ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повесть)
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы да ничек матур башланган иде бит…
Июнь, 2019.
Алар кабат очраштылар. Ишек ачылган саен тылсымлы тавыш чыгарган
асылмалы ташлар, шәһәрнең ашыктыргыч кызу агымыннан соң күңелне
тынычландыра торган җылы саргылт ут – шундый мохиттә булды күрешү.
Элегрәк, сукмаклар аерылганчы, еш йөрелгән шәһәр читендәге гади бер
кафе иде ул. Закир олы юлга карап торган түр өстәл артына чумды. Май
ае булганга күрә, шарфлар күптән чишелгән, пиджакларның эре сәдәфләре
ычкындырылган. Язның килеп җитүен искәрткәндәй, кичке урам һавасына
таралган шомырт чәчкәсе исе күңелгә үк сеңәргә өлгергән иде. Соңгы
арада кәефсез йөргән Закир, күңелен тынычландыруга ук булмаса да,
киеренкелеген йомшартуга өметләнеп, яшел чәй китертте. Кулы белән
кайнар чынаякка үрелүе булды, йөрәккә үтеп кереп, бәгырьнең иң нечкә
кылларын да югары ноталарда уйнатырга сәләтле таныш тавыш колакка
чалынды. Чайпалып киткән кайнар чәйгә кагылыр-кагылмас, кул һавада
эленеп калды. Закир, дөрес ишеттемме дигәндәй, башын күтәрде. Юк,
ул ялгышмаган иде. Ничә айлар буе көткән тансык тавышны меңнәр
арасыннан да танып алыр иде Закир. Көннәр белән түгел, «май, июнь, июль»
дип, ай исемнәре белән генә саналган шыксыз, бер үк төрле көннәрдән
соң очрашудан өметен тәмам өзгән иде бит ул. Киләчәктәге күрешү
искиткеч дәрәҗәдә дулкынландыргыч булыр кебек иде. Ә ул очрашу гади
генә булырга мөмкин икән. Йөрәк тибеше ешаеп, сулышы кысылып алды
Закирның. Аның фикеренчә, бердәнбер кешесен кул сузымы ераклыгында
күрү пыскып янган мәхәббәткә ялкын өстәгән кебек тәэсир итәргә тиеш
иде. Юк, алай булмады. Хисләр актарылып хәрәкәткә килделәр дә күңелне
ачы сызландырып торуларын дәвам иттеләр.
Ә ул нәкъ элеккечә икән. Төшләргә кереп йөдәткәнчә битараф карашлы
түгел, ә җете зәңгәрлеге җуелмаган шундый ук мөлаем икән. Кайчандыр
үзенә гашыйк иттергән озын кара толымы да шул ук. Күзенә төшкән
чәчләрен бармак очлары белән генә колак артына кыстырып куюы да һаман
элеккечә сиздерми генә, җай белән башкарыла. Менә ул янәшәдә утырган
дус кызларына җанланып нидер сөйләвен дәвам итте. Үзгәрмәгән, димәк.
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган
вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде.
Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын
йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы
да ничек матур башланган иде бит…
Уйлап карасаң, кемдер шахмат тактасы өстендә тормыш дигән уен
алып бара кебек… Танышу ничек килеп чыкты соң әле? Зәринәнең 11 нче
сыйныфны тәмамлап, керсез хыяллары белән янып, каршында калкып
чыккан киртәләр белән көрәшеп йөргән чагы иде.
***
Июнь, 2014.
– Экономистка барасың килмиме? Ярый, авылга кайтып, әбиең янында
башыңны җилләтеп килерсең. Җәй озын.
– Әти!
– Әтисе…
Берьюлы әйтелгән сүзләрнең дәвамы тышка ыргылып чыкмады,
көтелмәгән карардан эчкә йотылып калды.
Зәринә, үзенең тормышын үзе теләгәнчә төзергә омтылып та, әтисенең
ук булып атылган сүзләреннән көчсезләнеп калды.
Математика фәнендә пунктлар арасындагы ераклыкны үлчиләр.
Географиядә – материклар, астрономиядә – планеталар арасын.
Миллиардлаган чакрымнарга сузылган ераклык та берни түгел икән ул.
Бер-береңне аңламаудан килеп чыккан киеренкелектән соң ике галәмгә
бикләнгән күңелләрнең арасын берничек тә якынайтып булмый.
– Әтисе, әйдә, барысын да тыныч кына хәл итик. Болай бәхәсләшүнең
файдасы булмас.
Күзләре яшьләнергә өлгергән әни кешенең үз сүзен әйтергә тырышуы
җавапсыз калды.
– Ул уку йортыгызга да, авылыгызга да бармыйм, – диде Зәринә, чак-
чак елап җибәрүдән үзен тыеп.
Мәсьәлә хәл ителде дигәндәй, нык адымнар белән ишеккә юнәлгән әти
кеше, артка борылып, кыска гына җөмлә ташлады:
– Бармыйсың, ә кайтасың! Авылга…
***
Үзеннән дә зуррак ике чемодан җитәкләгән Зәринә тузанлы олы юлдан
яшел чирәмле сукмакка төште. Чыгарылыш кичәсенә дип алынган үкчәле
туфлиләре җиргә батып, аздан гына егылып китмәде. Аяк киеменең бер
гаебе дә юк иде, күз яшьләре әле дә кибәргә өлгермәгән кыз үзенең ачуына
абынды кебек.
– Нинди көнгә төштем! Дүрт сәгать автобуста бар инде!.. Кайнар мичтә
кыздырылган төсле… Әле кая барам диген?! Авылга! Классташлар Кара
диңгезгә очканда… Юл уртасында ук төшеп каласы иде…
Көннең кызуына чыдый алмый, тыгызлап тутырган чемоданын ачып,
ап-ак эшләпәсен тартып чыгарган арада якында гына тәмле үлән утлап
йөргән бозауның якынаюын кыз сизми дә калды. Асфальттан җилдергән
җиңел машиналарның тавышы авылның серле тынлыгын тоемларга ирек
бирми иде әле. Кояшны күреп өлгермәгән балтырларына бозауның салкын,
юеш борыны тиеп киткәч кенә, Зәринә ачы тавышы белән чырылдап
читкә тайпылды. Мондый «сәламләү»не көтмәгән яшь бозау да, ни артка,
ни алга китәргә белмичә, бер мәлгә аптырап калды. Тәбәнәк булып үсеп
утырган кычытканлыкка очып кергән шәһәр кызы чәчрәп елап җибәрде.
Курку, гарьләнү – барысы бергә кушылды да Зәринәнең күңелендә нәфрәт
уятты. Бу хис моңарчы да баш төртергә тырышып, берникадәр бимазалап
ала иде. Бигрәк тә юктан да кызып китәргә торган әтисе белән маңгайлар
бәрелешкәндә. Бәхәстә икәвеңнең берсе дәшми кала белсә, ялкынланып
яна башлаган утка салкын су сипкән кебек була. Бәхәсне ызгыш-талашка
әйләндереп, ике як та учакка утын ташлаган кебек хәтәр сүзләр әйтүдән
тартынмаса – бу очракта хәлләр катлаулана. Зәринә белән әтисе өйдә янгын
куптарганда, әни кешенең сүзләре генә кызу утны сүндерә алмый иде шул.
Бәхәс – талашка, пыскып янган учак – кара көлгә, Зәринәнең пакь хыяллары
караңгы төнгә, билгесезлеккә әверелә иде.
Бу юлы да шулай булды. Үзенең кая укырга керәсен, киләчәктә кем
буласын ачык кына күз алдына китермәгән Зәринә өчен барысын да әтисе
хәл итеп куйды. Карары кыска һәм төгәл иде. Ләкин үз хыялларына кереп
чумган кызның уйлары саннар өлкәсеннән бик еракта очуын әти кеше
аңларга түгел, ишетергә дә теләмәде. Зәринә теше-тырнагы белән карышып
маташты, «авылга кайтасың» дигәненә дә кискен җавап кайтарды. Бу
көрәштә берәүнең дә баш бирмәячәген аңлаудан гаҗиз булган әнисенең
кызарган күзләрен күргәч кенә, башка юлны сайларга кирәк дип уйлады.
Җиңдем дип ышансын әле әтисе. Беразга гына…
Кычытканлыкка, әтисенә, авылга уянган ачуыннан Зәринә сикереп кенә
торды да шул ук урында таптанган бозауны үчекли-үчекли:
– Мине болай гына куркыта алмассыз! Авылда, димәк. Җәй буе. Һи,
рәхәтләнеп! Карарбыз әле, кем кемне җиңәр икән, әти! Син бит бер нәрсәне
онытасың: син үҗәт, ләкин мин, синең кызың, үзеңнән дә үҗәтрәк!..
Үз-үзе белән сөйләшеп басып торган кызга бозау битараф караш
ташлады да, рәт булып тезелеп киткән авыл өйләренә таба борылып, сузып
кына мөгрәп алды. Шәһәр кызын каршы алыгыз диюе булды бугай.
***
Зәринәнең әбисенә кунакка кечкенә чагында кайтканы бар иде, менә
хәзер кабат ишегалдындагы атынгычта тибрәлеп утыра. Соңгы тапкыр бу
якларга аяк басканына ун еллап вакыт үткәндер. Кайтырга мөмкинлек бар
иде, әлбәттә. Ләкин әти-әнисе: «Кызым, озакка түгел бит, әйдә», – дигәндә
дә Зәринә борынын гына җыерды. «Авыл – үткән гасыр калдыгы. Яңгыр
яуса, юлларына керерлек түгел. Бар белгәннәре – мал-туар. Бәләкәй чакта кайтарып ташлый идегез бит инде. Нәрсә күрмәгән мин анда?» кебек гадәти
җавап һәрвакыт әзер иде.
Авыл белән кабат очрашу болай булыр дип һич уйламаган иде Зәринә.
Кичә иртән генә кайтты бит югыйсә, аннан соң инде әллә никадәр вакыт
узган кебек булды. Әллә һава шулай тәэсир итә, әллә тормыш, чынлап та,
тизлеген акрынайтты – шәһәрдә, читлектәге тиен кебек әйләнгән вакытта,
сәгатьләр бармак арасыннан агып югалган ком кебек кенә тоела иде. Ә
мондагы һәр мизгелнең тәмен тоярга өлгереп була. Һәр минут үз иркеңдә.
Унбиш минутлык юлны энә төртерлек тә урын булмаган автобуста бер
сәгать барасы түгел. Авылдагы мәктәпләре дә кул сузымында гына.
Укучыларга ай-яй рәхәт икән дип уйланды кыз, алмагачлар арасыннан
күренеп торган ике катлы бинага карап.
– Кызым, кер инде. Салкын төшә бит. Өстеңә дә кимәгәнсең, ичмасам.
Ишектән күренгән кечкенә гәүдәле әбисенә Зәринә каш астыннан сөзеп
карады:
– Не маленькая бит инде, әби. Үзем беләм кайчан салкын икәнен.
Оныгының, русчалатып әйткән сүзләренә өстәп, «әби» диюе Хәдичәне
сискәндереп җибәрде. Һавага таралган кичке җәйне күкрәк тутырып сулау
да ярдәм итмәде – яше җитмештән узып барган гади авыл карчыгы ишек
яңагына сөялде. «Шәһәрдән үсеп кайткан онык» белән беренче мәртәбә
очрашуы иде бит.
– Атынгыч күтәрә икән әле үзеңне… Кайтмавыңа шактый гомер узды
бит…
Зәринәнең битараф кыяфәттә җиргә төбәлеп утыра бирүен күргәч,
Халидә, аягына резин галошларын элеп, абзарга юнәлде. Куркыныч
фильмнардагы кебек, үз эченә йотарга әзер булган караңгы ишегенә кереп
югалганнан соң, озак та үтми, кире башын тыгып, Зәринәгә эндәште:
– Кызым, кил әле монда…
Мәҗбүри генә торып, абзарга кергәннән соң, Зәринәнең күзләре
караңгыга ияләшә алмый торды. Кайда нәрсә барлыгын чамалап өлгергәнче,
әбисенең җитез хәрәкәтләр белән баскыч буйлап өскә үрмәләвен кыз
шаккатып карап торды. Каян килгән шундый җитезлек! Физкультура
дәресендә шулай каядыр биеккә менәргә кирәк дисәләр, ярты сыйныф та
тездән югары күтәрелмәс иде. Унҗиде-унсигез яшьлекләрне тыңлатырсың,
әйе, менгерерсең хәзер…
– Әйдә, әйдә, курыкма. Шәһәр кызы дигәч тә… Биш-алты яшеңдә
төшми дә идең син моннан.
«Төшми дә идең» дигән чакларны Зәринә бөтенләй хәтерләми, әлбәттә.
Ләкин хәзер, чебен күргәч тә чер иткән кебек, багана кебек басып торуы
кыз өчен бик оят иде. Ныклыгы шикләндергән агач баскыч буйлап өскә
күтәрелгән саен, Зәринә ят, ләкин шулкадәр якын исне, аннары хисне
тоемлады. Еллар тузаны сеңгән идәнгә узган елгы печән түшәлгән иде.
Түбәсенә кадәр печән өелгән уң почмак исә кинәт кенә яктырып китте.
Зәринә ничек күрмәгәндер – әбисе кечкенә фонарь да тотып менгән икән.
Тонык утның абзар түбәсен бөтен килеш яктыртырга көче җитмәсә дә,
почмакка поскан кара төстәге песине генә күрергә мөмкин иде. Бөгәрләнеп
яткан песи янында тырпаеп торган кечкенә колаклар исә әллә салкыннан, әллә куркудан дерелдәп куялар иде. Мондый күренешкә беренче мәртәбә
тап булган Зәринә телсез калды. Күңеленә әйтеп бетергесез наз тулды,
йөгереп барып, шул песи балаларын кулга аласы һәм аларның йомшаклыгын
күңелгә сеңдерерлек итеп бер кочаклыйсы килде. Әбисе оныгына күз салды
да уйларын укыган кебек әйтеп куйды:
– Якын китерми әле ул. Балалары бераз үсә төшсә, тынычланыр.
Кулыңны суза күрмә берүк, тырнап алыр…
Шәһәр песиләренең матур киенеп, кәттә генә урамнан атлап баруларына
күнеккән Зәринә чын күңеленнән песи балаларын кызганды:
– Әбекәй, өшиләрдер бит алар, бәлки, өсләренә берәр нәрсә ябарга
кирәктер?
– Инәй җылысына изрәп ята алар, тышта җәй бит, балам, чуртым да
булмый аларга, – дип кеткелдәп көлде әбисе.
Ишегалдына төшкәч, алар бакча капкасы янына терәлеп торган агач
эскәмиягә барып утырдылар. Ике-өч минут элек кенә күңеле җылынып
киткән кыз кабат шәһәр баласына әйләнде дә куйды. Әбисенең:
– Синең әтиең ясаган эскәмия бу, атынгычы да әтиең кулыннан. Төсе,
буявы гына кырылып беткән инде. Югыйсә беркемгә кирәк түгел ул,
оныклар үсеп беткән. Хәер, сез бәләкәй чакта да әллә ни кайтмадыгыз
инде. Кай арада үскәнсездер, сизми дә калдык…
– Әбекәй, узган гомерне жәлләп утырмыйк инде, әйдә… – кинәт оныгы
теле белән яңгыраган җавап Хәдичәне сискәндереп, йөрәгенә шырпы кебек
кадалды. Үзенең балалары бәләкәй чакларында болай сөйләшмиләр иде
кебек. Каян килгән мондый мөнәсәбәт? Ата-ана тәрбиясе җитмәгәндер
инде…
Көтмәгәндә генә кулына чемодан тотып, капкадан килеп кергән оныгын
әбисе башта танымый торды. Соңыннан, чебиләрнең җим савытын читкә
куеп, яхшылабрак караганнан соң гына, көтелмәгән кунакның йөзендә үз
улының чалымнарын абайлап алды Хәдичә карчык. Кешегә әйтсәң, беркем
ышанмас, билләһи. Балдан татлы булырга тиешле оныгыңны таныма инде,
йә! Менә хәзер дә ул үзе белгән кара чәчле, алсу битле, кичләрен: «Әбием,
мин кайттым, иртәгә дә чыгармын әле, Кәримгә сүз бирдем бит», – дип
кайтып кергән, киткәндә, күз яшьләре белән әбисенә ябышкан биш яшьлек
кызчыкның янында утыруына ышана алмый. Юк, мондый түгел иде бит
ул… Замананың шулай көлүеме әллә?
– Кызыкаем, имтиханнарың ничек булды соң? – тез-буыннары
йомшарып китүен сиздермичә, алдан әйтелгән сүзләрне ишетмәмешкә
салышып, әбисе кызына җайлы гына эндәшергә омтылып карады. Яше
унсигезгә якынлашып барган зур кеше бит инде ул, бу очракта каты кул
гына ярдәм итә алмас, мөгаен. Киресенчә, эш катлауланыр, чишәсе төен
ныграк төйнәлер кебек.
– Белмим, ярыйсы кебек. Баллар болай яхшы.
– Кая укырга керергә уйлыйсың соң?
Ярага тоз сибәргә мөмкинлек кенә эзләп торалар диярсең. Үзенең
хәленнән бер дә канәгать булмаган, тизрәк шәһәргә, үз өенә кайтырга
теләгән кыз бу очракта ни дип җавап бирергә дә белмәде. Гомумән, укырга
керү вакыйгасы аны чыгырыннан чыгарган иде, шуңа күрә ул әбисенең әйткән һәр сүзеннән кабынып китәргә, уйламый-нитми генә кайнар сүзләр
белән җавап бирергә әзер иде. Аягындагы туфли үкчәсе белән бәбкә үләне
арасыннан җирне тырмап, тыныч кына әйтеп куйды:
– Экономистка барасың ди әти…
Тавышы тигез генә яңгыраса да, әллә кичке салкынның тәнгә үтүеннән,
әллә эчтә үзен белгертергә тырышкан ачуыннан кыз калтыранып куйды.
Әбисе «әти» сүзенең салкын тавыш белән яңгыравыннан ук эшнең нидә
икәнен күңеле белән сизеп алды.
– Ә үзең, кызым? Үзең кая телисең?
– Экономистка түгел.
Тышкы дөнья белән үзе арасына тимер койма торгызган кызның
авызыннан әллә нәрсә тартып чыгарып булмасын аңлап, әбисе ягымлы
гына әйтеп куйды:
– Сиңа дигәне барыбер үзеңә булыр, кызым. Әйдә, өйгә керик. Салкын
төште, алайса. Чәй эчәрбез. Әйдә, әйдә…
«Сиңа дигәне…» Мондый сүзләрдән Зәринә кабынырга гына тора.
Язганы үземә булыр дип кул кушырып утыра торган вакытмы соң?
Теләгәнеңнең күктән ишелеп төшкәнен яки планнарыңның могҗизалы
рәвештә чынга ашканын тын алырга да куркып көтеп утырсаң, яуланасы
тауларның итәгенә дә килеп җитү мөмкин булмас бит. Яшьлек дәрте белән
кайнап торган кызның күңеле шуңа үртәлә. Утырган урынына тамыр
җәйгән кайберәүләр өчен кузгалып китү мең пот көч һәм тәвәккәллек таләп
итсә, Зәринә өчен зур хыялларга алгысыткан омтылышны тезгенләп тору
сабырлык сорый. Шул омтылыш кабат үзен белгертеп, кызның йөрәген
әрнетеп куйды.
Ишектән кереп югалган ике шәүләнең берсе кинәт кенә борылды да
күккә күз салып алганнан соң:
– Болытлап тора әле, яумагае тагын, – дип, ишек төбендә ятып
калган галошы белән бергә кая килеп эләккәннәрен белми басып торган
туфлиләрне дә эләктерде.
– Ат бәяседер әле үзегез…
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев