Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чагылыш

Син мине белмисең. Тәрәздә Мин – синең чагылыш нибары.

Син һәм мин.
Без монда тик икәү.
Бүлмәгә саран ай
Сузадыр нурларын.
Күзләрең яшермә син миннән.
Барыбер
Сизәмен җылысын уйларың.
Ул уйлар галәмдәй чиксездер,
Кояштай җылыдыр күңелең.
Эндәшмә. Үзең бул һәрвакыт.
Иртәгә кайтмастыр бүгенең.
Үкенмә, үткәнгә – салават!
(Төзәлер җаныңның ярасы!)
Ал таңга төбәлгән карашың
Янында чит-ятлар калмасын.
Төшермә керфегең түбәнгә –
Яктырсын бу бүлмә дивары.
Син мине белмисең.
Тәрәздә
Мин – синең чагылыш нибары.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев