Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайсы тәрәзәне кагып...

Еллар мине җиргә бөгә, Ничек кенә торып басыйм. Дөнья тулы вәхши золым, Хәрәм кебек хәләл ашым…

Кайсы тәрәзәне кагып,
Кайсы ишекләрне ачыйм?
Ямьле түгел кебек көнем,
Тәмле түгел кебек ашым.
Торып басыйм ничек кенә,
Еллар бөгә мине җиргә.
Кан коела яу кырында,
Җан кыела бөтен илдә.
Күпме генә шакысаң да,
Ачып булмый бу ишекне.
Куркудан ач бала елый,
Аны беркем дә ишетми.

Күз яшьләре аша миңа,
Бик ерактан карап тора.
Кем ул димә! Кем булса да,
Кем баласы диеп сора!
Еллар мине җиргә бөгә,
Ничек кенә торып басыйм.
Дөнья тулы вәхши золым,
Хәрәм кебек хәләл ашым…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев