Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кувшин

Кара балчык измәсеннән ул әвәләнгән. Янган утта кыздырылган, чыныктырылган.

Кара балчык измәсеннән ул әвәләнгән.
Янган утта кыздырылган, чыныктырылган.
Ул шат көлү һәм кайтаваз чыңына тулган,
Анда – аваз, ыңгырашу, чакыру, оран.
Мөлдерәмә булып суга тулса кувшиным,
Бер тавыш та килмәс аннан, калачак тынып.
Хуш исенә ләззәтләнеп кара балчыкның
Уйнар бары дулкыннары чишмә суының.

Ш Ә Й И Т - Х А Н Ы М  А Л И Ш Е В А

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев