Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЯШӘВЕМНЕҢ МӘГЪНӘСЕ – ТАТАР БУЛУ...

Дөньякүләм танылган галим, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) тууына – 100 ел.

Дөньякүләм танылган галим, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесеГабдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) тууына – 100 ел.  

Булачак галим Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Сабый чагыннан ук әнисеннән ятим кала. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында Курск дугасындаУкраинаныВенгриянеЧехословакиянеРумынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. МонголияКытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта.

 

1953 елда Әбрар Кәримуллин Казан университетын тәмамлый һәм аның шуннан соңгы бөтен гомере фән белән, китап белән бәйләнгән. Болары хакында без аның үз авызыннан ишетербез. 1995 елда, галимгә 70 яшь тулган көннәрдә, радио журналисты, шагыйрь Рөстәм Акъегет Әбрар ага белән әңгәмә яздырып алган, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, сез шушы тапшыруны тыңларсыз.

         Биредә галим үзенең күңелен ача, аны тыңлагач, татар галиме, язучысы нинди булырга, үз алдына нинди максатлар куеп яшәргә, иҗат итәргә тиешлеге аерымачык аңлашыла. Әйтик, аның “милли китап” төшенчәсенә биргән билгеләмәсе уйланырга мәҗбүр итә:

“Татар телендә басылган һәр басма да милли китап була алмый, - ди ул. - Милли китап булу өчен теге яки бу әсәрнең теге яки бу халыкка хезмәт итүе кирәк. Минем билгеләгән фактлар буенча беренче тапкыр татар телендә китап 1612 елда Лейпцигта чыга. Европага үтеп кергән кыпчакларны чукындыру уе белән андагы миссионерлар татар теленең грамматикасын, сүзлеген төзиләр, анда “Өммегөлсем” кыйссасы, мәкальләр, әйтемнәр кертелә. Ләкин без аны татарның милли китабы дип саный алмыйбыз,

чөнки аны төзүдә татар кешесе катнашмаган, һәм басылып чыкканнан соң да ул татар халкы арасында таралмаган.

         Татарлар гарәп телендә күп китаплар чыгарган, безнең кайбер галимнәребез әйтә, бу гарәп китабы, диләр. Фарсы телендә чыкканнарын фарсы китабы, диләр. Теге яки бу китапның милли китап булу өчен аның кайсы телдә басылуы мәҗбүри түгел. Татарлар мәктәпләре өчен, халыкны агарту өчен гарәп, фарсы телендә, хәтта рус яисә француз телендә китаплар чыгарганнар икән, алар татар халкына хезмәт иткәннәр икән, без шундый китапларны милли китап дип атыйбыз...”

         Әбрар ага әңгәмәне болай дип тәмамлый:

“Мин – татар баласы. Яшәвемнең мәгънәсе – татар булу. Татар халкына ягылган начар исемнәрне юуып төшерү, гасырлар буена изелеп килгән татар халкына азмы-күпме ярдәм итә алу – миенм төп бурычым. Әгәр миңа, иртәгә татар халкының киләчәге юк, дисәләр, мин иртәгәгә хәтле яшәмәс идем. Фәндә эшләвем дә, яшәвем дә фән өчен түгел, татар халкы өчен, татар халкының аңын уяту өчен...”

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев