Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)

Беркем белән дә бүлешергә теләми икән бит ул Закирны, хәтта дуслары белән дә. Тик күңелен тибрәндереп торган җылы хисләр дә кызга тынгылык бирми иде, чөнки Закирны читкә этәрү белән кире тартып китерү теләге бергә кушылды, һәм Зәринәне ике ут арасында калдырды. Ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Бәлки, кыз чебеннән фил ясыйдыр, тик көнләшүдән бәргәләнгән йөрәген берничек тә тынычландыра алмый. Шуның белән үзен генә түгел, башка берәүне дә газап ялкынына төрә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Алдан сөйләшенгәнчә, театр ишеге төбендә очрашкач, Зәринә җиңел
генә Закирны култыклап алды. Бергәләп эчкә үткәндә, тирә-юньдәгеләр
аларга сокланып карап калдылар. Ләкин спектакль беткәч, көзге кичтә
буран күтәрелде диярсең. Зәринә белән очрашудан соң, дуслары янына
килеп җитәрмен дип сүз биргән икән Закир. Бу хәбәрне ишеткәч тә,
кыз дөрләп кабынып китте. Шуңа күрә ул, Закирның нидер аңлатырга
тырышканын да тыңлап тормыйча, тукталышта очраган беренче такси
эченә кереп чумды да тулай торакка кайтып китте.
Беркем белән дә бүлешергә теләми икән бит ул Закирны, хәтта
дуслары белән дә. Тик күңелен тибрәндереп торган җылы хисләр дә кызга
тынгылык бирми иде, чөнки Закирны читкә этәрү белән кире тартып
китерү теләге бергә кушылды, һәм Зәринәне ике ут арасында калдырды.
Ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Бәлки, кыз чебеннән фил ясыйдыр,
тик көнләшүдән бәргәләнгән йөрәген берничек тә тынычландыра алмый.
Шуның белән үзен генә түгел, башка берәүне дә газап ялкынына төрә.
Икенче көнне үзе үк Закирга хат җибәрәчәк йә күрешергә чакырачак ул.
Көннән-көн егет аңа якынрак була бара. Нинди тылсым көченә ия микән
соң ул? Күпме генә уйланса да, Зәринә бу табышмакны чишә алмый.
Үсмер чагында ул, психолог булырга хыялланып, планнар корып йөргән
иде. Таныш булмаган кешенең күңелендә нинди давыллар кубуын төшенү
өчен никадәр сизгер булырга кирәк?! Закирны һич кенә дә аңлап бетергәне
юк бит әле аның.

***
Ноябрь, 2014.
– Без бит сине алдан ук кисәтеп куйдык! Ул укытучы белән бәхәскә
керәсе булма, югыйсә имтихан вакытында болай да какшаган нервыларыңны
әле ничек кенә тотып селкер дидек.
Ишекне бәреп кергән һәм үз почмагына очып кунган Зәринәнең
иренен турсайтып утыруын күргән иптәш кызлары ни көләргә, ни еларга
белмәделәр. Өлкәнрәк курста укыган студентлар, алдан ук тәҗрибә
уртаклашып, кайсы укытучының нәрсә таләп иткәнен, ни көткәнен,
нәрсәне җене сөймәгәнен сөйләп биргәннәр иде. Бер сүздән, бер ымнан да
дөрләп кабынып китәргә әзер торган Зәринә бу язылмаган кагыйдәләрнең
барысын да онытып җибәргән. Инглиз теле дәресе башлану белән җил-
җил атлап кергән укытучының болай да кәефе юклыгын сизмәгән, ахры.
Әллә кайчан бирелгән өй эшен тикшерергә тотынгач, ул биремдә беркадәр
хаталар булуын әйткән. Укытучы исә моны үзенең бакчасына атылган
таш итеп кабул иткән, ахры, – Зәринәне, ялкаулыкта һәм тәрбиясезлектә
гаепләп, дәрестән куып чыгарган. Дөреслекнең күзенә карарга курыккан
укытучы гына Зәринәне өркетә алмый, әлбәттә. Ләкин таулар артында
булып тоелган сессиянең күз ачып йомганчы килеп җитәчәген бик яхшы
чамалый ул. Кызларның борчулы тавыш белән аны тиргәп маташулары
да күңелгә коткы сала. Әминә, табигате белән шундый булганга күрәдер
инде, гомумән, укытучыга каршы эндәшү дигән нәрсәне кабул итә алмый.
«Мөмкин кадәр тынычрак» дигән девиз белән бар имтиханнарын да бишкә биреп барган яулыклы кызның иңендә тәҗрибә җитәрлек. Читтән бик
ваемсыз булып күренсә дә, һәр адымын алдан уйлап эшли. Җаваплылыгы
белән дә укытучыларның ышанычын яулап алырга өлгергәндер ул. Сара
белән бергә өченче курска кадәр якын дуслар булып кала алган алар. Уйлап
карасаң, тормыштагы кайбер күренешләргә исең китеп гаҗәпләнеп куясың.
Ике капма-каршы кешенең уртак тел табуы һәм хәтта беренче очрашкан
көннән үк якын дуслар булып китүен ничек аңлатырга соң? Плюс һәм
минусның тартылуы белән бәйләргәме моны?
Ә инглиз теле укытучысы, чынлап та, Зәринәгә каныгып, аның теңкәсенә
тиеп бимазалады. Сулыклар турында язылган чыгышын ун мәртәбә
тикшереп, унынчысында да кире кайтарды. Соңгы мәртәбә эшләгәндә күз
яшьләрен көчкә тыеп торган кыз бу бүлеккә укырга керүенә йөз мәртәбә
үкенергә өлгерде. Әгәр дә китапларга, телгә булган мәхәббәтеңне саклап
каласың килә икән, филологиядән ерак торырга кирәк дигән фикергә килде
ул һәм бу уена чынлап ышана башлады. Тик инглиз теле укытучысына
студентның эше түгел, ә йокланмыйча калган төннәре кирәк иде, ахры.
Зәринә, әлбәттә, бирешергә теләмәде. Закирның чит телне яхшы белүе
бу очракта аңа бик булышты. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә,
дәресләр бетүгә үк, күрше паркның шомырт агачы янында көтеп торырга
гадәтләнгән егет янына кыз атлап түгел, иңнәрендәге канатларының
талпынуына түзә алмый очып чыга. Көзнең салкыннары әле ул кадәр
куркыныч булмаса да, тора-бара көннәр суынды, кичкә таба авышкан
вакытлар тәмам караңгыланып калды. Ләкин сәгать укларын аера алмас
халәткә чумган яшьләр өчен бу бөтенләй әһәмиятле түгел иде. Киң сулык
өстенә сузылган ак томанны күзәтер өчен төзелгән агач беседкалар, зур
булмаса да, үзәккә үтәрдәй булып искән җилләрдән аралар өчен менә дигән
урын иде. Кечкенә өстәлгә сузып салган китаплар дөньясында кайнаган
арада вакытның үткәне сизелми дә иде. Ләкин илһамландыручысы һәм
ярдәм итәргә теләк белдерүчесе булганда, Зәринә күзгә күренеп үсте һәм
укытучысы белән дә уртак тел таба алды.
Соңгы арада үзара дуслашып алган егет-кызлар компаниясен яшьләр
җыелган җирдә таный да башладылар. Кунакка килгән егетләрне кызлар
ачык йөз белән каршы алалар. Шактый үзсүзле һәм бик өлгер Сара кай
арададыр үзе кебек үк тынгысыз Илһамны үз итәргә өлгергән. Укытучы
турында башланган әңгәмә бу юлы да шул якка таба борылыш алды.
– Илһам әйтә, уку йортыгызда бик белемле профессорлар җыелган.
Сезне дә үзләренең рәтенә алырга тырышып йөриләр, ди…
Сараның сүзләреннән кызлар көлеп җибәрделәр. Әминә дәрестән соң
сумкасын бушатып яткан җиреннән бүлмәдәшенә күтәрелеп карады:
– Монда безгә сөйләү генә җитмәгән, Илһамның да колак итен ашап
бетердеңмени?
– Укытучыларны яратып бит мин! – дип сузды Сара һәм, нәрсәнедер
кисәк исенә төшереп, кызларга эндәште: – Илһамнан алып торган Данте
китабын кичә үзләренә кире керткәндә, алардан Язгөл чыгып килә иде.
Ну, малай, шундый итеп карады миңа, «нишләп йөрүең» диде бугай. Үзе
нәрсә югалткандыр аларда… Узган юлы кунакка кереп чыкканда да баскыч
борылышында очрады ул, шул арада Илһам таныштырып өлгерде…

– Ай-яй, бигрәк саран инде үзең! Егетләрне бүлешәсең килми, ахрысы? –
Укытучысы турында онытып өлгергән Зәринә дустына карап елмайды.
Үзенә каршы килүләрен өнәп бетермәгән Сара һөҗүмгә күчте:
– Юк, кызлар! Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен сөйлим. Староста булдым
дигәч тә, алай борынны күтәрергә ярамый бит инде. Үтеп киткәндә, сәламне
дә алмый. Кем булган шулкадәр?
Артык кызып киткән Сараны кызлар тынычландырырга ашыктылар.
Ләкин бу сүзләрдән соң Зәринәнең күңеленә корт керде һәм бөтен
тынычлыгын алды.
Ә Язгөл дигәннәре бергә уйнап үскән һәм әле соңгы җәйдә генә күрешкән
танышы булып чыкты. Закир яшәгән тулай торак ишек төбендә очраштылар
алар һәм бик якын дуслар шикелле күрештеләр.
Зәринәне Закир белән бергәч күргәч, башта аптырап калды ул, соңыннан,
гаҗәпләнүен яшерергә тырышып, шаяртып эндәште:
– Менә сиңа авылдашлар! Кайчан дуслашып өлгердегез әле?
Язгөл, Зәринәнең оялып кына елмаюын күргәч, барысын да аңлап алды
һәм, «тагын бер күрешергә сүз биреп», хушлашып китеп барды.

***
Шулай берсендә, дәресләрдән соң арып бүлмәсенә кайтып керсә,
ни күрсен: Әминә, беркайчан булмаганча, ачуыннан бүртенеп, Сарага
зарланып утыра. Эшнең нидә икәнлеген пальтосын салган арада аңларга
тырышса да, Зәринә буталды гына. «Йә, ни булды соң?» – дип сорагач,
Әминә, ясалган чәен читкә этеп, яңадан сөйләргә кереште:
– Бүген яшьләр үзәгендә шигъри кичә – фатирник булды. Барам дип, әллә
кайчан ук билет алып куйган идем. Укудан соң өйгә кайтмыйча, үзәктәге бер
кафега кереп утырдым да Тургеневны укый башладым. Шунда бер егет килде
дә: «Сезнең янга утырырга ярыймы?» – дип сорады. Юк дип әйтмәдем инде,
«ярый» дигән төсле ым кактым да кире китабыма чумдым. Ярар, фатирник
башланырга озак калмаган иде инде, әйберләремне җыйдым да әкрен генә
өске урамга менеп киттем. Чара башланганчы китаплар бүлмәсендә йөргәндә,
күз чите белән генә күрәм: берәү миңа таба атлап килә. Күтәрелеп карасам,
кафеда янга килеп эндәшкән егет каршымда басып тора. «Без бит яңарак
кына сезнең белән очрашкан идек», – дигән була үзе. Каушаудан, авыз эчендә
ботка пешереп: «Белмим», – дидем дә эчке бүлмәгә кереп утырдым. Бәйрәм
башланырга озак калмаган иде инде. Карыйм: теге егет бүлмәгә килеп керде
дә туп-туры минем янәшәдәге урындыкка килеп утырды. Вәйт ябышты бит
тигәнәк шикелле, мин сиңа әйтим! Чара башлангач, колакка пышылдаган
була тагын: «Сезнең белән танышырга ярыймы?» – ди, ачу китереп.
Әминәнең ялкынланып сөйләгәнен тыңлап торган кызлар бер-берсенә
карап елмаештылар.
– Ни дип әйттең соң? – дип сорады Зәринә, кызыксынуын җиңә алмый.
– Соңыннан сөйләшербез дидем.
Монысында инде кызлар түзә алмадылар, пырхылдап көлеп җибәрделәр.
– Сөйләштегезме соң?
– Нинди сөйләшү, ди?! Бәйрәм беткәч, арттан калмавына ачуым чыкты.
Моның икенче якка борылганын көтеп кенә тордым да, пальтомны алып, урамга атылдым һәм тукталышка кадәр йөгердем. Анысы – бер хәл.
Сулыш кысылып, бүлмәгә чак кайтып кердем дә, исән-имин котылуыма
сөенеп, яшел чәй ясадым һәм телефонны ачтым. Ә анда берәүдән хат
килгән. Фотоларын карасам, шул егет! Котым очты! «Киткәнегезне күрми
калганмын. Берәр көнне очрашыйк» дигән.
Аптырашта калган бүлмәдәшләре дә берни әйтә алмадылар. Соңыннан
гына Сара:
– Алдан ук сине белгәндер ул. Сине күзләп, эзләреңә басып йөргәндер, –
дигән фикер белән төгәлләп куйды.
Куркуга калган Әминә мондый очрашулардан уттан качкан шикелле кача
иде. Бу юлы да тынычлану өчен аңа шактый вакыт кирәк булды.
Гомумән, бер-берсеннән яшерер серләре юк иде кызларның.
Сараның Илһам белән якынаеп китүен сизгән бүлмәдәшләре әллә ни
гаҗәпләнмәделәр дә. «Икегез дә бер планетадан шикелле, бертөрле
уйлыйсыз, бертөрле фикер йөртәсез», – диде Зәринә алар турында.
Әйе, Сара белән Илһам үзләренең якынаеп китүләрен абайларга
да өлгермәделәр. Кунакка йөрешеп, гитарникларга барып, уртак
кызыксынулары барлыгы ачыклангач, шундук бер-берсенә тартылдылар.
Әминә белән Ирек, холыклары белән бертөрлерәк булганга күрә, яхшы
гына дуслашып китәрләр дип уйласалар да, алай булмады. Һәр сүзен
үлчәп әйтергә өйрәнгән егет Әминәнең тормыш принципларын җимерергә
җөрьәт итмәде. Шулай да күңеленә кереп утырган кыз турындагы
уйлардан котылу алай ук ансат булып чыкмады. Илһамның: «Авызыңны
ачып йөрмә, өлгеррәк берәрсе башын әйләндергәнен сизми дә калырсың
менә», – диюен Ирек еш ишетеп тора, ләкин Интернетта булсынмы,
күрешкәч булсынмы, сүз катып караса да, Әминәнең салкынлыгына
юлыга иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев