Әдәби берләшмәләрдә
Калам туган ягымда
Азмы якташ туган җирдән Читләрдә башын салган. Алар өчен дә яшим мин, Мәңгегә монда калам.
Монда бар җир чәчәк кенә,
Урманы, болыннары.
Һәрбер талы таныш миңа,
Газиз Норма буйлары.
Еракларга моң тарала
Тургайларның моңыннан.
Алар да бит читкә китми,
Туып үскән кырыннан.
Акыл җыйган картлар сыман
Каршылый наратлары.
Кешни монда балачакның
Кыңгыраулы атлары.
Азмы якташ туган җирдән
Читләрдә башын салган.
Алар өчен дә яшим мин,
Мәңгегә монда калам.
Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев