Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ирек

Ул әремдәй ачы. Татлы һаман. Һәм бу ирек – нәкъ үзенә таман...

Ирек – күпмәгънәле сүз.
Сүзлектән

Яратырга өйрәттеләр безне.

Туган илне. Туган телне. Сүзне.

Ал әләмнәр белән алтын көзне.

Һәйкәлләрне. Һәм югалган эзне.

Киләчәкне – кемдер бүләк иткән.

Игеннәрне – тир тамызып иккән.

Кулъяулыклар чит-читенә чиккән

Вәгъдәләрне. Угланнарны – киткән.

Тәрәз төбендәге яраннарны.

Аналарны. Сабый балаларны.

Күкрәктәге данлы тамгаларны.

Исәннәрне. Ятып калганнарны.

Хакыйкатьне. Ул бер һәм бердәнбер.

(Аны, белмим, җирдә кем күргәндер).
Яратырга өйрәттеләр. Барыбер.

Сәгать теле кебек безнең хәтер.

Саный, саный, саный мизгелләрне.

Алышына иман, изгеләре

Ватанының. Күптән өзделәрме

Кендек җебен артык сизгерләре?

Яратырга өйрәттеләр безне

«Тынычлык» һәм «ирек» дигән сүзне.

Кара ипи белән ап-ак бүзне.

Каберләрне. Һәм күмелгән эзне.

...Мин сүзләрне җылы сөткә манам

Туфрагымда – кендек каным тамган.

(Яшәргәме, үләргәме калам?)

Ул әремдәй ачы. Татлы һаман.

Һәм бу ирек – нәкъ үзенә таман... 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев