Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Альберт Хәсәновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Син аның белән бер киерелеп дөнья хәлләре турында иркенләп сөйләшеп утырасыңмы соң? Ә кирәк! Акылны аннан ал син, үзеңне генә акыллыга санама. И-и, әти исән булсамы! Дөрес, без аның белән бик гәпләшә идек. Үлгәч, бик сагындыра. Үзем әз-мәз этләшәм. 50гә чыктык бит, брат. Тәк ышту, исән булсам, юбилейга рәхимҗан бул!

27 март, 1979 ел.
Лениногорск.
Сәлам Шөгердән!
Равил, ни хәлләр бар? Синең белән күптән күрешкән дә юк. Однако, кулга гармун
эләккәндә, «мин, сиңа багышлап, таң җиле юллаган идем» дип искә төшереп алабыз.
Старик, сиңа шундый йомыш бар иде. Моннан бер атна гына элек Мәскәүдә булып,
Детгизга 5 табак чамасы хикәяләр җыентыгы тапшырдым. Үземнең подстрочный
перевод. Зав. отделом Галина Ивановна Московская бик яхшы итеп кабул итеп,
кулъязмамны И.М.Пугачёва дигән редакторга бирде. Шуның белән беррәттән, миңа
әлеге җыентыкның 8 табак күләмдә Казанда 80 нче елда чыгуы һәм Казанның аны
Мәскәүгә чыгаруга да каршы булмавы турында справка да кирәк булыр диделәр.
Бу җыентык «Тугрылык» дигән исем белән, Г.Ахунов эчке рецензиясе, редакторы
С.Сибгатуллина, Ш.Рәкыйпов редакциясеннән 80 нче елда чыгарга тора. Эчтәлеге – табигать,
туган як кош-кортлары, сандугачлары-карлыгачлары турында. Күләме 7-8 табак бугай. Менә
шуларны русчага тәрҗемә итеп Мәскәүгә илткән идем. Әгәр шуңа, беренче чиратта итеп,
«против» булмасаң, миңа (өйгә) ике данә справка сал әле, зинһар. Мәскәүгә дә мин аны
«Верность» дигән исем белән тапшырдым. Но алар башта ук исемен «не пойдёт» диделәр.
Әлмәттән отчёт-сайлауга килергә тырыш, бер күреп сөйләшербез. Ул шушы
араларда булыр инде шәт, чөнки Съездга да күп калмый бит.
Хатны салуын салам да, өйдә булырсыңмы? Алай да, справканы озакка сузмый
юллый күр инде. Жду ответа, нинди кәгазь икәнен, шәт, төшенгәнсеңдер инде. Миңа
андый оешманың председателе син диделәр.
Бер кочак сәламнәр белән,
Альберт Хәсәнов.
P.S. Старик, син һәрхәлдә кош теле хәтле генә депеша сәламе җибәр инде. Мәскәүдә
татар язучыларының балалар өчен язган хикәяләр җыентыгы әзерләнә икән. Аны
җыюны Т.Галиуллинга тапшырганнар. Детгизда миңа шунда катнашырга һәм берничә
хикәяне прәме үзләренә салырга куштылар. Әлегә мин Тәлгат белән бәйләнешкә кереп
йөрим. Кыскасы, әллә йомшак җәеп, каты утырталар, әмма Детгизда үземә бик якты,
доброжелательный отношение сиздем. Әле бит бу минем кем икәнне белмичә! Әгәр
дә егет кеше икәнне сизсәләр, ни эшләрләр иде дим. Минем 8 табак чамасы хыялый
малайлар турында повесть бар. Аны да тәрҗемә итеп бирергә исәбем бар. Җай килсә,
старик, не только справка дай, но и характеризуй. А то алар миңа: «Шушы яшькә
җиткәнче ник бер дә мөрәҗәгать итмәдегез безгә?» – дип тә әйттеләр.
Үзеңнең дөньяларың киңме, күкләрең аязмы?
Кабат сәламнәр юллап,
Альберт.

* * *
7 гыйнвар, 1987 ел.
«Каз. утлары»ндагы Сәяхәтнамәңне укып чыктым. Әйбәт. Әз генә тартыныбрак,
әйтеп бетерми калу сизелә. Но алары – күргәч сөйли торган нәрсә. Но инде тормыш җирлегенә килсәк, Габдрахман ага үзенчә прав: Әй, улым, «шунда райисполком
персидәтеле йә народный контроль булып, авылга тузанда чүпләнеп йөргән тавык-
казны пыр туздырып, кара «Волга» белән кайтып төшмәү» бераз үкенечлерәк.
Аны минем әти дә әйтә торган иде, мәрхүм. Ә шул чорны әдәбиятны чорнап алган
карагруһчылар Союзга да кертми йөрттеләр. Үләрсең. Хәзер килеп кул биреп, ыржаеп
булса да, көлеп сөйләшкән булалар.
Сиңа досье җыюны әлегә максат итеп куйган юк иде. Әмма бу газета каяндыр
килеп эләккән. Үз архивыңа сал, бер истәлек булыр.
Слушай, старик, бер-берегезне мактый-мактый, поэзияне соңгы чиккә китереп
җиткердегез. Син үзең дә таптана башладың. Бер киерелеп, иркен сулыш алып, язып
күрсәт әле. Шул чорга җиттең бит инде. Иптәшләр, дешёвка яза-яза, поэзиядә магия,
таинственность бетте. Укучы халык дөрес алмый шигырь китапларын. Андагы
«авылым таңнары», каеннары, чишмәсе, бәрәңге буразнасы, авылым «иртәсе, киче,
төне», шигырьдән-шигырьгә, юлдан-юлга, шагыйрьдән-шагыйрьгә күчеп, тәмам гарык
итте, изжога бирде. Ул хезмәт тематикасы, Әптеринең нефть чыгаруы, Гаптеринең
КамАЗ ясавы кемгә хаҗәт? Үзе дә күреп тора ул аны. Шул ук Әптери авылга килеп
керү белән чыбыркысын торып шартлатып җибәрә, мин сиңа әйтим. Ләкин ул аны
качкалак сыерларның котын алу өчен шартлатмый. Ә сез шулай дип язасыз, барыгыз.
Ә поэзиянең сере менә кайда. Әптери чыбыркысын күрше кызы Мәчтүрәнең йөрәген
яндыру өчен шартлата. Мәчтүрә дә, шундук чиләк-көянтәсен алып, көтүгә каршы
чыга. Су кирәккә түгел бер дә. Әптеринең йөрәген яндыру өчен бөгелә-сыгыла китә
ул суга. Ә менә шушы таинственность юк поэзиябездә. Информация чүп-чары. Шуны
шакмакка такмак итеп бирү.
Сез, агайлар, поэзия йөген тулысы белән җилкәгезгә салырга уйлыйсызмы, әллә
Сабан туе юртагы булып уйнаклап кына да гомер узар дисезме, мөхтәрәм дустым?
Что? Где? Когда? Почему? Вакыт тапсаң, хат яз. Сәяхәтнамәң матур, китабыңда
чыгар, иркенрәк ит. Укыгач, күп нәрсәләрне сораштырасы килә. Габдрахман агайның
фикере ничек?
Син аның белән бер киерелеп дөнья хәлләре турында иркенләп сөйләшеп
утырасыңмы соң? Ә кирәк! Акылны аннан ал син, үзеңне генә акыллыга санама. И-и,
әти исән булсамы! Дөрес, без аның белән бик гәпләшә идек. Үлгәч, бик сагындыра.
Үзем әз-мәз этләшәм. 50гә чыктык бит, брат. Тәк ышту, исән булсам, юбилейга
рәхимҗан бул!
Күп сәлам белән, Альберт Әл-Хәсәни Әл-Дөбъязый, Әл-Биектауский.
Син, канса канис, авылга бер Чёрный Волга белән кайтып төшеп, күр әле
Габдрахман абзыйның күңелен исән чакта. Волгасы инде, акчага күчерсәң, 30-40 сум
торадыр. Аны Казанда чат саен табып буладыр. Биш йөз торсын, эш андамыни, андый
гына акчаны тапмаган егетләрмени без, дустым!

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев