АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Вахит Галләмович белән үзең сөйләшеп карый аласың. Әгәр ул ризалыгын бирә икән, ул чакта, законлы рәвештә производстовага кертеп җибәреп, андый хискә бирелә торган роботларны серияләп чыгара башлаячакбыз. Тик Гатинның ризалык бирүенә ышанычым бик аз.
* * *
Алар, «вертушка»лы кечкенә генә бина аша узып, лабораториянең
ишегалды ягына керделәр. Тирә-якны игътибар белән күзәтә башлаган
Данирны Костин үз артыннан әйдәкләде:
– Данир әфәнде, син моннан бернәрсә дә күрмәячәксең. Иң яхшысы:
предприятиедә нәрсәләр эшләнгәнен өстән күзәтү. Югары катта җитештерү
цехларының эчке ягын күзәтү өчен махсус үтәкүренмәле түшәм ясалган. Безнең
эшне шуннан карасаң, аңлаешлырак булыр, – диде ул, үзе тиз-тиз алга атлап.
Лифтта югары катка менгәч, чыннан да, күз алдында ачылган манзарадан
Данир гаҗәпләнеп куйды. Үтәкүренмәле түгәрәк пыяла гөмбәз, аның
буеннан-буена корабль палубасы шикелле тимер челтәр койма белән
әйләндереп алынган күзәтү мәйданчыклары. Моннан завод-лаборатория
эчендәге эшләрнең барышы аермачык күренә.
– Лабораториянең эш мәйданын, цехларны күзәтергә уңайлы булсын өчен,
аның проекты минем заказ буенча махсус шулай эшләнде. Бу – уникаль проект.
Иң беренче чиратта, үземә уңайлы булсын өчен шулай ясаттым. Эшнең барышы
белән танышу өчен һәрчак цехлар буенча чабып йөрергә кирәк түгел. Вакытым
бик аз. Минем эш кабинетым шушы катта урнашкан. Шушында чыгып күзәтәм
дә кабат үз эшләремә чумам. Минем өчен вакытның һәр мизгеле – акча.
Данир, озаклап, цехлардагы технологик линияләрне, баштанаяк ак киемнән
йөренүче эшчеләрне, хезмәткәрләрне күзәтте. Костин ара-тирә аңа аңлатмалар
биреп торса да, беренче карауда ук монда нәрсәләр җитештерелүен һич
аңларлык түгел. Цехны кырмыска оясы диярсең, мәш киләләр.
Цехларны карап тәэсирләнгән Данир:
– Нәрсә ясыйлар соң монда? Бер карауда ук аңларлык та түгел, – дип
сорап куйды.
– Ә-ә, мондамы?.. Төзелеш краннары җитештерә торган завод заказы
буенча берничә төрдәге манипулятор җыябыз. Озак вакыт һәм зур төгәллек
сорый торган бик нечкә эш. Аның өчен завод безгә зур акчалар түли.
Данир кабат цехларга күз йөртеп чыкты. Бераздан аны Костин, үз
артыннан әйдәкләп, кабинетына алып китте. Кабул итү бүлмәсенә килеп
кергәч, анда утырган секретарь кыз, башын күтәреп, дустанә генә елмаеп
исәнләште дә, кабат компьютерена карап, үз эшенә чумды.
– Таня, безгә кофе кертерсең әле, – диде аңа үз кабинетының ишеген
ачкан Костин.
Кыз, озын керфекле күзләрен сирпеп, хуҗасына карады һәм күндәм
генә башын селкеде.
Шунда Данирга бу кызны каядыр күргәне бар кебек тоелды. Тик исенә
төшерә алмады. Хәер, озаклап уйлап, искә төшерергә маташу монда урынлы
да түгел. Үзенә кәләш сайларга килгән «егет кисәге» түгел ләбаса.
Кабинетына кереп, үзенең һәм Данирның киемнәрен шкафка элгәч,
Костин бүлмә уртасындагы бердәнбер киң өстәлнең түрендәге зур
кәнәфиенә кереп утырды. Өстәлнең як-ягында тагын берничә кечерәк
кәнәфи куелган – алары кунаклар яки планёркалар үткәрү өчен булса кирәк.
Хуҗа шуларның үзенә якынрак торганыннан Данирга урын тәкъдим итте.
Костин, кәнәфиенә җайлап урнашкач, берара сүзне нидән башларга
белмичә торды. Шуннан файдаланып, Данир кабинетны күздән кичерде.
Ләкин ул анда бернинди затлылык, купшылык күрмәде. Кием шкафыннан,
шушы зур өстәлдән, берничә кәнәфидән, өстәлдәге зур гына компьютердан,
кәгазьләр кую блогыннан һәм бер-ике каләмнән башка берни дә юк иде.
Хәтта түшәмдә люстра булырга тиеш урында да электр тимерчыбыгында
бердәнбер лампочка гына эленеп тора. Секретарь бүлмәсе дә җиһазланышы
буенча моннан купшырак күренгән иде...
Шулчак ишек ачылып, ике чокыр куелган аскуйма тотып, әлеге дә баягы
секретарь кыз керде дә, чокырларны өстәлгә куеп чыгып китте. Данирның
башыннан тагын бер мәртәбә: «Минем бу туташны каядыр күргәнем бар»
дигән уй йөгереп узды. Шушында күргәнмендер дияр иде, Костинның бу
кабинетында беренче тапкыр гына булуы. Димәк, каядыр башка урында
очрашканнары булгандыр? Бәлки аны үзенең шәһәрендә, башка җәмәгать
урынындамы яки урамдамы очраткан булуы да ихтимал. Кеше бер шәһәрдән
икенчесенә килми тормый бит. Кайбер кешеләрнең кыяфәтләре бик нык истә
калучан. Шунда күреп калгандыр да?..
Шулчак Данирның уйлары яктырып киткәндәй булды. Ә, әйе бит әле:
нәкъ моңа охшаган кызны ул «Ясалма интеллект һәм акыллы машиналар»
дигән темага халыкара симпозиумнан соң Вахит Гатин уздырган мәҗлес
вакытында күргән иде. Тик... тик аның исеме Аня иде. Ә моңа Костин Таня
дип эндәште. Бәлки туганнардыр? Хәтта игезәкләр булуы да мөмкин. Шулай
нык охшашмаслар иде. Гатин теге вакытта Костинны үзенең компаньоны
диде бит. Ике бертуган кызның бер компаниядә эшләве гаҗәп түгел...
Баштарак Данир бу хакта Костинның үзеннән сорамакчы иде. Тик кире
уйлады. Ничектер урынсыз кебек. Шуңа күрә ул, бу уйларын читкә куып,
алдына куелган кофены чәй калагы белән болгата-болгата, Костинга карап:
– Кабинетыгызны әйтәм... бик тыйнак җиһазландырылган... димме. Мин
башкачарак күз алдына китергән идем, – дип, сүз уңаеннан гына дигәндәй,
әйтеп куйды.
– Миңа эш өчен артык бернәрсә дә кирәк түгел. Шушы булганнары бик җиткән. Артык әйбер игътибарны читкә җәлеп итә. Гомумән, эш
кабинетларын купшы әйберләр музеена әйләндергән җитәкчеләрне
аңламыйм, – диде Костин артык исе китмәгәндәй һәм турыдан-туры төп
эшкә күчте. – Ә менә сезнең акыллы машиналарга хисләр кертү теориягез
минем өчен кызык. Бу бит гениаль! Искиткеч!..
Костинның кинәт очкынланып алган күзләренә караганда, бу сүзләр
Данир Ярминең салпы ягына салам кыстыру өчен генә әйтелмәде кебек.
Чыннан да, ул соклануын яшерә алмый шикелле. Мактау беркемне дә
битараф калдырмый. Өстәвенә, ул менә шушылай чын күңелдән әйтелсә
һәм әйтүчесе дә очраклы гына урамнан кергән бәндә түгел, ә шул эшне
күңеле белән бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлаган, шул казанда кайнаган
белгеч булса, ул инде күңелдәге «горурлык» дигән иң нечкә кылларны
тибрәтә. Данир да әнә шундыйрак халәт кичерде.
– Симпозиумда аны сезнең авыздан беренче мәртәбә ишетүгә үк, минем
башыма әллә нинди планнар өермәсе йөгерде, – дип, сөйләвен дәвам итте
Костин. – Мин акылым белән ярты гасырга алга сикереш ясадым. Бу
теорияне тормышка ашырганда, беләсеңме, алда нинди зур мөмкинлекләр
ачылачак?..
– Зур рәхмәт, Борис Семёнович! Әле фәнни хезмәтләрем тормышка
ашмаса да, әлеге матур сүзләрегездән мизгелләр эчендә үземне җиде кат
күкләрдә итеп тойдым – дип, аның мактавын җавапсыз калдырмады Данир.
Ләкин бу очрашуга бер-берсен макташу өчен генә килмәгәннәрен һәр
икесе дә аңлый. Кем белә, Костинның тыйнак кына җиһазландырылган
шушы кабинетындагы нәкъ менә шушы очрашу киләчәктә фән өлкәсендә
зур алга китешкә сәбәп булыр, бәлки?! Бәхетле очрак диләрме әле? Әйе,
нәкъ шулай! Фортуна!
– Ләкин сезнең җитештерү цехларыгызны карагач, «Сез минем теорияне
ничек тормышка ашырырга җыенасыз?» дигән бик урынлы сорау туды, –
дип, сүз катты Данир, мактаулардан космик ракета шикелле тизләнеш алган
хисләрен бераз йөгәнли төшкәч. – Үзегез үк төзелеш краннары җитештерә
торган завод заказы буенча манипулятор җыябыз дип әйттегез түгелме? Ә
манипуляторга хисләр нәрсәгә?
Костин хәйләкәр генә елмайды. Барабанга бәргән кебек өстәл өстендә
бармакларын биеткәләде.
– Әле яңа гына син күргән цехлар безгә күз буяу өчен кирәк. Шул ук
вакытта бераз акча эшләү мөмкинлеге дә. Болар айсбергның өске өлеше
генә, эшебезнең асылы тирәндәрәк...
– Аңлап бетермәдем, тагын кайдадыр башка цехларыгыз да бар дип
әйтмәкче буласызмы?
Ләкин Костин җавап бирергә ашыкмады. Кәрт уенында козырьны ачып
салырга ашыкмаган уенчы кебек кылана бу. Әнә бит хәйләкәр генә елмаеп
куйды да сүзне икенчегә борды:
– Минем бу «Robo-Homo» предприятием Вахит Гатин компаниясенә
бәйле бит. Хокукый яктан гына түгел, финанс ягыннан да мин аның
кабаласында. Дөрес, банкротка чыккач, предприятиенең эшчәнлеген
өлешчә саклап калу өчен аның ярдәме зур булуы турында сиңа машинада
килгәндә үк сөйләгән идем инде. Хәзерге дәрәҗәмә күтәрелү өчен Вахит Галләмович предприятиегә шактый күп инвестиция кертте! Ул яктан мин
канәгать. Тик мин кемгәдер бил бөгеп хезмәт куючы түгел. Мин – ирекле
кош. Кайчан да булса шефым Гатинга бурычымны артыгы белән түләп,
финанс бәйлелегеннән котылырмын да кабат үз эшемне дәвам итәрмен
дигән хыял белән яшәдем. Тик, кая гына барсаң да, кара сакалың артыңнан
калмый диләр бит, хокук саклау органнарында бер кыңгыр эш белән
чагылып алсаң, репутацияңә кара тап булып кала икән. Шуңа күрә мин
ачыктан-ачык булдыра алмагач, легаль рәвештә түгел, эшчәнлегемне идән
астында алып барырга мәҗбүрмен.
– Моны ничек аңларга?
– Туры мәгънәсендә аңласаң да була. Әйе, мин идән астында эшлим. Бу
предприятиенең подвалында икенче бер предприятие бар. Үзенең мәйданы
белән дә, җиһазлары белән дә ул сез күргән цехлардан калышмый. Тик
анда җитештерелә торган әйберләребез генә манипуляторлардан аерыла...
Роботларны шунда ясыйбыз да инде без.
– Димәк, завод эчендә завод була инде?
– Шулай булып чыга! Тик мин сине, менә хәзер үк подвалга алып төшеп,
андагы цехлар белән таныштырырга җыенмыйм. Мин моңа мораль яктан
әзер түгел. Бераз бер-беребезне яхшырак белешик, уртак эш өчен кем күпме
дәрәҗәдә булдыра алуын ачыклыйк.
– Ләкин мин... Борис Семёнович, дөресен әйтергә кирәк, үземнең фәнни
эшләремне кайдадыр идән астында түгел, ә легаль рәвештә тормышка
ашырырга телим. Аны гамәлгә ашырырга җыенучы предприятие белән
законлы килешүләр төзеп... Минем максатым – фәнне алга җибәрү...
– Ә минем максат нәрсә? Фәнне артка сөйрәү дип әйтергә теләмисеңдер
бит?..
Костин, астан гына карап, мыскыллы елмайды. Кыяфәте йолкыш
әтәчнекенә охшаса да, һәр хәрәкәтеннән үзен өстен куярга тырышуы,
әңгәмәдәшенә баш бирергә җыенмавы күренеп тора.
– Алай димим. Тик барыбер сез күбрәк финанс ягын кайгыртасыз кебек...
Данир башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктап калды. Чөнки нәкъ шул
вакыт Костин кинәт урыныннан сикереп торды. Аның йөзе бурлаттай
кызарып чыгуыннан, Данирның соңгы сүзләре нинди тәэсир калдырганын
чамалау кыен түгел иде. Дулкынланудан хәтта аның куллары да калтырап
алды. Әнә шулай кинәт ярсып китүен симпозиумнан соң оештырылган
мәҗлестә бер мәртәбә күргәнлектән, моңа артык исе китмәсә дә, үзенең
уйламыйча сүз ычкындыруына бераз үкенеп тә куйды Данир. Холкын
белмәгән кеше янында авызыңны чамалап ачмасаң, ахыры хәерле булмаска
да мөмкин. Әнә бит, тышаудан арынган айгыр шикелле, ишекле-түрле
ничек хәтәр йөренә.
Костин шулай йөренде-йөренде дә, кырт борылып, Данир каршысына
килеп басты, бераз иелеп, ике кулы белән өстәлгә таянып, Данирга текәлде.
Күзләре янып торган күмер диярсең, аларда гайре табигый зәһәрлек чагыла
иде. Хәер, үзе дә һөҗүмгә ыргылырга җыенган арысланны хәтерләтә. Данир
ирексездән арткарак тайпылды, күн белән тышланган кәнәфинең йомшак
терәткесенә башы бөтенләй сеңеп бетте кебек.
– Сез нәрсә, барыгыз да сүз куешкандай, мине закон бозуда гаепләмәкче буласыз? Бу хакта Вахит Гатин белән сөйләшкән булуыгызны тел төбеңнән
аңладым. Барыгыз да минем күп акча эшләвемнән көнләшәсез. Ләкин тир
түгеп алган хезмәтләрем өчен миңа миллион сум акча керә икән, мин аның
ярты миллионын фән өчен тотам. Аңлыйсыңмы, фәнне алга җибәрү өчен!
Әгәр һәрберегез фәнгә минем кебек өлеш кертсәгез, җәмгыять, беләсезме,
нинди югарылыкка күтәрелер иде?!.
Костин кабат кәнәфиенә килеп утырды. Бераз тынычлангандай булса
да, ярсуының басылмаганы күренеп тора. Ул алдында яткан каләмне алды
да, аны бераз бөтергәләгәч, өстәлгә ыргытты. Каләм тәгәрәп, өстәл читенә
килде дә идәнгә төште. Ләкин Костин аны иелеп алырга теләмәде.
– Ә сез... син үзең эшеңнең финанс ягын бер дә уйламыйсыңмы? – дип
дәвам итте ул нотык укуын. – Бушка гына эшлисеңме әллә? Бу дөньяда
бөтен нәрсә акчага корылган. Аңлыйсыңмы, акчага! Мани-мани! Акча
булмаса, бернәрсә дә эшләп булмый. Гатин үзе дә бушка эшләми. Зоо-
роботлар ясау белән танылган теге бераз тилемсә Матвеев та тычканнарын
һәм йоннарыннан сыпырганда «мыр-мы-ы-ыр» итә торган мәчеләрен дә
бушка гына ясамый...
«Мыр-мы-ы-ыр» дигән сүзләрне әйткәндә, Костин мыскыллы елмайды.
Ул сүзләрне кыланып, хәтта Матвеевка охшатыбрак әйтте.
– Сүз дә юк, Борис Семёнович, беребез дә бушка эшләми, – дип, аны
тынычландырырга тырышты Данир.
– Менә син ни өчен килдең миңа? Чөнки теорияңне гамәлгә кертеп
җибәрергә кирәк. Фәнгә күрсәтергә кирәк, җәмгыятькә файдалы ягын
гамәлдә расларга кирәк. Ә боларның барысы өчен акча кирәк. Синең,
мәсәлән, баш шөрепләрең яхшы эшли, ә менә, аңлавымча, финанс ягың
кыенрак. Матвеев мыраулый торган мәчене уйлап табып, аны гамәлгә
ашырган, ә менә син роботларны хискә бирелә торган итүне теориядә
тапкансың, тик тормышта гамәлгә ашыру мөмкинлегең юк. Чөнки аңа зур
акчалар кирәк. Ә синең кесәң тишек...
Данир, үзе дә сизмәстән, кулын кесәсенә тыкты, бармаклары ирексездән
кесә төбен капшап, Костин әйткән «тишек»не эзләде. Ләкин тапмады.
Шунда гына ул, үзенең Костин алдында дәрәҗәсен төшерә торган әлеге
гамәленнән оялып, кулын кесәсеннән алды. Тик Костинның тишәрдәй булган
карашыннан качып котылып буламы соң?! Ул Данирның бу халәтен сизеп
алган иде инде, йөзеннән мыскыллы гына елмаю чагылып узды.
– «Кесәң тишек» дип туры мәгънәсендә әйтүем түгел. Бу синең акча
ягы такыр дигән сүз. Син бәлки әллә нинди гениаль идеяләр уйлап табарга
сәләтледер. Ләкин акчаң юк икән, син аны тормышка ашыра алмыйсың.
Тырышлыгың бушка китте дигән сүз. Нуль! Фән өчен дә кыйммәте
шуның кадәр генә. Ә мин сиңа финанс ягыннан ярдәм итә алам. Һәм үзара
хезмәттәшлеккә риза. Әгәр шуңа килешәсең икән, фән өчен әһәмияте
булмыйча калмас. Риза булмыйсың икән, фән өчен дә, үзең өчен дә –
шымытыр!
Бу Костин дигәнең фәлсәфәгә бик оста. Бәхәскә кергән теләсә кемне үз
ягына аударырга сәләтле икән. Дөрес, Данир аның белән бәхәскә керергә
җыенмаган иде. Ә менә сүзләрендә хаклык бар. Акчасыз нишли аласың
соң бу дөньяда?!
– Вахит Галләмович белән үзең сөйләшеп карый аласың. Әгәр ул
ризалыгын бирә икән, ул чакта, законлы рәвештә производстовага кертеп
җибәреп, андый хискә бирелә торган роботларны серияләп чыгара
башлаячакбыз. Тик Гатинның ризалык бирүенә ышанычым бик аз. Ул,
әйткәнемчә, һәр яңалыкка шикләнеп караучан. Минем белән хезмәттәшлек
итүгә кагылышы булса, ул аеруча сак. Тагын берәр мөгез чыгарырмын дип
куркамы?.. Шулай шул – кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан калмый...
Данирның башында икеле-микеле уйлар йөгерешә башлады. Монда
килгәнче ул, Костин белән җиңел генә килешербез дә кичекмәстән
эшкә тотынырбыз дип уйлаган иде. Ничектер, рәсми якларын уйлап
та бетермәгән. Монда бит әле производствога кертү өчен законлы
рәсмиләштерү, документлар, тегесе-монысы бар икән. Ә Костин, законны
әйләнеп узып, бөтенләй идән астында эшләмәкче. Монда бит әле аның
уйлап табуга патент дигән нәрсәсе дә бар. Бу шома балык шикелле һәр
җирдә җиңел генә үтә торган Костинның соңыннан Данирның хезмәтләрен
бөтенләй үзләштереп куюы бар. Ышан аңа.
– Борис Семёнович, мин барыбер, Кызыл Яр шәһәренә барып, Вахит
Гатин белән кабат сөйләшеп карарга телим әле.
– Тик минем белән булган бүгенге сөйләшүне әйтә күрмә. Минем
подвалдагы производство турында әйткән сүзләремне дә оныт. Бәласеннән
башаяк...
Костин тәмам тынычланып җиткән иде инде. Алар алга таба матур гына
әңгәмә корып аерылыштылар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза фантастика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев