Ә елга агып ята
Еллар пәрдәсен ябам, ә елга агып ята...
Үткәннәремә карыйм еллар пәрдәсен ачып:
Малайчагым комлыкта тора балтырын кашып.
Терсәге сыдырылган, күлмәкчән, юеш ыштан.
Җәлпәк борын очына кызыл балчык ябышкан.
Кармагы ята комда терәлеп аягына.
Тал чыбыгы селкенә бәртәснең саңагында.
Бәртәсне чандыр малай комнан иелеп алды.
Кузгалды... Ярдан менде. Ә елга агып калды...
Кукуруз басуыннан авылга туры юлы.
Үләннәргә ышкыла ак бәртәс койрыгы.
Шаяртты мине малай, сизмәдем качасын да.
Кул изәде – югалды зур алма бакчасында.
Еллар пәрдәсен ябам, ә елга агып ята...
Үткәннәрдән бүгенгә әйләнеп, кире кайтам.
Яшьлектә бер алманы өзмичә калган идем.
Шул алманы бер кызга сузмыйча калган идем.
Ул тыйнак кызчык иде, мин тыйнак малай идем.
Ул хәзер әби инде, үзем дә бабай инде.
Кулымдагы алмамны чөйсәм кошлар юлына,
Килеп төшәр микән ул ак әбинең кулына?
Ә елга агып ята...
Йөрәгемә дулкыны өзлексез кагып ята.
"КУ" 11,2022
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев