Зәйнәп Хәйруллинаның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Хөрмәтле Равил! 1. Әле генә телефоннан хәбәр иттеләр: Сез телевидение өчен «Сәйдәшев» фильмы сценариен язгансыз икән. Яхшы эш. Мине музыкаль өлеше бик кызыксындыра. Халыкка билгеле булмаган 9 җыр табылды бит.
24 сентябрь, 1980 ел.
Хөрмәтле Равил!
1. Әле генә телефоннан хәбәр иттеләр: Сез телевидение өчен «Сәйдәшев» фильмы
сценариен язгансыз икән. Яхшы эш. Мине музыкаль өлеше бик кызыксындыра.
Халыкка билгеле булмаган 9 җыр табылды бит. Аларны яңа фильмга кертәсе иде.
Яшь җырчы Руслан Дәминев башкаруында 2 җыр керсә, фильмыгызның отышлырак
яңгыравы ихтимал бит? Уйлап карагыз әле.
2. 14/V поэманы укыганнан соң төшкән фоторәсемне күрәсем һәм үземдә
булдырасым килә.
Ихтирам белән, Зәйнәп.
* * *
9 ноябрь, 1987 ел.
Хәерле көн, Равил!
12 ноябрьдән безнең Композиторлар союзы чираттагы пленумын башлап
җибәрә. Аның беренче концерты арабыздан киткән өлкән композиторлар истәлегенә
багышлана. Вакытыгыз, мөмкинлегегез булса, шул концертка килсәгез иде. Тагын
бер кабат С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, А.Ключарёв белән
очрашыр идегез. Программаны алып бару миңа тапшырылды. Мин хәзер сәхнәгә
чыкмыйм инде. Әмма бу концерттан баш тартмадым.
Концерт 12 ноябрьдә Офицерлар залында була. 19 сәгатьтә башлана. Концертта,
нигездә, яшь җырчылар, яшь музыкантлар катнаша.
Билетлар, чакыру Сезнең өчен Язучылар Союзында булыр.
Ихтирам белән, Зәйнәп Хәйруллина.
* * *
Хөрмәтле Равил!
1. «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкаләгез миндә бик күп уйлар
кузгатты. Артист И.Әхмәтҗанов турында уңай фикерләр әйтелеп кенә чикләнми
ул мәкалә. Нәфис сүз өлкәсендә танылган сәнгать эшлеклеләренең узганнары да,
бүгенгеләре дә искә алынган. Киң карашлы мәкалә. Бездә әле чынлап торып беркемнең
дә (дөресрәге, бер иҗат оешмасының да) «театр одного актёра»ны булдыру, аның
киләчәге турында уйлаганы юк. Хатын-кызлардан чын мәгънәсендә нәфис сүз
осталарының булмавы да йөрәкне әрнетә. Мин радиокомитетта художество җитәкчесе
булып эшләгән елларда, радиога дикторлыкка Әминә Сафиуллина, Камал Саттарова,
Айрат Арслановның киләчәктә сәхнәгә чыгуларына – нәфис сүз осталары булуларына
исәп тоткан идем. Минем кушуым буенча Әминә берничә тапкыр Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ыннан өзекләр белән концертларда катнашкан иде. Андый
эшләр «кушу» буенча гына хәл ителмиләр шул. Көчле ашкыну, тырышлык, иҗади
хыял кирәк. Эстрадада нәфис сүз турында матбугатта нык итеп сөйләшү кирәктер.
Шуны Сез башлап җибәрсәгез иде. Ә бу мәкалә өчен Сезгә рәхмәт.
2. 1990 ел якынлашып килә. Салих Сәйдәшевнең тууына 90 ел тулганда, сүз
юк, Сез дәшми калмассыз. Әгәр соңга калмаган булсам, Сезгә тәкъдимем бар
иде. Композиторның чын мәхәббәте һәм аның хакында Салих Сәйдәшевнең миңа
сөйләгәннәре. Аны, минемчә, һичкем белми. Шуны Сезгә сөйлисем килә.
Бу көннәрдә мин больницада. Мине дәвалаучы врачымның әйтүенә караганда,
мин монда 31 январьга кадәр булырмын, ахры. Өмет көчле. Февральдә өйдә эшләргә
ният зур. Вакытыгыз булса, Салих абый турында сөйләшүне кирәксенсәгез, больница
адресы: ул. Чехова, 1а, Респуб. больница. № 2. 6 этаж. телефон 37-81-13. Шәфкать
туташлары шәфкатьлеләр – телефонга дәшәрләр.
Айрат Арслановтан Сезгә кайнар сәлам. Сезнең мәкалә буенча бер кичне озак кына
сөйләшеп утырдык. Дулкынланулар да, борчылулар да булды. Ул да больницада ята бит.
Сезгә тирән ихтирам белән,
Зәйнәп Хәйруллина.
Минем өй телефоны 32-34-40.
Адрес: Театральная, 13, кв. 40 (Без Сибгат Хәким белән бер йортта).
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев