Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

«ҺӘР КҮҢЕЛЛӘР НУРЛАНАДЫР, ЧЫКСА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА...»

Татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып сәхнәгә – тамашачы алдына чыгарга җөрьәт иткән актриса, режиссёр, Татарстанның атказанган артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885–1974) тууына – 140 ел.

Татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып сәхнәгә – тамашачы алдына чыгарга җөрьәт иткән актриса, режиссёр, Татарстанның атказанган артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885–1974) тууына – 140 ел.

         Шушы уңайдан Татарстан радиосы журналисты Раил Садри тарафыннан берничә тапшыру әзерләнде. Башта тыңлаучылар игътибарына язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның С.Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган “Туташ” романы тәкъдим ителде. Анда актисаның иҗат юлы, биографиясендә моңарчы билгеле булмаган фактлар, фаҗигале язмышы, гомеренең соңгы көннәре бәян ителде. Ә икенче тапшыруда исә актрисаның замандашлары истәлекләре туплап бирелде. Тапшыру Габдулла Тукайның аңа багышлап язылган шигыре белән ачылып китә.

Татарстан радиосында мондый язмалар шактый булып чыкты. Хәтта С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның узган гасырның 60 нчы елларында язып алынган үз тавышы да  саклана. Тапшыру нәкъ менә шул язма – аның Габдулла Тукайга кагылышлы истәлекләре белән башланып китә. Аннары тапшыру 1992 елда Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә үткән кичәдә алынган язма белән дәвам итә. Ул вакытта Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш һәм иҗат юлы белән Нәҗибә Ихсанова таныштырган. Аннары тапшыру янә актирсаның үз тавышы белән дәвам итә, монысында 1912 елда Уфада үзе белән бергә “Нур” татар театрына нигез салган шәхесләрнең берсе Шакир Шамилскийга кагылышлы истәлекләре белән уртаклашкан.

С.Гыйззәтуллина-Волжская – үз театр мәктәбен булдырган, артистлар тәрбияләгән шәхес тә. Алар арасында Татарстанның халык артисты Мәрзия Миңнебаева аерым урын алып тора. “Дөньяга тудырган анам минем өчен никадәр кадерле булса, Сәхипҗамал апам да шулхәтле кадерле”, - дип башлаган ул үзенең 1992 елда язып алынган истәлекләрен. Гомумән, бу язманы беркем дә тыныч кына, күз яшьләрсез генә тыңлый алмас кебек.

         Аннары тапшыру тагын бер олпат шәхес, актриса һәм драматург, озак еллар дәвамында Камал театры директоры булып эшләгән Рәшидә 

Җиһаншинаның истәлекләре белән дәвам итә. С.Гыйззәтуллина-Волжская 1917 елгы революциядән соң Ижевск шәһәрендә яши, 1937 елда Казанга чакырып кайтарыла. Әлеге язмада аның театрдагы беренче көннәре һәм күп елларга сузылган иҗат эшчәнлеге шактый тулы чагылыш таба.

         Тапшыру Роберт Әхмәтҗановның “Сәхипҗамал”  поэмасыннан өзек белән йомгаклана. Ул Хәлим Җәләй язмасында яңгырый.

         Инде, кадерле дуслар, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, шушы тапшыруны тыңлыйк. Сезнең күз алдына бөтен гомерен сәнгатькә, халыкка багышлаган батыр хатын-кыз сурәте килеп басар.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев