Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (роман)

Әлмирә утырган поезд теркелдәп куйды да, ниһаять, тартылып кузгалып китте. Күз яшьләрен сөрткәләгән әнисе, төрле киңәшләрен бирергә ашыккан Әхмәт абыйсы перронда кул болгап калдылар. Аерылышу сагышыннан кызның үзенең дә күңеле тулды, шулай да күз яшьләрен якыннарына күрсәтәсе килмәде, карашын яшерде.

Әлмирә утырган поезд теркелдәп куйды да, ниһаять, тартылып кузгалып китте. Күз яшьләрен сөрткәләгән әнисе, төрле киңәшләрен бирергә ашыккан Әхмәт абыйсы перронда кул болгап калдылар. Аерылышу сагышыннан кызның үзенең дә күңеле тулды, шулай да күз яшьләрен якыннарына күрсәтәсе килмәде, карашын яшерде. Инде менә хәзер, купеда үзе генә калгач, җебеп алса да була. Проводникның әйтүенә караганда, Яшел Алан станциясендә тагын ике кеше утырачак икән. Шундый озын юлда гәпләшеп барырга иптәшләр булыр ичмасам, дип уйлап куйды кыз. Поезд ул арада, даңгыр-доңгыр килеп, Киров дамбасын да узып китте. Рельcлар тимер тәгәрмәчләр бәрелүдән үзенә бер төрле көй чыгаралар иде. Тыкы-тыкытыкы-тек, тыкы-тык-тык! Әлмирә сагышлы хисләрен онытып торыр өчен тәрәзәдән карап бара башлады. Әнә Аракчиноның дача бакчалары. Бер апай түтәлләр арасында чүп утап маташа. Арырак абзый кеше утын яра, мунча ягарга җыена, күрәсең. Бигрәк тә матур инде безнең Идел буйлары, дип уйлап куйды табигать белән хозурланып баручы кыз. Шушы Ослан тавын, Алла бирсә, бер тукымага төшерәм әле, укып бетереп, исән-сау әйләнеп кайтырга гына язсын! Абыйсы Әхмәт тә аңа: «Барыр җирләрең бик матур, читләрнең алдаучан һавасыннан башың әйләнмәсен, барыбер үзебезнең Татарстаныбызга, Казаныбызга җитми ул, – дип киңәш-нәсыйхәтен бирде. – Дөньяның иң гүзәл шәһәрләренең берсенә барасың, вакытыңны әрәм үткәрмә, андагы архитектураны, затлы биналарны кара. Болгар-Казан төзелешләреннән алынган бик күп нәрсәләрне шәйләрсең. Мөмкинлегең булса, Анна Ахматованың улы – бөек тарихчы, искиткеч шәхес Гумилёв дәресләренә йөргәлә. Татарларны чын күңелдән яраткан, ихтирам иткән рус кешесе, безнең тарихны дөресләп язган, шуның аркасында бик күп явызлыклар күргән галим», – диде. Әнисе дә: «Күзеңне-башыңны акайтып йөрмә! Итәкләреңне җыеп йөр», – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып калды.

Әлмирә кечкенәдән сурәтләр ясарга яратты. Әнисенең туган ягы Әтнәгә кайткач та, төрле болын чәчәкләренә сокланып, иптәш кызларына күрсәтергә дип, төсле карандашлар белән дәфтәренә рәсемнәр төшерә иде. Күршедә яшәгән Исрафил абыйсы ул кайтканны күрсә, таза беләкләрен, киң күкрәкләрен күрсәтергә теләп, ишегалдындагы краннан салкын су белән коена торган булды. Имеш, кара, ничек таза, көчле ул! Болдырга чыккан Әлмирә аны күзәтә. Чыннан да чибәр тагын үзе! Кояшта каралган тән, сумала кебек кап-кара бөдрә чәч! Буе да кыска түгел! Үзе тагын җәйге ялында колхоз эшенә дә чыга, йөк төяүче булып йөри икән. Әлмирә быел 7 классны бетерсә, Исрафил тугызынчыны тәмамлаган. Урта мәктәптән соң зоотехник булырга хыялланып йөри, ди дәү әнисе. Шулай күзәтә торгач, яртылаш ялангач, юынып торган егетнең кыланмышларын рәсемгә төшерде дә куйды бермәлне. Кайбер җирләрен кәмитләп тә җибәрде. Мускулларын булганнан да зур итеп кабартты, аягындагы галошларының размерын зурайтты, бөдрә чәчләренә бигудилар элде. «Чаян» журналына бирерлек сурәт килеп чыкты. Әзер булгач, рәшәткә аша: «Мә, үзеңне күрәсең киләме?» – дип, рәсемне Исрафилга сузды. Егет юеш чәчләрен сөлгегә сөртә-сөртә елмаеп аңа таба атлады. «Яле, карыйм әле», – дип алды да, бермәлгә аптырап калды, аннан кызның шаяртуын аңлап,  рәхәтләнеп көләргә тотынды. Әлмирә дә аңа кушылды. Соңыннан Исрафил аңа: «Сезгә «Чаян» журналында эшләргә кирәк, кызык-мызыкларны тотып ала беләсез икән», – дип мактап куйды. «Ярый, бер истәлегең булыр, гүзәл Әлмирә туташ, хәзер кереп әнкәйгә дә күрсәтәм, ул да көлсен әле бер рәхәтләнеп», – дип борылып, болдырга таба атлады.

– Кирәкми, кирәкми, Исрафил абый, зинһар, күрсәтә күрмә тагын, йә үпкәләр, – дип, аның артыннан кычкырды.

Аның Әхмәт абыйсы рәссам-мөхәррир, Камал театрында баш рәссам булып эшли. Әлмирәнең аңа ияреп барып, спектакльләр дә караганы бар, бигрәк тә аңа «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе ошый. Сәхнәдәге героиня кебек чибәр буласы, егетләрне үз артыннан чаптырасы, алардан төрлечә көләсе килә. Бу ниятләре беркайчан да барып чыкмаячагын аңлагач, «Их, Наилә Гәрәева кебек чибәр булмагач», дип, авыр сулап куя. Тик ул бик нык ялгыша. Ходай аңа буй-сынны да, чибәрлеген дә өеп биргән. Урамнан үткәндә дә, егетләр аңа сокланып, борылып-борылып карап калалар иде. Әле беркөнне театрга килгәч, режиссёр Марсель Сәлимҗанов та күреп алып, абыйсыннан: «Әхмәт, кемең соң бу?» – дип кызыксынып сорап куйды.

– Сеңлем, Марсель Хәкимович, театр карарга бик ярата, менә премьерага алып килдем, – дип җавап бирде.

–Чибәр икән сеңлең! Әйдә быел театр училищесына укырга кереп карасын, буй-сынлы чибәрләр кирәк безгә, – диде режиссёр.

– Юк, Марсель абый, ул минем кебек рәссам булачак, – дип, кырт кисте Әхмәт.

– Бик кызганыч, ярый, сеңлем, уңышлар сиңа! – дип, баш режиссёр юлын дәвам итте. Шунда Әлмирә аптырап:

– Нишләп, абый, имтиханнар биреп карамаска, баш режиссёр үзе чакырып торганда, – дип үпкәләбрәк сорады.

– Кирәкми! Беренчедән, акчасы да бик аз, эше дә авыр, аннан конкуренция бик көчле, бигрәк тә хатын-кызлар арасында, – диде абыйсы.

...Әлмирә уйларыннан арынып, поезд тәрәзәсеннән кабат тышка күз салды. Ул шул мизгелдә Обсерватория дигән язуны чамалап калды. Исрафил хәзер кайда икән? Авылындадыр инде, элеккечә һаман шулай салкын су белән коена микән? Армиядән кайтып, авыл хуҗалыгы институтына керергә җыенып йөри дип ишеткән иде Әлмирә. Менә быел әбисе янына да кайта алмады. Укуы бетүгә документларын, рәсемнәрен Ленинградның рәссамнар әзерли торган институтына җибәргән иде, авылга кайтып киләм дип йөргәндә генә, чакыру кәгазе килеп төште. Шатлыгы эченә сыймады. Ул ныклап имтиханнарга әзерләнә башлады. Шулай итеп авылга кайтып килү насыйп булмады. Армиядән кайткан Исрафилны бер күрәсе килгән иде дә, булмый инде язмагач. Үзгәргән микән? Хәрби хезмәт үзгәртә бит ул егетләрне. Әй, күрәсе иде бер үзен?! Чын ир-егеткә әйләнгәндер инде. 

***

...Әле ике генә җәй элек Совет Армиясенә китәргә җыенып йөргән егет уналты яшьлек тал чыбыгыдай сылу кызны кызыл матаена утыртып, җиләк җыярга урманга алып барган иде. Әллә кыз алдында үзен күрсәтергә теләпме, яңгырдан җыелып калган күлдәвекләргә дә исе китмичә барганда, матае таеп китте дә, егылып, биш-алты адым пычрактан шуып бардылар. Өс-башы пычракка баткан Әлмирә «Беттек!» дип уйларга гына өлгерде.

– Әлмирә, матурым, син исәнме? – диде егет.

Кыз ни булганын да аңлый алмыйча, селкенергә дә куркып ята иде. Коты очкан Исрафил:

– Әлмирә, бәгърем, нишләттем мин сине, җанкисәгем! – дип, аңа иелде.

Кызның вак бөдрә кара чәчләреннән сыйпады. Кыз курка-курка гына шомырт кара күзләрен ачып, үз өстенә иелеп югалып калган егетнең йөзенә бакты. Аның сыдырылган сул як битенә, чәчләренә пычрак сыланган иде.

– Бер җирең дә авыртмыймы, Әлмирә? – дип сорады ул, борчылып.

Кыз: «Белмим!» дигәндәй башын гына селкеп куйды.

– Әйдә, тор әле, матурым, аягыңа басып кара! – дип, көчле, нык куллары белән пычрактан күтәреп алды. Кыз ни булганына төшенә башлаган иде, хушына килгәч, иңбашларын дерелдәтеп елап җибәрде. Егет ни эшләргә белмичә бимазаланды. Кызның чәче-башына, болын чәчкәләре төшерелгән яңа сарафанына пычрак чәчрәп, мескен кыяфәткә керткән иде.

– Зинһар, гафу ит, кичер мине, Әлмирә, зинһар, кичер, – дип әрнеде Исрафил.

Кызны кочагына алды, тынычландырырга кереште.

– Иң мөһиме, Аллага шөкер, аяк-кулларыбыз исән, урман янында чишмә бар, битләребезне әйбәтләп юарбыз, яме, аннан мин сиңа икенче күлмәк алып бирермен, иртәгә районга барабыз да, үзең сайларсың!

Кыз яшьле күзләре белән аңа күтәрелеп карады. Әле генә тынып калгандай тоелган тирә-юнь, хуш исле дөнья аның өчен кабат ишетелә, яңгырый башлады. Чут-чут килеп, кошлар сайрый, бөҗәкләр безелди, назлы җилләр дә элеккечә исә икән. Ниһаять, хушына килеп, дөнья агышын ишетте Әлмирә. Ул гына да түгел, үзе дә сизмәстән алсу иреннәрен Исрафилнең битенә тидерде. Бу әле аның беренче үбешүе, тәҗрибәсез, коры үбешү генә иде. Кыз чын күңелдән яратып, сөеп, хисләргә чумып үбүләрнең ни икәнен белми, тоймый иде әле. Ләкин ул Исрафилгә булган хөрмәтен шулай белгертеп куйды. Егетнең шатлыгы эченә сыймады, димәк, Әлмирә дә аңа битараф түгел. Күзе төшеп, күңеле тартып йөргән үсмер кыз яңа гына аңа үзенең мөнәсәбәтен белгертеп куйды түгелме соң? Җаны тәненнән аерылып, болын тургайлары сайраган күкләргә очып менеп киткәндәй, тирә-юньдәге гүзәл табигать җәннәт бакчасыдай тоелды аңа.

– Әлмирә, җаным, син минем армиядән кайтканымны ике ел буе көтәрсеңме соң?

– Белмим шул, – дип кенә куйды кыз, үзенең яңа гына кылган омтылышыннан уңайсызланып. 

***

Галия ханым кече кызы Әлмирәне татарчасы шомарсын дип, ел саен диярлек туган авылы Таллы Күлгә кайтара иде. Өлкән балалары Әхмәт белән Алия Киров районындагы милли мәктәпне тәмамладылар. Өстәвенә, икесе дә рус теленнән дә «бишле»гә генә укыдылар. Ә менә Әлмирәгә татарча уку тәтемәде. Галия белән Илгизгә Казанның Таулар бистәсе чигендә үк, заманча төзелгән тугыз катлы йорттан өч бүлмәле фатир бирделәр. Ике бүлмәле хрущёвкадан соң монысы шуның хәтле уңайлы тоелды аларга. Әлмирә белән Алия бер бүлмәгә урнашсалар, әти-әниләре икенчесенә хуҗа булды. Уллары Әхмәткә залны насыйп итте Ходай. Егет кеше егет кеше инде. «Әй, әни, апа белән Әлмирә кияүгә чыгып киткәч, барыбер миңа кала бит инде ул! – дип кенә әйтеп куйды. Нәфесле түгел шул аларның уллары. Гади, ярдәмчел, тәүфыйклы, нәкъ әтиләре Илгиз кебек инде. Ул да балаларына мохтаҗлык килмәсен дип, көне-төне төзелештә мастер булып эшли. Нинди эшкә тотынса да, ут уйната. Үзләренең зур балконнарын улы Әхмәт белән тәрәзәләр куеп, җылытып, вагонка белән тышлап, төссез лак белән буяп та куйдылар. Хәзер улларының җылы җәй көннәрендә балконнан залга кергәне дә юк. Рәсемнәрен дә шунда ясый, чәен дә тәмләп шунда гына эчә, хәтта шунда ятып йоклый да. Әтиләре дә тирә-юньгә, табигатькә сокланып туя алмый. Үзләренең җиденче катларыннан Салмачы бакчаларына, куе булып үскән урманнарга карап утырырга ярата. Әхмәт тә, теге кинодагы кебек үзалдына «ляпота» дип куйгалый. Илгиз абый аңлап бетермичәрәк:

– Нәрсә, нәрсә дисең, улым? – дип сорый.

– Искиткеч урыннан алганбыз, әти, фатирны дим!

– Шулай, улым, шулай, өй салынганда, бик кызыгып үтеп китә торган идем, әле бер мәлне очраклы гына кереп, фатирларын да карап чыктым. Әһ, мин әйтәм, балаларым бәхетенә биредән өлеш чыгарып куйсалар, дим. Аллаһы Тәгалә ишетте, ахры, минем үтенечемне! Зур рәхмәт аңа! – дип, Илгиз кул аркасы белән яшькелт күзләрен сөртеп куйды. Нечкә күңелле шул аларның әтиләре. Әллә инде фаҗигале сугыш кырларыннан мең афәтләр күреп, авыр тән яралары алып кайткангамы, әле сугыштан соң да ул шактый гына хәрби госпитальләрдә яткан. Өстәвенә, беренче хатыны Сәрвәрнең дә аны көтмичә икенче берәүгә кияүгә чыгып куюы йөрәген телгәләгәндер. Ахры, Әхмәт, Алия, Әлмирә кебек балалары туасы булганга язмышы шулай сынагандыр, ошбу нәниләренә әти итәргә насыйп кылгандыр. Галия белән алар хәрби госпитальдә танышканнар. Инде сугыш бетәргә дә күп калмаган була. Яралары төзәлеп килгән фронтовикка хат китерәләр. Ничек туры килгән диген, аны медсестра Галиягә тапшырырга туры килә. Башта кадерлесеннән килгән хатны ачып укырга ашыйкмыйча гына күкрәгенә кысып утыра яралы солдат. Кеше-кара күзенә чалынмаслык итеп кенә иснәп тә алгалый. Әйтерсең лә, аңа туган җиренең, сөйгән ярының хуш исләрен сеңдереп җибәргәннәр, диярсең. Ике Кызыл Йолдыз, бер Дан ордены, «Батырлык өчен» медале тагылган гимнастёркасын иңенә салып, ул хастаханә бакчасына чыгып китә. Уе – иркенләп, ләззәтләргә бирелеп, ашыкмыйча гына хат-кәлимәне уку. Ләкин көтеп алынган бу хат тетрәндерә разведка взводы командирын. Яңадан аяктан ега. Шул язманы китереп тапшырган Галия дә үз-үзенә урын тапмый, үзен гаеплегә саный. «Әй, эчтәлеген белгән булсам, ертып кына ыргыткан булыр идем!» – дип үрсәләнә. Вакыты чыккан саен яралы солдат янына килергә тырыша. Үзенчә җайларга, тынычландырырга төрле җылы сүзләр эзли. «Борчылмагыз, Илгиз абый, сезнең кебек сугышчан офицерга иң затлы, иң чибәр кызлар кияүгә чыгачаклар! Сезнең кебек батыр кешене мәңге тапмаячак ул, менә, күрерсез!» – дигән була. Менә шулай итеп алар аралаша башлыйлар. Галия дә аны аякка бастырыр өчен хәленнән килгәнчә тырыша. Булыр-булмас хезмәт хакына тавык шулпалары пешереп, базардан алып, алма-грушалар китергәләп тора.

– Син, сеңлем, хезмәт хакын күпме аласың соң? – дип сорады аннан көннәрдән бер көнне Илгиз, сынаулы караш ташлап.

– Сез сорамагыз, Илгиз абый, мин әйтмим, – диде җитди чырайлы кыз. – Ярый, мин китим әле, башка палатадагыларның да хәлләрен белергә кирәк, – дигән сәбәп табып, ишеккә юнәлде. Өлкән лейтенант аны уйчан күзләре белән озатып калды. Янәшәсендә яткан бер аягы яралы солдат: «Каян булсын инде аларның хезмәт хакы, ашарларына җитсә, шул әйбәт инде... Минем үземнең бер туганым Әгерҗе госпиталендә эшли. «Көне-төне яралыларны карап, көчкә өйгә кайтып егылабыз, медицина хезмәткәрләре җитми, күбесе сугышта, рәтле-башлы йокы, җүнле ризык күргәнебез юк! Тизрәк каһәр суккан сугыш бетсен, Гитлер дигән иблис дөмексен дигән өметләр белән генә түзәбез, булганына риза булып яшибез», дип язган иде. Тамаклары туйгачы ашарга да җитми аларның хезмәт хаклары, иптәш өлкән лейтенант!

– Шулайдыр шул, – дип кенә куйды Илгиз, нидер уйланып.

Инде көннәр озынаеп, тәрәзәдән кояш нурлары бөркелә, җылы яклардан кайткан кошлар чыркылдаша башлады. Ул да түгел, пыскып кына барган шыксыз тормышның караңгы диварларын ишеп төшереп, урамда ыгы-зыгы, шау-шу, ура тавышлары оран салды. Атлый-йөри алган солдатлар ни булды икән дип, тәрәзә төпләренә өерелделәр. Палатага Галия атылып килеп керде. Эченә сыймаган шатлыгы язгы ташулар кебек саф күзләреннән ташып тора.

– Сугыш беткән, немец фашистлары капитуляция ясаган! Барыгызны да бөек җиңү белән! – дип, берәм-берәм барысын да кочаклап чыкты. Госпитальдә ятучыларның күзләре дымланды. Воткинск шәһәреннән сугышка чакырылган Витя Камаев хәтта елап җибәрде: 
– Туганнар, сөйгән ярларыбыз, әти-әниләребез янына исән-сау әйләнеп кайтачакбыз! Әнкәйнең бит дүрт агай-энесе үлде, мин генә исән калдым. Мин генә! – дип үкседе.

– Да кончай реветь, радоваться надо! Товарищ старший лейтенант, бүгенге көнне билгеләп үтәргә спирт таба алырбызмы икән, праздник же! – диде аның күршесе Володя.

Илгиз күз яшьләрен җиң очына сөртеп алгач, ятагы астыннан чемоданын тартып чыгарды. Аннан кабаланып, киемнәре астыннан солдат флягасын алды.

– Әйдә, Володя, барыбызга да җитәрлек итеп бүл әле, чиста спирт! – дип елмаеп җибәрде.

Владимир гына кара урманда адашкан бәндә кебек:

– Болай булгач яшибез, братцы! Витюк, кил әйдә, стаканнарыгызны алып, утырма анда имчәк баласы кебек шыңшып! – дип, иптәшенә кычкырды.

Кулына ике пыяла савыт кыстырган солдат килә-килешкә:

– Берүзем генә исән калдым бит, үзем генә! Әнкәй ничек түзә икән, җанкисәккәем! Күңелем әле дә ышанып бетми. Әйдәгез әле, туганнар, минем яу кырында ятып калган Андрей, Пётр, Николай дядяларым, Камаевлар өчен, аларның якты истәлеге өчен дә тотып куйыйк! – дип, калай кружкаларны шапылдатып, тумбочка өстенә китереп куйды.

– Башта, хөрмәтле солдатлар, торалмыйча урын өстендә ятучыларны сыйлыйк, аннан инде үзебезне карарбыз, сөйләштекме? Галия сеңлем, сез, зинһар, безне сүгә күрмәгез тагын, нинди көн бит, нинди көн! Гомергә бер генә килә торган кайгы-сагышлы да, шатлыклы да бүгенге көн!

– Илгиз абый, шулай да тәртипле генә, яме. Авыр яралыларга бик аз гына салыгыз. Җиңү килгәч кенә өзлегеп китә күрмәсеннәр! Ярый, тагын бер бер мәртәбә олы бәйрәм белән сезне! – дип, чыгу ягына борылды.

Кече сержант Володя:

– Иптәш медсестра, Җиңү бит, әйдәгез инде, биш кенә грамм, – дип, аңа да тәкъдим ясады.

– Рәхмәт, Владимир Устинович, минем аны эчкәнем юк, эчмәячәкмен дә, – дип, Галия тырт-тырт басып, горур гына чыгып китте.

– Во, молодец! – диде Володя. – Татарка шул, безнекеләр булса, кулым-нием белән йолкып алып йоткан булырлар иде, шундый зур җиңү хакына. Ну, Галия чибәркәйгә дә рәхмәт, как говорится, безгә күбрәк тәтиячәк, шулай бит, – дип, гадәттәгечә, ат кебек кешнәп куйды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев