ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ (дәвамы)
(Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар)
Тукай эргәсендә
«Китмибез»не кабат укысыннар
Кемнәр әлифбаны таный аз-маз.
Р.Әхмәтҗанов. «Ант»
Тәүге әсәрләреннән алып, соңгы сулышына чаклы Рәшит Әхмәтҗанов Тукай рухы белән яшәде. Бөек шагыйрь аның өчен һәр тарафтан үрнәк, өлге һәм юлны күрсәтүче маяк кебек балкып торды.
Тудыр, халкым, яңа Тукайларны,
Без батырдык сине моң-зарга,
– ди ул символик мәгънәле «Гомер агачымның гомерләре» исемле шигырендә, халкына мөрәҗәгать итеп һәм шул ук вакытта остазыннан гафу үтенеп.
XX гасыр ахыры шагыйре Тукайдан «Тормыш һәм иҗат дәресләре» алып, шул ук вакытта гади имитация юлына төшмичә, аның милли рухын, сурәтле фикерләү байлыгын саклау, дәвам иттерү рухы белән иҗат итте, аның яңа шартлардагы дәвамчыларының берсе буларак һәрдаим «янәшәдә» атларга тырышты.
Язманың башында искәртелгәнчә, аларны якынлаштырган янә бер тарихи үзенчәлек бар: икесе дә – апрель ае балалары.
Үзен күрү насыйп булмаган оныкларына Тукай истәлеккә үзенең рәсемен калдырган. Бик күп татар шагыйрьләренең игътибар үзәгендә торган шикелле, ул сын Р.Әхмәтҗановка да тынгы бирми. «Тукайның соңгы рәсеме» исемле программ памфлетында ул остазының йөзен, күз нурларының моңын, карашының көчен һәм, иң мөһиме, ул яшәгән тирәлек, даирәнең милләт сандугачына каршы алып барган явызлыкларын фаш итә. Әсәр кыю, ифрат тәвәккәл метафора һәм халык иҗаты энҗесен искә алу белән башланып китә: «Күзләр – кара кояш! Гамь яктысы... Гөлҗамаллар төнлә җеп эрлиләр. Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч... Бар ышаныч сездә, тереләр!..» Алдагы юлларда Тукайны яшьли фани дөньядан алып киткән мохит сурәтләнә. Чөнки Тукайның гүргә иңүен тизләткән, «тере килеш кеше ашаган патша», аның явыз яраннары, бу очракта «Кара төндә» кеше суярга әзер Столыпин искә алына. Кинаяле, тирән эчтәлекле берничә сүз, җөмлә белән Тукайның фаҗигале язмышын да, татар халкының зәүкый үсешенә тәэсирен дә ачып бирә шагыйрь.
Көн дә үтергәннәр әкрен генә,
Кага-суга торгач – бер үлгән.
Әмма җирдә күпме телсезләргә
Тел ачкычы биреп өлгергән...
Алдынгы карашлы Тукайны эзәрлекләүдә реакцион көчләр берләшеп, аның үлемен тизләтү юнәлешендә бердәм хәрәкәт иткәннәр.
Ильминскийлар балта бирер,
Ишмиләре балта чабарлар.
Кара эчле, мәкерле дин әһелләре үткен сүзле Тукайны күрә алмаганнар, аның бәгыренә тигәннәр. Р.Әхмәтҗанов «Ишми ишанның
Тукайны соңгы юлга озатканда әйткән тәкбире» шигырендә аны үзеннән үк фаш иттерә:
Тукай гына түгел, «без дә яздык»,
«Зина кылдык донос акчасына».
Үзенең гөнаһларын таныган була да, Тукайны тудырган, яшәткән, кулына каләм тоттырган өчен Аллаһка үпкәсен белдерә: «Үзең саклагансың аны, Аллам. – Үз башына җитә язды балаң». Чөнки Тукай халыкны аздырды, баш бирмичә яшәргә өйрәтте, имансызлары шагыйрьне әләм урынына күтәрде дип, ишан янау, куркыту юлына баса: «Каләменә тотынсаммы әгәр? – Ул кяферләр әле дарга менәр! Бер серемне әле әйтми калам». Мәгәр үзе дә көтелгән нәтиҗәнең нәкъ киресе килеп чыгуын соңыннан гына төшенә. Тукайны хурлау, кимсетү аны мактау, олылау, дәрәҗәсен күтәрү булып чыга. Тыныч, салмак өслүб, 10-10 иҗеге белән язылган шигырь Р.Әхмәтҗановның уңышлы публицистик әсәрләренең берсе булып, Тукайның ХХ гасыр башы иҗтимагый, әдәби тормышында тоткан урынын тәгаенләргә мөмкинлек бирә.
Мәҗүси аң төпкелендә туып, халык мифологиясендә бөреләнеп, Тукай иҗатында әдәби образ – символлар дәрәҗәсенә күтәрелгән Шүрәле, Су анасы, Кисекбаш кебек «персонажлар» Р.Әхмәтҗанов шигырьләренә көтмәгәндә, уйламаганда, ком арасында җәйрәп яткан энҗе бөртекләредәй килеп кереп, үзгәрәк булмыш сыйфатлары илә ачылып китәләр. «Су анасы» әкиятендәге «Тукай малае» урлаган таракны Р.Әхмәтҗановның «Эзләдем» парчасында замана билгесе – алтын алка алыштыра. Ул – шаян да, куркак та үсмерне ирештереп, су төбендә ята.
Син кем үзең?
Су кызымы, бүтәнме?
Алтын алкаң суга төшеп киткәнме?
«Эзләдем»
Унөч яшьлек малай алтын алканың суда күмелеп, янәдән калкып чыгуын күзәтә һәм шундый нәтиҗәгә килә: «Батар иде – ай саклыйдыр, күрәсең».
Иртән ул уяныр-уянмас, елый-елый, судан алтын алканы эзли, табалмый. Аның каравы ул гаҗәеп хәлгә юлыга: аның күзенә ай икәү булып күренә: «Кичә күлдә бер генә ай иде бугай». Балачакның бәхетле бер мизгелен чагылдырган сюжет канвасы, «Җилләр үрә ай нурыннан ефәкне», йөз меңләгән мәрҗәннәр «чәч бөртегең саен җемелдәп» кебек киңәйтелгән метафоралары Тукай әсәрен яңачарак юнәлештә үстерәләр, заманчарак яшәеш бирәләр.
Тукайның сатирик каләме «җан өргән» Кисекбаш Р.Әхмәтҗановның «Бишташ» поэмасына шулай ук кешеләрне сөймәгән, явыз гамәлле зат булып килеп керә. Аның холкы-менәзе бер дә үзгәрмәгән, нияте һаман усаллыкта икән:
Күзе бар күк явыз Кисекбашның
Кол Галине эзли.
Икенче кат үтерергә теләп,
Эзли – өмет өзми.
Ә бөек шагыйрь Кол Гали Кисекбаш белән әңгәмәгә кереп, аның дәрәҗәсенә төшеп ваклашмый. Ә хөкемдарның «сөекле кәнизәге» үлемнең серен ачу белән чикләнә.
Үз чираты җиткәч,
Гали аңа: «И падишаһым, – дигән –
Синең гүзәлең бит бары сине
Сөймәгәнгә үлгән».
«Бишташ»
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт кебек нечкә хисләрнең асылы гасырлар дәвамында да үзгәрми дигән фикер уздыра кебек шагыйрь.
Тукай иҗатында урын алган мифологик образларга, шул ук Кисекбашка да яңачарак, заманчарак мөнәсәбәт тә урын алырга, башкачарак интерпретация булырга да мөмкин икән.
Шулай ук ачлык мәйданы каһарманнарының берсе, күренекле шагыйрь Г.Морат Кисекбашка «мөнәсәбәт»не үзгәртә дә куя.
Ә көчекләр Казан урамыннан
Өрә-өрә куа Кисекбашны.
Әгәр сиңа ялгыш абынса ул,
Урам ташы, берүк кичер башны,
Кичерә күр, берүк кичер башны.
Кичерә күр, кичерә күр берүк, –
Минем баш ул ауный – татар башы.
«Ачлык»
Тукайның Р.Әхмәтҗанов иҗатына шифалы тәэсирен «кәттә» образларын үстерүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Бер яктан, ул остазыннан туган халкының рухын, моңын, аһәңен олы вә фаҗигале тархын чагылдыруга өйрәнсә, икенче тарафтан, аның образ – символлар, сурәтле фикерләү үзенчәлекләренә, тел-өслүб байлыгына таяна. Шулай да сәяси вә милли юнәлеш якынлыгы үзәктә тора. Аны Тукайның туган халкына биргән олы вә мәртәбәле бәясе рухландыра. «Чәчте-урды халкым, Горур булды, Үз язмышын читкә бирмәде!» – ди ул «Бәйрәм» шигырендә.
Замана шагыйре татар сүз сәнгатенә намус белән хезмәт иткән бер иҗади шәхесне дә онытмый, аларга олы ихтирамын шигъри юлларда калдыра: М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй. А.Алиш батырлыклары, иҗади казанышлары алдында баш ия, Х.Туфан, С.Хәким, С.Сөләйманова, Р.Гәрәй, Ә.Маликов һ.б. әдәби элгәрләреннән «якты нур» алуын бер дәкыйкага да онытмый. Аерым алганда, «Җәлилчеләрне уйлаганда» шигырендә ул Мусаның курку белмәс холкы, илгә, халкыбызга дан алып килгән батырлыгы белән соклана һәм шунда ук туган телебезгә олы мәхәббәтен сиздерергә дә җай таба. Үзләре турында гына уйлап яшәгән «куркак җаннар»ны кояш яктысына «тартып чыгара», «куркак җаннар язган китапларның эчтәлеге бик тиз искерде», ди ул.
Таш капчыкта яңгыраган телем.
Таш балчыкта гөлләр үстерде.
«Җәлилләрне уйлаганда»
«Пәһлеваннар спектакле»ннән алты җырның икенчесен, өченчесен Җәлил «башкара». Бу җырларда «таудан, диңгездән» килгән дошманнарга каршы, «орышка, далага, күккә» карап башкарылачак бәрелеш, гомумән, коллык богауларын өзү өчен көрәш рухы алга чыга.
Тукай, Җәлилләрдән кала аның өчен бөек шәхес, шигърият йолдызы – Хәсән Туфан. Ул аның исемен аеруча зур горурлык белән «Бишташ» поэмасында искә ала һәм аны «өч көн ташчы итеп» эшләтеп, «җанымның кардәше» дип атап, әдипнең рухи һәм шигъри батырлыгына югары бәя бирә.
Бер сәфәрдә биш кыямәт кичеп,
Илем, сиңа кайтып булганын
Сагыш сихерләре ярдәмендә
Исбат итте менә Туфаның.
Үзенчәлекле лирик, тирән мәгънәле җырлар, аерым алганда «Ак розалар» авторы, фронтовик, алган яралары белән көрәшеп яшәгән Зыя Мансурның вафатыннан соң язган мәрәсиме укучыны дулкынландырмый калдыра алмый.
Ак розалар җилдән тибрәнмәде.
Алар үскән бу җир тетрәнде.
Яңа кабер. Яңа авыр яра
Алган бүген җирнең күкрәге.
«Җиңүләргә бардың».
Шигъри багышлауларында Р.Әхмәтҗанов теге яки бу шәхескә гади мәдхия яудыру юлына төшми, ә һәр иҗат иясенең халкыбызны, телебезне, гомумән, милли менталитетыбызны саклау, укучыга ирештерү юнәлешендәге уйлануларына өстенлек бирә.
Онытканның телен төшенә кер,
Хәтәр чорны бергә узыйк, хәтер!
Шулай булса гына, яшәүләрнең
Киләчәккә кеше серен әйтер.
«Ант». Фатих Кәрим истәлегенә.
Р.Әхмәтҗановның шигъри офыгы, ниндирәк йола-традицияләргә таянуы турында уйланып утырганда, күзем «Ачлык мәйданы» циклына кергән «Кызыл китап» шигыренә төште. Гадәти хәл-әхвәл кебек. Шалашта утырганда, шагыйрь Ш.Мөдәрриснең җиңелчә генә бәяләгәндә, беркатлырак, патриотик пафослы «Кызыл мәйдан» поэмасын укып утыра. Менә шунда аның күңеленә хәтер офыкларын җәеп, киңәйтеп куйган перспективалы бер уй килә. Ул Кремль каршындагы Кызыл Мәйдан белән Ачлык мәйданнары арасында мантыйкый охшашлык таба. Максатлары төрлечәрәк булса да, икесе дә – берсе халыкны, икенчесе милләтне бәйсезлек, азатлык өчен көрәшкә озаталар. Яшәү белән үлем арасындагы тартышта кешеләрне, ике мәйданны якынлаштырган уртаклык алга чыга.
Җирдә яшәр өчен,
Үлгәндә дә,
Ташламаган кеше бер-берсен.
«Кызыл китап».
Ике мәйдан янәшәлегендә автор интертекстуаль уртаклык табып, шул алым ярдәмендә фикер-хисен укучыга үтемлерәк итеп җиткерүгә ирешә.
Элегрәк язылган, «Ачлык мәйданы» бәйләменә кергән шигырьләрен укыйм һәм шул ук күп мәгънәлек, яшерен серлелек, аң төпкелендә «казыну» очракларына тап булам.
Мөстәкыйльлеген саклый алмаган, иреген, дәүләтчелеген югалткан халык шагыйре матурлыкка вәйран булып, татлы уйлар хозурында гына яши алмый. Аңа милләтенең язмышы, туган теленең киләчәге тынгылык бирми, онытылып китсә, чабуыннан «тартып» ала һәм фикерләвендә әйткән сүзе атылган ук булуны таләп итә.
Р.Фәйзуллин «Күңел һәм җан сәфәре» мәкаләсендә Р.Әхмәтҗанов иҗатын яңачарак бәяләүгә «ачкыч» бирә сыман. «Рәшит Әхмәтҗанов – чын мәгънәсендәге татар милли шигъриятенең төп, дөрес юлында торучы шагыйребез. Ул – Р.Харис та түгел, Г.Рәхим яки Р.Мингалим дә түгел. Ихтимал, аны күпмедер дәрәҗәдә М.Әгъләмов белән параллель куеп буладыр»1.
Р.Әхмәтҗанов, М.Әгъләмов кебек фани дөнья мәшәкатьләренә, уңайлыкларына, хәтта һәртөрле дәрәҗәләргә артык исләре китмичә, илаһи шигъри дөньяда яшәүче сүз осталарына бай икән татар сүз сәнгате. Шул мизгелдә күңелгә килгән, бакыйлыкка күчкән Фәннур Сафин, Н.Акмал, К.Сибгатуллин, Г.Садә, Акъегет, Я.Игәнәй исемнәрен атап үтү белән генә чикләнәм. Аларның самими, эчкерсез шигырьләре күңелгә ерактан килгән моң, сагыш хисләрен уятып, табигый-илаһи тамырларыбыз турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Р.Әхмәтҗановның соңгы чор лирикасын, бигрәк тә «Ачлык мәйданы» шәлкемен укыганда, Казанын яклау өчен шәкертләре белән кылычка тотынып, һәлак булган имам Колшәриф газәлләре аһәңен, Мәүлә Колый, Сукыр Зәкиләрнең милләтләренә таяныч, яклау сорап, Аллаһка мөрәҗәгать иткән сыктануларын ишеткәндәй булдым.
Суфый шагыйрьләр мирасы серлелеге, фикер-тойгыларны шәрехләүне, ачып бетерүне укучының үзенә калдыруы, һәр шәй гамәлдә Раббыбызга таянуы белән Р.Әхмәтҗановка аеруча якын һәм 1991 елда 14 көн ачлык мәйданында утырганда рухи таяныч була. Борынгы һәм бигрәк тә Урта гасыр шагыйрьләре фәлсәфәсенең һәм символикасының берничә юнәлеше Р.Әхмәтҗановка аеруча кадерле. Берсе – Аллаһны бердәнбер бөек, илаһи гадел көч һәм кыен мизгелләрдә аның мәрхәмәтенә өмет итеп яшәү булса, икенчесе – суфыйлар балягатенең (поэтикасының) әйтеп бетермәү, серлелек, бер халәттән икенчесенә күчү, фикерне, хисне укучының үзенә ышанып, юллар арасында калдыру, күп мәгънәлелек, табигатьне җанлы матдә, сердәш итеп кабул итү кебек үзенчәлекләре аеруча якын. Замана шагыйренең бөек көчкә рәхмәттән башка әйтер сүзе юк. «Алла барын биргән иде, Адәмнәр тартып алды», – ди Р.Әхмәтҗанов «Ятим татар» шигырендә.
Ул халкының тарихи язмышы, киләчәге турында сүз барганда, Аллага сыенып, язмыштан узмыш юк дип, аякларын бөкләп, саҗдә кылып кына утырган дәрвишләрдән аермалы буларак, «адәмнәр» кылган явызлыкларның нәтиҗәсен өздереп әйтә; аның тавышы бу очракта кискен дә, кырыс та. Дәүләти яшәешебезне үзгәрткән «билгесез» көчләрне ул маңгайга бәреп, «каз тәннәре чыгарып» фаш итә.
Халкымны сарык итте,
Баламны балык итте,
Балалар йөзеп китте,
Суелыр вакыт җитте.
«Төнге аваз».
Дөрес, шагыйрьнең хисләре, уйлары артыннын ияреп, усалланып алуын хуплап та өлгермисең, ул болай мескенләнеп утыру килешмәс, «их шулай булсачы», дип хуплап куярлык хыялый фикерен калкытып куя.
___________________
1 Фәйзуллин Р. Күңел һәм җан сәфәре. Китапта Әхмәтҗанов Р. Моңлану. Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Татр. кит. нәшр.,1991.- Б.6
Бер татары калганда да
Бөек Болгар иле тере.
«Ятим татар».
Серле фикер-тойгыларны шәрехләүне укучының үзенә калдыру, шулай ук суфый – символистлар күзаллавына якынлык «Яшерен уйлар» шигыренең исеменнән үк күренеп тора.
Яшерен уйлар толымыңа,
Юк инде, бәйләнмиләр.
Яшен белән күккә язар
Сүзләргә әйләнделәр.
Шагыйрь гадәти күренешне искә алу аша чиксезлеккә күк, яшен, ай кебек күләмле символларга килеп чыга.
«Күләгәм мине үчекли» шигырендә хисси киеренкелек, экзистенциаль сагыш зиһенне чуалтыр дәрәҗәгә җиткерсә, «Яндырсам газабым» назымында кичереш тирәнлеге табигатьне мәҗнүннең сердәше, кыен мизгелдә ярдәмгә килгән «җан дусты» дәрәҗәсенә күтәрә.
«Уй диңгезнең чиге юк», «Утлар салдым Идел бозларына», «Кайсы йолдыздан идем мин?» кебек фәлсәфи шигырьләреннән якты нур, кешелекле моң бөркелеп, яшәүнең кадерен белеп, бәяләп, бердәнберлеген аклап, кешелекле булып калырга омтылыш ята; олы җисемнәрне шагыйрь метафорик сөйләм аша иңли.
«Кайсы йолдыздан идем мин?» шигыре – планетар киңлектә фикерләү үрнәге. Лирик зат үзенең бик ерактан, йолдыздан «иңгәнлеген» хисси кабул итсә дә, кайсы күк матдәсеннән икәнлеген «белми калдым», сүнәрмен әгәр «Янмыйча торсам» дип, сагышка бата. Гадәти (алдың-салдың), катнаш (каерып алдың-белми калдым) кафияләре, галәм җисемнәре белән «аралашулар» лирик затның кичерешләренең, тартылган җәя кылы шикелле, киеренкелеген ачуга буйсыналар.
Мондый күләмле төшенчәләр турындагы шигъри назымнары сине – укучыны яшәеш ваклыкларыннан өскәрәк күтәребрәк куя! Мондый гадәти тормыштан аерылыбрак торгандай күренгән фәлсәфи рухлы шигырьләрнең эчке хыялый моңы да сине әсир итеп, сагышлы хисләр дулкынында калдыра. Икеләтелгән проекция алымы Р.Әхмәтҗановның «Төнге саташу», «Тамчы тавышы», «Табигать белән серләшү», «Яшерен уйлар» кебек күпсанлы шигырьләренең сынлы үзенчәлеген тәшкил итә.
Дөньяны, кеше холкын төрле чагылышлары белән иңләгән «Мамык мендәр», «Шаулады имәннәр», «Татар әбиләре» кебек шигырьләрендә медитатив – лирик аһәң халык хәсрәтен үз кайгысы итеп кабул итүгә алып килә. Шушы ике шигъри канат бер бөтен буларак күзаллана. Югарыдагы, бигрәк тә «Ачлык мәйданы» циклына кергән, аерым шәхесләрнең эчке сөйләме – монологы алымында бирелгән шигырьләренә татар халык иҗатының бәетләрендәге шикелле, үлем-төшемне Югары көчләр җибәргән табигый халәт кебек кабул итү хас. «Мамык мендәр», «Бу мәңгелек колачларын җәеп», «Кан алу», «Исәнем», «Хәнҗәр ялтырады» кебек шигырьләрендә лирик затның халык азатлыгы өчен үзен корбан итүгә әзер булуы җисми төрдән икенчесенә күчү кебек кабул ителә.
«Үлем күзе – яхшы көзге» дигән кискен гыйбарәне исемгә чыгарган шигырендә, автор «киңәшен» мөрәҗәгать алымнарына ышанып тапшыра.
Әйдә, энекәш, тын да алмый бергә
Могҗизалар көтик үлемнән.
Шагыйрьләр язмышын Р.Әхмәтҗанов ике юлга сыйдыра.
И-и-и, шагыйрьнең бар гомере –
Айлы төннәр, кара көннәр.
«Мамык мендәр».
Бу юлларда гармониягә ирешә алмаудан туган чарасызлык та, шагыйрь фаҗигасен ачу да, халыкка хезмәт итүнең сөенеченә ишарә дә бар.
Татар әбиләренең милли үзенчәлеген, эчке матурлыкларын, сокландыргыч гадәтләрен шагыйрь бер гыйбарәгә сыйдыра.
Йә елыйлар, йә укыйлар догаларын,
Алар никтер яратмыйлар сөйләргә.
«Татар әбиләре».
Югарыда аталган фәлсәфи-этик шигырьләрендә Р.Әхмәтҗанов халкының язмышы, үткәне, киләчәге турында уйландыра, бәйсезлек, азатлык таләп итеп, «ачлык мәйданы» бәйләменә кергән шигырьләрендә татар поэзиясенең төрле чор-буын традициясенә таянып иҗат итүче лирик һәм трибун шагыйрь буларак күзаллана. Аны иң борчыганы – бөтен иҗатына хас мәүзугъ – ике чик, татарның милләт буларак югалу куркынычы борчый һәм шул афәткә бирешмәү өчен халыкны уяту рухы белән яши.
Мин татарның теле,
Сезне эзләп,
Канга батып беткән хәтере.
«Татар теле».
Шул ук вакытта ул төшенкелеккә бирелеп, киләчәккә ышанычын да югалтмый.
Тереләчәк Иман!
Ул әлегә
Далаларда йөргән бер качак...
Ул адашкан барлык балаларын
Үзенә алып кайтачак.
«Кояш чыккан кайтыр юлларга».
Рәшит Әхмәтҗанов Баулы төбәгенең латыйф табигате кочагында туып, төрле гамәли һөнәрләрне үзләштереп, үз көнен үзе күреп, халкының тарихи фаҗигасен ихласи йөрәге, җаны аша уздырып, туган милләтен коллык богавыннан коткару хыялына бирелеп, ачлык мәйданын оештыручыларның берсе булып, гомерен туып-үскән туфрагында алтмышка җитмичә дә тәмамлап, чордашларына һәм киләчәк буыннарга энҗе бөртегедәй гүзәл, камил, бай эчтәлекле әсәрләрен калдырган һәм киләчәктә үз лаеклы урынын алачак иҗат әһеле дияр идем.
Тәмам.
"КУ" 11,2022
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев