04 (апрель), 2025

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Рәниф ШӘРИПОВ. Барысы да әйбәт булачак! Шигырьләр. ....................3
Фәрит ИМАМОВ. Алар безнең арада. Фантастик повесть. .......................8
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА. Дәрдемәнд. Поэма. ..........................................73
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА. Чәчләреңдә шомырт исе. Повесть. ...................82
Зөһрә. Ай кызы ул – миндер бүгенге... Шигырьләр. ................................134
Рәфкать ШАҺИЕВ. Кычыткан әчесе. Хикәя. ............................................139
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Шәйит-Ханым АЛИШЕВА. Ак кәгазь – минем эш кырым... Шигырьләр
(Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). ................................................................145
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Рухи мирас – гыйлемнең нигезе. .......................148
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Салават күпере» иҗат берләшмәсе. Кукмара районы иҗатчыларының шигырьләре
(Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВнең кереш сүзе белән). .....................................153
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйриның шәһәрдәге кавемдәшләре белән мөнәсәбәтләре. ....160
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Әмирхан Еники, Раиса Ахматова, Феодосий Сахно, Фатих Хөсни, Сергей Баруздин, Әбрар Кәримуллин, Замир Низаметдинов, М.Рәкыйпова, Альберт Хәсәнов, Г.П.Владимиров, Нәзифә Кәримова, Зәйнәп Хәйруллина, Гамил Афзалның Равил Фәйзуллинга язган хатлары. .................167
Каләмне штыкка тиңләп: Кәшфи БАСЫЙРОВ әсәреннән өзек, Әхтәм ӘМИНЕВ шигыре. ......180
Бөек Җиңүгә – 80 ел: Руфия МӨХЕТДИНОВА. Без Җиңүгә ышандык! ...........182
Замандашыбыз: Руфия ИШМЕТОВА. Табигатьтән көч алып. .................184
Фотоархив: Әдәби мизгелләр. «Казан утлары» – Балтачта. ...................186
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Халыктан мәрҗән җыйган галим (Илбарис Надировның тууына – 100 ел). ..................187
«Солдатлар»ны җырлап үстек без (Роберт Әхмәтҗановның тууына – 90 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ......................................................188
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ...............................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. .....190
-
Истән чыкмый һаман. Шигырь язам.
Сихри мизгел, ләкин ул вакытта Кем кадерен белгән соң аның? -
РУХИ МИРАС – ГЫЙЛЕМНЕҢ НИГЕЗЕ
Гомумән алганда, әлеге китаплар гуманитар өлкәне шулкадәр үзгәртте: күп кенә темаларга алынганда, ниндидер билгесез исемнәргә, әсәрләргә, вакыйгаларга юлыкканда, шунда ук киштәдән шуларга үреләбез... -
Калам туган ягымда
Азмы якташ туган җирдән Читләрдә башын салган. Алар өчен дә яшим мин, Мәңгегә монда калам. -
Март аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повесть)
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы да ничек матур башланган иде бит… -
Кабаланмый, әрсезләнми...
Тылсымлы моң, Илаһи сүз, Яшәешнең иң кызыгы. Ә калганы – чүп мәшәкать, Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы… -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Күз алдыгызга гына китерегез: шәһәр кулга бәйләгән богауларны беренче мәртәбә җимереп, болыннарның иркен кочагына чыгасың. Өйдән берничә йөз чакрым читтә җанга якын булып тоелган «берәүне» ялгыш кына күреп аласың һәм, тормышның моңа кадәр миллион еллар элек кабул ителгән гадәти кануннарына берсүзсез буйсынып, чын-чынлап гашыйк буласың. Һәм син аны кабат очратырга әзер. -
Галәм тузаны
Күпме генә биек сикерсәк тә, Без – галәмнең бары тузаны… -
Ике тау арасы
Әйтче, тавым, миңа тагын Күпме калды барасы? -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повесть)
– Чыгышыгыздан күренгәнчә, акыллы машиналар проектлау буенча сез шактый уңышларга ирешкәнсез. Аеруча кыю фәнни тәкъдимнәрегезнең киләчәктә кибернетика өлкәсендә лаеклы урын табачагына чын күңелемнән ышанам... Фәнни хезмәтләре белән халыкара танылуга ирешкән фәннәр докторының, үзе белән исәпләшеп, шулай сөйләшеп торуына Данир эченнән генә шатланды, билгеле. -
Вакыт агышы
Читкә китеп, һәр көн сагынып яши Авылларын минем кебекләр. -
Ак кәгазь бите
Ак кәгазь – минем эш кырым, Урган һәм суккан җирем. Кызу челләдә, суыкта Шул кырга тама тирем. -
«Халкым минем!» – диеп әйтә алмыйм
«Халкым минем!» – диеп әйтә алмыйм, Ул минеке түгел, дөньяныкы. -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
– Уйлап карармын, бәлки… «Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде әле… -
Әмирхан Еникинең Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил туган, менә шушы мәсьәлә турында мин кайтканчы үзара сөйләшеп, бер карарга килеп куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Вакыт кыска, әгәр барырга кирәк икән, мин 28еннән дә калмыйча юлга чыгарга тиешмен. Борчуым өчен гафу ит! Хуш! Күп сәлам белән, Әмирхан Еники. -
Дөнья, сиңа нәрсә булды?
Дөнья, сиңа нәрсә булды? Чарасыздан тагын күзгә Кайнар яшьләр килеп тулды. -
Чәчләремне тара әле, әни!
Бар җиһаннан качыйм алларыңда – Чәчләремне тара әле, әни! -
Фатих Хөснинең Равил Фәйзуллинга язган хаты
Рига култыгында диңгез ярында айга якын яланаяклап чабып йөреп, аяк ходка китте, баш эшләүдән туктады. Менәтерә хикмәт! -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Һәм, әлбәттә, Данир Ярми дә, үз хезмәтләренә якын темага күчүләренә куанып, аны бирелеп тыңлый башлаган иде. Шулчак... Данир мәҗлеснең кинәт тынып калуын сизеп алды. Моның гадәти тынлык кына булмавы бары тик бер-ике мизгелдән соң гына аның баш миенә барып иреште. -
«Энекәш» китабы сатуда
Маркет-плейс кибетләренә рәхим итегез! -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Беркем белән дә бүлешергә теләми икән бит ул Закирны, хәтта дуслары белән дә. Тик күңелен тибрәндереп торган җылы хисләр дә кызга тынгылык бирми иде, чөнки Закирны читкә этәрү белән кире тартып китерү теләге бергә кушылды, һәм Зәринәне ике ут арасында калдырды. Ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Бәлки, кыз чебеннән фил ясыйдыр, тик көнләшүдән бәргәләнгән йөрәген берничек тә тынычландыра алмый. Шуның белән үзен генә түгел, башка берәүне дә газап ялкынына төрә. -
КЫЧЫТКАН ӘЧЕСЕ (хикәя)
– Сатып җибǝрергǝ бер дǝ соң булмас, сеңеллǝр. Торсын. Җǝйлǝрен шулай бергǝлǝп җыелырбыз. Үзебез тǝгǝрǝп үскǝн нигез-йорт бит. Бер генǝ дǝ кызганыч түгелмени сезгǝ? Бер генǝ дǝ шушы кычытканлы койма буенда, капка төбендǝге ǝни утырган шушы утыргычта утырасыгыз килмǝс дисезме? Шушы ǝчеттергǝн кычытканнар сагындырмасмы? -
Кувшин
Кара балчык измәсеннән ул әвәләнгән. Янган утта кыздырылган, чыныктырылган. -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Хәзерге заманда елдан-ел камилләшә барган акыллы машиналарга бер нәрсә җитми – хисләр. Дөрес, машиналар өчен хискә бирелү – ят нәрсә. Акыллы булсалар да, алар барыбер машина бит. Мин үзем машиналар өчен хисләнү кирәк түгел дигән фикердә... -
Гүзәллекне күр әле
Кояш белән бергә торып, Син болынга кил әле. Аллы-гөлле чәчәкләрне – Гүзәллекне күр әле. -
Әбрар Кәримуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Итальян-татар әдәби бәйләнешләре турындагы материаллар исемлеген әзерләдем. Әлбәттә, ул бу темага караган барлык материалларын эченә алмый. Италиядә аларның Сезгә ярдәме тими калмас. -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Әти-әнисенә сөйләсә дә, Зәринәгә бу турыда әйтми торырга булды Закир. Ник дигәндә, сайлау алдында калганда, кемнең дә булса йогынтысына бирелергә теләмәде ул. Ләкин алда биек үрләр вәгъдә иткән якка авышкан саен, күңелендә авыр бер йөк барлыкка килүен сизде. Зәринәгә бу турыда ничек әйтми каласың соң… -
Әти кайтып туктар шикелле...
Кар-буранлы кышлы сабый чакны Ник юксына күңел бу көнне? Шул тыкрыктан, дилбегәсен тартып, Әткәй кайтып туктар шикелле… -
Яшибез, нәрсәдер көтәбез...
Көтәбез, көтәбез... Адаштым Мин кәкре көзгеләр илендә. -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Зәринәнең яшьле күзләрен күрмәс өчен, шомырт агачы яныннан урап килгән егетнең кулында чәчәк тәлгәше бар иде. Кызның җылы җилдән тузгыган толымына шул тәлгәшне кадап куйгач, Закир күңеленә язның үтеп керүен сизде: – Чәчләреңдә шомырт исе хәзер… – Мәхәббәт исе, – дип төзәтте кыз. Шомырт чәчәкләре бу хушлашуның бердәнбер шаһитлары булып калдылар. -
Үз илемдә
Үз илемдә матур жирләр бик күп, Ялгыш уйлап, китеп адашма. -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?.. -
Үз–үземне котлау
Син язасың, ә мин сакта торам, Барысы да әйбәт булачак! -
Чагылыш
Син мине белмисең. Тәрәздә Мин – синең чагылыш нибары. -
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Сүзләрне бергә оештыра алмый азапланган Зәринә кинәт кенә барысын да аңлап алды һәм күз аллары караңгылануын тойды. Менә нидә икән эш… Бөгәрләнеп тапталган горурлыкны учына алып, нишләргә белми югалып калган Зәринә җанны көйдергән күз яшьләренә күмелде. Үпкәләргә тиешме ул? Үч итеп эндәшмәскәме? Әллә, киресенчә, барысын да аңлатуын сорап язаргамы? Битараф булып кылану аның көченнән килмәс, минут саен, сәгать саен аның белән аралашуны таләп иткән йөрәк моңа риза булмаячак. Тик… -
Каюм Насыйриның шәһәрдәге кавемдәшләре белән мөнәсәбәтләре
Казанда Насыйри аралашкан мөселманнар даирәсе киң түгел. Мәгърифәтче бу зур булмаган төркем кешеләре белән гомеренең төрле чорында уртак һөнәри һәм җәмәгать эшләренә нисбәтле очрашкан. -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Вахит Галләмович белән үзең сөйләшеп карый аласың. Әгәр ул ризалыгын бирә икән, ул чакта, законлы рәвештә производстовага кертеп җибәреп, андый хискә бирелә торган роботларны серияләп чыгара башлаячакбыз. Тик Гатинның ризалык бирүенә ышанычым бик аз. -
Кайсы тәрәзәне кагып...
Еллар мине җиргә бөгә, Ничек кенә торып басыйм. Дөнья тулы вәхши золым, Хәрәм кебек хәләл ашым… -
Җиңү
Соңгы хатта – җиңү сүзләре. Сиксән елдан соң да күзләр яшьле, Җиңү даны – әти эзләре. -
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Ничә ел буе укыды, әтисе белән күпме көрәште, әнисен утка салды, һәм болар барысы да авылда яшәү, авылда укыту өчен идеме? «Чит шәһәрдә сезгә бар уңайлыклар да тудырылган эш тәкъдим итәбез», – дип алдан бик матур сайраганнар иде бит. Кешеләргә ышанмаска һәм матур сүзләргә алданмаска кирәк дип, үзенә ничә мәртәбә сүз бирсә дә, Зәринә кабат шундый капкынга килеп эләкте. -
Көннәр бар...
Үтеп кенә тора көннәр чылбыры, Менә тагын җитте килеп чәршәмбе. -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем теория әзер инде. Сез аны чиле-пешле ярымфабрикат дип уйлый күрмәгез. Барысы да тикшерелгән, өйрәнелгән һәм лаборатория шартларында тәҗрибәләр үткәрелгән. Дөрес, мин әлегә хисләр җыелмасын компьютер процессорында гына акылга кушып гамәлгә ашырдым. Ә менә сезнең кешесыман роботларда аларны сынап карасак?.. Бу бит... бу бит искиткеч!.. -
Аерма юк: кыек сөйләм, туры сөйләм...
«Риза-бәхил. Без туганнар, ни дисәң дә. Савабыгыз канат булсын ут кичкәндә!..» -
Балама
Кулыңнан җитәклим. Җан җылың йөрәккә Тамырлар буенча үтә дә Саклыйдыр өшеткеч җилләрдән, Суыктан. -
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Тик «бер генә ел» дип, үзен тынычландыра торгач, Зәринә кабат аякларына биек үкчәле туфлиләрен кия, озын чәчен бер толымга үреп куя һәм, иңенә сумкасын асып, юлга чыга. Күрше авыл белән ике арада – күпме эз сеңдергән унике чакрым юл, күктә – киләсе ике-өч сәгать буе юлдаш булырга сүз биргән көзге саран кояш, кесәдә – укучыларның адреслары белән чуарланган исемлек. -
Замир Низаметдиновның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Аңлашыла ки, укучылар өчен җыр сәнгате турында Сезнең фикерләрне дә белү, файдалы булачак. Шуңа күрә мин Сезгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. -
Зиһен булгач, баш күтәрми...
Үпкәләүнең файдасы юк, Вакыт бит инде бетте. Эчтәлек бай. Рәвеш ватык. Үзең генә гаепле… -
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Биредә әзер продукция. Ясалган, тиешле тикшерү һәм сынау узган утыз ике робот үзләренең көннәрен, сәгатьләрен көтә. Дөрес, әлегә алар нибары таш курчак шикелле. Электр белән туендыру блогыннан өзелгәнлектән, хәрәкәтләнмиләр, бернәрсә дә эшләмиләр. Ә инде, кабызып, тиешле программаны кертсәң, аларның һәрберсе күп нәрсәгә сәләтле, – диде ул зур горурлык белән. -
Үтә җил
Карышма өшеткеч җилләргә: Шомыртлар салкыны диләрме? Ничек бар – шул килеш сөямен! Гафу ит син мине – юләрне... -
Килегез Кукмарага
Туган җирен сагынып кайта Киткәннәр Кукмарадан.