Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Нәзифә Кәримованың Равил Фәйзуллинга язган хаты

Мин юләр бит, миңа рәхәт! Шундый шигырьләрне уку, аларны аңлый алу сәләте, синең белән менә шулай сөйләшә алу мине бәхетле итсә дә, үземнең булдыра алганны да эшләми үткән буш көннәрне уйлап, эчем поша. Хәзер инде язганнары да, бигрәк тә язасылары куркыта. Иң кирәкле вакытны үткәрмәдем микән дим. Берәр җылы сүз яз әле, күңел күтәрелмәс микән.

12 апрель, 1982 ел.
Равил, исәнме!
Күп сәламнәр белән Нәзифә хат яза. Безнең барчабыздан да Миңлебикәгә, Алмазга
күп сәлам.
Менә хат язарга утырдым да нәрсәдән башларга да белмим. Язасы сүзләр күп
кенә иде.
Китабыңны укып чыктым дисәм, дөрес булмас. Күп укыдым. Шигырь укыр өчен
настроение, күңел торышы аерым бер үзгә булырга тиеш бит ул. Шигырьләрне,
гомумән алганда да, укып чыгу гына җитми. Аларны 2 кат, 3 кат, күп мәртәбә укырга
кирәк. Эчтәлегенә төшенү өчен генә дә түгел, чөнки шигырьне укып чыгу белән аны
бөтен тәнең, җисемең белән тоясың. Ә шигырьнең шулай зур мәгънәгә ия булганы
өчен сөенеп, синең шулай һәр шигыреңне укып чыккан саен, китапны ябып уйлата,
күңелләрне әллә нәрсә эшләтә торган шагыйрь булганың өчен сөенеп укырга кирәк.
Молодец, слушай! Чынлап та, 15 яшьтә язган шигырьләрең 30 яшьтә язылган
шигырьләрең кебек җитлеккән, олы шигырьләр булуы шаккатырды мине. Минем
аларны укыганым булмаган, күрәсең. Әгәр датасы тормаса, просто яңа шигырьләр дип
уйлар идем. Китабыңны укыган саен, үзең белән сөйләшкән кебек булам. Тик шулай
да үзеңне күреп сөйләшәсе килә. Тагы бер шулай очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп
утырасы иде.
Мин юләр бит, миңа рәхәт! Шундый шигырьләрне уку, аларны аңлый алу сәләте,
синең белән менә шулай сөйләшә алу мине бәхетле итсә дә, үземнең булдыра алганны
да эшләми үткән буш көннәрне уйлап, эчем поша. Хәзер инде язганнары да, бигрәк
тә язасылары куркыта. Иң кирәкле вакытны үткәрмәдем микән дим. Берәр җылы сүз
яз әле, күңел күтәрелмәс микән.

Бу арада Г.Ахунов белән телефоннан сөйләшкән идем. Ул да кызыксынды. Җибәр
ди. Хәтта машинкага татарча шрифт куеп бирүдә ярдәм итәрмен ди. Миңа калса,
янымда машина булса, күптән җибәрермен кебек тоела. Аз булса да, бар бит язылган
әйберләр. Күземне йомар идем дә... Бәлки Казанга кайтып та килермен әле. Мин
юләр бит...
Равил! Син «Энц. словарь» дигән идең. Алар монда бар икән. «Кн. Лавка писателей»
дигән магазинда. Только 1 экз. гына бирәләр һәм язып куялар. Монда килсәң, ала
аласың инде. Башка юл юк.
Сау бул.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев