Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әти кайтып туктар шикелле...

Кар-буранлы кышлы сабый чакны Ник юксына күңел бу көнне? Шул тыкрыктан, дилбегәсен тартып, Әткәй кайтып туктар шикелле…

Кар көртләре өйгә сөялгәннәр,
Тын аладыр шулай, күрәсең.
Карлар ерып, бала чакларыма
Килә тагын кайтып киләсем.
Олтан салган киез итегемне
Кимәс идеммени әле дә?!
Авыл баласының гадилеге
Сеңгән инде безнең бәгырьгә.
Әти җиккән атның арбасына,
Эх, сөялер идем аз гына!
Ул түшәгән саламнарның хәтта
Исләренә кадәр сагынам!

Авылны бит буран бизи генә,
Һәрбер өен төрә шәл белән.
Сукмак кына калган тыкрыгына,
Күрче, әнә, күпме ямь сеңгән!
Каеннанмы, зелпедәнме икән
Себеркесе бүген буранның?
Исәнлеген белеп йөргән кебек
Һәрбер җанга кереп урады.
Ә мин менә карлы тәрәзәдән
Күзәтәмен аны тын гына.
Капка ачык, тик юллары ябык
Минем балачагым ягына.
Кар-буранлы кышлы сабый чакны
Ник юксына күңел бу көнне?
Шул тыкрыктан, дилбегәсен тартып,
Әткәй кайтып туктар шикелле…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев