Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Тик бер нәрсә үзәгенә үтте... Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк... Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә...

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

– Уф, Аллакаем!.. – дип каршылый әнисе. – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә?!

Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Анысы да артык затлы түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен анысын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник бит! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да, акчаны чамасыз түлиләр. Хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да, квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда... Әнисе эттән алып, эткә салып сүгә.

– Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит...

Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер... Бәлки, әйтеп караргадыр... Әйтергә кирәк...

– Әни, мин бер кызны яклашкан идем...

– Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.

Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең чәйнәшүенә үртәлеп, иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почмагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып, бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе: – Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең киләмени? – дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.

– Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, – дип сөйләнеп алды.

Югыйсә Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак иде.
Стеналарын матурларга тырышып та, ПЖХ панельләре алып кайтты, тигез итеп, бер-берсенә беркетеп куйганда, ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште:

– Кит әле, эт җыккан малай, кулыңнан килмәгәнгә нәрсә дип кысылып йөрисең. Шундый нәрсәне кеше ваннага куямыни. Плитка җәйдертәм.

Дус егетләрендә андый панель күптәннән тора һәм бернәрсә дә эшләми иде. Әтисе кире каккач, башка юл калмады. Илнур алып кайткан әйберләрен кире илтеп тапшырды.

Күңеле дә сүрелде. Әтисе яратмады, әнисе ирен хуплады, абыйсы мәсхәрәле елмаеп кына карады. Кулыңнан эш килмәгәнгә, печтәнләп йөрмә, янәсе. Абыйсын яратмый иде Илнур. Ниндидер астыртынлык, мәкер бар иде анда.

Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән яхшылык ясарга маташуы үзенә аянычлы халәт булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул... Синең яхшылыгыңны ятлар бәяли алмаска мөмкин... Ләкин синең игелегеңне, яхшылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабахәт кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең – ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә... Бала гына булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасызмыни?

Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезне дәвам итүче буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.

Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган саклагычыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш бит инде... Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да, Ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән бит. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип, баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала – сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала – ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итә торган көч...

Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу әрнүле тойгыларның аң белән кушылып, кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп, күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң – аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми – вакытлыча күзеңне йомганда да, керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.

Илнур да бик теләп, үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәүләгән тойгылардан бөтенләйгә котылып калыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки... Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк... Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел... Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала... Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк... Һәм яңадан төзергә...

Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчы тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән чәйнәкләп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:

– И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укый, ни эшкә урнаша алмады... Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә өсте бөтен, тамагы тук булсын дип, күпме тырыштык бит инде... Аңламаса да аңламас икән кеше... Кабахәт! Җир бит! Эчеп кайткан бит... Аягында да басып торырлык түгел...

Илнур суны кушты. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни... Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, барыбер ишетелә.

– Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде... Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды...

Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.

Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.

Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп, бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әллә ничәшәр эштә эшләсәләр дә, артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.

Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр... Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоялар, бер алдына, бер артына чыгып бөтереләләр... Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташка үлчим генә булып тоела.

Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул... Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел... Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугры, намуслы, гадел икәнлекләрен исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта башбирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.

Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге бурлар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт дә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен бар да ачыклана төшә – монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп калалмыйсың.

Ләкин тарих – киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең – сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: йә ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, йә тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.

Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм властьны файдаланып, алар үзләрен гел әйбәт итеп күрсәтергә тырыша. Аларның әйбәтлегеннән кайвакыт халыкка да бер-ике тиен төшеп кала. Әй, сөенә инде халык, шушы кешеләргә рәхмәт яудыра, мәдхия укый, озын гомер тели. Чөнки аның шушы ике тиеннән дә артыграк рәхәтлек күргәне юк. Ул аңа омтылмый да бугай... Ләкин сүз үз мескенлегеннән үзе тәм табып яшәүчеләр турында түгел. Сүз шушы мескенлектән котылырга теләп тә, бернигә ирешә алмаучылар турында. Кемдер мөмкинлек бирми. Ул үзен иң асыл, иң могтәбәр зат итеп күрсәтә.

Илнурның абыйсы белән нәкъ шундый хәл инде. Ул укуын да матур гына тәмамлады, тиз генә яхшы урынга да урнашты. Бик начар да егет түгел инде үзе, тик бераз вакчылрак кына. Һәр нәрсәсен чутлый торган. Чәйнәшә торган. Илнур аны беркайчан да абыйга санамады. Егет түгел иде ул. Сугышкан җирдән ташлап качарга, соңыннан әләкләшергә мөмкин. Сөйләшү рәвеше дә артык итагатьле... Хәтта кул хәрәкәтләре дә балериналарга тартым... Соңыннан белде инде Илнур аның кемлеген... «Абыең кебек булсаң...» – дигән сүзләргә җене котыруның сәбәбе шул иде. Бу дөньяда син ниндидер җылы урында утырып, тәртипле булып кына яшәргә тиеш. Шундый булсаң, хәтта әткәң-әнкәң дә ярата. Ә «зәңгәр»легең берни тормый. Хәтта әткәң-әнкәң өчен дә.

Менә бу – гомере буена намус саклап, гаделлек яклап йөргән кешеләр. Сине намуслы итеп тәрбияләгән кешеләр. Син аларга карап үскәнсең, шуларныкы дигән юл белән киткәнсең... һәм... алар да сатлык җаннар булып чыгамы? Әгәр җиңел юл белән үзенең арт шәрифенә җайлы кәнәфи тапкан кешене алар сиңа үрнәк итеп куя икән, монда нишләргә? Өзгәләнергә генә... Әгәр синең өзгәләнүләрең иң якын кешеләреңә дә ят икән, ары нишләргә? Ватылырга, сатылырга, сытылырга: «Әти-әни, шайтаныма олагыгыз, сезнең бөтен тәрбиягез ялган булган, мин сезнең ялганыгызга ышанган өчен бәхетсезмен...» – дип еларгамы?

Ул абыйсы кебек «авыру» да түгел, төшемле урыннарда ыштан туздырып утырырга да теләми иде. Кулыңнан берни килмәгән килеш, талантлы шәхесләрнең урынын биләп, зур хезмәт хакы алып утыру үзе үк бер җинаять бит инде. Пассив җинаятьчелек. Шуңа күрә әнисе әйткәннәрнең иң җанына тигәне – абыйсын үрнәк итеп куюы иде. Кирәкми. Куймасын. «Андый» булсаң бул, тик тормышта ниндидер урының булсын дигән кебек бит инде... Нәрсәңнедер биреп, нәрсәгәдер иреш, дигән шикелле. Бу Илнурның күңеле кабул итә торган кыйбла түгел иде.

Абыйсы шундый булгач, аңа да тәкъдим ясаучы ир-атлар табылды. Тик егет моны кабул итә алмады. Аның сөйгән кызы бар иде. Дөресрәге, яратып йөргән кызы. Яратып йөргән... Укудан куылуына да шул сәбәпче булды инде... 

4

Ләйлә белән ул кайчан танышканын да хәтерләми. Күрше подъездда яшәгән Нәфисә апа белән әнисе бергә эшләгән, ахирәтләр булып бик тату гомер иткәннәр. Шуңа күрә, балалары да әле берсендә, әле икенчесендә үскән. Илнурның әнисе эштә чагында, Нәфисә апа караган, Нәфисә апа сменасында – Илнурның әнисе. Имчәк баласы чагыннан ук шулай. Ә инде тәпи баскач, ишегалдындагы балалар мәйданчыгында бергәләп уйнаулар, бүтән балалардан аерылып китеп, якындагы паркта адашып йөрүләр... Сабый чак маҗараларының барысын да хәтерләп бетерерлек тә түгел хәтта, алар бүтән тормышта, бүтән кеше белән булгандыр кебек тә тоелып китә.

Тик бер нәрсәне ачык хәтерли Илнур. Әти-әниләре дә аны гел искә төшереп, онытырга ирек бирмәделәр бугай. Үзе дә гел хәтерләп елмаеп куя торган булды. Ләйлә дә кайчагында: «Син бит миңа ияреп барып кына хәреф танырга өйрәндең», – дип шаяртты. Ләйлә Илнурдан өч айга өлкәнрәк иде, шуңа аны мәктәпкә бирделәр. Илнурның җиде яше ноябрьдә генә тулачак булгач, киләсе елга калдырырга уйладылар. «Мин дә барам», – дип караса да, әти-әнисе артык игътибар итмәде. «Быел чыгымнарыбыз да күп, киләсе елга калуың яхшырак», – дип, кул гына селтәделәр. Шулай да булгандыр инде, ул елларда бөтен мәктәпләр дә диярлек ата-аналар акчасына яшәде. Класс бүлмәсен төзекләндерергә дә, җиһазлар алырга да, концерт-театрга йөрергә дә, бөтенесенә дә гел акча сорыйлар иде. Ләкин Илнур әле моны аңламый, бар дип тә белми, аның бөтен теләге – Ләйлә белән бергә булу. Шуңа күрә, ул беренче сентябрь көнне матур киемнәрен киде дә Ләйләгә иярде.

Бәйрәм тантанасында да җитәкләшеп басып тордылар, соңыннан да укытучыга ияреп, сыйныф бүлмәсенә бергә уздылар. Укытучы апа, яшь кенә чибәр кыз инде, исемлек буенча тикшереп чыкты. Илнур ул исемлектә юк иде.

– Нишлибез инде хәзер синең белән? – дип көлемсерәп, малайга текәлде ул. – Документларың монда булмагач, сине мәктәпкә алып булмый бит.

– Минем укыйсым килә, – диде Илнур, еларга җитешеп. – Укыйсым... Килә...

Укытучы апа аны кызганды бугай:

– Ярый, бүген кич өегезгә барып килермен, – дип, малайның аркасыннан сөйде. – Әти-әниең белән сөйләшербез.

Ул кичке якта чынлап та килде. Кухнядагы чәй табынында озак кына сөйләштеләр. Илнур бөтен сүзләрен дә ишетә алмады. Тик укытучы Илнур ягында иде.

– Әгәр баланың укырга теләге бар икән, каршы төшәргә ярамый, – дип үгетләде. – Киләсе елга аның мәктәптән күңеле сүрелергә мөмкин. Аннан соң улыгыз «икеле капчыгына» әйләнер дә куяр. Ә быел ул...

Кыскасы, укытучы апа җиңде. Икенче көнне мәктәп формасы, уку әсбаплары сатып алдылар да малайны мәктәпкә илтеп куйдылар.

Укытучы апаның исеме Рәшидә Әнвәровна иде. Илнур аңа чиксез рәхмәтле булды. Иң төп сәбәбе, әлбәттә, әти-әнисе белән сөйләшеп, малайны укырга бирергә ризалаштыруы, Ләйләдән аермавы өчен иде. Уку дәверендә дә әйбәт кеше булды Рәшидә Әнвәровна, беркайчан да тавышын күтәрмәде, белмәгән нәрсәләрне сабыр гына аңлатып бирде, тәртип бозсаң – алай эшләргә ярамаганын сеңдерерлек итеп әйтте. Ничек шулай итә алгандыр ул, Илнур бүген дә аңлап җитә алмый, әмма укытучы апа кисәткәннән соң шул ук хатаны тагын кабатлау – аны рәнҗетү кебек тоела иде. Ә аны рәнҗетәсе килми. Аның шат чагын күрү күпкә рәхәтрәк. Гел диярлек елмаеп сөйләшә, елмайганда, бит очларында сизелер-сизелмәс кенә чокыр пәйда була, ап-ак тешләрендә якты нур кабына, күзләреннән шаян очкын сибелә. Аның елмаюын күргәч, Илнурның да елмаясы килә иде.

Беренче сыйныфта кызлар белән малайларны бер парта артына утырттылар. Сыйныфташларның күбесе моңа канәгатьсезлек белдерде, ә Илнур сөенде генә. Ул Ләйлә белән бер парта артында иде. Аның үзе янында икәнен тою да күңелгә ниндидер җылылык, дәрт, рәхәтлек бирә.

Баштарак сыйныфташлары «кияү белән кәләш» дип ирештереп маташсалар да, бу икәүнең артык исе китмәгәч туктадылар. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.

Сигезенче сыйныфларга җиткәндә, кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнек капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып, беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында абруйлы малай иде.

Ләйлә белән мөнәсәбәтләре дә дуслыктан узып, мәхәббәт ягына авыша башлады. Элекке кебек җитәкләшеп йөрүләр бетте. Куллары кулга тиеп китсә дә, йөрәк ярсып тибә башлый, бит очлары алсуланып чыга, башлар әйләнеп китә. Бергә атлаганда, кайвакыт сүзләр дә табылмый, әмма сүзсез генә атлау да рәхәт була. Ә аерылгач, дөнья да, тормыш та бушап калгандай тоела. Күкрәктән ниндидер иң кадерле нәрсәне суырып алган шикелле...
Мондый халәт озакка сузыла алмый иде.

Һәм көннәрнең берендә барысы да үз урынына утырды. Ни сөйләшергә белмичә, сүзләр табалмыйча аптырап барганда, Ләйләнең биек үкчәсе янтаеп китте дә, кыз сөрлекте һәм Илнурның куенына барып керде. Егетнең бөтен булмышы тыелгысыз бер дулкынга әверелде. Ләйләнең тәне кайнар да, йомшак та, татлы да иде. Ул кызны үзенәрәк тартып, куенына кысты. Ләйлә читкә тайпылган хәрәкәт ясады да тынып калды, бераздан үзе егеткә сарылды. Кызларның шулкадәр назлы итеп сарылганын беркайчан да тойганы юк иде әле Илнурның, әллә нинди тылсымлы халәт иде бу, бөтен күзәнәкләреңне тибрәндерә, җаныңны да, тәнеңне дә сүтеп җыя торган рәхәт давыл иде. Шул давыл эчендә иреннәр бер-берсен эзләп тапты... Шул давыл эченнән кайнар пышылдаулар ишетелде:

– Җаным минем...

– Бердәнберем...

Ә бераздан татлы да, газаплы да тавыш:

– Мин яратам сине... – диде.

– Мин дә... Мин дә яратам!

Бу мизгелләрне хәтергә төшерү үзе генә дә Илнурның күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Хәтта мәңгегә онытылмаска, гомер буе җанны игәүләргә тиешле әрнү-үкенечләрне дә, күңелне тырмап яшәгән нәфрәт барлыгын да оныттырып тора. Егет шул мизгелләргә кайтырга теләгәндәй, күзләрен йомды, күзәнәкләренең назлы тибрәнүен тоймакчы булды, әмма бу хәле озакка бармады, ачы өермә булып күз алдына икенче бер мизгел килеп басты. Монысы да бөтен җаныңны-тәнеңне актара торган иде... Тик монысы җылылык та, наз да, рәхәтлек тә бүләк итми, бу бары тик сызланулар һәм әрнүләр генә бирә, бөтен булмышыңны һәм дөньяңны тоташ ялкынга урый...

Мәхәббәттә аңлашкан көннән алып, алар үзләренең кияү белән кәләш икәнлекләренә берсүзсез ышаналар һәм никахка керер яшькә җитүләрен түземсезлек белән көтәләр иде. Ник шуны унсигез яшькә кадәр итәргә кирәк булгандыр инде. Элек уналты яшьтә үк өйләнешеп, тормыш корып җибәргәннәр, итәк тутырып, балалар үстергәннәр, тавыш-гауганы белмичә, мәхәббәттә тату гомер иткәннәр. Ә хәзер...

Югары уку йортына да кочаклашып барып керделәр. Филология факультетына. Икесе дә әйбәт укый иде. Илнур күңеленнән генә язучы булырга хыяллана, бүлмәсендәге иң яшерен урында берничә әсәре дә бар, тик аларны әле хәтта Ләйләгә дә күрсәткәне юк иде. Ләйләнең теләге – укытучы булу. Институтта да гел бергә булдылар. Һәм үзләренең кияү белән кәләш икәненә тамчы да шикләнмәделәр. Берәү дә шикләнмәде. Төркемдәшләре аларның бер-берсен яратуын белә һәм шундый якты мәхәббәткә сокланып, хәтта бераз көнләшеп тә карыйлар иде.

Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбесенчә абыйсыннан калган киемнәр... Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба, шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсәләр дә аптырарлык түгел инде.

Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне затлы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит... Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә...

Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ул, барысын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып үскән. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иде.

Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел-тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.

Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы искитмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән төшкән шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса, мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта икътисад факультетында да укый, филологиягә килүенең сәбәбе бер – монда инглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар. Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә, гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми ул. Ә кызларга килешә. Аларга ни әйтсәләр дә, гафу ителә.

Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлүшкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырарлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да, Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы...

Хастаханәдән чыккач, ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янында утыра иде. Тегесенең бер кулы өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра. Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу, дигәндәй, күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән... Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып, бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр... Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.

Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә, үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар бит, ул инде күптән өендәдер.

– О, Илнур, балакаем! – дип каршылады аны Нәсимә апа. – Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары. Ләйлә өйдә түгел иде.

– Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, – дип акланды Нәсимә апа. – Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар.

Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле...

Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне Ходай кайберәүләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып алалар...

Илнур барлы-юклы акчасына такси алды да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып, ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп, ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.

– Сез кемгә? – диде ханымның таләпчән тавышы. – Әй, сезгә эндәшәм!

Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:

– Йөри шунда җыен әтрәк-әләм... – дигәне колагын рәнҗетеп узып китте.

Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөркелеп, борынны иркәли. Илнурларның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге, тагын әллә нәрсәләр аңкытмый. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-шылтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: «Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!»

Ишекне Денис үзе ачты. Ул яланаягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп-туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.
– Илнур, син ялгыш уйлый күрмә... – диде Ләйлә һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп калды. – Илнур...

Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:

– Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек... – диде ул, үзенең хаклыгына үзе дә ышана барып. – Гашыйкларга шалашта да оҗмах дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи...

Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. «Нәрсәсенә кызыккан бу моның?» – дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде:«Байлыгына! Байлыгына!»

– Илнур, гафу ит... – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде. – Илнур...

Егет нәфрәтенә тончыгып, Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп, идәнгә барып төште.

– Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит... – дигәне ишетелде Ләйләнең. Илнур ишеккә атлады.

Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әллә ни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар – анысы да бер юаныч иде.

Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. «Дәресләргә йөрмәү сәбәпле... начар укуы сәбәпле...» Хәер, кумасалар да ул бу төркемдә укый алмас иде инде...

Тик бер нәрсә үзәгенә үтте...

Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк... Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев