Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күгелҗем

...Урманнар утыра күгелҗем, Белми дә куркырга кирәген...

Ул белми – кем кемгә дус хәзер.

Ул белми – кем кемнең дошманы.

Кем кемне элмәктән коткарып,

Кем кемне чалырга кушканны.

Күзләрен яшерер урын юк.

Сүзләрен яшерер юк урын.

Акшарлы диварлар... Учына

Нигәдер сөртелә тик корым.

Яшәүдән ваз кичкән иленә

Ул күрә инану иңгәнен – 
Бары бер, бердәнбер чынлыкка.

Җаннарның тәненнән киткәнен.

Ул белми – кем белән серләшеп,

Кем белән илереп еласын.

Һәм килгәч зарыккан «тынычлык»,

Кем тезгә кизәнеп сугасын.

Йөрәген яшерер урын юк.

Урын юк яшерер йөрәген.

...Урманнар утыра күгелҗем,

Белми дә куркырга кирәген... 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев