Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)

Әти-әнисенә сөйләсә дә, Зәринәгә бу турыда әйтми торырга булды Закир. Ник дигәндә, сайлау алдында калганда, кемнең дә булса йогынтысына бирелергә теләмәде ул. Ләкин алда биек үрләр вәгъдә иткән якка авышкан саен, күңелендә авыр бер йөк барлыкка килүен сизде. Зәринәгә бу турыда ничек әйтми каласың соң…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Декабрь, 2014.
Зәринә белән Закир арасында күзгә күренмәс җеп булып ныклы бер
ышаныч сузылды. Моның, беркайчан булмаганча, үз-үзенә ышаныч өстәве
егеткә тауларга менәрлек көч бирә. Ләкин Закир уй-хисләрен белдерергә
яратмый, теләсә дә, моның бик күп энергия таләп итүен аңлаганнан соң,
еш кына дәшми калуны өстенрәк күрә. Зәринәнең моңа кайчакта хәтере
калуын белә, тик күңелендә оешып яткан ихлас хисләрне тышка чыгара
алмый. «Яратам» сүзен әйтә алмый Закир. Ул кичергән хисләр, тойгылар
бу алты хәреф эченә генә сыеп бетә алмый. Артык тар һәм кысан бу сүз.
Аның мәхәббәте чиксез офык, төпсез диңгез һәм океаннар төсле. Ул тотып,
үлчәп булмас җылы җил кебек. Әгәр дә инде бар сөюне шул «яратам»
кысаларына сыйдырырга кирәк булса, хисләр ташуына түзә алмый, бар
дөньяны яңгыратып кычкырыр төсле ул: «Я-ра-та-а-ам!» Бары шул очракта
гына әлеге сүз тиешле дәрәҗәсендә әйтелер кебек…
Зәринә белән Закир арасындагы сөю башта күккә чөя, аннан түбәнгә
ташлый торган таган шикелле түгел, ә салмак кына чайкалдырган диңгез
кебек. Нәрсә дә булса уйласа, шуңа ирешми калмаган Зәринә тормышта эчке
тынычлыкны нәкъ менә Закир янында тапты. Ә егет, үз чиратында, ачык һавага ташланган кәгазь самолёт шикелле, җил искән уңайга талпынуыннан
туктап, киләчәккә ныклы бер ният булдырды. Ул, физикларга хас булганча,
укуын бетергәч, кая барачагын, нинди эш белән шөгыльләнәчәген,
тормышны ничек корачагын бик төгәл белә иде.
Ләкин бар да бер эзлеклелек буенча гына бара алмый икән. Сессия
якынлашып, кышның беренче карлары җиргә иңгән мәлдә уй-ниятләре
кинәт кенә үзгәреп куйды. Математика дәресендә профессорның кызып-
кызып тактада тема аңлаткан мәле иде. Төн йокыларын калдырып
яшәргә гадәтләнгән студентларның изрәп барган вакытында кинәт ишек
шакыдылар һәм, бар кешене сискәндереп, ишектә кафедра мөдиренең башта
таягы, аннары үзе күренде. Киң җилкәле, озын буйлы, таякка таянып, сул
аягына аксап йөрүче Фәрит Мәхмүтович, студентларны күзеннән кичереп
чыккач, профессорга эндәште:
– Закир Тимеров кафедрага кереп чыксын әле, зинһар. Ашыгыч эш
бар иде.
Дәресне өзүләреннән бераз кәефе кырылган укытучы «ярый» дип баш
селкүгә, Закир, җәлт кенә торып, рәтләр арасыннан ишеккә таба юнәлде.
«Нигә чакыралар микән? Начар бер-бер нәрсә кылмаган идем шикелле…»
дип уйлады ул, кафедра җитәкчесе артыннан атлаганда. Кабинетына кереп,
өстәл артына барып утыргач, Фәрит Мәхмүтович Закирга күз салды да
алдындагы урындыкка ымлады. Егетнең кыенсынып кына утыруын күргәч,
алдында яткан кәгазьне кулына алып, сүз башлады:
– Озак сөйләмим, турысын әйтәм, иптәш Тимеров. Син – күз төбәп
торган иң өметле студентларыбызның берсе. Бик яхшы тәкъдим бар. Телне
дә яхшы беләсең, Лондонга җибәрәсе иде сине. Укып, шунда ук фәнни
үзәктә практика узып, бер елдан менә дигән кадр булып кайтыр идең син
безнең университетка.
«Дөрес ишеттемме?» дип, Фәрит Мәхмүтовичка төбәлеп утырган
Закирның күз аллары караңгыланып китте. «Лондонга диме? Менә сиңа мә!
Меңгә бер, йөз меңгә бер эләгә торган мөмкинлек бит бу! Тукта, ә әти-әни,
дуслар, Зәринә? Аларсыз бер ел буе нишләр соң ул? Бер ел… Бер дистә түгел
бит, бер генә ел… Уйлап карарга кирәк. Нинди уйлау, тизрәк ризалашырга
кирәк! Юк, шулай да ашыгырга ярамый…» Яшен тизлеге белән баш миен
сызып үткән бу уйлар Закирны бөтенләй каушатып җибәрделәр. Моны
сизеп алган җитәкче тизрәк ярдәмгә ашыкты:
– Бүген үк, хәзер үк җавап бирергә кирәк дигән сүз түгел бу. Ризалашкан
очракта, икенче семестр ахырында китәргә туры килер. Әлегә уйла.
Яхшылап уйла, Тимеров. Ике мәртәбә эләгә торган бәхетле билет түгел бу.
Бергә укмашкан хис һәм уйларның күңелендә авыр болыт булып
оешуыннан каушап калган егет, Фәрит Мәхмүтович яныннан чыккач, шунда
ук дәрескә кермәде. Яңа гына яңгыраган тәкъдимнең мәгънәсенә төшенергә
тырышкандай, ишек төбендә таптанып торгач кына аудитория эченә
юнәлде. Әле бер, әле икенче якка авышырга мәҗбүр иткән билгесезлек
халәте аның шактый көчен алды. Һәр ике якның да плюслары булган кебек,
минуслары да җитәрлек иде.
Гомумән, кешеләргә маятник халәтендә булырга ярамый. «Әйе» белән
«юк» арасында буталып, һавада эленеп тору бар көчне суыра, чөнки кеше канат бавының өзеләчәген һәм үзенең түбәнгә төшеп китәчәген белеп
тора. Кайбер очракларда бөтен кыюлыкны җыярга һәм, бер юлны сайлап,
бар икеләнүләрне җимерергә кирәк. Аяк астындагы җирне сагынганга
күрә булса да. Чөнки кешенең бервакыт йөгерәсе, сикерәсе, ниһаять, аяк
астындагы җирне тоясы киләчәк.
Әти-әнисенә сөйләсә дә, Зәринәгә бу турыда әйтми торырга булды Закир.
Ник дигәндә, сайлау алдында калганда, кемнең дә булса йогынтысына
бирелергә теләмәде ул. Ләкин алда биек үрләр вәгъдә иткән якка авышкан
саен, күңелендә авыр бер йөк барлыкка килүен сизде. Зәринәгә бу турыда
ничек әйтми каласың соң…

***
Ялыктыргыч, озын лекцияләрнең соңгы минутларын көтү кайсы гына
студентка җиңел бирелә икән? Ләкин бу сүзләр Кәрим абыйның дәресләренә
бер тамчы да кагылмый. Әтисенең исемен күптән онытып, «абый» дип
эндәшергә күнеккән укучылар чит ил әдәбияты укытучысын бик яратып
өлгерделәр. Кыска буйлы, ләкин һәрчак төз йөри торган Кәрим абыйның баш
түбәсендә май кояшы ялтырап ятуына карамастан, түш кесәсендә никтер
сап-сары тарак йөри. Үзе белән беркайчан да китап яки лекция язмалары
алып кермәсә дә, дәрес буена бер мәртәбә дә төртелеп тормый, киресенчә,
лекцияләрне диктант кебек яздырткан укытучылардан да шомарак сөйли
ала. Ләкин аның дәресләрендә студентларга ошаган нәрсә бөтенләй башка.
Сәяхәт итәргә, тәҗрибә уртаклашырга һәрвакыт ачык Кәрим абый төрле
шәһәрләрдә була һәм шуннан алып кайткан хис-кичерешләрен укучылары
белән бүлешергә ярата. Бу юлы да шулай булды. Узган дәрестә биреп
җибәргән өй эшен дә тикшерергә онытып, үзенең сәяхәте турында сөйләргә
тотынды ул. Гарәп Әмирлекләренә барган, шунда лекция укыган икән.
Зәринәләр төркеменең иң актив укучыларыннан саналган мишәр кызы
Роза исә, вакытны озаккарак сузарга теләп, аңа сораулар яудыра: «Кемнәр
белән бардыгыз?», «Нинди темага чыгыш ясадыгыз?», «Моңа кадәр анда
барганыгыз бар идеме?» Башкалар исә сәгатькә карап торалар: бу юлы
Роза дәресне ничә минутка суза ала, янәсе. Ә Кәрим абый, шуны гына
көткәндәй, бар күргәннәрен түкми-чәчми сөйләргә керешә. Соңгы сәяхәттә
генә тукталмыйча, күптән булган тарихларын да чокып чыгарып, барысын
бәйнә-бәйнә тезүдән тәм таба. Зәринә аның киң җилкәләренә, һәр сүзне
белдерүдә ярдәм итеп һавада очынган бармакларына, күңелендә янган
утны чагылдырган күзләренә карый да чын укытучы булып туарга кирәктер
дигән фикергә килә. Ничә дистә күзне үзенә каратып торырлык эчке бер
көч булырга тиеш бит кешедә! Укуны тәмамлагач, студентларның төрлесе
төрле якка чәчелгәннән соң, араларыннан кемнәрдер мәктәпкә эшкә килер,
балалар алдына басып, тема аңлатырга керешер. Кызык, ә Зәринә укытучы
була алыр иде микән? Профессорның колак төбендә бөтерелгән тавышы
кайдадыр еракта кала, һәм кызның уйлары биеккә-биеккә менеп китә. Кем
булып эшләр микән соң Зәринә? Язмышның борма юллары аңа нәрсәләр
әзерләп куйды икән? Әтисе үзенең кызы өчен күптәннән барысын да хәл
иткән иде. Яхшы уку йорты, дәрәҗәле эш урыны… Ләкин хыялларыннан
көрәшсез баш тартса, соңыннан гомере буе әтисенә ачу саклар иде ул, мөгаен. Үзеңне гаепләүгә караганда башка берәүне гаепләү җиңелрәк бит.
Биек үрләр кебек үзенә тарткан кайбер кыяларның булуын да үз күзең белән
күрергә кирәктер.
Тормышта бер генә очраклылык та юкка түгел дигән фикерне алга сөрә
Зәринә. Әгәр дә ул шушында укырга кермәсә, Закирны очратмас иде бит.
Яки алар очрашканчы әле шактый вакыт узган булыр иде. Закир… Никтер
соңгы арада Зәринәдән ераклашты әле ул. Аның һәр карашыннан, һәр
ымыннан яшерен мәгънә эзләп азапланса да, әлегәчә билгеле бер фикергә
килә алганы юк кызның. Ачылып сөйләшүдән һич тартынмый торган егет
ничектер тынычрак тота хәзер үзен. Соңгы мәртәбә китапханәгә барып
утыргач та, сизде моны Зәринә. Инглиз теле буенча биремнәр эшләргә
тотынганнар иде алар. Каршысында утырган Закирга күтәрелеп карагач,
кыз аның шул сүзләр дөньясында йөзүен сокланып карап торды. Тынчу
һавадан арынырга теләп өске сәдәфләре чишелгән ак күлмәгенә тәрәзәдән
кояшның сүрән нурлары ягылган иде. Шушы мизгелне озакка сузарга,
бар нечкәлекләре белән хәтеренә сеңдереп калдырырга теләпме, ниһаять,
ул керфекләрен түбән төшерде һәм үзе дә сизмәстән елмаеп куйды. Бу
күренешне күз чите белән шәйләп калган егет көлеп җибәрде:
– Артык таралма әле син. Укы, әйдә. Сессия хәзер килеп җитә ул.
Соңгы җөмләдән соң Зәринәнең йөзе кинәт үзгәрде, кашларын җыерып,
егеткә эндәште:
– Закир! Шундый матур мизгелне бозалар диме соң?! Укырга кайчан
да өлгерербез әле!
Егет янында һәрчак басылып, тормышның үз чираты белән баруын
тойган төсле искиткеч дәрәҗәдә тынычланып кала торган Зәринә кайчакта
үзенең эчендә утырган бунтарьлыгын тышка чыгарудан тартынмый иде.
Кызның сүзләреннән соң Закир озак кына аңа төбәлеп карап торды да,
карашын читкә алып, бик җитди тавыш белән сүзен башлады:
– Безгә бер мәсьәлә турында сөйләшеп алырга кирәк. Миңа институттан
бик яхшы тәкъдим белән чыктылар.
Кыска пауза вакытында Зәринәгә сынап караганнан соң, ул бик сак кына
сүзен дәвам итте:
– Лондондагы физика-тикшеренү үзәгендә практика узу һәм Англиянең
алдынгы институтында уку мөмкинлеге бар икән.
Фикер төгәлләнмичә калган кебек тоелса да, Зәринә барысын да
аңлап алды һәм бу көтелмәгән яңалыктан коелып төште. Якын кешесе
өчен ихлас шатлану хисе тышка елмаю булып бәреп чыкканын күрсә дә,
кызның күзләренә җәелеп өлгергән сагышны шунда ук абайлап алды егет.
Шуңа күрә алдан ятлап куелган сүзләрен мөмкин кадәр тизрәк җиткерергә
ашыкты:
– Бу бары тик бер ел гына. Соңыннан мин әйләнеп кайтачакмын, сүз
бирәм.
Киңәшләшергә тели дип уйлап ялгышкан икән Зәринә. Закир барысын
да хәл итеп куйган ләбаса. Бер җөмлә белән утка ташланган йөрәгенең
тыпырчынуын басарга теләпме, кыз күтәренке тавыш белән егеткә котлау
сүзләре яудырырга кереште. Ләкин кызның тавышына чыккан төшенкелек
ноталарын Закир сизми кала алмады. Киресенчә, Зәринәнең һәр сүзендә сызлану ятуын аңлап, үзенең күкрәк турысында авырту тойды. Ләкин,
күңелендә мең шик бөреләнеп ятса да, артка юллар ябык булуын исенә
төшереп, кызны юатырдай сүзләр тапмады.
– Кайчанга кадәр дисең? Бер ел, димәк? Көткән кешегә бер көн дә күп
бит ул…
– Йә инде, Зәринә, әйдә, позитиврак булыйк. Нибары бер ел. Армиядә дә
хәзер бер ел гына хезмәт итәләр. Әгәр сиңа җиңелрәк булса, моны шундый
бер хезмәт дип уйла.
Карышып маташкан йөрәгенең көчсезлеген аңлап, Зәринә үзенең
килешми башка чарасы калмавын аңлады. Хәзер Интернет бар, самолёт
бар – хатың шул ук мизгелдә җирнең икенче почмагына барып ирешә ала,
бик теләсәң, үзең дә бер-ике сәгать эчендә инглизләр иленә килеп төшәрсең.
Нишләп шулай борчыла соң әле ул? Әйтерсең лә дөнья җимерелгән…
Юк, дөнья җимерелмәде. Күкләр тетрәмәде. Җирләр ярылмады. Тик
Зәринә генә, Закирның китәсе көнен мөмкин кадәр ерагайтырга омтылып,
вакытны тартып-сузарга кереште. Сиздерми генә аяк очларында килеп
җиткән сессия исә кешенең эчендә кайнаган борчуларны белми дә, күрми
дә. Ул, бар игътибарны таләп итеп, гадәтләнгән тормыштан аерып ала һәм
китаплар өеме янына китереп ташлый. Закир да, Зәринә дә очрашуларны
әлегә читкә куеп торырга һәм җиң сызганып имтиханнарга әзерләнергә
булдылар.
Уйлары һаман бер тирәдә бөтерелгән кыз китапны кулына бер алды,
бер кире куйды. Зәринәнең күңеле тыныч булмавын сизенгән Сара белән
Әминә астан гына бер-берсенә күз кысышып алдылар да сөйләшеп карарга
булдылар:
– Кайчаннан бирле инде үзеңә урын таба алмыйсың. Ни булды соң?
Зәринә үзенең янына килеп утырган Сараның иңенә башын салды һәм,
башка тыелып тора алмавын аңлап, тышка атылырга торган күз яшьләренә
ирек бирде:
– Закир китә. Укырга. Лондонга.
Өзек-өзек әйтелгән сүзләрнең һәр авазы мөлдерәмә сагыш белән тулуын
аңлаган дусты башта аптырап, югалып калды. Ләкин коелып төшкән
җирдән тиз генә җыелып, Зәринәне үзенә борып утыртты.
– Тапкансың борчылыр сәбәп! Бөтенләйгә китмидер бит?
– Чит илгә бер тапкыр чыккан кеше кире бу якларга кайтырга бик
атлыгып тормый инде. – Кирәкмәгән сүз ычкындырганын аңлап алган
Әминә, Сараның тиргәп ым кагуыннан телен тешләп, үзенең урынына
барып утырды.
– Акыл белән аңлыйм мин моны, ләкин йөрәкне сүз белән генә
тыңлатып булмый бит.
Ни дияргә дә белми аптырап калган Сара, дустының күз карашына
чыккан эчке сызлануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмавына борчылды.
Зәринә белән сөйләшүдән соң ул Илһам белән күреште. Егетнең әле бер, әле
икенче ягына төшеп, күпме генә ялынса да, Закир белән сөйләшеп карарга
күндерә алмады. «Барысы да хәл ителгән, документларга кул куелган. Сүз
болгатуның мәгънәсе юк инде хәзер», – дип җавап бирде егет, бар өметне
өзеп.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев