Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)

Зәринәнең яшьле күзләрен күрмәс өчен, шомырт агачы яныннан урап килгән егетнең кулында чәчәк тәлгәше бар иде. Кызның җылы җилдән тузгыган толымына шул тәлгәшне кадап куйгач, Закир күңеленә язның үтеп керүен сизде: – Чәчләреңдә шомырт исе хәзер… – Мәхәббәт исе, – дип төзәтте кыз. Шомырт чәчәкләре бу хушлашуның бердәнбер шаһитлары булып калдылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Гыйнвар, 2015.
Кышның салкыннары үзәккә үтеп, бар дөнья аклыкка күмелгән мәлдә
студентлар аерым тормыш белән яши башлады. Чит илгә китәр вакыты
язга гына туры килсә дә, Закир күңеленең никтер борчылып тыпырчынуын
сизде. Ләкин таралып йөрергә артык вакыт юк: сессия бер аны гына түгел,
бар студент халкын үзенә бөтереп алды. Беренче имтихан «матанализ»
фәненнән булып, студентларның һәрберсен тир түгәргә мәҗбүр итте.
Шактый өлкән яшьтәге профессор, агач таягын үзеннән калдырмый, бер
генә минутка да соңга калмый, дәрескә вакытында керә иде. Кергәч тә
лекцияне сөйли башламый, аудиториядә хөкем сөргән авыр тынычлыкны
җимереп, төркемдәге укучыларны барларга тотына иде. Очлы каләме белән
алфавитның башыннан ахырына кадәр төшкәнче, студентлар, өйдә эшләнеп
килергә тиеш булган аерым бер биремнәрне үзара бүлешеп, җавапларны
чагыштырырга өлгерделәр. Ләкин профессорның маңгай сырларына кереп
чумган кырыслыгы дәреснең азагына кадәр киеренке халәттә тота иде.
Башка укытучылар: «Яхшылап әзерләнә торыгыз», – дип, билетларны алдан
ук биреп куйсалар да, укучылар өчен иң авырлардан саналган матанализдан
андый бәхет тәтемәде. Төркемдәшләренең һәрберсе, Язгөл янына килеп:
«Профессордан билетларны сорап алырга кирәк», – дип күпме ялынсалар
да, староста кыз укытучы артыннан калмый шактый вакыт туфли туздырып
йөрсә дә, саннар белән чуарланган имтихан билетлары аларның кулына
килеп эләгә алмады. Стипендиядән колак кагарга курыккан студентлар ни
кылырга белми йөргәндә, Нариман бик гаҗәп һәм кызыклы фикер тәкъдим
итте:
– Бездән алда параллель төркем имтихан бирәчәк бит. Аларның
имтиханнары тәрәзәсез иске аудиториядә булырга тиеш, – диделәр. – Ул
бүлмәдә, хәтерләсәгез, түшәм өлешендә кечкенә ишек бар. Җиңелрәк
кызларны шпион итеп шунда менгереп җибәрәбез дә соңыннан, икенче
көнне, билет биремнәрен белеп, имтиханга керәбез.
Андый идея һәр биремне төгәл үтәп, һәр лекцияне сүзен-сүзгә ятларга
гадәтләнгән егет авызыннан чыккач, төркемдәшләре ду килеп нидер
сөйләшкән җирдән кисәк кенә туктап калдылар. Закир бер Нариманга, бер
иптәшләренә карады да барысының да йөзе җитдиләнүен күреп шаккатты.
Озак уйлап баш ватмадылар, егетләр төркемдәге иң җиңел кызларны
амбразурага ташладылар да, ишек төбендә әрле-бирле йөренеп, имтиханның
тәмамлануын сабырсызланып көтә башладылар. Профессор, аудиториягә
кереп киткәнче, коридорда таптанып торган студентларны күреп, бик
шикле караш белән аларны көйдереп алды алуын, тик артка юл юк иде
инде. Шулай да барысы да алдан уйлаганча җиңел булмады. Ник дигәндә,
имтихан бирүчеләр, маңгай тирләрен сөртә-сөртә, берәм-берәм чыгып
беттеләр, ә профессор юк та юк. Дулкынланудан галстукларын чишеп,
коридорның эчке почмакларына сибелгән егетләр борчыла ук башладылар.
Әллә, безнең кызларны тотып, кызган көйгә хәзер үк имтихан алырга
булды микән дип уйлады алар. Чынлыкта исә болай булган: чишелгән
билет-җавапларны аудиториядә үк тикшерергә хәл иткән профессор бик
арыган, шуның белән бу процесс кичкә кадәр сузылган. Тынчу урында көч-хәл белән түзеп яткан кызлар соңыннан – укытучы чыгып киткәч кенә
төшә алдылар. Маңгай-яңакларына береккән чәч толымнарын төзәтә-төзәтә
куеннарыннан бер кочак дәфтәр китереп салганда, күзләре ут кебек яна
иде аларның. Күпме газаплар белән булса да, билетларны язып алдылар
бит! Төрле җыентыклардан ул биремнәрнең җавапларын табып, уч төбенә
сыеп бетәрлек кечкенә кәгазь кисәкләрен шпаргалка итеп ясаганчы, әле
тагын шактый вакыт үтеп китте, аның каравы, соңгы атнада борчулардан
хәлсезләнгән нерв күзәнәкләре тынычланып калды.
Закир язылмаган, ләкин күптән кабул ителгән канун буенча иң
беренчеләрдән булып имтихан бирергә керде. Дәфтәр-каләмен беренче
парта өстенә илтеп куйды да, күзлеген сөртә-сөртә, үзен күзәткән профессор
янына килде. Киң, агач өстәлгә җәеп салынган бер өем билет арасыннан
артык сайланып тормый гына берсен тартып чыгарды һәм, биремгә күз
салгач, тораташ катып калды. Менә сиңа мә! Кичә «урланган» билетларның
берсендә дә андый темага кагылышлы бирем юк иде бит. Димәк, сораулар
бер төн эчендә үзгәреп тә өлгергән. Урынына ничек барып утырганын,
биремгә күпме вакыт текәлеп торганын Закир белми, ләкин баш миен ярып
үткән бер уй аны бу халәтеннән айнытып җибәрде: бар теманы да яхшылап
өйрәнде бит ул, ник болай аптырап утыра әле? Аң төпкелендә пыскып яткан
кечкенә бер яктылык, тора-бара зур бер учакка әйләнеп, егетнең уйларын
хәрәкәткә китерде. Алдында тәртипсез рәвештә яткан саннар кинәт бер
сафка бастылар, һәм Закир биремне ничек чишеп атуын үзе дә сизми калды.
Соңгы ноктаны куеп, кәгазь битен профессорга илтеп биргәч, җиңел сулап,
коридорга юнәлде. Иң авыр имтиханны шулай җиңел генә биреп чыгуына
гаҗәпләнсә дә, әлегә артык хисләргә бирелмәскә, артык сөенмәскә кирәк
дип, үзен басарга тырышты. Төркемдәшләре исә, бигрәк тә кызлар, күпме
мәшәкать әрәмгә булды дип тузынып чыктылар. Профессор, чынлап та,
нидер сизенгән, күрәсең, билетларның кинәт үзгәреп куюы бар кешене
аптырашта калдырды. Закирның билгесе бишле булса да, стипендиядән
колак каккан күпләрнең укытучыга хәтере калды.
Фәлсәфә фәненнән дә имтихан бик үзенчәлекле булып, егет-кызларның
төн йокыларын качырды. Аристотель, Платон тәгълиматларын ятлый-ятлый
тәмам фәлсәфәчегә әйләнгән студентлар төнлә дә саташа башладылар.
Егетләр укуга җиңел карый дип, бик ялгышалар. «Фәлсәфә» алдыннан
булган вакыйга моңа җитди бер дәлил булды. Бар белгәннәрен кабатлаганнан
соң йокларга яткач та, Закир шактый вакыт үз уйларыннан арына алмады.
Менә шунда йөзенче төшен күрергә өлгергән Ирек әкрен генә урыныннан
торды һәм, читтәге өстәлгә таянып, кем беләндер сөйләшә башлады:
– Ул билетлар безгә эләкми. Безгә Платон булырга тиеш…
Дустының саташуын аңлагач, Закир Илһамны төртеп уятты, һәм алар
икәүләп Ирекне тынычландырдылар. Бер көләрсең, бер еларсың дип,
бу вакыйга турында кызлар белән бергә җыелгач та сөйләнеп алдылар.
Зәринәнең дә иң истә калган имтиханы нәкъ менә фәлсфәдән булган
икән. Ярты җанны ашаудан үзәкләргә үткән фәнне укытучыларның
үзләреннән дә яхшырак белә башлап, күңелләре бераз тынычланса
да, иртән уку йортына юнәлгәндә, аяк киеменең табанына биш тиен
акча салып куярга онытмадылар. Иңнәргә өелгән авырлыкны җиңәргә тырышып, кирәкле аудиториянең ишек төбенә барып утыргач, коридор
очында укытучының күренгәнен көтә башладылар. Бергәләшеп әле бер,
әле икенче теманы кабатлап вакыт үткәрсәләр дә, профессор никтер
күренмәде. Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, староста Лилия кулындагы зачёт
кенәгәләрен Зәринәгә тоттырды да кафедра мөдире янына йөгерде. Тын
да алмый хәбәр көтеп утырган иптәшләре янына кире әйләнеп килгәндә,
Лилиянең йөзендә сөенеч чалымнары пәйда булуын барысы да сизде,
шуңа студентлар, урыннарыннан сикереп торып, кыздан сорау алырга
керештеләр:
– Нәрсә булган?
– Чакырттылармы?
– Киләме?
– Шалтыраттылармы?
– Әллә имтихан булмыймы?
Барысын берьюлы тынычландырырга тырышкан староста яңа гына
ишетеп килгәннәрен тизрәк хәбәр итәргә ашыкты:
– Шалтыратып карадылар – алмады. Әлегә көтәргә куштылар.
«Үлем сәгате»нең беркадәр ераккарак күчүенә сөенгән студентлар
кабат «урыннарына» чумдылар. Тагын бер сәгатьтән соң гына килеп
җиткән профессор үзенә төбәлгән карашлардан башта югалып калган
кебек тоелган иде. Аудитория эченә кергәч тә өстендәге пальтосын
салырга ашыкмады, эченә җылы керүен көткән шикелле, кулларын
уып, студентларга күз йөртеп чыкты. Шуннан соң гына, карлыккан
тавышын кырып, семестр барышында актив катнашканнарга «автомат»
билге куячагын әйтте. «Актив студентлар» исемлегенә бар төркемнең
ничек эләгүе һәркем өчен «сер» булып калса да, зачёт кенәгәләрен
кафедрага керткәндә, Лилия «ялгыш кына» ишетеп чыкты: имтихан
алырга тиешле профессор иртән үк өеннән чыгып киткән һәм паркның
ышык ягында торган агач эскәмиягә утырган. Акрын гына ява башлаган
кар бөртекләренең уч төбенә кунуын күзәтеп, кеше гомеренең вакытлы
булуы турындагы уйларга уралып, йокыга чумган икән. Тынычлыгын
бозмасыннар дип, алдан телефонын сүндереп үк куйгач, студентларның
имтихан бирергә көтеп торуларын вакытында хәбәр итә алмаганнар.
Профессорның «чын фәлсәфәче» булуы аркасында бәхет елмайган
студентларның сөенечтән башлары күккә тиде.

***
Май, 2015.
Үтмәс кебек тоелган имтиханнар гына түгел, киләсе семестр да үз
агымы белән сизелмичә узып китте. Һәр сулышта күңелгә өмет өргән яз
Зәринәгә борчулар да алып килде. Көннән-көн Закир белән аралары суына
баруын кыз чарасызлыктан бәргәләнгән йөрәге белән сизде. Хәер, Закир да
үзенең халәтендә сызланудан башка берни тапмады. Күңеле белән күптән
чит илдә булуы һәм Зәринәне башка өметләндерәсе килмәве аны ике ут
арасына ташлады.
…Алыштырмам, беркемгә дә алыштырмам.

Кызның иреннәре хаттагы шигырь юлларын кабатладылар. Җырлар
китабында күреп алып, һәр сүзен үзенчә якын кабул иткән иде Зәринә.
Күңелендә бөтерелгән, Җир йөзендә башка берәүгә дә таныш түгел дип
уйлаган хисләрен кемдер бик җайлы гына шигырь юлларына сыйдырган
да куйган. Кызык, ул уйлаган уйларны башкалар да уйлый, ул кичергән
хисләрне башкалар да кичерә микәнни?
Закирның Лондонга китәр көннәре килеп җиткәч, шул җыр исенә төште.
Ачык тәрәзәдән бөркелгән язгы җылы җил чәчләрен дулкынландырып
уйнаган арада, тиз генә хат та язып атты.
Барысын да ачык язуына үкенә башлаган кыз күңеленнән генә җыр
сүзләрен кабатлады: «Алыштырмам…»
– Әйдә, йөреп киләбез.
Закир, Зәринәне ияртеп, шәһәр үзәгеннән үткән елга яры буйлап китте.
Майның кояшлы көннәре җылыга саран түгел иде. Ак күлмәген кигән
кыз, тынлыкны бозарга базмыйча, Закирны култыклап алды. Юл буйлап
тезелеп киткән шомырт агачлары тәмам чәчәк атып өлгергән иде. Зәринә,
әлбәттә, аларны күрми калмады. Башка берәү булса, кызның йомшак
беләген җиңел генә ычкындырып, йөгереп барыр иде дә чәчәкнең бер
тәлгәшен өзеп алып, кызның түшенә кадар иде. Зәринә, аяк очларына
төбәлгән карашын күтәреп, Закирга күз салды. Егет иңнәренә герләр аскан
шикелле атлый иде. Әйтерсең сугышка алып китәләр үзен. Зәринәнең
моңа берникадәр ачуы килде. Ул Закирны терсәгеннән тотып туктатты да
кулындагы өчпочмак итеп бөкләнгән хатын сузды. Егет, карашын күтәреп,
ниһаять, кызга карады:
– Ни бу?
– Хат. Сиңа. Ләкин хәзер укыма.
Закирның дорфалыгыннан, бер сүздән торган кыска, коры җөмләләреннән
Зәринә үзенең дә катыланып баруын сизде. Егет хатны түш кесәсенә тыкты
да якындагы бер ташка утырды. Елга сузылачак аерылышу сагышын басып
торырга ярдәм итәрдәй бер җылы сүз көткән кыз күңеленең бәргәләнүен
егет сизмәде. Җилдә тузгыган чәчләрен кызыл тасма белән бәйләп куярга
ашыккан куллар дулкынланудан калтырандылар. Зәринә уенда тәртипсез
буталган диңгез кадәр тирән һәм чиксез сүзләрдән нибары берсен тотып
ала алды:
– Хушлашабызмы?
– Хушлашабыз.
– Хәзер үкме?
– Хәзердер…
Сценарийдан тайпылырга курыккан театр актёры диярсең. Кыз түзмәде,
дымланып өлгергән керфекләрен кайнар учлары белән каплап, күңелендә
бөтерелгән иң беренче сүзне әйтеп ташлады:
– Әйт инде бер җылы сүз…
Берара кызның сулкылдавы гына ишетелеп торды. Соңыннан,
тынычлана төшкәч, ул кызарган күзләрен Закирга төбәде. Ә егет, карашын,
ашыкмый гына алып су өслегеннән Зәринәгә күчерде дә, йөзендә бер
үзгәреш сиздермичә:
– Көтәрсеңме? – дип сорады.

Күз яшьләрен яшерми басып торган кыздан «юк» дигән җавапны көтәргә
мөмкин идеме соң? Зәринәнең яшьле күзләрен күрмәс өчен, шомырт агачы
яныннан урап килгән егетнең кулында чәчәк тәлгәше бар иде. Кызның
җылы җилдән тузгыган толымына шул тәлгәшне кадап куйгач, Закир
күңеленә язның үтеп керүен сизде:
– Чәчләреңдә шомырт исе хәзер…
– Мәхәббәт исе, – дип төзәтте кыз.
Шомырт чәчәкләре бу хушлашуның бердәнбер шаһитлары булып
калдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев