Логотип Казан Утлары
Шигърият

Базар

Азан моңы күккә таралгач, Шунда онытылып йомдым күз...

Чегән кызы сыйпый учымны,

Алданырга әзер без аңа.

Шау-гөр килә Мәскәү базары,

Һәр сәүдәгәр – Алдар таз анда.

Күзләп йөрим кала базарын,

Кемдер тавык, кемдер каз ала.
Эзләп йөрим татар сөйләшен

Урыс телле яңа Казанда.

Ишетелеп китеп кайчакта

Колагымны назлый моңлы сүз.

Азан моңы күккә таралгач,

Шунда онытылып йомдым күз... 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев