Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үз–үземне котлау

Син язасың, ә мин сакта торам, Барысы да әйбәт булачак!

Туган көнең белән, Рәниф туган!
Туган инде, нәрсә дисәң дә.
Без икебез ике төрле кеше,
Булсак та бербөтен бу тәндә.
Аптырама, кем соң әле син дип,
Мин – хокуксыз аек акылың.
Мин – дустың да, дошманың да синең,
Аңлашылмый торган асылың.
Мин шикләнеп карыйм барысына,
Ә син моңлы, хисле хыялый.
Мин типкәләп куган күпме коткы
Синең җанга кереп оялый.
Ялкаулык бар, ләкин артык түгел.
Көнчелегең – бары файдага.
Усаллыгың белән кирелегең
Куәт бирә сиңа кайда да.
Ашыгасың, кайчак хәйлә-мәкер
Белмәсәң дә гомер-гомергә.
Барысына түзә беләсең, тик
Өйрәнмәдең көтә белергә.
Сакланмадың сак җаһилләр кебек,
Вакланмадың ваклар янында.
Авызыңны күпме пешерсәң дә,
Өрми каба идең тагын да.
Барысын да беләм, хәтта аңлыйм,
Мин үтәли күрәм эчеңне.
Тыңламыйсың, аннан үкенәсең,
Сызланасың кысып тешеңне.
Каешланган инде моңлы күңел,
Кырысланган холык-фигылең.
Көлке кебек хәзер яшь вакытта
Елый-елый язган шигырең.

Язмышың да, талантың да бардыр,
Аз түгелдер зиһен-белемең.
Күргәннәрең күренмичә генә
Каләмеңә тора эленеп.
Бер сайлаган юлдан, уңга-сулга
Тыпырчынмый гына барасың.
Кем ошатмый, үз чамасын уйлап,
Үз алдына гына карасын.
Туган көнең белән, Рәниф туган!
Барысы да әле алда бит!
Минем кебек беркем белми сине,
Минем кебек беркем аңламый…
Кырын күзләр, җаһил сүзләр аша,
Илаһи моң сиңа юл ача.
Син язасың, ә мин сакта торам,
Барысы да әйбәт булачак!

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев