелгән йокыны китергеч аваз һәрбер сүзен миеңә батырырга тырышкандай нәрсәдер сөйли. Илнур кай урында аны бик ачык ишетә, кай урында югалтып тора... Әллә йоклап ала шунда, әллә һушын җуя. Ишеткәннәре белән килешкән кебек була. Ишетелмәгәннәренә үкенми. Аңына килгәч, җентекләбрәк уйланыр, барсын да бер җепкә тезеп карар әле. Ул сүзләрнең барысы да баш миенә җыелып бара бугай. Һәрхәлдә, Илнурга шулай тоела. Бәлки, алай да түгелдер. Бәлки бу бары тик төш кенә, бары тик саташу гынадыр...

– Җирдә кеше күбәйгәннән-күбәя бара. Бу экология өчен хәвеф тудыра. Шуңа күрә алар кешене алыштыра алырлык роботлар, технологияләр уйлап таба... Алар кеше санын азайту өчен тырыша... Гади халык алар өчен бары тик эш коралы... Шуңа аларның халыктан хәбәре юк. Берәү үләме, меңнәр үләме – барыбер. Хәерчелектә яшәүләре алар өчен файда. Надан булулары да...

Илнур башта сүзнең нәрсә турында баруын да абайлый алмады. Ул дулкын өстендә йөзгән шикелле иде, берәр җөмләне ишетеп кала да йокыга чума, аннан тагын калкып чыгып, ниндидер өзекне эләктерә һәм тагын әвен базарына китә. Уянган сыман булгач, бу мәгънәсез авазлардан котылырга теләп, куллары белән колагын капларга омтылды, әмма куллары хәрәкәтсез калды, аның бөтен тәне камыр кебек иде. Беразга тавыш тынган кебек булды. Инде тынычландым дигәндә, кабат ишетелә башлады:

– Алар безне ишетми. Төрле бунтлар оештырсаң да, митингларга чыксаң да, берни кылып булмый. Бу, беренчедән, катлаулы – митингларны законлаштыру өчен алар төрле ясалма авырлыклар тудыра. Икенчедән, митингларда сөйләнгән сүзләр – сүз килеш кенә кала, бер чара да күрелми, бу аларның мыек бөртеген дә селкетми...
Нәрсә соң бу, шайтан алгыры! Кайдан ишетелә? Ни өчен? Нәрсәдер уйларга маташудан Илнур тагын упкынга оча һәм тавыш беркадәр вакытка тынып торган кебек була, тик бераздан тагын калкып чыга:

– Шуңа күрә, алар игътибар итә алырлык гамәлләр кылырга кирәк. Ул чаралар җәмгыятьне тетрәндерерлек, күңелләрне дер селкетерлек булырга тиеш, шунсыз аларның игътибарын җәлеп итеп булмый. Соңгы сүзләрне берничә тапкыр кабатлыйлар:

– Гипноз астында йоклаган җәмгыятьне уяту өчен аны дер селкетеп алырга кирәк. Бөтен кешеләрнең дә күңеле тетрәнерлек булсын. Бары тик шунда гына җәмгыять уяначак һәм аларга, үзен изүчеләргә, каршы тору хәстәрен күрәчәк. Аларга кискен каршылык күрсәтергә кирәк. Кискен каршылык күрсәтү – ул җәмгыятьне гафләт йокысыннан уяту.

Тавыш тагын беразга тынып тора. Тагын дәвам итә.

– Йоклап яткан кешене яңагына чапкалап уяталар, ул шунда гына сикереп тора да тирә-ягына күз сала, үзенең кайда, ничек килеп эләгүен аңларга тырыша. Йокыга киткән җәмгыять тә шулай. Яңагына шаңлап җибәрмичә аны уятып булмый. Ә уятырга кирәк. Уянсын ул, үзенең ничек шушы хәлгә төшүе турында уйлансын. Һәм аны бары тик без генә уята алабыз. Бары тик син генә... син генә уята аласың... син генә... Синең тормыштагы иң зур вазифаң шушы җәмгыятьне айнытып җибәрү. Син каршылык күрсәтмәсәң, аны беркем дә булдыра алмый.

Тавыш тынып калды. Илнур инде йокыга китте. Йокы татлы иде. Зәңгәрсу караңгылыкта кечкенә йолдызчылар тибрәлә. Бу йолдызчыклар Илнурның йокыда эрегән күзәнәкләре бугай. Йоклаганда һәрвакыт рәхәт. Ул үзенең ап-ак йомшак түшәктә изрәп ятуын үзе дә күргән сыман тоела. Ләззәт инде шулкадәр. Кинәт бүлмә эчендә ниндидер шәүлә узгандай булды һәм Илнурның яңагына тондырдылар. Бөтен дөнья дер селкенеп куйды, ул яткан бүлмәнең тәрәзәләре челпәрәмә килеп ватылды, бүлмәгә давыл керде, йомшак түшәкнең чүпрәкләре ертылды да мамыклар өермәсе хасил булды. Ул татлы йокысыннан чынбарлыкка очып төште. Күзләрен ачуга бүлмә эче яктырып китте. Бернинди давыл да, өермә дә юк иде. Йомшак түшәк тә юк. Ул как тактада йоклап яткан икән. Тавыш та юк. Хәер... Стенадагы колонка шыгырдап-шыгырдап ала, бәлки, теге сәер авазлар шуннан ишетелгәндер...

Авызында тавыклар төн кунган кебек – әллә нинди сасы ис аңкый. Корылык. Теле яңакларына ябышып шыкылдап тора. Ул ишек төбендәге раковинага табан атлады да чайкалып китте, аяклары тотмый, авырта иде. Әле берсен, әле икенчесен күтәреп хәрәкәтләндереп карады. Авыртса да, йөртергә кирәк инде аларны, бераз язылып китсеннәр. Әзрәк хәл кергәндәй булгач, учларын тезләренә куеп, берничә кат авырлык белән генә чүгәләп алды. Шуннан соң иелеп бармак башларын аяк очына тидерергә маташты, берничә тапкыр омтылгач, анысы да килеп чыкты. Һәм ул бабайлар кыяфәтендә раковина янына атлады.

Рюкзагын алып киткәннәр иде. Юыну-кырыну әсбаплары да юк. Стакан да күренми. Ул тирә-ягына тагын бер күз йөгертте дә кран борыныннан су чүмерде. Һәм Аллага шөкер итеп куйды. Су бар иде әле. Су бар! Ә бит аны да ябарга мөмкиннәр. Һәм ул комсызланып, су эчәргә кереште. Көндез генә әллә нинди тынчу ис бөркелгән кебек тоелса да, төнлә су тәмле иде.

Эчеп туйгач, өстендәге киемнәрен салып, карават башына куйды да трусикчан гына калып, башыннан башлап юынырга тотынды. Рәхәт иде. Йокысы ачылып, дөнья яктырып киткәндәй тоелды. Бу хакта уйлауга бая гына колагына ишетелгән сүз исенә төште: «Синең тормыштагы иң зур вазифаң шушы җәмгыятьне уятып җибәрү...» Уяну чынлап та рәхәт инде, бер карасаң... Әнә бит салкын суның никадәр шифасы бар! Су аның аркасы буйлап идәнгә агып төште. Төшсен, идәндәге су да тынчу бүлмәгә сафлык бөркеп тора ул. Лычма су булган трусигын салып юды да, сыгып, сөлгегә урап киптереп кабат киде. Гимнастика ясап, юынып алгач, бөтен тәне язылып, авыртулары басылган шикелле булды. Менә хәзер кайнар чәй эчәсе иде. Ярый, анысы башка вакытта. Ни әйтсәң дә, әбиеңдә кунакта түгелсең бит, күнекмәләр үзәгендә, кырыс шартларга түзәргә, чын ир-егет булырга өйрәнәсең.

Тагын кранга үрелеп, су чүмерергә тотынды. Шунда сул беләгендә күгәребрәк торган урынга күзе төште. Сугышкан чакта бәрелгәнме, тамыр тирәсендәге бер урыны күгәребрәк тора иде. Кан алдырганда, яки укол кадатканда шулайрак булып кала... Бәлки... Әйе, бәлки аңа да укол кадаганнардыр? Яки канын алганнардыр?

Ләкин бу хакта озаклап уйланып тормады. Рюкзагында аның чәй кайнаткыч һәм кофе бар иде. Менә хәзер алар ярап куясы булган. Тик Илнур рюкзагын саклый алмады. Күңелен үкенүгә тартым хис телеп узды. Тегеләр бүлмә ишегеннән берәм-берәм керделәр бит инде. Сүз әйткәннәрен көтеп тормыйча, һөҗүмгә ташланып, берәм-берәм каршыларга иде аларны. Гадел сугыш дип тә торасы юк, кул астында нәрсә бар, шуның белән тондырасы иде. Башы эшләп җитмәде шул. Әллә яңа гына күнегүләр эшләп, үзен җиңелмәс итеп тоюдан, үз мөмкинлекләрен югарырак бәяләдеме? Бәлки, анысы да бардыр. Алай итәргә ярамый икән шул. Беркайчан да. Син алдыңда торучының кем икәнен төгәл белмисең, шуңа күрә аңа каршы сугышырга уйлагансың икән, тәвәккәл булырга һәм мөмкинлекләреңнең барысын да кулланырга тиешсең. Гаделлек, намус, егетлек турында онытырга. Үлгән яки җиңелгән кешеләргә бу сыйфатларның берсе дә кирәкми. Ә бу егетләрнең берсе дә гади түгел иде, биләмә буйлап ирекле хәрәкәт итәрлек булгач, аларның тәҗрибәсе зур инде.

Тән сызлаулары басыла төште, сусыны канды. Хәзер әллә ниләр майтарып булмый инде, тынычлап кына йоклап алырга, ял итәргә кирәк. Иртәгә нинди көн туачагын беркем дә белми, бәлки, ул бүгенгедән дә авыррак булыр... 

13

Кемдер Илнурның иңенә кагылды:

– Әй, туган!.. – тавышы ягымлы да, таләпчән дә иде. – Торырга вакыт.

Илнур күзләрен ачты. Аны уятучы кичә спорт мәйданчыгында өрәк булып тоелган егет иде. Илнур күзләрен уалап алды. Торып утырды. Аннан соң аякларына басып, чайкала-чайкала, раковина янына атлады. Тик Өрәкегет каршы төште:

– Хәзер үк чыгарга кирәк. Киен. Илнур иснәнеп алды да аңа сәерсенеп карады:
– Юыныйм инде, йокы да ачылмаган бит.

– Хәзер үк чыгарга кирәк, – дип кабатлады Өрәк-егет. – Кергәч юынырсың.

Таләпчән тавышка каршы килүдән файда булмаячак иде. Бу сүзләрне әлеге егет әйтми, ул бары тик бөтен кешегә дә билгеле булган кире каккысыз әмерне Илнурга җиткерәдер генә кебек тоелды. Илнур киенде дә ишеккә атлады. Шулай да сорамыйча кала алмады:

– Кая барабыз соң?

Өрәк-егетнең җавап бирүенә өмете юк иде. Бары тик аңгыра сарык кебек бер сүзсез иярмәс өчен генә сорады. Тик егет җавап бирде:

– Рух ныгыту дәресенә.

Илнур көлеп җибәрде:

– Кая, кая?

– Рух ныгыту дәресенә, – дип кабатлады Өрәк-егет. – Безнең һәр иртә шулай башлана. Озак булмый ул.

Җир өстенә чыкканда, төн таралып бетмәгән иде әле. Спорт мәйданчыгында унлап егет тезелеп баскан, барысы да бертөрле киемнән. Барысының да йөзен сакал-мыек томалап алган. Шулар арасына килеп кушылдылар да көтә башладылар. Бераздан кайдандыр сакал-мыегын пөхтә итеп кистергән кеше пәйда булды. Аның башында патшалар таҗына охшаган нәрсә, өстендә ерактан бик затлы булып күренгән чапан иде.

– Остаз! – дип пышылдады әле һаман Илнур янында торган Өрәк-егет. – Ул безнең рухи терәгебез.

Чынлап та аны күрүгә бөтен кеше дә тураеп басып тынып калды. – Хәерле яңа көн белән, туганнар! – дип сәламләде Остаз. – Яңа кояшның якты нурлары белән! Кояш бер булса да, аның нурлары бихисап. Сез дә шул кояш нурлары кебек барыгыз да бертуган. Барыгыз да уртак максат өчен яшисез, хезмәт итәсез. Сез бертуганнар!

Моңарчы тын да алмыйча торган егетләр беравыздан җавап бирде:

– Без барыбыз да бертуганнар. Без бертуганнар. Бертуганнар. Озак кына вакыт шулай кабатлагач, бер рәттә торучылар кулларын ян- якка күтәреп, бер-берсенең иңенә куйдылар һәм акрын гына кайдандыр сыгылып чыккан талгын музыка астында әле уңга, әле сулга чайкала башладылар.

Тавышлар тынса да, Илнурның колагында баягы сүзләр яңгырап торды. Бертуганнар. Күңелендә туганлык тойгысы булмаса да, егетләрнең шулкадәр ярашып чайкалуы, бер үк төрле киемнән булуы беркадәр ышандыра да иде. Ә уйлап карасаң, чынлап та шулай бугай ул. Менә кичә аны коллекторлар кулыннан кемнәр коткарды? Шушы егетләрнең берничәсе бит инде. Ә Джон? Ул әлегә арада юк, ләкин туганыңнан күрмәгән игелекләр кылды. Без – бертуганнар. Әлегә якыннан аралашмасалар ни... Тора-бара аралашырлар әле. Туганлашырлар да. Бер-берсен дә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне дә коткарырлар... Ә музыка шундый җылы, шундый ягымлы һәм дәртләндергеч иде. Илнурның күңеле үзе дә аңлап җитәлмәгән тойгылар белән тулды, аның менә хәзер үк кемнәргәдер ярдәм итәсе, кемнәрнедер коткарасы килде. Бераздан музыка арткарак чигенде һәм Остазның тавышы ишетелде:
– Без – бертуганнар һәм без бер йодрык булып кешелекне коткарырга бурычлыбыз. Безнең иң төп бурычыбыз – кешелекне коткару һәм җәмгыятьне уяту!

Кинәт барысының да йодрыклары бер булып, һаваны телде:

– Кешелекне коткару! Җәмгыятьне уяту! – дип, беравыздан кабатлады егетләр. – Кешелекне коткару! Җәмгыятьне уяту! Илнур да аларга кушылды. Кабатлаган саен тавышы көррәк чыкты, һавага атылган йодрыгы гайрәтлерәк була барды. Әйтерсең, ул җәмгыятьне уятырга теләп, күкләр капкасын кага иде. Ныграк, көчлерәк, гайрәтлерәк... Шулай итеп каксаң, җәмгыять тизрәк уяначак. Ә аның уянуы кирәк. Җәмгыять уянырга, үзенең авыр хәлдә икәнен аңларга һәм тиешле чаралар күрергә тиеш.

– Йоклаган җәмгыятьне уяту өчен аны дер селкетеп алырга кирәк, – дип дәвам итте Остаз. – Бөтен кешеләрнең дә күңеле тетрәнерлек булсын. Бары тик шунда гына җәмгыять уяначак һәм үзен изүчеләргә каршы тору юлын караячак. Аларга кискен каршылык күрсәтергә кирәк.

– Кискен каршылык күрсәтү! Күңелләрне тетрәтү! – дип кабатлады төркем. – Кискен каршылык күрсәтү! Күңелләрне тетрәтү!

Остазның сүзе үз уйлары белән тәңгәл килүенә сөенеп, Илнур да кабатлады. Бертуган дип әйтүләре хак инде шулай булгач. Әлегә якыннан аралашмасалар да, алар уй-фикерләре, омтылышлары белән бертуган. Аларның дәһшәтле тавышы арасыннан атыш, шартлау тавышларын, кемнәрнеңдер кычкыруын, акырып елавын үзәккә алган музыка бәреп чыкты һәм тыелгысыз бер ярсу белән күңелләрне җилкендерде. Мондый халәттә теләсә кайсы сугышка, теләсә-нинди ут астына барып керергә һәм сөенә-сөенә гомереңне корбан итәргә мөмкин иде. Әллә нинди бәхетле ярсу иде бу, чиксез ләззәтле бер халәт иде.

Бераздан музыка акрыная барып тынып калды да аны баягы талгын көй алыштырды. Остаз Илнур аңламый торган телдә ниндидер дога укыды һәм кулларын күккә күтәреп тынып калды, төркем аның хәрәкәтләрен кабатлады. Илнур да аларга иярде. Намаз укуның үзенчәләтелгән бер төре сыманрак тоелды ул, чүгәләп баш иеп тә алдылар, бил дә бөктеләр, учларын күккә каратып, теләнгән кебек тә иттеләр һәм бераздан дүртаяклап басып, маңгайларын җиргә тидереп тынып калдылар. Остазның:

– Башларыгызны күтәрегез! – дигән тавышы ишетелде. – Сезнең вазифагыз – баш күтәрү. Хәерле көннәр сезгә, туганнарым!

Остаз шулай дисә дә, төркем күтәрелергә ашыкмады, егетләр пышылдап кына, ниндидер дога сыман нәрсәне кабатлыйлар иде. Илнур әлегә аның ни икәнен белми, шулай да өзек-өзек сүзләрен генә ишетә һәм эчтән генә пышылдый:

– Аны бары тик без генә уята алабыз. Бары тик син генә... Бары тик мин генә...

Бераздан барысы да бер булып күтәрелеп бастылар. Остаз юк иде инде, ничек кинәт пәйда булса, шулай юкка чыккан иде. Егетләр дә тиз арада кайсы кая таралышып бетте. Илнур аларның ничек шулай юкка чыгуын да аңламыйча калды. Өрәк-егет аның янында иде. Ул үзе артыннан иярергә кушып, ым какты да Илнур яшәгән подвал ягына атлады. Ишек янына җитәрәк, Илнурныкы кебек рюкзак күтәргән егет килеп чыкты.

– Минем рюкзак! – дип пышылдады Илнур. – Минеке...

Шундук күз алдында чәй кайнаткыч, кофе пәйда булды. Хәтта авызында да кайнар кофе тәме чагылып киткәндәй тоелды.

– Ал! – дип боерды Өрәк-егет. – Бирмәсә, талап ал! – Без бит – туганнар, – дип икеләнде Илнур.

– Туганнар...

– Бу туганлыкны бозуга керми, – дип кистерде егет. – Кирәк булса, ул синең өчен гомерен бирәчәк. Син дә. Ә әлегә көч сынашу мөһим.

Илнурның йөрәге дертләп куйды. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый иде. Ул тукталып калды һәм теге егет үз янына килеп җитүгә уч кырые белән аның бугазына сукты да рюкзакка ябышты. Тик теге рюкзагын ычкындырса да, бугазын каплап өлгерде һәм һөҗүмгә күчте. Илнурның кулыннан рюкзак төшеп китте, егет үз-үзен сакларга мәҗбүр булды. Озак кына сугыштылар. Егет юка гына кебек күренсә дә, төшеп калганнардан түгел иде, көче дә, җитезлеге дә бар, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Илнурга берничә тапкыр бик ярыйсы гына эләкте, әмма ул үзенең бөтен осталыгын җыярга тырышты һәм ахыр чиктә көндәшен һуштан яздырды. Аяк астында аунап яткан егет өстеннән атлап чыгып, рюкзагын тиз генә эләктермәкче иде, кинәт аның авырлыгын тоеп катып калды. Бу рюкзак бик авыр, өстәвенә аныкы түгел иде.

– Котлыйм! – диде Өрәк-егет кире каккысыз таләпчәнлек белән. – Хәзер рюкзагыңны ки дә минем арттан ияр. Ун метрдан арттарак калсаң, бүген үк өеңә кайтып китәсең.

Һәм кичәге маршрут буенча йөгереп китте...

Кире әйләнеп килгәндә, Илнурның аяклары мамыкка әйләнгән кебек иде. Ул көч-хәл белән килеп җитте дә рюкзагын җиргә ыргытып, чирәмгә ауды. Хәтта мәйданчык буенда аларны көтеп торучы өч егетне дә күрмәде. Беркадәр ятуга Өрәк-егет аны тартып торгызды.

– Хәзер сине кызыклы уен көтә, тор, – дип, егетләр ягына ымлады ул. – «Каршылыклар кыры» дип атала.

Илнур эшнең нидәлеген сизде. Тагын сугышырга туры киләчәк.

– Егетләрнең һәркайсы белән өч минут сугышырга һәм һәр раундта кичә өйрәнгән алымыңны ким дигәндә бер тапкыр уңышлы кулланырга тиешсең.

Өч минут ул табын артында гына тиз үтә. Ә сугышканда... Анда һәр секунд сузыла. Бер карасаң, сугышны өч минутка сузуның да, теге алымны куллануның да әллә нәрсәсе юк кебек инде. Ләкин монда эш бераз катлаулырак: әлеге егетләрнең барысы да аның нинди алым кулланырга тиешлеген белә һәм аңа каршы килү ысулларын яхшы үзләштергән иде. Адәм күтәргесез рюкзак асып, фәлән километр йөгереп килгәннән соң бу бик җиңел булмаячак. Тик нишлисең... Сайлап алу мөмкинлеге юк...


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев