Әдәби берләшмәләрдә
Җиңү
Соңгы хатта – җиңү сүзләре. Сиксән елдан соң да күзләр яшьле, Җиңү даны – әти эзләре.
Җиңү көне якын, бала көтә
Солдатларга язган җырында,
Ил сагында тугры хыяллары –
Әтиләре сугыш кырында.
Әниләре бала әле, үзе
Яшәү назын әле тоймаган,
Күкрәгенә кыскан нарасыйга
Сөюләрен сөйләп туймаган.
Аткан таңнар кайнар сәлам илтә,
Сугыш уты кичкән батырга,
Бертуктаусыз алга бара әти,
Алга бара җиңеп кайтырга.
Кош теледәй өчпочмаклы хатлар,
Соңгы хатта – җиңү сүзләре.
Сиксән елдан соң да күзләр яшьле,
Җиңү даны – әти эзләре.
Таһир ИСМӘГЫЙЛОВ.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев