Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)

Һәм, әлбәттә, Данир Ярми дә, үз хезмәтләренә якын темага күчүләренә куанып, аны бирелеп тыңлый башлаган иде. Шулчак... Данир мәҗлеснең кинәт тынып калуын сизеп алды. Моның гадәти тынлык кына булмавы бары тик бер-ике мизгелдән соң гына аның баш миенә барып иреште.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
Мәҗлеснең иң кызган чагында, андагы һәркемне шаккатырырлык
бер гаҗәп хәл булып алды. Доктор Гатин үзе җитештерә торган акыллы
машиналар һәм аларны кешегә охшаш итү өчен хис-тойгыларны чагылдыру
буенча мимика мускуллары турында бик бирелеп сөйләшергә керешкән генә
иде. Һәм, әлбәттә, Данир Ярми дә, үз хезмәтләренә якын темага күчүләренә
куанып, аны бирелеп тыңлый башлаган иде. Шулчак...
Данир мәҗлеснең кинәт тынып калуын сизеп алды. Моның гадәти
тынлык кына булмавы бары тик бер-ике мизгелдән соң гына аның баш
миенә барып иреште. Һәм ул, башын борып, мәҗлестә утыручыларны
күздән кичерде. Кунакларның күпчелегенең карашы өстәлнең бер
ноктасына төбәлгәнен күреп алды. Карашларда гаҗәпләнү, курку, шаккату,
кызыксыну, хәтта җирәнү чагыла иде. Тагын бер мизгел, һәм Данир да
алар төбәлгән тарафка күз салды. Өстәлдәге ризык салынган савытлар,
эчемлек шешәләре арасыннан, кунакларга игътибар да итмичә, бер тычкан
өстәлнең аргы башына бара иде... Менә шушындый затлы мәҗлес һәм
өстәл өстендә – тычкан... Бу ниндидер башка сыйдыра алмаслык капма-
каршылык! Парадокс!..
Бер мизгел... ике... өч... Мизгелләр тиз узды. Шуның өчен дә мизгел
генә бит инде ул! Һәм кинәт табында утыручылар арасында мәхшәр
купты. Кемдер кулындагы тастымалы белән шул якка селтәнде, берсенең
кулыннан бокалы төшеп китте, кайсыдыр кашыгын шул тарафка атып
бәргән иде, ул тычканга тимәде, шәраб салынган бер бокалны бәреп
аударды. Ашъяулык өстенә куе кызыл сыекча җәелде. Әнә тагын берәү,
урыныннан сикереп торып, арткарак тайпылган иде, урындыгын аударды,
урындыгы белән бергә артка егылды. Ә тычкан барган тарафта утырган
яшь кенә ханым, чырылдап кычкырып, урындыгы өстенә менеп басты.
Ул кискен хәрәкәт ясаганда, алдында торган савытны аударып, андагы
соуска күлмәген пычратты. Ханым, чит илдән килгән галим булса кирәк,
үз телендә нәрсәдер кычкырды... Кыскасы, сөйләп тә, әйтеп тә аңлатып
бетерә алмаслык мәхшәр купты.
Бары тик Борис Костин дигән теге адәм генә, тычкан ягына күз генә
салды да, бер нәрсәгә исе китмәгәндәй, кыяфәтенә бернинди үзгәреш
чыгармыйча, кесәсеннән сигарет алды һәм, урыныннан торып, тәмәке тарту
өчен махсус бүлмәгә кереп китте. Бу хәлне зур фаҗига итеп кабул итмәүче,
йөрәгенә бик якын алмаучы тагын бер кеше бар икән әле: өстәлдә утыручы
кунакларга хезмәт күрсәтеп йөрүче униформа кигән официант ханым
беркавым өстәлдәге хәшәрәткә төбәлеп торды да килеп туган проблемага
чишелешне бик тиз тапты. Үрелеп, өстәлдәге тычканның койрыгыннан
җитез генә эләктерде дә өскә күтәрде. Тычкан аяклары белән тыпырчынды,
боргаланды. Өстәлнең тычкан килгән тарафында утыручы, ашаганда
да эшләпәсен салмаган җирән чәчле, урта яшьләрдәге бер адәм, әлеге
тамашаны күреп, ни өчендер тыела алмыйча көлә башлады. Гаҗәпләнеп,
каушап, куркышып калган кунаклар алдында аның ахмакларча шаркылдап
утыруы бернинди кысаларга да сыймый иде, әлбәттә. Данир аның бу
халәтен шәрабне күбрәк эчүеннән күрде.
Әлеге хәлгә тиз генә аңышып китә алмаган мәҗлес хуҗасы Гатин, кемнедер эзләгәндәй, кунакларга күз йөртеп алды да, карашы кинәт
нәкъ менә шул авызын җәеп, тилемсә кебек шаркылдап утыручы адәмгә
килеп кадалды. Аның йөзенә шелтә һәм бераз гына ачу чалымнары
чыкты. Хуҗаның бу карашыннан теге адәм көлүеннән кинәт туктады,
җитди кыяфәткә кереп, ниндидер гаеп эштә тотылган баладай як-ягына
каранды. Үрелеп, каршында өстәлдә яткан пульт кебек әйберне алды да
аның бер төймәсенә басты. Әлегә кадәр официантның кулында койрыгына
асылынып торган тычкан кинәт буш янчыктай шәлперәеп төште,
хәрәкәтсез калды. Официант ханым, тычканны куяр урын тапмыйча
уйланып торды да кесәсенә салды. Аның бу гамәле шулай ук гайре
табигый күренгәнлектән, кунакларның йөзләрендәге аптырау галәмәте
елмаю белән алышынды.
Гатин урыныннан торды.
– Коллегалар, гафу! Регламентта каралмаган нәрсә килеп чыкты, – дип,
кунаклар алдында түбәнчелек белән башын иде ул.
Җирән чәчле, эшләпәле адәм пульт төймәсенә басып тычканны
«сүндергәч», өстәл янындагылар аның чын түгел, ә ясалма робот-тычкан
икәнен аңлап алганнар иде инде.
Тычканнан куркып, урындыгына менеп баскан теге ханым да, үзалдына
нәрсәдер мыгырданып, салфетка белән күлмәк итәген сөртә-сөртә урынына
утырды. Кыяфәтенә караганда, авызыннан мактау сүзләре чыкмый иде кебек.
Инде эшнең асылына төшенгән халык тынычлана башласа да, Гатин
хәлне аңлатып бирүне кирәк санады.
– Безнең арада утыручы Алексей Матвеев – зоороботлар өлкәсендә
тикшеренүләре белән зур уңышка ирешкән үзенчәлекле галим. Дөньяның
берничә илендә андый роботлар өчен зоопарк та бар хәтта. Һәм Алексей
Павлович, үзенең «дүрт аяклы» дуслары белән андагы күргәзмәләрдә
катнашып, берничә мәртәбә халыкара премиягә дә лаек булды...
Аның сүзләрен куанып тыңлап торган «җирән чәч», аягүрә басып,
авызын колагына кадәр җиткереп елмайды да, учын күкрәгенә куеп, як-
ягына борылып, башын игәләде.
Төрле тарафтан: «Нинди уңышлары бар?» «Аңлатыбрак сөйләгезче!»
«Ә ул робот-хайваннар кешеләргә берәр файда китерәме соң?» дигән
сораулар ишетелде.
– Хәбәрдар булмаганнар өчен аңлатып китәм: Алексей Павловичның
тыйнак кына шәхси фирмасы бар. Ул анда робот-мәчеләр җитештерә.
Бизнес! Авыл хуҗалыгы тармагы кимерүчеләрдән бик нык зыян күргәч,
ул аларга каршы мәчеләр уйлап тапты. Һәм хәзерге вакытта аның
продукциясенә сорау зур.
Шулчак тәмәке тарту бүлмәсеннән чыгып, урынына килеп утырган
Борис Костин үз сүзен кыстырып куйды.
– Беләбез без аның ничек эшләгәнен. Ни өчен робот-мәчеләренә сорау
зур булуын да чамалыйм...
Борис сүзләрен әйтеп бетермәде, туктап калды. Ләкин аның «Беләбез без
аның ничек эшләгәнен» дигән сүзләре Матвеевны сагайтты булса кирәк.
Ул сораулы карашын аңа текәде.
– Ягъни?.. Ни дип әйтмәкче буласыз, хөрмәтлем?..

– Сезнең ул мәчеләрегезнең күптән кирәге калмаган иде... Кимерүчеләр
күптән юк... Сез авыл хуҗалыгында иген үстереп маташучы кешеләрнең
башларын әйләндерү өчен, робот тычканнар уйлап табып, аларны ашлык
саклау складларына, амбарларына җибәрәсез. Ә алар теләсә кая тишек-
тошыклар ясап, хуҗаларда курку тудыралар. Һәм алар, шул «тычканнар»дан
котылу өчен, сездән үк мәчеләр сатып алырга мәҗбүр...
– Сез... сез мине махинациядә гәепләмәкче буласызмы? – дип кызды
Матвеев. – Барып чыкмас. Минем фирманың эшчәнлеге гадел эшкә корылган.
Бернинди алдау-йолдау юк. Ә менә сез... син... синең бөтен уең алдауга
корылган. Синең «Homo-Рobo» компанияң нәкъ менә шул законга каршы
гамәлләр өчен ябылды түгелме?.. Син тыелган роботлар ясап яткансың...
Борис урыныннан сикереп торды. Ярсуын басарга теләгәндәй, кулындагы
салфеткасы белән уч төбен, бармак араларын яхшылап сөрткән булып
маташты. Аннан салфеткасын өстәлгә тотып томырды. Дулкынланудан
аның куллары калтырана иде. Ул бер тын ни әйтергә белмичә торды да,
кулын селтәп, «дипломат»ын алды да ишеккә таба атлады.
Аның мәҗлесне ташлап чыгып китүен Гатин ошатмады, әлбәттә. Сүз дә
юк, чыгып китүенең сәбәбе Матвеев белән «чәкәләшү» булса да, мәҗлесне
ташлап китү хуҗаны санга сукмау да бит әле. Шуңа күрә ул аңа:
– Борис Семёнович, зинһар өчен, кире борыл, – дип үтенсә дә, тегесе
аны тыңламады. Бары тик ишек ачылып, бусаганың теге ягына атлаганда,
башын борып, Данирга мөрәҗәгать итте. – Данир әфәнде, ике минутка гына
коридорга чыга алмассызмы? Шәхсән сезгә сүзем бар, – диде.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән Данир Ярми каушап калды. Чыкмаса да,
әйбәт түгел: Борис аннан начар итеп сорамады. Чыгарга да күңеле тартмый.
Башка кунаклар аның турында ни уйлар? Барыннан да бигрәк, мәҗлес
хуҗасы доктор Вахит Галләмович нинди фикердә калыр? Ул шундый
икеле-микеле уйлар белән сораулы карашын Гатинга юнәлтте. Тегесе,
аның уңайсыз хәлдә калганын чамалап, «Теләсәң нәрсә эшлә, ихтыярың»
дигәнне аңлатырга теләп, кулын гына селтәде...
– Симпозиумны базарга әйләндерделәр, – дип, сүзен зарланудан башлады
Костин. – Әй, һәрбер әтрәк-әләм бушлай кәмит күрсәтә башлагач, юк инде
ул... Ә менә синең ачышлар миңа ошады. Акыллы машиналарга хиссият тә
өстәлсә, бу юнәлештә зур алга китеш булыр дип уйлыйм. Әгәр без синең
белән бергәләп эшләсәк, күпкә ирешербез. Күрәм, синең теоретик яктан
уңышларың зур. Әмма, белүемчә, аны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләрең
чикле. Мин сиңа бу яктан ярдәм итә алам... Ә мондагылар кебек мәчеле-
тычканлы уены белән генә фәнне алга җибәреп булмый ул...
Борис куен кесәсенә тыгылды да, аннан визиткасын алып, Данирга
сузды.
– Әгәр минем белән хезмәттәшлек итәргә карар кылсаң, шалтырат. Тик
ул хакта Гатинга белдермә. Дөрес, без аның белән дуслар, хәтта эш буенча
партнёрлар да әле. Ләкин бәласеннән башаяк, белми торуы яхшырак, – дип,
җылы гына хушлашып, борылып китеп барды.
Әллә кайчангы танышлар шикелле, беренче очрашуда ук «син»гә күчте
бу. Үгезне мөгезеннән эләктерергә яратканы әллә каян күренеп тора.
Мондыйлар белән саграк эш итмәсәң, төп башына утыртулары да бар…

Данир мәҗлес бүлмәсенә кергәндә, Матвеев, аклангандай, кунакларга
нидер аңлатып маташа иде.
– Коллегалар, бу тычкан һич кенә дә минем фирма серияләп җитешерә
торган тычкан түгел. Дөресен генә әйткәндә, ул шушы мәҗлес өчен махсус
ясалган, бердәнбер экземпляр. Мин үзем җитештергән продукцияне менә
шушындый шартларда, үзенчәлекле итеп күрсәтергә ниятләгән идем.
Тычканның программалаштырылган аңы да артыкка түгел, нибары өстәлнең
аргы башындагы әнә теге тәлинкәдәге сырга кадәр барып җитәрлек кенә
иде. Аның күз һәм борын урыннарында урнаштырылган үтә дә сизгер нәни
приборлар бары тик әнә шул сырның исен генә сизә. Ул гади тычканның
ис сизү органыннан ике-өч мәртәбә сизгеррәк...
– Тик, Алексей Павлович, үз казанышларыңны күрсәтүнең башка
цивилизацияле юллары да бар. Табын янында мондый кәмит ясап, өстәвенә,
кешеләрне куркытып, уңайсыз хәлдә калдыруыгызны бер дә хупламыйм,
– дип шелтә белдерергә дә җай тапты доктор Гатин.
Ләкин кунаклар арасында Матвеевны тәнкыйтьләргә тырышучылардан
бигрәк, кызыксынучылар күбрәк иде булса кирәк.
– Ә ул сезнең робот-тычканыгыз сыр янына барып җиткәч, аны ашыймы
соң? – диде кайсысыдыр берсе һәм, үзенең соравыннан үзе үк кызык табып,
хихылдап көлде.
– Юк, ашамый. Программасына андый нәрсә кертелмәгән. Гомумән,
аның авызы да, ашкайнату системасы да юк, – дип җавап бирде аңа Матвеев.
– Алексей Павлович, ә менә мәчеләрегез складларда тычканны тоткач,
аны нишләтә? Аңлавымча, аларда да ашкайнату системасы юктыр. Әллә
ул аларны отчёт өчен хуҗаларына кайтарып бирәме?
Әлеге сораудан Матвеев елмаеп куйды. Сорау балаларча беркатлы иде.
Шулай да ул кыскача гына җавап бирмичә кала алмады.
– Робот-мәченең бернинди ашкайнату системасы да юк, әлбәттә. Аның
алгы тәпиләренең берсендә нәни генә энә урнаштырылган. Тычканны куып
тоткач, ул шул энәсе белән аңа чәнчеп ала да, куыш эчле энә аша корбанының
тәненә йоклата торган агу кертә. Аннан соң җансыз тычканны хуҗа алдан
әзерләп куйган әрҗәгә илтеп сала. Әрҗәдә җыелган тычканнарны юк итү
мәчеләр бурычына керми. Анысы хуҗа карамагында, – дип елмаеп сүзен
тәмамлады Матвеев.
Җаваптан канәгать кунаклар гөрләтеп кул чаптылар.
– Аңлаешлы кыска җавапларыгыз өчен рәхмәт, – дип, Гатин әлеге
эксклюзив әңгәмәгә нокта куярга ашыкты.
– Хөрмәтле Вахит Галләмович, минем тычканымны үземә кире
кайтарырга күрсәтмә бирсәгезче!
Гатин өстәл тирәли кунакларның буш тәлинкәләрен җыеп йөргән
официант ханымга мөрәҗәгать итте:
– Аня, рәхим итеп, Алексей Павловичка тычканын кайтарып бирегезче!
Данир кунакларга аш-су хезмәте күрсәтеп йөрүче бу чибәр ханымның
бейджигыннан Аня исемле булуын күптән күргән иде инде.
Аня, кесәсендә капшанып, тычканны тартып чыгарды да, шулай ук
койрыгыннан тотып, илтифатсыз гына, Матвеевка сузды.
– Саграк, хөрмәтлем... Зинһар өчен, төшереп җибәрмәгез... Механизмына зыян китерә күрмәгез... Бик нәфис, нечкә, ювелир эше, – дип сөйләнде
галим-бизнесмен, каударланып.
Матвеев урындыгы янәшәсенә куелган портфеленнән, артык зур
булмаган шкатулка алып ачты да бәрхет материал белән каймаланган тычкан
сыярлык кына урынга бик кадерләп башта тычканны куйды, аннан соң
аның янәшәсенә пультын урнаштырды. Хәтта тере җәнлекне иркәләгәндәй,
тычканның йоныннан сыпырырга да онытмады, шкатулканы ябып бикләде
һәм кабат портфеленә салып куйды да әлегә кадәр тын да алмыйча аның
һәр хәрәкәтен күзәтеп утырган кунакларга күз ташлады.
– Коллегалар, сөйләргә җай чыккач, форсаттан файдаланып, тагын
берничә сүз әйтим инде. Без мәчеләрнең тычкан тота торганнарын гына
түгел, йорт күрке булырдай декоративларын да җитештерәбез. Күпләр
өйләрендә мәче асрарга ярата, шулай бит?..
Шулчак әле яңарак кына тычканнан куркып, урындыгына сикереп
менгән ханым кулларын чәбәкләп куйды.
– О-о, мин мәчеләрне үлеп яратам! Йоннарын сыйпаганда, аларның
мыр-мыр, мы-ы-ы-р килеп ятулары миңа бик ошый! Тик минем алар белән
мәшәкатьләнергә вакыт ягым гына таррак. Аларны бит ашатып эчертергә
кирәк дигәндәй...
Эмоциональ ханым берничә минут элек кенә тычкан белән булган
күңелсез вакыйганы бөтенләй оныткан һәм ул хәлнең сәбәпчесе булган
Матвеевка аз гына да ачу сакламый иде булса кирәк.
– Чын мәчеләрдән аермалы буларак, бездә җитештерелгән декоратив
мәчеләрне ашату чыгымнары һәм мәшәкатьләре юк, – дип дәвам итте
сүзен Матвеев, үзенең сүзләренә колак салучы булуга куануын яшермичә. –
Әлбәттә, табигый хаҗәт үтәү һәм аның артыннан җыештыру кебек күңелле
булмаган эшләрдән дә азат булачак хуҗалары. Ә менә чын мәчеләргә хас
башка гамәлләрне алар бик табигый башкаралар: уйныйлар, йоннарыннан
сыпырганда иркәләнеп «мыр-мыр» мыраулыйлар, аяк астында сырпаланып
йөрергә яраталар, иң мөһиме: алар картаймый. Йоннарын коймыйлар.
Мехлары – натураль, чын мәченеке. Кирәк чакта, дөресрәге, кирәкмәс
чакта, аларны сүндереп куярга да мөмкин...
– Ой, минем дә шундый мәчем булса иде!..
Хисләнеп, нәрсәдер сөйли башларга җыенган ханымның сүзләрен доктор
Гатин бүлдерергә ашыкты:
– Әйдәгез, күңелле мәҗлесебезне базарга әйләндермик. Реклама,
сату-алуны башка вакытка калдырыйк... Анысын, кирәк булса, аерым да
сөйләшә, килешенә аласыз, – дип, әңгәмәгә нокта куйды.
Матвеев, мәҗлес кунакларыннан гафу үтенгәндәй, янә учын күкрәгенә куеп,
һәр тарафка түбәнчелек белән башын иде дә урынына утырды. Ә «тычканнарны
сөймәүче, мәчеләрне үлеп яратучы» ханым исә, шундый кызыклы әңгәмәнең
кинәт кенә өзелүенә кәефе төшеп, нәүмизләнеп, башын аска иде. Тырнаклары
кызылга буялган нәфис бармаклары белән чәнечкене бик нәзакәтле генә тотып,
алдында торган тәлинкәдәге салатны чемченә башлады.
Мәҗлес дәвам итте. Дөрес, алга таба анда, дистәгә якын тосттан һәм
шуларга туры китереп әйтелгән берничә йөремсәк мәзәктән башка, фәнгә
кагылышлы Данирны кызыксындырырлык бернәрсә дә булмады. Ике-өч сәгать утыргач, кунаклар берәм-берәм таралыша башладылар. Җирле фән
әһелләре – өйләренә, читтән килгәннәре кунакханәләргә ашыкты.
Симпозиум барышында өч көн яшәгән кунакханәсенә кайтырга
кузгалган Данирны Гатин кул ишарәсе белән туктавын үтенде. Көне буе
симпозиумның рәсми өлешендә утыру, өстәвенә, мәҗлестә яңгыраган
ялыктыргыч тостлар һәм кухня дәрәҗәсендәге көнкүреш гайбәтләр шактый
ардырган булса да, Данир хуҗаның кунакларны озатканын зур сабырлык
белән көтеп торды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев